
- •I. «Сүз күңелдә очкын булып көйри, Сүз арыслан итә йөрәкне...» (г. Афзал) Рузил Мингалимов, Тукай районы Күзкәй урта мәктәбе
- •Ландыш Галиева, Апас районы Кече Болгаер урта мәктәбе
- •Рамил Хаҗиев, Тукай районы Мәләкәс урта мәктәбе
- •Әлфия Калачова, Арча районы Яңасала урта мәктәбе
- •Дилә Идиатова, Яшел Үзән районы Бишнә урта мәктәбе
- •Элиза Гафурова, Баулы шәһәре татар гимназиясе
- •Рөстәм Сәмигуллин Кукмара районы Мәмәшир урта мәктәбе
- •Радик Марданов, Актаныш районы, Актаныш 1 нче урта мәктәбе
- •Сүз − күңелемнең көзгесе
- •Римма Салахова, Актаныш районы Актаныш 1 нче урта мәктәбе
- •Илвера Хәйруллина, Буа районы Адав-Толымбай урта мәктәбе
- •Айсинә Шәйдуллина, Түбән Кама районы Кама Аланы татар гимназиясе
- •Ләлә Кәбирова, Саба районы Шәмәрдән урта мәктәбе
- •Руслан Сәләхов, Казан шәһәре 73 нче урта мәктәбе
- •Надежда Маякова, Мамадыш районы Мамадыш 2 нче урта мәктәбе
- •Ләйлә Исхакова, Арча районы Шушмабаш урта мәктәбе
- •Гөлшат Таҗетдинова, Арча районы Яңа Кишет урта мәктәбе
- •II. Борынгы әдәбиятта матурлык темасы Рәзилә Галеева, Балтач районы Куныр урта мәктәбе
- •Эльза Гафурова Чүпрәле районы Иске Чүпрәле урта мәктәбе
- •Ләйсән Галиуллина, Яр Чаллы шәһәре 52 нче урта мәктәбе
- •Гөлназ Зарипова, Казан шәһәре 15 нче татар гимназиясе
- •III. Татар әдәбиятында мелодрама жанры Алмаз Нигъмәтуллин Кукмара районы Кукмара татар гимназиясе
- •Эльвира Газизова, Лениногорск шәһәре татар гимназиясе
- •Азат Гәлләмшин, Яр Чаллы шәһәре
- •IV. Мәгърифәтчелек әдәбиятында тормыш һәм аны үзгәртү юллары Айгөл Батыршина, Яр Чаллы шәһәре 54 нче гимназия
- •Гөлнар Галиева, Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбе
- •Гөлшат Гарифуллина, Кукмара районы Кукмара 4 нче урта мәктәбе
- •Игнатий Борисов, Тукай районы Мәләкәс урта мәктәбе
- •V. XX йөз башы татар әдәбиятында милләт язмышы проблемасының куелышы Илназ Саттаров, Тәтеш районы Бакырчы урта мәктәбе
- •Лилия Хәйдәрова, Яр Чаллы шәһәре 4 нче урта мәктәбе
- •Дилузә Латыйпова, Актаныш районы Иске Сәфәр урта мәктәбе
- •Илдар Садыйков, Мамадыш районы Көек Ерыкса урта мәктәбе
- •VI. Гаяз Исхакый драмаларында милли геройлар Сабина Мөнасипова, Әтнә районы Олы Әтнә урта мәктәбе
- •Алмаз Шакирҗанов, Тукай районы Биклән урта мәктәбе
- •Зилә Хөснетдинова, Мөслим районы Метрәй урта мәктәбе
- •Гөлчәчәк Сибгатуллина, Кукмара районы Березняк урта мәктәбе
- •Фәнсия Баһавиева, Әтнә районы Күәм урта мәктәбе
- •VII. Яраткан язучым турында сөйләргә телим... Марс Гайнанов, Алабуга районы Морт урта мәктәбе
- •Ринат Йосыпов, Балтач районы Нөнәгәр урта мәктәбе
- •Әнисә Нәкыйпова, Балтач районы Шеңшеңәр урта мәктәбе
- •Гөлия Нәбиева, Балтач районы Шеңшеңәр урта мәктәбе
- •Яраткан язучым − үз замандашларын чагылдыру остасы
- •Резеда Кызрачова, Сарман районы Иске Минзәләбаш урта мәктәбе
- •Ришат Мәҗитов, Баулы шәһәре татар гимназиясе
- •Яраткан язучым − үз замандашларын чагылдыру остасы.
- •Алсу Садретдинова, Нурлат районы Фома урта мәктәбе
- •Илдар Габделхаков, Алабуга районы Морт урта мәктәбе
- •Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән. (Минем яраткан шагыйрем)
- •Булат Галиев, Сарман районы Мортыштамак урта мәктәбе.
- •Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән... (Минем яраткан шагыйрем)
- •Марат Зарипов, Балтач районы Норма урта мәктәбе
- •Нигъмәтҗанова Хәмдия Равил кызы, Әтнә районы Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме урта мәктәбе Дәрдемәнд поэзиясендә сагыш, сызлану һәм аның сәбәпләре
- •Айсылу Галимова, Әтнә районы Олы Әтнә урта мәктәбе Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән... (Минем яраткан шагыйрем)
- •Диләрә Яфизова, Чүпрәле районы Кече Чынлы урта мәктәбе
- •Лилия Садыйкова, Әтнә районы Олы Әтнә урта мәктәбе Минем яраткан драма әсәрем
- •VIII. Күңелемә уелып калган әсәрләр Лениза Сабитова, Менделеев районы, Бәзәкә урта мәктәбе
- •«Уйларым һәм хисләрем халык белән...»
- •Марат Гарнышев, Яр Чаллы шәһәре 2 нче гимназиясе
- •Т. Гыйззәт иҗаты буенча инша. (Теманы укучы үзе уйлый). Таҗи Гыйззәт − күренекле драматург
- •Ләйсән Галимөхәммәтова, Кукмара районы Пычак урта мәктәбе
- •Күңелемә уелып калган әсәр.
- •Ләлә Салихҗанова, Сарман районы Азалак урта мәктәбе
- •«Кешенең матурлыгы эчке матурлыкта чагыла» (ә. Еники)
- •Алиса Тимофеева, Кукмара районы Кукмара 4 нче урт мәктәбе
- •Гөлсөя Фазылҗанова, Балтач районы Смәел урта мәктәбе
- •Сибгат Хәким поэзиясендә сугыш фаҗигасе
- •Айсылу Сабирҗанова, Сарман районы Карашай-Саклау урта мәктәбе
- •Киң даланың ирек сөюче кызы (Галимҗан Ибраһимовның «Казакъ кызы» романы буенча)
- •Алия Шакирова, Түбән Кама районы Түбән Уратма урта мәктәбе
- •Миләүшә Сәмигуллина, Балтач районы Кенә урта мәктәбе
- •Гариф Ахуновның «Хәзинә» романында «Хәзинә хуҗалары»
- •Илназ Мифтахов, Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбе
- •Кешенең иң олы байлыгы − җир, җирнең иң олы байлыгы − кеше
- •Ләйсән Җәләлиева, Әтнә районы Күңгәр урта мәктәбе Мәрхәмәтле безнең әниләр
- •Г. Алтынбаева, Чүпрәле районы Иске Шәйморза урта мәктәбе Ана − бөек исем
Дилә Идиатова, Яшел Үзән районы Бишнә урта мәктәбе
Укытучысы С.Н. Абдуллина.
-
Язуларга теркәлмәгән сүзләр күпме! Чын, хак сүзләр, ялган сүзләр, йомшак сүзләр, үткен сүзләр...
Р. Фәйзуллин.
Сүз...
Сүз − күпьяклы һәм катлаулы тел берәмлеге. Сүзгә дистәләрчә билгеләмәләр бирелсә дә, төп үзлекләре ачыкланса да, сүз әле бүген дә ачылмаган очсыз-кырыйсыз сер диңгезе булып кала бирә.
Сүз − күңелнең көзгесе дә, тылмачы да, ачкычы да... Сүзне елан белән дә, без белән дә, каеш белән дә чагыштыралар. Тарихтан билгеле булганча, борынгы заманда сүз осталары сугышларны туктаткан, гадел хөкем чыгарган, патшаның олы киңәшчесе булган. Сүз осталарын − чичәннәрне олылаганнар, аларга түрдән урын биргәннәр. Аларның әйткәне халык сүзенә әйләнгән. Юкка гына халкыбыз: «Әйткән сүз − аткан ук», − димәгән.
Чынлап та, сүз − искиткеч могҗизалар тудыра алучы, зур тәэсир итү көченә ия булган корал. Ә корал белән сак эш итәргә кирәк. Шуңа күрә соңгы вакытта сүз сафлыгын саклауга, сүзләргә сакчыл караш тәрбияләүгә зур әһәмият бирелә, төрле чаралар үткәрелә.
Быел миңа республика күләмендә үткәрелгән «Чиста сүз» бәйгесендә катнашырга туры килде. Бәйгегә хәзерләнгәндә, бик күп китаплар укыдым. Шагыйрьләребез, язучыларыбызның әсәрләре белән тирәнрәк таныштым. Шунда халкым, шагыйрьләр, язучыларыбыз турында күзаллауларым киңәйде, соклануым, горурлануым артты. Иншамда шуларның кайберләренә тукталып китәм.
Шагыйрә Лена Шагыйрьҗан «Сүзләр, сүзләр...» дигән язмасында болай дигән: «...Сүзләр безне бәхетле дә, бәхетсез дә итә ала... Сүзләр әйтерсең лә кояш: алар һәркемнеке һәм һәммәбезнеке дә. Һәркемнең үз кояшы булган кебек, һәркемнең үз сүзе, үз язмышы...» Мин аның белән тулысынча килешәм.
Әдипләребез телебезнең гасырлар дәвамында нинди үзгәрешләр кичергәннәрен күзалларга булышалар, бүген дә дөрес итеп яшәргә өйрәтәләр.
Мин үзем Гамил Афзалның шигырьләрен бик яратып укыйм. Ул − татар поэзиясенең мактанычы, горурлыгы, иң абруйлы өлкән шагыйрьләребезнең берсе.
Шагыйрь халык тормышына, яшәешенә, тарихына, кешенең иң газиз эчке серләренә, кичерешләр дөньясына тирән үтеп керүе, бай һәм сыгылмалы теле белән Тукайга якын тора; шаян юморы, үткен кылычлы иҗтимагый сатирасы белән Ш. Бабич юлыннан атлый. Юмористик һәм лирик шигырьләре, җырлары белән безгә яхшы таныш Г. Афзал остазларын кабатламый, олы традицияләрне үзенчә, заманча дәвам иттерә. «Поэзия» исемле шигырендә ул болай ди:
Шигырь булып туды әманәтем, Шигырь булып чыкты хәсрәтем; Матурлыкка − чиксез мәхәббәтем, Явызлыкка − чиксез нәфрәтем.
Сүзләренә генә игътибар итегез! Ул без әйтергә теләгәнне оста итеп бирә.
Шагыйрь халык белән бергә иҗат итә. «Көлсен күзләрем» шигырендә болай дип яза:
Иң кадерле сүзләремне ил теленнән эзләдем; Иң яраткан гөлләремне буш бизәктәй тезмәдем. Ай караган төннәремдә ялга ятып түзмәдем; Ялкыным бар, янсын, әйдә, көлсен, әйдә, күзләрем!
Ә «Олуг җанлы ир» дигән шигырендәге бу юллар аның үзенә бик туры килә:
Караңгыда калганнарга йолдыз булып, Ил иңендә маяк булып, янып яшә!
Гомер буе ишетеп килгән гап-гади сүзләр аның шигырендә гаҗәеп бер матур аһәң белән бөтенләй яңача яңгырыйлар. Олы җанлы шагыйрь үзеннән соң зур шигъри мирас калдырды.
Гамил Афзал шигырьләренә яшәеш, замана турында фәлсәфи фикер салырга ярата.
Һәр таңында кояш белән торып, Җанга алдым дөнья сагышын. Гомер буе билдән пычрак ерып, Ап-ак көе калды намусым, Һәр таңында кояш белән торып.
Шагыйрь тормыш гаделсезлеген язу белән генә канәгатьләнми. Гаделсезлекнең сәбәпләрен эзли. Моның сәбәбен, беренче чиратта, кешеләрнең шул гаделсезлек белән килешеп яшәүләрендә күрә.
«Елмаям уйчан гына» шигырендә: Ауга чыккан арысландай бик горур торсам да мин, «Кит» дигәндә юл бирәм дә, елмаям уйчан гына, −
ди.
Ә «Чабаклар» шигырендә, тагын да ачыграк итеп:
Арыслан ята күңелдә, Кулымда куяным бар, −
дип язып чыга.
Күңелендәге арыслан гайрәте һәм кулындагы куркак куян каршылыгын шагыйрь үз эчендәге каршылык, үз фаҗигасе итеп яза. Ул бу фаҗига турында уйлана, аңа фәлсәфи бәя бирә, киләчәкнең билгесезлегенә борчыла.
Ә менә Х. Туфан шигъриятен уй һәм хисләр хәрәкәте дип билгеләргә була. Фикерләренең җитдилеге белән аерылып тора, үзенә тарта, ә хисләре кайнарлыгы белән сокландыра. Кайбер шигырьләренең исемнәренә генә игътибар итик: «Тургай нигә эндәшми?», «Тынма, давыл», «Гөлләр инде яфрак яралар», «Әйткән идең...».
Ул − күкнең зәңгәрлегенә, җирнең җылылыгына, кешенең олылыгына сокланып туймаган шагыйрь. Табигать белән кеше арасында үзара дуслык булса, аңлашу да була. Х. Туфан тышкы дөньяны шигъри образларда бирә белде. «Сөйли торган материя» шигырен алып карыйк:
Мин − бу кырлар, сулар, җилләрдәге Атомнарның иске туганы; Материя мин, җаным, Аның бары Сөйли, җырлый, сагына торганы.
Бу юллары белән ул укучыларны тормыш турында, җир һәм кеше язмышы турында, табигать һәм кеше мөнәсәбәте турында уйландыра.
«Кайсыгызның кулы җылы?» шигырендәге:
Кайсыгызның кулы җылы? Бәйлисе бар йөрәкне! −
дигән юллар яралы йөрәкле кешеләрне күз алдына бастыра, төтрәндерә.
«Кырда ике ак канат ята» шигырендәге юллар беркемне дә битараф калдырмый:
«Балакаем җуйган кош сыман Моңаясың, − диләр, − кем өчен?» Йөрәгенең зәңгәр көзгесен − Күзләрен мин аның юксынам, Балакаен җуйган кош сыман.
Кошта да, кешедә дә бер үк йөрәк ярасы булуын, мәхәббәтнең мәңгелек хис икәнлеген раслаучы шигырь күңелгә тиз керә.
Ул тел, милләт язмышы өчен борчылып яшәде.
И телем, сансыз гасырны Исән-сау кичкән телем, Сыкраулар теле түгел син, Күкрәүләр теле бүген! −
дип язды ул «Туган тел турында җырлар» шигырендә. Туган телнең аяныч язмышы, яшь буынның үз телләрен онытуы аны борчыды. «И татар» шигырендә мондый юллар бар:
...Синең төп сыйфатың − Батырлык, кыюлык. Синең бу гадәтең Байрагың булырлык!
Х. Туфан укучыны үзенә буйсындыра, гашыйк итә белде.
Танылган язучылар, шагыйрьләр сүзнең тәэсир итү көче турында күп кенә әсәрләр иҗат итсәләр дә, мин иншамда нәселебезнең энҗе бөртеге булган Гомәр кызы Розалина Шаһиева турында искә алып китмәкче булам. Танылган шагыйрь Р. Фәйзуллин аның турында болай ди: «Бүгенге интеллектуаль мохит аны яхшы белә». Бу фикерне ул үзе Р. Шаһиеваның «Кара мәрҗән» китабындагы «Розалина − гөлсукмак» дигән кереш сүзендә әйтә.
Кем соң ул Розалина Шаһиева? Белмәүчеләрне таныштырып үтәм. Розалина ханым − галимә, этнограф, сәнгать белгече, тәрҗемәче, тарихчы, телләр белгече һәм шагыйрә. «Р. Шаһиеваның әсәрен бер кат уку белән бәяләргә ашыгырга ярамый. Диңгездәге айсбергларга охшаш ул әйткән сүзләр», − дип яза Фәүзия Хәйретдин үзенең шагыйрәгә багышланган «Серле мәрҗән» исемле мәкаләсендә. Бу фикерне дәлилләүче берничә өзеккә тукталып китәм.
Әллә элмәк, әллә мәрҗән татар дигән бу муенса?! Баба күзе. Ана сүзе. Киләчәгем. Насыйп булса...
Шагыйрәнең туган ягына, туган халкына, ата-бабасына, нәсел-нәсәбенә багышланган шигыреннән алынган кечкенә генә бер өзектә искиткеч зур мәгънә ята. Фаҗигале зур бер тарих шушы шигъри юллар эченә сындырылган. Бу шигырь миндә тарихым, халкым белән горурлану хисе уята.
Үтте уклар, үтте утлар Сизмәдем һәм бизмәдем!.. Бизмәдем... Санга санамый көннең − мәхлук базарның − пошындым, мәртәбә күреп, ил зарын, ватан зарын.
Ул, табигать баласы булу белән бергә, «илпәрвәр», «ватанпәрвәр» дә − көрәшче дә булырга тели.
Бөек татар халкына булган олы мәхәббәтен бик матур эшләре белән дә исбатлый. Дөньяның төрле почмакларында фәнни докладлар белән еш кына чыгышлар ясый, татар сәнгатен җиһанга белдерү буенча күпсанлы күргәзмәләр оештыра. Аның үтемле сүзе төрки халыкларның бердәмлеген ныгыта, дөньяга таныта.
Мин нәселебезнең бу зыялы шәхесе турында бик күп яза алыр идем. Кызганычка каршы, инша күләменең кысалары рөхсәт итми.
Язмышларга буйсынмас, үзенең эчкерсез сүзләрен укучыларына җиткерә алучы, тормышка дәртле омтылыш тәрбияләүче Фәнис абый Яруллин турында да язып китәргә телим. Аның шигырьләрен укыгач, үз тормышын, яшәвен кызыксыз дип йөргән кеше дә эшеннән тәм, ләззәт таба башлый.
Тормышның да кыраулары бик күп, Каршылыйбыз сөенеп кайсысын? Тормышыбыз кадерлерәк була Күбрәк кергән саен ачысы, −
ди ул бер шигырендә.
Фәнис абыйның (болай гади итеп әйтүемне гаепләмәсеннәр иде, чөнки бу − минем аны якын, үз итеп күрүем билгесе) «Җилкәннәр җилдә сынала» повесте кемне генә битараф калдыра ала икән? Әлбәттә, юктыр.
Ватан, табигать, мәхәббәт, дуслык, гаделлек сүзләрен үз эченә алган бер сүз бар. Бу сүзне мин җөмлә уртасында да баш хәреф белән язар идем. Әни! Нинди ягымлы, нинди изге сүз бу! Иншамны йомгаклау өлешендә бу сүзгә аеруча тукталам. Бар изгелек Әнидән башлана. Әни кеше газиз баласын туган телнең, һәр сүзнең гүзәллеген, көчен тоярга, тел аша туган илен, туган халкын яратырга, хөрмәт итәргә өйрәтә.
Әниемнән ишеткән җылы, назлы, ягымлы сүзләр миңа киләчәктә дә халкым гореф-гадәтләренә тугрылыклы, һәркемгә карата мәрхәмәтле булырга ярдәм итсен иде!
«Чын хак сүзләр, ... йомшак сүзләр, үткен сүзләр» барыр юлымда юлдаш булсын иде!