Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Имтихан билетлары рус төркеме.docx
Скачиваний:
2
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
59.74 Кб
Скачать

1.Түбәндәге сорауларга җаваплар бир .

Син кем ?

Син әле нишлисең?

Хәзер сәгать ничә ?

Ашыйсың киләме ?

Синең яраткан ризыгың нәрсә ?

Үзең ашарга пешерә беләсеңме ?

Әти-әниең эшкә сәгать ничәдә китә ?

Син ничек укыйсың ?

Җәйге каникул вакытында син кая барачаксың ?

2.Бирелгән җөмләләрне тәрҗемә ит. Ия һәм хәбәрләрен күрсәт.

Яз җитте , кошлар җылы яклардан кайттылар.

Самирә бүген мәктәпкә иртә китте.

Дамир белән Гали Таһир бабайга су китерделәр.

Кинәт җил исте , болытлар куерды , яңгыр ява башлады.

Җәй җитте һәм кызу эш көннәре башланды.

3.Диалогны тәрҗемә ит.Ул кайсы һөнәр ияләре турында ?

- Исәнмесез!

- Исәнмесез ! Хәерле көн ! Тыңлыйм сезне, апа.

- Миңа 2 буханка ак ипи , 1 литр сөт, 1 кило " К чаю " дигән печенье , 1 кило колбаса кирәк иде.

  • Сезгә колбасаның кайсысын бирим ?

  • " Докторская"ны бирегез.

- Менә барысы да булды . Сездән 460 сум акча кирәк.

- Менә сезгә 500 сум,алыгыз.

- Калган акчагыз 40 сум. Югалтмагыз, апа!

- Рәхмәт, кызым ! Сау булып тор !

- Сау булыгыз! Тагын килегез !

- Килермен, Аллаһы боерса , килермен.

Урта һөнәри белем бирүче “Түбән Кама технологик

көллияте” дәүләт автоном мәгариф учреждениесе

Килеше

Килешенде

Гуманитар предметара цикл

комиссиясе рәисе

_________Г. Ш. Мусина

«___» _________ 2012г.

626 нче төркемгә “Татар теле”

фәненнән имтиханбилеты № 10

Раслыйм: Директорның уку-укыту эшләре буенча урынбасары ________ Р.А.Вахитова «___» _________ 2012г.

1.Җөмләнең баш кисәкләрен билгелә.

Асия иртән китапханәгә китте. Марат технология көллиятендә укый. Харис абый көн саен “Яңалыклар “ тапшыруын карый. Мәрзия кичә Мәскәүгә китте. Сабир әтисе белән балык тотарга барды. Айгөл спектакльгә 2 билет алды. Хәлимә Зиләнең җырын рәхәтләнеп тыңлады. Ландыш сатучы булырга әзерләнә. Китап - белем чишмәсе. Илдар Зарипов - татар халкының танылган рәссамы.

2.Диалогны тәрҗемә ит.Ул кайсы һөнәр ияләре турында ?

- Исәнмесез!

- Исәнмесез! Нәрсә дә булса кирәкме ?

- Әйе, куртка кирәк иде.

- Юкарак булсынмы , әллә җылысы кирәкме ?

- Җылысы кирәк,кыш җитте бит.

- Менә бу рәттән карагыз . Бөтен үлчәмнәр дә бар .

- Ярый.

- Берәрсе ошамадымы соң ?

- Ошады . Менә бу зәңгәрен алырга булдым. Төреп бирегез әле .

- Хәзер... Сездән 1582 сум .

- Рәхим итегез!

- Рәхмәт! Тагын килегез. Озакламый балалар киемнәре кайтачак.

- Килербез. Сау булыгыз !