- •Синтаксистан имтихан сораулары
 - •Сөйләм төзелеше системасы турындагы фән буларак синтаксис.
 - •Татар синтаксис фәненең кыскача тарихы.
 - •Гади җөмлә.
 - •Интонация һәм аның сөйләмдәге роле.
 - •Җөмләдә сүзләр бәйләнеше.
 - •Сүзтезмә.
 - •Бер составлы җөмләләр.
 - •Аерымланган иярчен кисәкләр.
 - •Җөмләдә сүз тәртибе.
 - •Раслау һәм инкяр җөмләләр.
 - •Әйтү максаты буенча җөмлә төрләре.
 - •Хәбәрлек һәм модальлек.
 - •Кушма җөмлә синтаксисы.
 - •Тезмә кушма җөмлә.
 - •Аерым җөмләләре үзара җыючы теркәгечләр аша бәйләнгән тезмә кушма җөмләләр.
 - •Аерым җөмләләре үзара бүлгәләү теркәгечләре аша бәйләнгән тезмә кушма җөмләләр.
 - •Аерым җөмләләре үзара каршылык теркәгечләре аша бәйләнгән тезмә кушма җөмләләр.
 - •Аерым җөмләләре үзара санау интонациясе аша бәйләнгән тезмә кушма җөмләләр.
 - •Аерым җөмләләре үзара каршылык интонациясе аша бәйләнгән тезмә кушма җөмләләр.
 - •Иярченле кушма җөмләләр.
 - •Синтетик иярченле кушма җөмлә.
 - •Синтетик җөмләләрне баш җөмләгә ияртүче чаралар.
 - •Аналитик иярченле кушма җөмлә.
 - •Иярчен җөмләләрнең функциональ төрләре.
 - •Иярчен ия җөмләләр.
 - •Иярчен хәбәр җөмләләр.
 - •Иярчен тәмамлык җөмләләр.
 - •Иярчен аергыч җөмләләр.
 - •Иярчен хәл җөмләләр.
 - •Иярчен аныклагыч җөмләләр.
 - •Иярчен кереш җөмләләр.
 - •Катлаулы кушма җөмләләр.
 - •Күп тезмәле кушма җөмлә.
 - •Күп иярченле кушма җөмлә.
 - •Катнаш кушма җөмлә.
 - •Текст синтаксисы.
 - •Җөмләгә синтаксик анализ ясау тәртибе.
 
Раслау һәм инкяр җөмләләр.
Чынбарлыктагы күренешләрне раслау һәм инкяр итүгә бәйле рәвештә җөмләләр раслау һәм инкяр җөмләләргә бүленә.
Раслау җөмләләр билгенең, эшнең, предмет-күренешләрнең булуын раслыйлар. Алар инкяр күрсәткечләренең булмавы белән аерылып торалар. Раслау җөмләләр хикәя, сорау, боеру формаларында килергә мөмкин. Мәсәлән: Рәссам егет бүген чираттагы эшен алып килде
Инкяр җөмләләр нәрсәне дә булса инкяр итә һәм фигыль составында -ма/ -мә юклык кушымчасы, фигыльдән кала сүз төркемнәре янында түгел сүзе, -сыз/-сез кушымчалары, юк сүзе белән оеша. Мәсәлән: Ул берүзе түгел. (Н. Әхмәдиев)
Җөмләдә инкяр итү тулы һәм өлешчә булырга мөмкин. Шуңа карап, тулы инкяр җөмләләр һәм өлешчә инкяр җөмләләр билгеләнәләр.
Тулы инкяр җөмләләрдә хәбәр белдергән төшенчә инкяр ителә: Көймәләрнең генә дәрьяда эзе калмый (А.Гыйләҗев). Хәбәрдән башка нинди дә булса бер кисәге белдергән төшенчә инкяр ителсә, өлешчә инкяр җөмлә дип атала: Кешелек тарихы – исәпсез-хисапсыз буыннарның бәхет өчен көрәше тарихы (Ш.хөсәенов). Бер үк җөмләдә өлешчә һәм тулы инкяр итү берьюлы булырга мөмкин: Мин Маратны гына түгел, бәлки Фазылны да белми идем (С.Әдһәмова).
Раслау җөмләнең хәбәре аерым очракларда юклык формаларын да кабул итергә мөмкин. Раслауга аерым басым ясаганда, хәбәр ике инкяр формасын берьюлы ала. Әзерләнмәдем түгел, әзерләндем.
Әйтү максаты буенча җөмлә төрләре.
Әйтү максаты ягыннан җөмләләрне хикәя, сорау, боеру җөмләләргә бүләләр.
Чынбарлыкта булган вакыйгалар, күренешләр, берәр эш яки хәл турында хәбәр итә торган җөмлә хикәя җөмлә дип атала. Ул чагыштырмача тыныч, салмак тавыш белән әйтелә. Гадәттә, мондый җөмлә хәбәр белән тәмамлана.
Нинди дә булса сорауны белдергән җөмлә сорау җөмлә дип атала. Сорау я тыңлаучыга, я сөйләүченең үзенә бирелә. Сорау җөмлә һәрвакыт сорау интонациясе белән әйтелә һәм сорау алмашлыклары, -мы, -ме сорау кисәкчәләре ярдәмендә белдерелә. Сорауны белдергән сүзгә басым ясап әйтелә. Мондый җөмлә ахырына сорау билгесе куела.
Боеру җөмләнең үзенә генә хас интонациясе була. Ул боеру тавышы белән югарырак тонда әйтелә. Башка төр җөмләләрдәге кебек үк, логик басым төшкән сүз тагын да югарырак тон ала. Боеру җөмләдә әйдә, әйдәгез, әйдәле, әле кебек күрсәткечләр дә булырга мөмкин. Алар боеруның төрле төсмерләрен белдерәләр. Гадәти итеп кенә әйтелгән боеру җөмләдән соң нокта куела. Ихтыярны хис белән белдергән боеру җөмләләр ахырында өндәү билгесе куела.
Көчле тойгы белән әйтелә торган җөмләләрне тойгылы җөмләләр дип атыйлар. Аларда төрле тойгылар: шатлану, соклану, курку, шикләнү, ис китү, үкенү, теләк, ниятләү, икеләнү һ.б. белдереләләр һәм күтәренке тавыш белән әйтеләләр. Гадәттә, аның ахырында өндәү билгесе куела.
Тойгылы җөмләдә көчле тойгы интонациясе, эмоциональ бизәк өсти торган сүзләр (нинди, кайсы, соң, бит кебек сүзләр һәм ымлыклар), кабатлаулар, инверсия зур роль уйный.
Сөйләүченең ихтыярын, эшләргә кушуын, боеруын, өндәвен, үтенүен, чакыруын, киңәшен белдергән җөмлә боеру җөмлә дип атала. Аның хәбәре күпчелек очракта боерык фигыль белән белдерелә.
Төрле тойгылар кушылып әйтелгәндә, хикәя, сорау, боеру җөмләләр тойгылы хикәя, сорау, боеру җөмләләргә әйләнә.
Ким җөмләләр.
Җөмләдә мәгьнә тулылыгы өчен кирәкле кисәкләрнең куллану-кулланылмавыннан чыгып, җөмләләр ике төргә бүленә: тулы җөмлә һәм ким җөмлә.
Мәгънә тулылыгы өчен кирәкле барлык кисәкләре дә булган җөмлә тулы җөмлә дип атала. Мәсәлән: Аккошлар күл төбеннән җим эзлиләр иде.
Алдагы җөмләләрдән яки сүз сөрешеннән аңлашыла торган бер яки берничә кисәге кулланылмаган (әйтелмәгән) җөмлә ким җөмлә була. Ким җөмләләр сөйләмне җыйнак һәм матуррак яңгырашлы итә, алар күбрәк диалогларда кулланыла.
Кимлекнең сәбәпләренә карап, ким җөмләләрнең ике төре билгеләнә: контекстуаль һәм ситуатив ким җөмләләр. Хикәяләү барышында алда әйтелгән кисәк соңгырак килгән җөмләләрдә кулланылмый. Бу очракта кимлекнең сәбәпчесе – контекст һәм ким җөмләләрнең бу төре контекстуаль дип атала. Мәсәлән, Минем әти бүген Казаннан кайта. Улмы? Ул миңа санлы калач китерә. Аннары миңа читек китерә. Өр-яңа читек.
Сорау һәм җавап, диалог формасындагы текстта ким җөмләләр еш кулланыла. Бу очракта кимлекнең сәбәпчесе – обстановка, ситуация. Ким җөмләләрнең бу төре ситуатив дип атала.
