
- •1.Текстны укыгыз һәм тәрҗемә итегез.
- •2.Бу сүзләрне дөрес итеп язып бетер, 5 җөмлә төзе.
- •3.Мәкальләрне тәрҗемә ит , мәгънәләрен аңлат.
- •1.Диалогны укы,тәрҗемә итеп бир. Син киләчәктә кайда укырга телисең?
- •2. Сүзләрне туры китереп,җөмләләр төзеп яз.
- •3.Бирелгән бәйлек һәм бәйлек сүзләр белән 5 җөмлә төзегез.
- •1.Бирелгән җөмләләрдән каршы куючы теркәгечлеләрен аерып күрсәт.
- •2.Татарчага тәрҗемә ит.
- •3. Бирелгән сүзтезмәләрнең төркемчәсен билгелә, алар белән җөмләләр төзе.
- •1. Схеманы файдаланып, “ Минем дустым” темасы буенча сөйләргә әзерлән.
- •2.Исемнәрне килеш белән төрләндер, аларны кертеп, җөмләләр төзе.
- •3. Фигыльләрне хикәя фигыльнең төрле заман формаларына куй.
- •1.Текстны укы һәм сөйлә.
- •3.Диалогны тәрҗемә ит.
- •3.Текстны тәрҗемә ит. Әбием
- •1.Түбәндәге сорауларга җаваплар бир .
- •2.Бирелгән җөмләләр арасыннан гади җөмләләрне генә аерып яз.
- •2.Диалогны тәрҗемә ит.Ул кайсы һөнәр ияләре турында ?
- •1.Җөмләнең баш кисәкләрен билгелә.
- •2.Диалогны тәрҗемә ит.Ул кайсы һөнәр ияләре турында ?
- •3.Сәламәт яшәү кагыйдәләрен яз.
- •1.Бирелгән тексттан сыйфатларны язып ал, 5се белән җөмләләр төзе.
- •2.Саннардан тәртип саннары ясап яз, аларны кулланып, сүзтезмәләр төзе.
- •3.Тәрҗемә ит һәм җавап бир .
- •1. Как скажешь о том , что :
- •2. Күнегүне эшлә, дөрес һәм матур итеп укы.
- •3. Сорауларга җаваплар яз.
- •1.Спроси у друга:
- •2.Фигыльләрне заман белән төрләндер:
- •1. Сүзләрне тартым кушымчасы белән төрләндерүне дәвам итегез.
- •2.Үзеңнең яраткан язучың турында сөйлә .
- •3. Сообщи другу о том , что :
- •1.Яраткан шагыйрең кем ? Аның бер шигырен яттан сөйлә .
- •2.Текстның эчтәлеген сөйләгез.
- •3. Иншаны дәвам ит.
- •1. Күп нокталар урынына туры килгән сүзләрне куеп, җөмләләрне яз.
- •2. Бирелгән җөмләләрдән теркәгечләрне табып , аларның төркемчәсен билгелә.
- •3. Күнегүне язып эшләгез.
1.Текстны укы һәм сөйлә.
Казан университеты – Татарстанның горурлыгы. Ул 1804 нче елда ачылган. Аның бинасы ак таштан салынган. Янында тагын өч бина бар. Университетның һәр аудиториясе заманча җиһазландырылган. Анда бай китапханә , спорт комплексы, төрле музейлар бар. Университетта бик күп танылган шәхесләр эшләгән. Николай Лобачевский – математик; Ибраһим Хәлфин – тел галиме; Николай Зинин , Александр Бутлеров - атаклы химиклар булганнар.
2.Сүзләрдән җөмләләр төзеп яз .
Котларга, без, әни, 8 нче Март, белән, бәйрәм.
Мин, теләргә, әби, гомер, сәламәтлек, озын, шатлык.
Бүләк итәргә, ул, дус, уенчык, йомшак.
4) Көн, укытучы, без, җитәкче, сыйныф, бәйләм, бүләк итәргә, чәчәкләр.
Алар, туган, тәбрик итәргә, көн, дус, белән.
Көн, Җиңү, мин, бабай, белән, котларга.
Көн, Белем, укучы, укытучы, бүләк итәргә, чәчәкләр.
Бәйрәм, чыршы, бабай, Кыш, балалар, бирергә, бүләк.
Кыз, егет, роза, кызыл, бүләк итәргә.
10) Яз, бәйрәм, хезмәт, 1 нче Май, булырга, һәм.
3.Диалогны тәрҗемә ит.
— Авылда туганнарыгыз бармы?
Бар. Әбием, әниемнең абыйсы яши.
Алар кайсы районда яшиләр?
Мамадыш районында.
Авылыгыз Казанга еракмы?
Бик ерак түгел.
Авылга еш кайтасызмы?
Бәйрәмнәрдә кайтабыз. Җәйге ялны һәрвакыт авылда, әбиемдә үткәрәм.
Нәрсә белән йөрисез?
Мамадышка автобус йөри, ләкин без машина белән кайтабыз.
Авылда ничек ял итәсең?
Балыкка йөрим, су коенам, малайлар белән футбол уйныйм, кичен клубка чыгабыз. Бик күңелле була.
Авылыгыз янында урман бармы?
Бар. Безнең авыл урман эчендә утыра.
Алай булгач, җиләккә йөрисездер әле?
Җәй буе җир җиләге, каен җиләге, бөрлегән, шомырт җыябыз.
Гөмбә дә бармы соң?
Бик күп.
Чыннан да, бик яхшы ял итәсең икән.
Әйе, мин авылда ял итәргә яратам. Укытучы __ Сабитова С.Ә.
1.Җөмләләрдәге тиңдәш кисәкләрне күрсәт.
Әниемә мин сәламәтлек , озын гомер , бәхет теләдем.
Республикабызда фән , мәгариф ,мәдәният һәм әдәбият нык үсеш алган.
Укытучыбыз белемле , таләпчән , ләкин гадел.
Гөлфия аш пешерде , керләр юды , идән себерде , әмма зарланмады.
2. Җөмләләр төзеп яз.
Мин стадионда футбол уйныйм.
... урамда велосипедта йөр... .
... бассейнда йөз... .
... дәрестә немецча сөйләш... .
... университетта чит тел өйрән...
... авылда ял ит... .
... балконда музыка тыңл(а)... .
... тегендә китап укы... .
... бакчага чык... .
3.Текстны тәрҗемә ит. Әбием
Минем әбием Нәсимә исемле. Ул авылда яши. Аңа быел 76 яшь тулды. Ул бик матур , ягымлы. Акыллы да ул. Аны авылдашлары бик яраталар, чөнки әбием бик ярдәмчел. Ул яхшы киңәшләр дә бирә.
Әбиемнең бәрәңге , кыяр , кишер , суган үсә торган бакчасы да бар. Ул бакчада матур , хуш исле чәчәкләр дә күп үсә. Алма , балан , миләш кебек җимеш агачлары да аның бакчасын бизи.
Мин әбиемне бик яратам. Һәр җәйне аның янына кайтам.
Укытучы - Сабитова С.Ә.