Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Sbornik_jekz_sochinenii-1.doc
Скачиваний:
11
Добавлен:
11.09.2019
Размер:
1.42 Mб
Скачать

VII. Яраткан язучым турында сөйләргә телим... Марс Гайнанов, Алабуга районы Морт урта мәктәбе

Укытучысы Г.Г. Әхмәтҗанова.

План:

I. Алабугам - туган ягым.

II. Яраткан язучым турында сөйләргә телим...

  1. Дибәҗә Каюмова − төбәгебезнең күренекле шагыйрәсе һәм прозаигы.

  2. «Унбер кыз, унбер малай» − автобиографик әсәр.

  3. «Кыз бала» җыентыгы − гаделсезлек дөньясында якты нур.

  4. Онытылган, хәтердән җуелган шәхес Хабра Рахман − «Өзелгән шомырт чәчәкләре» повесте герое.

III. «Мин канәгать хисләр суынмаса,

Каләмемдә карам кипмәсә».

Һич баш имим, горур атлыйм алга Очраса да көчле давыллар. Курыкмыйм мин: кулыма каләм биргән Үткен сүзем, көчле телем бар.

Дибәҗә Каюмова.

Яраткан язучым турында сөйләргә телим... Имтихан сочинениесе темасын язып куйдым да уйга калдым. Кем турында язарга соң? Аяз Гыйләҗев, әллә инде Мөхәммәт ага Мәһдиев иҗатына багышлыйммы хезмәтемне? Бу ике язучы да күңелемә якын, әсәрләрен бик яратып укыйм. Әдәбият дәресләрендә дә укытучым бик күп мәшһүр каләм ияләре белән таныштырды: Ә. Еники, Н. Фәттах, Г. Бәширов, М. Хәбибуллин...

Шулай уйларыма бирелеп утырганда, күзем тәрәзә артындагы яшел агачларга, сусыл үләнгә, ачык зәңгәр һавага төште. Бу бит минем туган авылым! Ә туган яктан да гүзәлрәк, якынрак ни бар соң дөньяда?!

Һәрбер сандугач үз алмагачын мактый, ди халкым. Әлбәттә үземне сандугач белән чагыштыруым артыграктыр. Ләкин, сандугач дисәм дә, һич ялгышмам. Чөнки туган ягымны, авылымны, Алабугамны, аның кешеләрен мактап язарга җыенам. Кайсы ягы белән шулай ис китәрлек соң ул Алабуга, дип сорарсыз. Алабуга − ак шәһәр, борынгы һәм тарихлы шәһәр ул. Чиксез калын нарат урманнары, гүзәл җырлы чишмәләре, балыкка бай күлләре, әкрен генә аккан елгалары һәм зур чал Чулманы белән Алабуга элек-электән күршеләрне үзенә җәлеп иткән. Татар илендә Алабуга бик борынгы шәһәрләрдән санала. Тын урамнары, биек агачлары, тарих җилләрен үз кочагына алган иске йортлары һәм яңа төзелешләре, тарихи һәйкәлләре, музейлары белән кунакларны каршылый. Ике гасырлык тарихы булган бу шәһәр бик күп күренекле кешеләргә очар өчен канат биргән: Н. Дурова, И.И. Шишкин, М. Цветаева, Т. Гыйззәт, Э. Касыймов...

Шәһәребезнең мәдәнияте, иҗат шәхесләре турында сүз алып барганда, Дибәҗә ханым Каюмованы искә алмау мөмкин түгел. Чөнки ул − төбәгебезнең әдибе дә, Шагыйрәсе дә, композиторы да. Ходай күпкырлы сәләт биргән аңа.

«Актаныш районының Агыйдел буенда урнашкан тыйнак һәм хезмәтчел халкы булган Татар Ямалы авылында 1934 нче елда тусам да, гомеремнең күбрәк өлеше шау-шулы, ыгы-зыгылы, каршылыклар тулы шәһәрдә үтте. Тормыш юлымда олы дәрәҗәле түгел, олы җанлы кешеләр бик еш очрап торды. Утыз ел буе гаять культуралы, сокланырлык кешеләр белән кулга-кул тотынып, мәдәният училищесында эшләдем. Алар арасында мин матди яктан түгел, рухи яктан баедым. Артка калмаска, күп укырга, күп эшләргә туры килде. Гомерем буе дөреслек, хаклык эзләдем, хаксызлыклар күрсәм, рәнҗедем.

Каләм алып, ак кәгазьгә үз фикеремне төшерергә омтылуымны бик яшьли сизсәм дә, ныклап торып яза башлавым алтмышынчы елларга туры килә», − дип яза Дибәҗә апа үзенең автобиографик истәлекләрендә.

Дибәҗә апаның балачагы авыр сугыш елларына туры килә. «Ул ачлыкта үткән еллар авыр, әмма сабый чаклар ачы сагыну белән сагындыра», − ди ул.

«Унбер кыз, унбер малай». Шул сагыну, ачы юксыну белән сугарылган әсәрендә елларның авырлыгы язылган юллар аша гына тоясың. Дибәҗә апа «дөньяның иң җылы болыннарга-күлләргә бай бер почмагы» − туган авылын тасвирлый, дус, бердәм, уртак фикерле классташларын искә ала, күңел төбендә онытылмаслык булып уелып калган кайбер вакыйгаларны искә төшерә. Алар барысы да тормышчаң, табигый, су буенда самовар чистарту, Сөтлә атавында гөлҗимеш җыюлар, аны кул арбасы белән ташу − болар барысы да сугыш чоры баласының башыннан узган хәлләр.

«Хуш авылым, сау Китәрмен синнән, Ни рәхәт күрдем синдә? −

дип, җырлый-җырлый, җәяүләп, Минзәлә каласына юл тоттым. Миңа бары унөч яшь иде», − дип тәмамлый ул сабый чак хатирәләрен.

Ямалыдан Минзәләгә хәтле 55 чакрым юлны, Дибәҗә апа, бүген дә яттан сөйләп бирә ала: кайдан кайда хәтле такыр, кайда чирәм, кайда саз − барысы да аның хәтерендә яхшы сакланган.

Төрлесе булды юлларның Комлысы да, ташлысы да, Төрлечә төште йөземә Кояшның яктысы да. Төрлесе булды суларның − Кичеп чыкмаслыклары, Бик текә биек ярлары − Күңелдә әле бары.

Минзәлә юллары катлаулы булган кебек, тормыш юлы да җиңелдән булмый Дибәҗә апаның. Мәктәптә, авыл Мәдәният йортында үткәрелгән очрашуларда күңел түреннән чыккан истәлекләре белән уртаклашмыйча калмый ул.

Училищены тәмамлагач, Алабуга педагогия институтының филология факультетына укырга керә. Институттан соң яшь кыз, тагын авылына кайтып, балалар укыта. Бу вакытта инде ул, Афзал исемле егет белән танышып, аның күңелен һәм йөрәген мәңгегә яулый. Афзал, Алабуга районы Морт авылы һавасын сулап, Изге чишмәнең суларын эчеп үскән егет, бу чая һәм сөйкемле кызны Алабугага алып китә. Шулай итеп, Дибәҗә Морт килене була.

Мин Дибәҗә Каюмованы иң элек шагыйрә буларак ачтым. Ә «Өзелгән шомырт чәчәкләре», «Кыз бала», быел гына чыккан «Син бик серле, язмыш» әсәрләрен укып, аның прозасы, шигырьләре кебек үк, тормышчан, халыкчан, гади, аңлаешлы булуына инандым.

«Тормышны белеп, геройларны яратып, «җылы каләм» белән яза», − ди «Кыз бала» китабын укучыга тәкъдим итүче язучы Айдар Хәлим. Чынлап та, китапның кайсы гына хикәясен, повестен алма, һәркайсы күңел түренә үтеп керә, ниндидер җылы хисләр уята, уйландыра.

Кайсыдыр бер борынгы шагыйрь «Кешене ярату − бу изге сәнгатьнең үзе» дип язган. Кайсы гына матур әдәбиятны алсаң да, аның тәэсир көче, тәрбия йогынтысы нәкъ менә шул әдипнең тормышына, кешеләргә карата хисләренә бәйле. Дибәҗә апаның да һәр әсәрендә бу олы хис чагылыш таба. Китапның төп әсәре − «Кыз бала» повесте. Без аның белән узган ел «Сөембикә» журналы битләрендә танышкан идек. Авыр язмыш сынавына дучар булган тыйнак, акыллы Раиләнең үз бәхетен табу юлын тасвирлый Дибәҗә апа. Үзенә генә хас осталык белән, тормышчан ситуацияләр аша бай телен эшкә җигә. Кыз бала, хатын-кыз язмышы, намусы Дибәҗә апаның бүтән әсәрләрендә дә чагылыш тапкан. «Хөкем»дә исә иренә тугры, намуслы Диләрә үзенең мәхәббәтен көнчелектән, усаллыктан саклап кала ала.

«Тәүбә» беренче карашка гадәти тормыш ситуациясен тасвирлый. Ир − анасын кабул итмәгән, үз баласы-анасыннан баш тарта. Әмма тормышка мәхәббәт хисе бу әсәрдә дә өстенлек ала, Әдилә белән Әнвәр соң булса да кавышалар.

Гомумән алганда, китап бик җылы һәм якты тәэсир калдыра, күңелне җылыта, тормышка ышаныч уята, явызлык, гаделсезлек дөньясында якты нур булып тора.

«Өзелгән шомырт чәчәкләре» − Алабугада яшәгән, укыган, укыткан, Ватан сугышында гомере вакытсыз киселгән шагыйрь Хабра Рахман турында автобиографик повесть. «Хабра исән булса, татар поэзиясенә күп нәрсә бирер иде», − дигән Сибгат Хәким. Бу хак. Чөнки бик тә сәләтле, интеллектуаль, кешелекле шагыйрьнең гомере 28 яшендә өзелә. Повестьны язу өчен Дибәҗә апага күп эзләнергә, уйланырга, күп кешеләр белән очрашырга туры килгән. Әсәрнең мәгънәсе бүгенче чор кешеләре өчен генә түгел, тарих өчен, киләчәк буын өчен дә бихисап зур һәм тирән. Дибәҗә апаның аңа алынуын да тормышының олы батырлыгы дияр идем мин. Чөнки ул беркем диярлек белмәгән, онытылган, хәтердән җуелган шәхесне төп герое итеп алган, аның турында бай мәгълүматлар туплаган, аны терелтеп, бүгенге чор кешеләренә кайтарган, исемен мәңгеләштерүгә үзенең зур өлешен керткән. Мондый эшне бары тик чын әдип, сәнгать кешесе, язучы кебек шәхес кенә булдыра аладыр.

Ул миңа якташ буларак та якын. Чөнки аның әсәрләре миңа аңлаешлы тел белән язылган. Аларда мин бары тик безнең төбәктә очрый торган сүзләрне, әйтемнәрне очрата алам, аларда бары тик минем җиремдә генә очрый торган кошлар сайравын ишетәм, кызыклы шәхесләре белән очрашам. Юк, моны мин башка берәүдә дә күрә алмыйм.

Дибәҗә апа әле язуыннан тукталмый, башына фикер килү белән кулына каләм ала, ә кәгазьдә исә кызыклы язма, хикәя яисә шигырь туып куя.

Мин тормыштан күпне таләп итмим, Таләп итү − миңа чит нәрсә. Мин канәгать хисләр суынмаса, Каләмемдә карам кипмәсә, −

дип яза ул.

Моның шулай булачагына мин шикләнмим дә.

Шушы көннәрдә Дибәҗә Каюмова сөенечле мизгелләр кичерде. Республикабыз президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев, язучының иҗатын югары бәяләп, аның исеменә Рәхмәт хаты юллады. Бу, аның укучылары, бу шатлыклы хәбәрне ишетеп, язучыга яңа уй-фикерләр тууын, кәгазьгә төшүен, безне куандыруын телибез. Әйе, Дибәҗә Каюмованың каләмендә кара кипми. Әле генә район газетасында басылган «Нурлы Мортым» шигыре − шуңа бер дәлил.

Сагынып кайттым, нурлы Мортым, Синдә бит тугын йортым. Балавыз чишмә суларын Эчим бер генә йотым.