Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Sbornik_jekz_sochinenii-1.doc
Скачиваний:
13
Добавлен:
11.09.2019
Размер:
1.42 Mб
Скачать

Ләйсән Җәләлиева, Әтнә районы Күңгәр урта мәктәбе Мәрхәмәтле безнең әниләр

Иң йомшак куллар, Иң көчле иңнәр − Тик әниләрдә, Юк аңа тиңнәр.

К. Шәфикова.

Әни! Һәркем өчен иң изге, иң кадерле кеше! Бу якты дөньяга килгәч тә, безне йомшак куллары белән сыйпап, җыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч-дәрт бирүче, гомер буена кайгы-шатлыкларыбызны уртаклашып яшәүче газиз әниләребез. Сез тыйнак та, сөйкемле дә, эшчән дә, түземле дә, иманлы да. Әниләр − сез өйләребезнең яме, ашларыбызның тәме!

Сез безнең нәселебезне, милләтебезне саклап калгансыз. Халкыбызның олылыгын, бөеклеген югалтмагансыз. Батырлар яуга барганда, сезне уйлап, үзләренә көч-куәт иңдергәннәр. Җәлилчеләр үлем алдыннан сезне күз алдына китереп, сезне исләренә төшереп елмайганнардыр. Әгәр дә сезнең бишек җырларыгызны тыңламасалар, җырчылар, шагыйрьләр каян килер иде безгә? Әгәр дә улларыгызны корыч ихтыярлы, ватандар итеп үстермәсәгез, каян булыр иде бездә батырлар? Әгәр дә кызларыгызны инсафлы, сабыр, тыйнак итеп тәрбияләмәсәгез, сезнең кебек аналар булыр иде микән татарда?

Иң авыр вакытларда без кемгә сыенабыз? Анага! Безнең өчен ут йотып яшәрүче кем? Ана! Ярдәм сорап кемгә киләбез? Анага! Иң дөрес юлны да ана күрсәтер. Аналарның барысына да фидакарьлек хас. Балаларына җан биреп кенә калмыйча, аларның һәркайсын илебезгә, халкыбызга кирәкле кеше итеп тәрбияләү, сау-сәламәт үстерү, аларның рухи байлыгын кайгырту − аналарның иң зур батырлыгы. Кешелеклелек, тырышлык, гаделлек, олыларга ихтирам, кешеләргә мәхәббәт кебек изге хисләр дә балалар күңеленә бишек җыры, ана назы аша салына.

Әни! Әнием! Әнкәем! Нинди матур сүзләр! Кадерләп, назлап әйтәбез без аларны. Күңелебездә булган бөтен рәхмәтне дә шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбызга шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әнкәебезгә шулай дәшәбез.

Әнием, мин якты дөньяга килгәч тә, үзенең кочагына алып: «Балам!» − дип дәшкәндер. Һәм шушы көннән алып аның барлык уйлары, борчулары нәни сабые − минем турыда булгандыр. Елап уянган вакытларым булса, үзенең йомшак куллары белән иркәләгән, бишек җыры көйләп тирбәткән.

Сөекле әниемнең Борчыгандыр җанын Күңелемнең көйсез һәр чагы, Еласам юаткан, Иркәләп уйнаткан Әниемнең җылы кочагы.

«Учыңда тәбә куырсаң да, әниеңә булган бурычны түләп бетерә алмассың», − ди татар халык мәкале. Ә мин әниемә бер генә кат түгел, йөз кат, мең кат бурычлы. Чөнки ул − мине үлемнән алып калучы...

...Миңа унбер ай вакытта врачлар куркыныч диагноз куялар. Кичекмәстән операция ясарга кирәк. Ул вакытта ук әниемнең йөрәге өзелеп төшәргә җитешкәндер. Ә алты сәгатьлек операция һәм хәлемнең өметле булмавын врачлар әйткән вакытта нинди хәсрәтләр кичерүен, күпме күз яшьләре түгүен ул бер үзе генә беләдер. Айлар буе төннәрен керфек тә какмыйча, ашауны, ял итүне онытып, мине караган. Бик еш уйланам мин: шул авыр вакытларда әниемнең җылы күз карашы, мамыктай йомшак куллары, аналарга гына хас киң күңеле, олы йөрәге булмаса, сәламәтлеген, җанын аямыйча мине карамаса, мин исән калыр идем микән?!

Шактый еллар үткәч, миңа операция ясаган врач, соклануын яшермичә: «Мондый операцияләр бик сирәк очракта гына уңышлы була, уңышлы чыккан бу!» − диде. Әйе, аллага шөкер!. Мин хәзер сау-сәламәт. Ә моның өчен мин әниемә мең-мең мәртәбә рәхмәтле!

Мин үзем дә әле балалыктан чыгып кына киләм, бала хәсрәтен белмим (Белергә дә язмасын). Әнием әйтмешли, мондый хәсрәтне дошманыма да теләмим.

Әнием − бөек ана! Мин моны шикләнмичә, кычкырып әйтәм. Ул һәрчак безнең турыда кайгырта. Ике баласын да тигез күреп, һәрберебезнең уңышларына сөенеп, ялгышларыбызга көенеп яши әнием. Ул безнең киңәшчебез дә, сердәшебез дә.

Шундый кадерле, мәрхәмәтле кешеләребез язучыларыбызга илһам чыганагы булып торалар. Алар турында әдәбиятыбызда күпме гүзәл әсәрләр иҗат ителгән. Мәсәлән, Ш. Хөсәенов «Әни килде», X. Миңнуллин «Әниләр һәм бәбиләр», Ә. Еники «Әйтелмәгән вакыять», X. Сарьян «Бер ананың биш улы», М. Юныс «Шәмдәлләрдә генә утлар яна», Р. Миңнуллин «Әни кирәк», Ф. Зыятдинова «Өебезнең кояшы», К. Шәфикова «Әни кирәк» һәм башка бик күп, бик күп әсәрләрне атарга була. Аларда әниләрнең бөек рухы, тынгысыз җаны, изгелеге, олы күңеле, тырышлыгы бик ачык чагыла. Мәкальләрне дә мисалга китерә алам: «Әни суккан авыртмый», «Ата-ананы тыңлаган адәм булган, тыңламаган әрәм булган», «Ата йөрәге − таудан өлкән, ана йөрәге − диңгездән тирән».

Безнең кадерле кешеләребезгә борчу-хәсрәт китерергә хакыбыз булмаса да, хәзерге көндә дә үз әти-әнисең рәнҗеткән, олыгайган көннәрендә тәрбияләмәгән, картлар йортында яшәткән бәндәләр бар. Мондый кешеләргә минем нәфрәтем чиксез. Аларның аналары да бит, төн йокыларын калдырып, балаларын үстергән, укыткан, кеше итәргә тырышкан, армия сафларыннан исән-сау кайтуын теләгән, борчылып көткән. Шул балалар аналарын картлык көннәрендә ярдәмнәреннән мәхрүм иткәннәр. Алар үзләре дә иртәме-соңмы шул хәлгә калачаклар.

Авыр, авыр, нәрсә авыр? Авыр аналар каргышы. Бу каргышны алганнарны Көтә Сак-Соклар язмышы.

(Ф. Яруллин.)

Син әти-әниеңне ничек карасаң, киләчәктә балаларың да сине шулай тәрбияләр. Рәсүлебез Мөхәммәд галәйһиссәләм дә: «Ата-аналарыгызга игелек итегез, сезгә дә балаларыгыз игелек итәр», − дигән.

Оҗмах безнең әти-әниләребезнең аягы астында. Олы, олы, нәрсә олы? Ата-ана хакы олы. Онытмасын иде кеше Үлгәнчегә кадәр шуны

(Ф. Яруллин.)