Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Sintaxis.doc
Скачиваний:
2
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
250.37 Кб
Скачать
  1. Гади җөмлә.

Сүзләрнең хәбәрлекле мөнәсәбәткә керүе җирлегендә сөйләмнең иң төп берәмлеге җөмлә оеша. Сөйләмнең чынбарлык турында хәбәр итә һәм сөйләүченең чынбарлыкка мөнәсәбәтен белдерә торган берәмлеген җөмлә дип атыйлар.

Хәбәрлекнең санына карап, гади һәм кушма җөмләләр аерыла. Бер генә хәбәрлеге булган җөмлә – гади, ике яисә икедән артык хәбәрлеге булган җөмлә кушма җөмлә була.

Билгеләре:

  1. Грамматик яктан таркала алу-алмауларына карап, җөмләләрне грамматик таркала һәм грамматик таркалмый торган җөмләләргә бүләләр.

  2. Әйтү максаты ягыннан хикәя, сорау, боерык һәм тойгылы җөмләләр була.

  3. Чынбарлыктагы күренешләрне раслау я инкяр итүгә бәйле рәвештә җөмләләр раслау һәм инкяр җөмләләргә бүленә.

  4. Иярчен кисәкләре булу-булмауга карап, җөмләләр җыйнак һәм җәенке була.

  5. Оештыручы үзәгенең ничә булуына карап, бер составлы һәм ике составлы җөмләләр була.

  6. Мәгънә тулылыгы кирәк булган кисәкләренең булу-булмавына карап, тулы һәм ким җөмләләрне аералар.

  1. Интонация һәм аның сөйләмдәге роле.

Сүзләрдән җөмлә, җөмләләрдән сөйләм оештырганда, җөмләнең һәм сөйләмнең аерылгысыз элементы булып, интонация да катнаша. Интонация, ягъни сөйләгәндә тавышның төрлечә хәрәкәте (күтәрелүе, төшүе, көчәюе, әкренәюе, сузыбрак әйтелүе, паузалар ясалу) җөмләдә кирәкле мәгънә бирү өчен хезмәт итә. Сөйләгәндә төрле кешенең интонациясе төрлечә була, ләкин әдәби телдә сөйләүчеләр өчен интонациянең уртак бер нормасы билгеләнә. Синтаксис фәне әнә шул норма итеп кабул ителгән интонацияне өйрәнә.

Интонациянең җөмлә төзүдә зур роль уйный торган һәм үзара тыгыз бәйләнештә булган өлешләре түбәндәгеләр:

  • фраза басымы;

  • пауза;

  • логик басым;

  • тойгы басымы;

  • җөмләнең билгеле бер көй белән әйтелүе, ягъни тавышның аерым урыннарда күтәрелүе яки төшүе, сузыбрак әйтелү.

Төрләре:

  • тулы;

  • күтәрелүче;

  • төшүче;

  • катнаш.

Көенә карап:

  • хәбәр итү интонациясе;

  • санау интонациясе;

  • каршылык интонациясе;

  • көттерү интонациясе;

  • аныклау интонациясе.

Кайбер хезмәтләрдә интонация сүзен пауза сүзе белән алыштырып йөриләр: санау интонациясе – санау паузасы һ.б.

Интонациянең барлык төрләре дә, телдәге башка чаралар кебек үк, мәгънә белдерүдә катнашалар, шуңа күрә алар тел-сөйләм чаралары рәтеннән каралалар.

  1. Җөмләдә сүзләр бәйләнеше.

  1. Тезүле бәйләнеш.

Сүзләр үзара тигез хокуклы, бер-берсенә буйсынмыйлар, күп очракта урыннарын алыштырып була, бер сүзгә карата охшаш мәгънәдә торалар.

Тезүле бәйләнешне белдерүче чаралар:

  • тезү, санау, каршы кую интонациясе;

  • тезүче теркәгечләр.

  1. Ияртүле бәйләнеш.

Сүзләр берсе икенчесен буйсындыра, ияртеп килә, ягъни җөмләдә иярүче һәм ияртүче сүз була. Ияртүле бәйләнешкә кергән сүзләр үзара өч төрле мөнәсәбәттә булырга мөмкин:

  1. Хәбәрлекле мөнәсәбәт.

Чаралары:

  • хәбәрлек кушымчалары;

  • зат һәм сан кушымчалары;

  • сүз тәртибе;

  • интонация;

  • -ныкы/-неке кушымчасы;

  • чыгыш, юнәлеш, урын-вакыт килеше кушымчалары;

  • кайбер бәйлекләр.

Һәрберсе янында хәбәр итү интонациясе катнаша. Хәбәрлекле мөнәсәбәт җирлегендә җөмлә барлыкка килә.

  1. Ачыклаулы мөнәсәбәт.

Чаралары:

  • кушымчалар;

  • бәйлек һәм бәйлек сүзләр;

  • сүз тәртибе;

  • сүзләрне кабатлау;

  • ияртүче теркәгечләр һәм теркәгеч сүзләр;

  • мәнәсәбәтле сүзләр;

  • янәшә тору чарасы;

  • сүзнең лексик мәгънәсе;

  • фраза басымы.

Ачыклаулы мөнәсәбәт җирлегендә сүзтезмә барлыкка килә.

  1. Аныклаулы мөнәсәбәт.

Чаралары:

  • аныклау интонациясе (көттерү паузасы);

  • аныклаучы теркәгечләр һәм теркәгеч сүзләр.

Аныклаулы мөнәсәбәт җирлегендә җөмләдә аныклагыч оеша.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]