
- •Татар теле дәресләренә рәхим итегез!
- •Яңгырау һәм саңгырау тартык авазлар. Звонкие и глухие согласные звуки.
- •Кем, нәрсә - сорау алмашлыклары. Кто, что – вопросительные местоимения.
- •-Ныкы/ -неке –тартым кушымчалары - аффиксы принадлежности- are possessive endings.
- •Гали белән кәҗә
- •-Ынчы / -енче,-нчы /-нче –тәртип саннары кушымчалары -аффиксы порядковых числительных - ordinal number endings:
- •Сәгать ничә?
- •Ничә, ничәнче, нинди - сорау алмашлыклары - вопросительные местоимения- interrogative pronouns.
- •Кайда -где- where - сорау алмашлыгы - вопросительное местоимение-interrogative pronoun.
- •Диск 9 №2
- •Эшнең объекты турында ничек әйтәбез?
- •Тыңларга –слушать-to listen
- •Алырга – брать-to take
- •Тәрәзәне ачыгыз (ябыгыз). Откройте (закройте) окно. Open (close) the window.
- •Тәрәзәне ач әле (ачыгыз әле).
- •Эшнең вакыты турында ничек әйтәбез? Как говорим о времени действия?
- •Кайчан -сорау алмашлыгы – вопросительное местоимение – interrogative pronoun
- •Эшнең, кешенең кайда булуы турында ничек әйтәбез? Как говорим о месте действия или местонахождении человека?
- •Транспортта бару турында ничек әйтәбез? Как говорим о поездке на транспорте?
- •Сүзнең эквивалентын ничек сорыйбыз? Как спрашиваем эквивалент слова?
- •Исемнәрне килешләрдә ничек кулланабыз? Как склоняем имена существительные? How to decline nouns?
- •Үзем турында
- •Дусларыбыз турында ничек сөйлибез? Как рассказываем о друзьях?
- •Ак калач
- •Үткән эш турында ничек әйтәбез? Как говорим о прошедшем действии?
- •Телләр өйрәнү турында ничек әйтәбез? Как говорим об изучении языков?
- •Татар теле дәресләре турында ничек сөйлибез? Как рассказываем об уроках татарского языка? How to speak about knowing languages?
- •Биш мәченең биш башына
- •Диск 5 №1
- •Кешенең милләте турында ничек сорыйбыз? Как спрашиваем о национальности человека? How to ask about a person’s nationality?
- •Мәгълүматның дөрес булуы турында ничек әйтәбез? Как говорим о правильности информации?
- •Юклык алмашлыкларын ничек кулланабыз? Как употребляем отрицательные местоимения?
- •Туганлык мөнәсәбәтләре турында ничек әйтәбез? Как говорим о родственных отношениях?
- •Безнең гаилә.
- •Туганнарыбызга ничек эндәшәбез? Как обращаемся к родственникам? How to address relatives?
- •Уку турында ничек әйтәбез? Как говорим об учёбе?
- •Кем булып?
- •Билгесез үткән эш турында ничек әйтәбез? Как говорим о прошедшем неопределённом действии?
- •Тыныч йокы!
- •Китап һәм балалар
- •Сәламәт тәндә - сәламәт акыл.
- •Гигиена таләпләре турында ничек әйтәбез? Как говорим о правилах гигиены?
- •Ял көннәрен үткәрү турында ничек сөйлибез? Как рассказываем о проведении выходного дня? How do we speak about holidays?
- •Аш вакыты
- •Мөмкинлекне һәм мөмкин түгеллекне ничек белдерәбез? Как выражаем возможность и невозможность?
- •1) Ул нишли ала? Ул бара ала, килә ала, сөйли ала, тыңлый ала;
- •2) Ул нишли белә? Ул яза белә, әйтә белә,сөйли белә, тыңлый белә;
- •(Рисунки)
- •Ипи булса ...
- •Диск 6 № 20
- •Бала һәм күбәләк
- •И казан, дәртле казан.
- •Шәһәрнең мәйданы һәм халкы турында ничек әйтәбез? Как говорим о населении и площади города?
- •1 Миллионан артык кеше яши.
- •Шәһәрнең спорт корылмалары турында ничек әйтәбез? Как говорим о спортивных сооружениях города?
- •Шәһәрнең күңел ачу урыннары турында ничек сөйлибез? Как говорим о местах развлечения города?
- •Туган илнең улы мин
- •Диск 2 №1
- •Сүзлекчә. Словарик. Vocabulary
- •Фонетика.
- •Грамматика.
- •Исемнәрнең килеш белән төрләнүе.
- •Билгесезлек алмашлыкларының килеш белән төрләнүе.
- •Бу, шул алмашлыкларының килеш белән төрләнүе.
- •Хәзерге заман хикәя фигыльләрнең барлыкта зат-сан белән төрләнүе.
- •Билгеле үткән заман фигыльләрнең заман барлыкта зат-сан белән төрләнүе.
- •Билгесез үткән заман фигыльләрнең зат-сан белән төрләнүе.
- •Билгеле киләчәк заман фигыльләрнең зат-сан белән төрләнүе.
- •Билгесез киләчәк заман фигыльләрнең зат-сан белән төрләнүе.
- •Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльләрнең юклыкта зат-сан белән төрләнүе.
- •Шарт фигыльнең барлыкта зат-сан белән төрләнүе.
- •Кире шарт фигыльнең барлыкта зат-сан белән төрләнүе.
- •Ниятне белдерә торган аналитик фигыльләрнең барлыкта зат-сан белән төрләнүе.
- •Теләк белдерә торган аналитик фигыльләрнең барлыкта зат-сан белән төрләнүе.
- •Мөмкинлек белдерә торган аналитик фигыльнең барлыкта зат-сан белән төрләнүе.
- •Кирәклекне белдерә торган аналитик фигыльләрнең зат-сан белән төрләнүе.
- •Үткән эшне белдерә торган аналитик форманың зат-сан белән төрләнүе.
- •Тартымлы исем фигыльнең килеш белән төрләнүе.
Биш мәченең биш башына
Ишелмәсен мич ташы.
+15. Текстны тыңлагыз, укыгыз һәм татар теле дәресләре турында сөйләгез. Прослушайте, прочитайте текст и расскажите об уроках татарского языка. Listen, read the text and tell about the Tatar language lessons.
Мин телләр белән кызыксынам. Хәзер мин татар телен өйрәнәм. Татар теле дәресләре атнага ике тапкыр була. Татар теле дәресләрендә без сөйләшәбез, диалоглар сөйлибез, яңа сүзләр өйрәнәбез, грамматик кагыйдәләр белән танышабыз, аларны кабатлыйбыз һәм истә калдырабыз. Без текстлар укыйбыз, аларны тәрҗемә итәбез, төрле биремнәр эшлибез. Укытучы безгә сораулар бирә. Без аны тыңлыйбыз һәм җавап кайтарабыз. Кайбер дәресләрдә без монологлар сөйлибез. Укытучы безне татарча сөйләшергә һәм аралашырга өйрәтә. Ул безне татарча җырлар һәм шигырьләр, мәкальләрһәм тизәйткечләр белән таныштыра. Без аларны дөрес әйтергә өйрәнәбез. Татар теле дәресләре бик кызыклы.
Телләр белгән – илләр белгән, диләр.
+16. “Туган тел” җырын тыңлагыз һәм өйрәнегез. Прослушайте песню”Родной язык” и выучите. Learn the song “The Native Language”.
Диск 5 №1
3.
Кешенең милләте турында ничек сорыйбыз? Как спрашиваем о национальности человека? How to ask about a person’s nationality?
+17. Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.
- Кәрим, гафу итегез, Сез татармы?
- Әйе, мин татар.
**********************
- Карим, извините, Вы татарин? Karim, excuse me, are you Tatar?
- Да, я татарин. Yes, I’m Tatar.
- Гафу итегез, Сез татармы?
- Юк, мин - рус.
- Извините, Вы татарка? Excuse me, are you Tatar?
- Нет, я русская. No, I’m Russian.
ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!
татар –татарин, татарка-Tatar
рус –русский, русская- Russian
төрек – турок, турчанка-Turkish
үзбәк – узбек, узбечка-Uzbek
казах –казах, казашка-Kazakh
әрмән–армянин, армянка-Armenian
рис. Люди разных национальностей
18. Сорауларга җавап бирегез. Ответьте на вопросы. Answer the questions.
Әйтегез әле, әтиегез һәм әниегез татарлармы? Сезнеңчә, Экрем әфәнде төрекме? Акира әфәнде японмы? Сорарга ярыймы, бу испан кызымы? Синеңчә, бу фин егетеме? Дустың русмы, татармы?
19. Диалогларны тулыландырыгыз. Дополните диалоги. Complete the dialogues.
- Гафу итегез, Сез ..............?
-Юк, мин ..................
-Сез татарча яхшы .......................?
- Әйе, ...................
***
- Гафу итегез, сез төрекме?
- Әйе, ............................
- Сез кайдан?
- …...................
20. Үрнәк буенча диалог төзегез.Составьте диалог по образцу. Make up a dialogue according to the model.
Үрнәк:
- Татарча яхшы беләсеңме?
- Яхшы беләм, мин татар кызы бит. Гаиләбездә татарча гына сөйләшәбез.
+21. “Әби белән бабушка” шигырен тыңлагыз һәм ятлагыз. Прослушайте стихотворение “Бабушка” и выучите наизусть. Listen to the poem “Grandmother” and learn it by heart. Диск 5 № 41
4.
Мәгълүматның дөрес булуы турында ничек әйтәбез? Как говорим о правильности информации?
How to indicate that information is correct?
+22. Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.
- Казан – бик матур шәһәр.
- Әйе, дөрес, Сез хаклы.
- Казань – очень красивый город. Kazan is a very beautiful city.
- Да, верно, Вы правы. That’s right, you are right.
23. Укыгыз. Прочитайте. Read.
Татар авазларын һәм сүзләрен дөрес әйтегез. Син бу җөмләне дөрес укымадың, кабатла әле. Мин яңа сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнәм. Кызганычка каршы, җавапларың дөрес түгел. Бу сүзне кем дөрес әйтми? Бу җавапны кем дөрес язмады? Дөрес җавапны беләсеңме?
ИГЪТИБАР ИТЕГЕЗ! ОБРАТИТЕ ВНИМАНИЕ! PAY ATTENTION!
Нинди?Дөрес җавап.Какой? Правильный ответ. What kind? A correct answer.
Ничек?Дөрес җавап бирә.Как? Правильно отвечает. How? He answers correctly.
24. Диалогларны тулыландырыгыз. Дополните диалоги. Complete the dialogues.
- ........................................................................................?
- Әйе, дөрес, разговаривать сүзе татарча сөйләшергә була.
***
- ... ?
- Юк, син бу сүзне дөрес әйтмәдең.
25. Үрнәк буенча диалогларлар төзегез. Составьте диалоги по образцу. Make up a dialogues according to the model.
Үрнәк:
- Волга сүзе татарча Идел буламы?
- Әйе, дөрес, шулай.
******
Фудзияма тавы Австралиядәме?
Юк, дөрес түгел, Япониядә.
ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!
Кемнән?От кого? From whom? Президенттан, министрдан, дустымнан, Әнәс әфәндедән.
Кемгә?Кому?To whom? Президентка, министрга, дустыма, Әнәс әфәндегә.
Кемдә?У кого? Президентта, министрда, дустымда, Әнәс әфәндедә.
26. Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.
Әйтегез әле, бу мәгълүмат кемнән? Сез беләсезме, бу открытка Руттанмы?
Гафу итегез, бу мәгълүмат кемгә? Бу документны кемгә бирергә кирәк? Бу китапны кемнән алырга мөмкин? Кирәкле кәгазьләр кемдә? Татарча журнал Фәриттә генә бармы? Зур сүзлек кемдә бар?
27. Рифмалап сүзләр куегыз һәм диалогны укыгыз. Прочитайте диалог, исползуя в рифму слова. Read the dialogue using rhyming words.
- Бу китап кемгә?
- Саматка.
- Бу сүзлек кемгә?
-.....................
-Бу билет кемгә?
- .....................
- Бу пакет кемгә?
-.......................
6.
Бәйлекләрне ничек кулланабыз? Как употребляем послелоги?
How to use postpositions?
+28. Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.
- Бу китап нәрсә турында?
-Татарстанның башкаласы – Казан турында.
О чём эта книга? What is this book about?
О столице Татарстана – Казани. About Tatarstan capital – Kazan.
***
- Бу рәсемле сүзлек кем өчен?
Балалар өчен.
Для кого этот картинный словарь? Who is this picture dictionary for?
Для детей. For children.
ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!
Турында, белән, өчен, саен, аркылы, кебек (шикелле, сыман, төсле); кадәр; соң, бирле, башка – бәйлекләр –послелоги - postpositions.
29. Җөмләләрне тулыландырыгыз. Дополните предложения. Complete the sentences.
Шимбә көнне дусларыбыз белән ................. бардык. Мин Татарстан турында кызыклы .........................укыдым. Балалар урам аша ................ . Ул әтисе кебек ............ булырга тели. Мин бу китапны дустым өчен ........................ Без көн саен татарча ................ Дүшәмбегә кадәр ул ..................... Спектакльдән соң без кафега ................. Яздан бирле алар ................ Татарча-русча сүзлектән башка миндә ......................
30. Сүзләр белән җөмләләр төзегез. Составьте проедложения со словами. Make up sentences with the following words.
Татарлар турында, апам белән, сездән соң, сиңа кадәр, алар өчен, дәрестән соң, җәйгә кадәр, ел саен, атна саен, шимбәдән бирле, синнән башка, әнием кебек.
31. Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.
Бу китап нәрсә турында? Татар теле дәресендә сез нәрсәләр турында сөйләшәсез? Циркка нәрсә белән килдегез? Дәрескә кадәр син нишләдең? Дәрестән соң кая барасың? Җәйдән соң кыш киләме? Иртәгә сез сәгать ничәгә кадәр укыйсыз? Синнән соң кем җавап бирә? Алардан башка тагын кем татарча белә? Дустың әнисе кебек укытучы булырга телиме? Син кемнәр белән аралашырга яратасың?
32. Дөрес әйтегез. Скажите правильно. Say it correctly.
Җәйге ял вакытында мин яңа дуслар белән (танышырга). Кичә без гаиләбез белән стадионга (барырга). Алар миңа Казан турында (сөйләргә). Татар теле дәресендә без Татарстан тарихы турында текст (укырга). Кичкә кадәр ул паркта (булырга). Кыштан соң яз (килергә).
33. Үрнәк буенча диалог төзегез. Составьте диалог по образцу. Make up a dialogue according to the model.
Үрнәк:
- Син кемнән соң килдең?
- Русланнан соң.
7.