
- •I. «Сүз күңелдә очкын булып көйри, Сүз арыслан итә йөрәкне...» (г. Афзал) Рузил Мингалимов, Тукай районы Күзкәй урта мәктәбе
- •Ландыш Галиева, Апас районы Кече Болгаер урта мәктәбе
- •Рамил Хаҗиев, Тукай районы Мәләкәс урта мәктәбе
- •Әлфия Калачова, Арча районы Яңасала урта мәктәбе
- •Дилә Идиатова, Яшел Үзән районы Бишнә урта мәктәбе
- •Элиза Гафурова, Баулы шәһәре татар гимназиясе
- •Рөстәм Сәмигуллин Кукмара районы Мәмәшир урта мәктәбе
- •Радик Марданов, Актаныш районы, Актаныш 1 нче урта мәктәбе
- •Сүз − күңелемнең көзгесе
- •Римма Салахова, Актаныш районы Актаныш 1 нче урта мәктәбе
- •Илвера Хәйруллина, Буа районы Адав-Толымбай урта мәктәбе
- •Айсинә Шәйдуллина, Түбән Кама районы Кама Аланы татар гимназиясе
- •Ләлә Кәбирова, Саба районы Шәмәрдән урта мәктәбе
- •Руслан Сәләхов, Казан шәһәре 73 нче урта мәктәбе
- •Надежда Маякова, Мамадыш районы Мамадыш 2 нче урта мәктәбе
- •Ләйлә Исхакова, Арча районы Шушмабаш урта мәктәбе
- •Гөлшат Таҗетдинова, Арча районы Яңа Кишет урта мәктәбе
- •II. Борынгы әдәбиятта матурлык темасы Рәзилә Галеева, Балтач районы Куныр урта мәктәбе
- •Эльза Гафурова Чүпрәле районы Иске Чүпрәле урта мәктәбе
- •Ләйсән Галиуллина, Яр Чаллы шәһәре 52 нче урта мәктәбе
- •Гөлназ Зарипова, Казан шәһәре 15 нче татар гимназиясе
- •III. Татар әдәбиятында мелодрама жанры Алмаз Нигъмәтуллин Кукмара районы Кукмара татар гимназиясе
- •Эльвира Газизова, Лениногорск шәһәре татар гимназиясе
- •Азат Гәлләмшин, Яр Чаллы шәһәре
- •IV. Мәгърифәтчелек әдәбиятында тормыш һәм аны үзгәртү юллары Айгөл Батыршина, Яр Чаллы шәһәре 54 нче гимназия
- •Гөлнар Галиева, Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбе
- •Гөлшат Гарифуллина, Кукмара районы Кукмара 4 нче урта мәктәбе
- •Игнатий Борисов, Тукай районы Мәләкәс урта мәктәбе
- •V. XX йөз башы татар әдәбиятында милләт язмышы проблемасының куелышы Илназ Саттаров, Тәтеш районы Бакырчы урта мәктәбе
- •Лилия Хәйдәрова, Яр Чаллы шәһәре 4 нче урта мәктәбе
- •Дилузә Латыйпова, Актаныш районы Иске Сәфәр урта мәктәбе
- •Илдар Садыйков, Мамадыш районы Көек Ерыкса урта мәктәбе
- •VI. Гаяз Исхакый драмаларында милли геройлар Сабина Мөнасипова, Әтнә районы Олы Әтнә урта мәктәбе
- •Алмаз Шакирҗанов, Тукай районы Биклән урта мәктәбе
- •Зилә Хөснетдинова, Мөслим районы Метрәй урта мәктәбе
- •Гөлчәчәк Сибгатуллина, Кукмара районы Березняк урта мәктәбе
- •Фәнсия Баһавиева, Әтнә районы Күәм урта мәктәбе
- •VII. Яраткан язучым турында сөйләргә телим... Марс Гайнанов, Алабуга районы Морт урта мәктәбе
- •Ринат Йосыпов, Балтач районы Нөнәгәр урта мәктәбе
- •Әнисә Нәкыйпова, Балтач районы Шеңшеңәр урта мәктәбе
- •Гөлия Нәбиева, Балтач районы Шеңшеңәр урта мәктәбе
- •Яраткан язучым − үз замандашларын чагылдыру остасы
- •Резеда Кызрачова, Сарман районы Иске Минзәләбаш урта мәктәбе
- •Ришат Мәҗитов, Баулы шәһәре татар гимназиясе
- •Яраткан язучым − үз замандашларын чагылдыру остасы.
- •Алсу Садретдинова, Нурлат районы Фома урта мәктәбе
- •Илдар Габделхаков, Алабуга районы Морт урта мәктәбе
- •Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән. (Минем яраткан шагыйрем)
- •Булат Галиев, Сарман районы Мортыштамак урта мәктәбе.
- •Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән... (Минем яраткан шагыйрем)
- •Марат Зарипов, Балтач районы Норма урта мәктәбе
- •Нигъмәтҗанова Хәмдия Равил кызы, Әтнә районы Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме урта мәктәбе Дәрдемәнд поэзиясендә сагыш, сызлану һәм аның сәбәпләре
- •Айсылу Галимова, Әтнә районы Олы Әтнә урта мәктәбе Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән... (Минем яраткан шагыйрем)
- •Диләрә Яфизова, Чүпрәле районы Кече Чынлы урта мәктәбе
- •Лилия Садыйкова, Әтнә районы Олы Әтнә урта мәктәбе Минем яраткан драма әсәрем
- •VIII. Күңелемә уелып калган әсәрләр Лениза Сабитова, Менделеев районы, Бәзәкә урта мәктәбе
- •«Уйларым һәм хисләрем халык белән...»
- •Марат Гарнышев, Яр Чаллы шәһәре 2 нче гимназиясе
- •Т. Гыйззәт иҗаты буенча инша. (Теманы укучы үзе уйлый). Таҗи Гыйззәт − күренекле драматург
- •Ләйсән Галимөхәммәтова, Кукмара районы Пычак урта мәктәбе
- •Күңелемә уелып калган әсәр.
- •Ләлә Салихҗанова, Сарман районы Азалак урта мәктәбе
- •«Кешенең матурлыгы эчке матурлыкта чагыла» (ә. Еники)
- •Алиса Тимофеева, Кукмара районы Кукмара 4 нче урт мәктәбе
- •Гөлсөя Фазылҗанова, Балтач районы Смәел урта мәктәбе
- •Сибгат Хәким поэзиясендә сугыш фаҗигасе
- •Айсылу Сабирҗанова, Сарман районы Карашай-Саклау урта мәктәбе
- •Киң даланың ирек сөюче кызы (Галимҗан Ибраһимовның «Казакъ кызы» романы буенча)
- •Алия Шакирова, Түбән Кама районы Түбән Уратма урта мәктәбе
- •Миләүшә Сәмигуллина, Балтач районы Кенә урта мәктәбе
- •Гариф Ахуновның «Хәзинә» романында «Хәзинә хуҗалары»
- •Илназ Мифтахов, Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбе
- •Кешенең иң олы байлыгы − җир, җирнең иң олы байлыгы − кеше
- •Ләйсән Җәләлиева, Әтнә районы Күңгәр урта мәктәбе Мәрхәмәтле безнең әниләр
- •Г. Алтынбаева, Чүпрәле районы Иске Шәйморза урта мәктәбе Ана − бөек исем
Марат Гарнышев, Яр Чаллы шәһәре 2 нче гимназиясе
Укытучысы Э.Ә. Нурисламова.
Т. Гыйззәт иҗаты буенча инша. (Теманы укучы үзе уйлый). Таҗи Гыйззәт − күренекле драматург
-
Тукай мәрхум әйтмешли, аның «Бәрәңгесен» халык мәңге онытмаса, бәлки, минем дә «чабаталы Биктимер семьясын» истән чыгармаслар.
Т. Гыйззәт.
Кайбер иҗатчылар телендә «драматургия − әдәбият һәм сәнгатьнең таҗы» дигән гыйбарә бар.
Драматургиянең
нинди көчкә ия булуын корольләр, патшалар
да яхшы белгән. Пушкинның «Борис
Годунов»ын Николай
I
үзе төзәтергә омтыла. Хакимият
башындагыларны драманың халыкка булган
тәэсире һәрчак куркыта. Сталин,
драматургиянең халыкка булган тәэсир
көчен аңлап, драматурглар һәм театр
белән тыгыз бәйләнештә тора, чөнки сәхнә
әсәрләре зур аудитория өчен билгеләнгән
булуын ул яхшы аңлый.
Күренекле драматург Т. Гыйззәтнең әсәрләре дә җәмгыять өчен, әдәбият өчен әһәмияткә ия.
Әдәбиятка татар драматургиясе үсешендә күренекле урын тоткан Таҗи Гыйззәт гражданнар сугышы фронты кырыннан килә. Әдип үзенең әсәрләрендә ил язмышын хәл иткән зур вакыйгаларны, сыйнфый каршылыкларны, бөек борылышларны, героик шәхесләрне игътибар үзәгенә ала, заман темалары белән драматургияне баета.
Т. Гыйззәт пьесаларын ике төркемгә бүлеп була. Беренче төркем − заман темасына караганнары, икенче төркем − тарихи-революцион эчтәлекле әсәрләр.
Драматургның тарихи-революцион әсәрләре татар сәхнәсендә шаулап уза. Моны аңлавы кыен түгел, чөнки Т. Гыйззәт − Октябрь революциясен, чын күңеленнән куанып, зур өметләр белән каршы алган шәхес.
Җәмгыять, чыннан да, сыйфат үзгәрешләрсез, революциясез яши алмый. «Наемщик», «Кызыл карчыга», «Бишбүләк» пьесаларында чагылган сыйнфый көрәш Т. Гыйззәтнең атаклы «Ташкыннар» драмасында да үзәктә тора. Бу әсәрләр, аерым чорларны гәүдәләндереп, татар халкының сыйнфый аерымлану, эшчеләр белән бергә крестьяннарның да сыйнфый аңы формалашу этаплары темасына карыйлар. Бу пьесаларда типологик күчемлелек, уртак темага караган охшаш образлар, таныш ситуацияләр нык сизелә.
«Бишбүләк» драмасында халык образы үзәк урынны алып тора. Автор халыкны авыл массасы итеп тә, аерым шәхесләр итеп тә сәхнәгә менгерә. Ил күләмендәге революцион көрәш Бишбүләк авылы кешеләрен дә үз эченә ала. Һәр йортка, һәр кеше язмышына революция алып килгән яңалык бәреп керә, берәүләрне чиксез шатландыра, икенчеләрне борчый.
«Бишбүләк» драмасының композициясе отышлы: анда вакыйгалар агышы көрәшүче лагерьларның өстенлеге алмашып тору рәвешендә төзелгән. Бу үзгәрешләр персонажлар мөнәсәбәтенә дә йогынты ясый, аларны төрле шартларда күрсәтергә мөмкинлек бирә, сюжетны интригалы, динамикалы итә, артистлар һәм режиссерлар өчен киң иҗат мөмкинлекләре ача.
Революция тарихы, гражданнар сугышы темасы рус әдәбиятында «Чапаев», «Тимер ташкын» кебек әсәрләрдә тирән чагылыш тапса, татар драматургиясендә бу тема Т. Гыйззәт пьесаларында уңышлы ачыла. Халык һәм халык батырлары образларын киң тарихи фонда гәүдәләндергән «Бишбүләк» музыкаль драмасы әнә шундый әсәрләр арасында мактаулы урын алып тора.
Т. Гыйззәтнең сәхнә әсәрләре өчен язган җыр, бәет һәм шигырьләрен берләштергән аерым җыентык басылып чыгу да язучының бу өлкәдәге хезмәте турында сөйли.
Фольклорга игътибар аеруча көчәйгән вакытта Т. Гыйззәт, татар халкының «Җиде кыз» бәете мотивларына нигезләп, «Кыю кызлар» комедиясен иҗат итә. Автор фикеренчә, пьесада «халыкчанлык мотивлары, мәдрәсә тормышы, руханиларның пычрак яклары»н фаш итү максаты беренче планга куела. Комедиянең төп чыганакларыннан берсе − сатирик юнәлештә күпертелгән, әмма тарихи җирлектән аерылмаган комик конфликт.
Хатын-кызларны кешегә санамаган җәмгыятькә таш аткандай итеп, ир-малайларча киенеп, мәдрәсәгә килгән ятим Бибкәйнур, Миләүшә, Гайшә − пьесаның сюжет үзәгенә куелган образлар. Үз бәхетләре өчен көрәшүче бу кызлар − комедиянең комик конфликтында яңалык көчләренең берсе. Пьесаның төп конфликты надан укытучылар, азгын байлар, аларның булдыксыз уллары-кызлары белән бу йомыклыктан туйган чая шәкертләр, хезмәтче Байтирәк кебек чын хезмәт иясе вәкилләре арасындагы каршылыкка корылган.
Т. Гыйззәт драматургиясе заманның актуаль проблемаларыннан аерылгысыз. Европада фашизмның кара болытлары куеруы, илдәге хәрби-патриотик хәрәкәтнең көчәюе татар әдәбиятында һәм театрында чагылыш тапты. Шундый әсәрләрнең берсе буларак, «Таймасовлар» пьесасы язылды. 1941 нче елда Мәскәүдә булачак татар сәнгате декадасында күрсәтергә дип иҗат ителгән бу әсәр акфиннар белән сугыш вакыйгаларын яңарта. Бу пьеса совет халкы патриотлыгын олылаган, геройларга дан җырлаган, илне дошманнардан сакларга әзер булырга өндәгән әһәмиятле пьеса булып тора.
Драматургның шулай ук «Изге әманәт», «Чын мәхәббәт» пьесалары да немец фашистларына каршы илебез кешеләренең фидакяр көрәшен чагылдыралар.
Муса Җәлил сүзләре белән әйткәндә, «Т. Гыйззәт совет драматургиясенең төп кадры» булды. Ул язган 37 драма әсәренең 33 е илебезнең төрле сәхнәләрендә куелды. Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге зур хезмәтләре өчен драматург, актер һәм җәмәгать эшлеклесе Т. Гыйззәткә 1939 нчы елда «ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе», 1940 нчы елда «РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исемнәр бирелде.
Татар халкының үткән авыр елларын, революцион көрәш тарихын киң планда чагылдырган Таҗи Гыйззәт драмаларының иң матур үрнәкләре бүген дә сәхнәдә.