- •Сәламәт яшәү рәвеше
- •Сәламәт яшәү рәвеше
- •Аңлатма язуы
- •Тематик планлаштыру
- •Программа эчтәлеге
- •I .Оештыру дәресе.
- •II . Яшел дусларыбыз.
- •Ел ахырына көтелгән нәтиҗәләр
- •Программа эшчәнлегенең нәтиҗәсе дип түбәндәгеләрне санарга:
- •Гигиена һәм сәламәтлек саклау буенча кече яшьтәге мәктәп балаларының белем һәм күнекмәләренең якынча күләме
- •Тема I. Физик культура һәм чыныгуның сәламәтлеккә әһәмияте
- •1. Иртәнге гимнастика – зарядка
- •Тема II : “Укучыларның акыл эшчәнлеге гигиенасы”.
- •1.Көндәлек режим
- •Тема III. Шәхси гигиена.
- •Тема IV.Туклану гигиенасы.
- •Энергизаторлар
- •11. “Энергияне тапшыр”
- •12.” Мин сәяхәткә җыенам “
- •13. “Санамыш”
- •14. “А төркеме”
- •16.”Җиләк-җимеш компоты”
- •18. “Такси”
- •Сәламәтлекне ныгытуга хәрәкәтле уеннар
- •Зур һәм кечкенә түгәрәк
- •Алфавит
- •Яшелчә бакчасына кергән куяннар.
- •Дару үләннәре Кычыткан
- •Зур бака яфрагы
- •Сары мәтрүшкә
- •Гөлҗимеш
- •Сулыш белән идарә итә белү. Кагыйдәләр
- •Тапкырлар һәм зирәкләр бәйгесе
- •14 Нче укучы:
Энергизаторлар
“Интервью”
Интервью турында мәгълүмат бирелә, аның кем тарафыннан һәм ни өчен алынуы хакында аңлатыла. Укучылар парлашып баса. Аралашу өчен тема тәкъдим ителә. Мәсәлән, журналист –табиб, журналист – президент һ. б.
“Гәүдә өлеше белән язу”
Уенда катнашучыларга исемнәрен гәүдәләренең 1 өлеше белән язарга киңәш ителә. Алар, мәсәлән, терсәкне яки аякны сайларга мөмкин. Уен бөтен катнашучылар гәүдәләренең берничә өлеше белән исемнәрен язганчыга хәтле уйнатыла.
“Банан” уены.
Уен өчен банан, ачкыч яки бүтән предмет алына. Уенчылар кулларын артка куеп, түгәрәк ясап басалар.
Уртага бер теләгән кеше чыгып баса.
Алып баручы түгәрәкнең артыннан сайланган бер предметны берәр уенчыга бирә.
Бананны уенчылар арттан бер-берсенә тапшыралар.
Уртадагы кеше, уенчыларның йөзләренә карап, бананның кемдә икәнен белергә тиеш. Уртадагы кеше алышынып тора , уен шулай дәвам итә.
“Күз карашы”
Катнашучылар түгәрәк эчендә кара-каршы басып торалар. Аларның бурычы: үзләренә юнәлгән күз карашын тою һәм шул кеше белән урыннарын алмашу.
“Исемнәрне һавада язу”
Уенда катнашучыларга исемнәрен һавада башта уң куллары белән, аннары сул куллары белән язарга тәкъдим ителә. Иң ахырдан исемнәр 2 кул белән берьюлы языла. (Рәсем ясатырга мөмкин).
“Гадәти булмаган предмет”
Уенчылар, түгәрәккә басып, бер-берсенә туп аталар. Укытучы команда биреп тора: туп ул”кайнар бәрәңге”, “боз кисәге”, “матур күбәләк” һ.б. Ә уенчыларныңмаксаты: тупны әйтелгән предмет кебек тоту.
“Иртәнге комплимент”
Укучылар 2 гә бүленәләр. Ике түгәрәк ясыйлар: берсе – эчке, икенчесе – тышкы. Парлашып, бер-берсенә карап басалар. Бер-берсенә комплиментлар әйтәләрю Эчтәге түгәрәк урыннан кузгала һәм яңа парлар барлыкка килә. Кабат комплиментлар әйтелә.
“Урын алышу”
Укытучы әйтеп тора. Мәсәлән,кем бүген дәреснең 1 сенә булса да әзерләнде, кем ак күлмәктән, кем бишле алды, һ.б. Шушы җөмләләр туры килгән укучылар урыннарын алыша.
10. “Ярдәм”
Һәр укучыга канцелярия резинкасы бирелә. Резинканы кулның арткы ягыннан Х ясап, чәнти бармакка һәм баш бармакка кидерергә. Бирем: икенче кул ярдәменнән башка резинканы салырга.( Укытучы укучыларга бер-берсенең ярдәме кирәклеген әйтә.)
11. “Энергияне тапшыр”
Укучылар түгәрәккә басалар. Укытучы янындагы укучының кулын кысып импульс җибәрә. Укучылар импульсларны электр тогы кебек бер-берсенә тапшыралар. Уен импульс яңадан укытучыга килеп җиткәнче уйнала.
12.” Мин сәяхәткә җыенам “
Укучылар түгәрәп ясап басалар. 1 кеше уенны “ Мин сәяхәткә җыенам һәм үзем белән кочаклау алам” дип башлап җибәрә һәм үзеннән уң якта утырган кешене кочаклый. Ул күршесе “Мин сәяхәткә җыенам, үзем белән кочаклау һәм аркадан сөю алам” дия һәм уң як күршесен кочаклап , аркасыннан сөя. Шулай итеп, һәр уенчы күршеләренең хәрәкәтен әйтә һәм кабатлый, үзеннән 1 хәрәкәт өсти. Уен 1 нче башлаган кешегә килеп җиткәнче дәвам итә.
13. “Санамыш”
Укучыларга түгәрәк ясап басарга кушыла. Укучылар төркеменә 1дән 50 кадәр санарга кирәк. Ләкин яңа кагыйдәләр бар: 7 саны урынына яисә 7 гә бүленә торган сан урынына кул чабарга кирәк. Әгәр кем дә булса 7 гә бүленми торган санга кул чапса төркем санауны кире якка әйтелгән саннан 1санына хәтле дәвам итә.Әгәр кем дә булса 7гә бүленә торган санны әйтсә, санау яңадан башлана.
