
- •Татар теле дәресләренә рәхим итегез!
- •Яңгырау һәм саңгырау тартык авазлар. Звонкие и глухие согласные звуки.
- •Кем, нәрсә - сорау алмашлыклары. Кто, что – вопросительные местоимения.
- •-Ныкы/ -неке –тартым кушымчалары - аффиксы принадлежности- are possessive endings.
- •Гали белән кәҗә
- •-Ынчы / -енче,-нчы /-нче –тәртип саннары кушымчалары -аффиксы порядковых числительных - ordinal number endings:
- •Сәгать ничә?
- •Ничә, ничәнче, нинди - сорау алмашлыклары - вопросительные местоимения- interrogative pronouns.
- •Кайда -где- where - сорау алмашлыгы - вопросительное местоимение-interrogative pronoun.
- •Диск 9 №2
- •Эшнең объекты турында ничек әйтәбез?
- •Тыңларга –слушать-to listen
- •Алырга – брать-to take
- •Тәрәзәне ачыгыз (ябыгыз). Откройте (закройте) окно. Open (close) the window.
- •Тәрәзәне ач әле (ачыгыз әле).
- •Эшнең вакыты турында ничек әйтәбез? Как говорим о времени действия?
- •Кайчан -сорау алмашлыгы – вопросительное местоимение – interrogative pronoun
- •Эшнең, кешенең кайда булуы турында ничек әйтәбез? Как говорим о месте действия или местонахождении человека?
- •Транспортта бару турында ничек әйтәбез? Как говорим о поездке на транспорте?
- •Сүзнең эквивалентын ничек сорыйбыз? Как спрашиваем эквивалент слова?
- •Исемнәрне килешләрдә ничек кулланабыз? Как склоняем имена существительные? How to decline nouns?
- •Үзем турында
- •Дусларыбыз турында ничек сөйлибез? Как рассказываем о друзьях?
- •Ак калач
- •Үткән эш турында ничек әйтәбез? Как говорим о прошедшем действии?
- •Телләр өйрәнү турында ничек әйтәбез? Как говорим об изучении языков?
- •Татар теле дәресләре турында ничек сөйлибез? Как рассказываем об уроках татарского языка? How to speak about knowing languages?
- •Биш мәченең биш башына
- •Диск 5 №1
- •Кешенең милләте турында ничек сорыйбыз? Как спрашиваем о национальности человека? How to ask about a person’s nationality?
- •Мәгълүматның дөрес булуы турында ничек әйтәбез? Как говорим о правильности информации?
- •Юклык алмашлыкларын ничек кулланабыз? Как употребляем отрицательные местоимения?
- •Туганлык мөнәсәбәтләре турында ничек әйтәбез? Как говорим о родственных отношениях?
- •Безнең гаилә.
- •Туганнарыбызга ничек эндәшәбез? Как обращаемся к родственникам? How to address relatives?
- •Уку турында ничек әйтәбез? Как говорим об учёбе?
- •Кем булып?
- •Билгесез үткән эш турында ничек әйтәбез? Как говорим о прошедшем неопределённом действии?
- •Тыныч йокы!
- •Китап һәм балалар
- •Сәламәт тәндә - сәламәт акыл.
- •Гигиена таләпләре турында ничек әйтәбез? Как говорим о правилах гигиены?
- •Ял көннәрен үткәрү турында ничек сөйлибез? Как рассказываем о проведении выходного дня? How do we speak about holidays?
- •Аш вакыты
- •Мөмкинлекне һәм мөмкин түгеллекне ничек белдерәбез? Как выражаем возможность и невозможность?
- •1) Ул нишли ала? Ул бара ала, килә ала, сөйли ала, тыңлый ала;
- •2) Ул нишли белә? Ул яза белә, әйтә белә,сөйли белә, тыңлый белә;
- •(Рисунки)
- •Ипи булса ...
- •Диск 6 № 20
- •Бала һәм күбәләк
- •И казан, дәртле казан.
- •Шәһәрнең мәйданы һәм халкы турында ничек әйтәбез? Как говорим о населении и площади города?
- •1 Миллионан артык кеше яши.
- •Шәһәрнең спорт корылмалары турында ничек әйтәбез? Как говорим о спортивных сооружениях города?
- •Шәһәрнең күңел ачу урыннары турында ничек сөйлибез? Как говорим о местах развлечения города?
- •Туган илнең улы мин
- •Диск 2 №1
- •Сүзлекчә. Словарик. Vocabulary
- •Фонетика.
- •Грамматика.
- •Исемнәрнең килеш белән төрләнүе.
- •Билгесезлек алмашлыкларының килеш белән төрләнүе.
- •Бу, шул алмашлыкларының килеш белән төрләнүе.
- •Хәзерге заман хикәя фигыльләрнең барлыкта зат-сан белән төрләнүе.
- •Билгеле үткән заман фигыльләрнең заман барлыкта зат-сан белән төрләнүе.
- •Билгесез үткән заман фигыльләрнең зат-сан белән төрләнүе.
- •Билгеле киләчәк заман фигыльләрнең зат-сан белән төрләнүе.
- •Билгесез киләчәк заман фигыльләрнең зат-сан белән төрләнүе.
- •Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльләрнең юклыкта зат-сан белән төрләнүе.
- •Шарт фигыльнең барлыкта зат-сан белән төрләнүе.
- •Кире шарт фигыльнең барлыкта зат-сан белән төрләнүе.
- •Ниятне белдерә торган аналитик фигыльләрнең барлыкта зат-сан белән төрләнүе.
- •Теләк белдерә торган аналитик фигыльләрнең барлыкта зат-сан белән төрләнүе.
- •Мөмкинлек белдерә торган аналитик фигыльнең барлыкта зат-сан белән төрләнүе.
- •Кирәклекне белдерә торган аналитик фигыльләрнең зат-сан белән төрләнүе.
- •Үткән эшне белдерә торган аналитик форманың зат-сан белән төрләнүе.
- •Тартымлы исем фигыльнең килеш белән төрләнүе.
Диск 2 №1
5.
Танылган татарлар турында ничек әйтәбез? Как говорим об известных татарах?
How to talk about famous Tatars?
+32. Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.
- Әйтегез әле, дөньякүләм танылган татарлардан Сез кемнәрне беләсез?
- Минемчә, алар шактый күп! Минем Муса Җәлил, Рудольф
Нуриев, Рәшит Сюняев, Ирек Мөхәммәтов, Гаяз Исхакый турында укыганым бар.
+33. Тыңлагыз, укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез. Прослушайте, прочитайте и ответьте на вопросы. .............Read and answer the questions.
Дөньяда 7 миллионнан артык татар исәпләнә. Алар Татарстанда, Россиянең төрле төбәкләрендә һәм өлкәләрендә, БДБ илләрендә һәм чит илләрдә дә яшиләр. Төркиядә, Кытайда, Америкада, Финляндиядә татар диаспоралары шактый зур. Шулай ук Австралиядә, Германиядә, Япониядә, Балтыйк буе дәүләтләрендә дә татарлар яши.
Үзләренең фәнни ачышлары, сәләтләре, иҗатлары, ирешкән казанышлары белән дөньяда танылган татарлар аз түгел. Алар арасында Йосыф Акчура, Садри Максуди, Муса Җәлил, Рудольф Нуриев, Роальд Сәгъдиев, Абдулла Аббас, Роберт Нигъмәтуллин, Рәшит Сюняев, Ирек Мөхәммәтов, София Гобәйдуллина кебек күренекле шәхесләр бар.
Мәсәлән, Йосыф Акчура Төркиянең Бөек Милли Мәҗлесе депутаты, Төркия президенты Кәмал Ататөрекнең мәдәният һәм сәяси мәсьәләләр буенча киңәшчесе, Истамбул университеты профессоры була. Абдулла Аббас - Кытайның Синьцзян университеты профессоры, биология фәннәре докторы, Бөтенкытай халык вәкилләре мәҗлесе депутаты. Рәшит Сюняев – Росссия фәннәр академиясе академигы, атаклы астрофизик, хәзерге вакытта Германиянең Гархинг шәһәрендә Макс План исемендәге Астрофизика институты белән җитәкчелек итә
Казан егете Ирек Мөхәммәтов - Бөекбританиянең Король балеты солисты, “Дөньяның иң оста биючесе” дигән мактаулы исем лауреаты. София Гобәйдуллина – атаклы композитор, Германиядә яши һәм музыка иҗат итә. Сергей Шәкүров, Чулпан Хаматова, Марат Башаров – танылган театр һәм кино артистлары. Ринат Дасаев, Зиннәтулла Биләлетдинов, Марат Сафин, Алинә Кабаева – дөньякүләм танылган спортчылар, Алсу Сафина – “Евровидение” конкурсы лауреаты....
Шулай ук татар мәдәниятенең якты йолдызлары – әдипләр Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимов, Галиәсгар Камал, Кәрим Тинчурин, Хәсән Туфан, Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев, Гомәр Бәширов, рәссамнар Бакый Урманче, Харис Якупов, композиторлар Салих Сәйдәшев. Фәрит Яруллин, Рәстәм Яхин, Нәҗип Җиһанов, Сара Садыйкова, җырчылар Рәшит Ваһапов, Хәйдәр Бигичев, Илһам Шакиров – дөнья мәдәниятенә зур өлеш керткән бөек шәхесләр, олуг талантлар.
? Татарлар кайларда яшиләр? Башка илләрдәге татар диаспоралары турында нәрсәләр беләсез? Танылган татарлардан кемнәр турында ишеткәнегез яки укыганыгыз бар?
Портреты известных личностей
34. Сораулар куегыз һәм укыгыз. Поставьте вопросы и прочитайте. Make up questions to the sentences and read.
...................................? Муса Җәлил – татар халкының герой- шагыйре.
...................................? Рудольф Нуриев атаклы балет биючесе булган.
...................................? Йосыф Акчура Төркиянең танылган сәясәтчесе булган.
...................................? Борһан Шәһиди Пекинда Кытай хөкүмәтендә эшләгән.
...................................? Салих Сәйдәшев – татар милли профессиналь музыкасына нигез салган.
.......................................? Фәрит Яруллин - беренче татар балеты –“Шүрәле” авторы.
35. Үрнәк буенча диалог төзегез. Составьте диалог по образцу. Make up a dialogue according to the model.
Үрнәк:
- Син бүген театрга барасыңмы? Балет фестивале башлана бит. Беләсеңдер инде.
- Белүен беләм, ләкин билетлар беткән бит. Әллә синең билетың бар?
- Әйе, мин алдан алып куйдым шул, чөнки Нуриев фестиваленә кеше күп йөри.
36. Сез танылган татарлардан кемнәрне беләсез? Шуларның берсе турыда Интернеттан мәгълүмат табыгыз һәм сөйләгез. Кого вы знаете из прославленных татар? Найдите об одном из них информацию в Интернете и расскажите. Which famous Tatars do you know? Collect information about it and recount.
37. Укыгыз һәм билгеләнгән сүзләргә сораулар куегыз. Прочитайте и поставьте вопросы к выделенным словам. Read and make up questions about the words in bold type.
Укытучы безгә Татарстан Республикасының казанышлары турында сөйләде. Без Казан университетының тарихы музеенда булдык. Төрле илләрдән килгән татарлар Бөтендөнья татар корылтаенда чыгыш ясаганнар. Татарстан аша дүрт зур елга ага. Татарстан көнчыгыш илләре белән дә, көнбатыш илләре белән дә мөнәсәбәтләрне ныгыта. Соңгы елларда чит ил вәкилләре Татарстан белән кызыксыналар. Татарстанда дөньякүләм танылган театрлар, музейлар, югары уку йортлары эшли.
38. Җөмләләрнең башын уйлап языгыз. Придумайте начало предложений. Make up the beginning of the sentences.
......................................, ләкин мин Айдар Галимовның концертында булмадым әле. ......................................, шуңа күрә укытучы безгә бу китапны укырга тәкъдим итте. ......................................., чөнки билетлар булмады. ......................................., һәм без хәзер яңа дустым белән Интернет аша аралашабыз. .........................................., ул да Татарстанның тарихы белән кызыксына икән.
39. Дөрес әйтегез. Скажите правильно. Say it correctly.
Кичә без татар дәүләт академия театры.......... бардык. Анда Төркия........ килгән дусларыбыз белән очраштык. Алар.......... спектакль бик ошады. Соңыннан бергәләп кафе....... барырга булдык. Анда бер сәгать........ артык сөйләшеп утырдык.
40. Чит илдә яшәүче дустыгызга Татарстан турында хат языгыз. Напишите письмо другу – иностранцу о Татарстане. Write a letter to your friend from another country about your life in Tatarstan.
+41. ”Мин яратам сине, Татарстан” җырын тыңлагыз һәм өйрәнегез. Прослушайте песню “Я люблю тебя, Татарстан” и выучите.
42. Татар дөньясы турында тагын нәрсәләр беләсегез килә? Шул турыда фикерләрегезне языгыз. Что ещё хотелось бы вам знать о татарском мире? Напишите об этом свои мысли. Write your thoughts about what you else you would like to learn about the Tatar world and hand in to the instructor.