
- •I. «Сүз күңелдә очкын булып көйри, Сүз арыслан итә йөрәкне...» (г. Афзал) Рузил Мингалимов, Тукай районы Күзкәй урта мәктәбе
- •Ландыш Галиева, Апас районы Кече Болгаер урта мәктәбе
- •Рамил Хаҗиев, Тукай районы Мәләкәс урта мәктәбе
- •Әлфия Калачова, Арча районы Яңасала урта мәктәбе
- •Дилә Идиатова, Яшел Үзән районы Бишнә урта мәктәбе
- •Элиза Гафурова, Баулы шәһәре татар гимназиясе
- •Рөстәм Сәмигуллин Кукмара районы Мәмәшир урта мәктәбе
- •Радик Марданов, Актаныш районы, Актаныш 1 нче урта мәктәбе
- •Сүз − күңелемнең көзгесе
- •Римма Салахова, Актаныш районы Актаныш 1 нче урта мәктәбе
- •Илвера Хәйруллина, Буа районы Адав-Толымбай урта мәктәбе
- •Айсинә Шәйдуллина, Түбән Кама районы Кама Аланы татар гимназиясе
- •Ләлә Кәбирова, Саба районы Шәмәрдән урта мәктәбе
- •Руслан Сәләхов, Казан шәһәре 73 нче урта мәктәбе
- •Надежда Маякова, Мамадыш районы Мамадыш 2 нче урта мәктәбе
- •Ләйлә Исхакова, Арча районы Шушмабаш урта мәктәбе
- •Гөлшат Таҗетдинова, Арча районы Яңа Кишет урта мәктәбе
- •II. Борынгы әдәбиятта матурлык темасы Рәзилә Галеева, Балтач районы Куныр урта мәктәбе
- •Эльза Гафурова Чүпрәле районы Иске Чүпрәле урта мәктәбе
- •Ләйсән Галиуллина, Яр Чаллы шәһәре 52 нче урта мәктәбе
- •Гөлназ Зарипова, Казан шәһәре 15 нче татар гимназиясе
- •III. Татар әдәбиятында мелодрама жанры Алмаз Нигъмәтуллин Кукмара районы Кукмара татар гимназиясе
- •Эльвира Газизова, Лениногорск шәһәре татар гимназиясе
- •Азат Гәлләмшин, Яр Чаллы шәһәре
- •IV. Мәгърифәтчелек әдәбиятында тормыш һәм аны үзгәртү юллары Айгөл Батыршина, Яр Чаллы шәһәре 54 нче гимназия
- •Гөлнар Галиева, Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбе
- •Гөлшат Гарифуллина, Кукмара районы Кукмара 4 нче урта мәктәбе
- •Игнатий Борисов, Тукай районы Мәләкәс урта мәктәбе
- •V. XX йөз башы татар әдәбиятында милләт язмышы проблемасының куелышы Илназ Саттаров, Тәтеш районы Бакырчы урта мәктәбе
- •Лилия Хәйдәрова, Яр Чаллы шәһәре 4 нче урта мәктәбе
- •Дилузә Латыйпова, Актаныш районы Иске Сәфәр урта мәктәбе
- •Илдар Садыйков, Мамадыш районы Көек Ерыкса урта мәктәбе
- •VI. Гаяз Исхакый драмаларында милли геройлар Сабина Мөнасипова, Әтнә районы Олы Әтнә урта мәктәбе
- •Алмаз Шакирҗанов, Тукай районы Биклән урта мәктәбе
- •Зилә Хөснетдинова, Мөслим районы Метрәй урта мәктәбе
- •Гөлчәчәк Сибгатуллина, Кукмара районы Березняк урта мәктәбе
- •Фәнсия Баһавиева, Әтнә районы Күәм урта мәктәбе
- •VII. Яраткан язучым турында сөйләргә телим... Марс Гайнанов, Алабуга районы Морт урта мәктәбе
- •Ринат Йосыпов, Балтач районы Нөнәгәр урта мәктәбе
- •Әнисә Нәкыйпова, Балтач районы Шеңшеңәр урта мәктәбе
- •Гөлия Нәбиева, Балтач районы Шеңшеңәр урта мәктәбе
- •Яраткан язучым − үз замандашларын чагылдыру остасы
- •Резеда Кызрачова, Сарман районы Иске Минзәләбаш урта мәктәбе
- •Ришат Мәҗитов, Баулы шәһәре татар гимназиясе
- •Яраткан язучым − үз замандашларын чагылдыру остасы.
- •Алсу Садретдинова, Нурлат районы Фома урта мәктәбе
- •Илдар Габделхаков, Алабуга районы Морт урта мәктәбе
- •Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән. (Минем яраткан шагыйрем)
- •Булат Галиев, Сарман районы Мортыштамак урта мәктәбе.
- •Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән... (Минем яраткан шагыйрем)
- •Марат Зарипов, Балтач районы Норма урта мәктәбе
- •Нигъмәтҗанова Хәмдия Равил кызы, Әтнә районы Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме урта мәктәбе Дәрдемәнд поэзиясендә сагыш, сызлану һәм аның сәбәпләре
- •Айсылу Галимова, Әтнә районы Олы Әтнә урта мәктәбе Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән... (Минем яраткан шагыйрем)
- •Диләрә Яфизова, Чүпрәле районы Кече Чынлы урта мәктәбе
- •Лилия Садыйкова, Әтнә районы Олы Әтнә урта мәктәбе Минем яраткан драма әсәрем
- •VIII. Күңелемә уелып калган әсәрләр Лениза Сабитова, Менделеев районы, Бәзәкә урта мәктәбе
- •«Уйларым һәм хисләрем халык белән...»
- •Марат Гарнышев, Яр Чаллы шәһәре 2 нче гимназиясе
- •Т. Гыйззәт иҗаты буенча инша. (Теманы укучы үзе уйлый). Таҗи Гыйззәт − күренекле драматург
- •Ләйсән Галимөхәммәтова, Кукмара районы Пычак урта мәктәбе
- •Күңелемә уелып калган әсәр.
- •Ләлә Салихҗанова, Сарман районы Азалак урта мәктәбе
- •«Кешенең матурлыгы эчке матурлыкта чагыла» (ә. Еники)
- •Алиса Тимофеева, Кукмара районы Кукмара 4 нче урт мәктәбе
- •Гөлсөя Фазылҗанова, Балтач районы Смәел урта мәктәбе
- •Сибгат Хәким поэзиясендә сугыш фаҗигасе
- •Айсылу Сабирҗанова, Сарман районы Карашай-Саклау урта мәктәбе
- •Киң даланың ирек сөюче кызы (Галимҗан Ибраһимовның «Казакъ кызы» романы буенча)
- •Алия Шакирова, Түбән Кама районы Түбән Уратма урта мәктәбе
- •Миләүшә Сәмигуллина, Балтач районы Кенә урта мәктәбе
- •Гариф Ахуновның «Хәзинә» романында «Хәзинә хуҗалары»
- •Илназ Мифтахов, Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбе
- •Кешенең иң олы байлыгы − җир, җирнең иң олы байлыгы − кеше
- •Ләйсән Җәләлиева, Әтнә районы Күңгәр урта мәктәбе Мәрхәмәтле безнең әниләр
- •Г. Алтынбаева, Чүпрәле районы Иске Шәйморза урта мәктәбе Ана − бөек исем
Айсылу Галимова, Әтнә районы Олы Әтнә урта мәктәбе Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән... (Минем яраткан шагыйрем)
Мин үзем поэзияне кеше йөрәгеннән челтерәп аккан чишмә, кеше җанының сандугач булып өзгәләнүе, карлыгачтай күкләргә күтәрелүе, күңелнең айга үрелүе, кояшка омтылуы ул дияр идем. Кайчакта кеше йөрәге өзгәләнә, моңлана, ә ул моң, кыр казы авазыдай, күңелдән шигырь булып агыла. Бәлки, шуңадыр да миңа Лена Шагыйрьҗан иҗаты ошый.
Татар хатын-кызлары элек-электән үк эшчән, тырыш, уңган һәм бай күңелле генә түгел, ә шигъри рухлы да булганнар. Сәрвәр Әдһәмова, Ләбибә Ихсанова, Гөлшат Зәйнашева, Саҗидә Сөләйманова, Лена Шагыйрьҗан, Фирая Зыятдинова кебек хатын-кыз язучыларның күп санлы китаплары аларның әдәби иҗаттагы рольләре турында сөйләргә мөмкинлек бирә.
Безнең Әтнә районы күренекле кешеләргә бай. Ул үзенең батыр уллары, матур кызлары белән дан тоткан як. Халык күңелендә яши алган, халык күңеленә үзләренең тирән мәгънәле шигырьләре белән үтеп керә алган бик күп шәхесләрнең балачаклары шушында узган.
Мин шул талантлы шәхесләрнең берсе − яраткан шагыйрәм Лена Шагыйрьҗан турында язарга булдым.
Һәр кешенең күңеленә уелып кергән бер нәрсә бар: ул − туган як. Кайда гына йөрсәң дә, ни генә кылсаң да, туган яктан искән җил дә күңелгә якын. Лена Шагыйрьҗан иҗатында Туган як темасы ачык чагыла, аның күп кенә шигырьләре туган туфрак, туган авылның урманнары, болыннары, кырлары, чишмәләре турында. Ул һаман да үзенең авылын, туган туфрагын сагынып, аның табигатенә сокланып, җырлар, шигырьләр яза. Миңа аның аеруча ошаган шигыре «Туган җир» булды.
Чирәменә ятсам − чирем китә, Кычытканың чакса − көч алам. Басуларың буйлап тиз-тиз атлап, Иркен сулыш алып кем бара?..
Шушы шигыре аша, ул Туган җиренә булган бөтен мәхәббәтен, зур хисләрен белдерә. Шагыйрәгә үзенең җире бик якын: ул үзенең «баласын» үзгәрсә дә таныйдыр кебек. Басулардан, кырлардан Лена Шагыйрьҗан үзенең сабый чагының эзләрен эзли. Монда кайтса, аның хисләре ташый, сагышы җырга әйләнә. Туган ягының алабута, әремнәрен дә сыйпау рәхәт шагыйрәгә. Гомер узган саен Туган як кешене үзенә тарта, анда бөтенләйгә кайтасы килә. Туган якның иркен кочагыннан киткәндә уйламасаң да, вакыт үткәч, киткәнеңә үкенә башлыйсың. Туфрак исеннән мәхрүм булып, зур калага киткәч, узган гомерләр дә әрәм тоела башлый. Менә «Чишмә белән күрешү» шигыре.
− И, Чишмәкәй! Әнкәм сыман Юмартсың икән һаман. Тезләнеп эчим суыңны, Янам бит, янам, янам... Оялып синнән − янам...
Лена Шагыйрьҗанның Туган җире − Әтнә районының Күлле Киме авылы. Бу яшеллеккә күмелеп утырган матур авыл.
Күлле Киме авылында шулай ук шагыйрь Сибгат Хәким дә үскән. Ул да бөтен иҗатын диярлек шушы авылга багышлаган, аңа дан җырлаган.
Лена Шагыйрьҗанның да Күлле Киме авылына багышланган шигырьләре бик күп,
...Ипиемне манып ашар идем, Түбәночның татлы суына...
Яки:
Казан-Әтнә-Күлле Киме Каенсар, Көекләре... Без инде − шул маршрутның Җөяүле бөекләре...
Туган як турындагы шигырьләрен укыганда, мин үзебезнең Әтнә ягын күз алдыма китерәм, һәрберебезгә якын, һәрберебезнең йөрәгенә үтеп керә торган бу шигырьләр безгә Туган ягыбыз турында сөйли.
Әйе, Лена Шагыйрьҗанның шигырьләре искиткеч. Без алар белән җырлыйбыз да, көләбез дә, елыйбыз да, моңланабыз да. Бу шигырьләр бездә җылы хисләр уята, йөрәкләргә ялкын өсти, күңелләргә үтеп керә.
Аның китаплары... Алар авторның дөньяга карашын, тормышка мөнәсәбәтен, лирик-психологик кичерешләрен һәм фәлсәфи уйлануларын чагылдыручы бер көзге сыман; анда шагыйрәнең гомер һәм иҗат юлы − үзе әйтмешли, «йөрәктән кояшка хәтле сузылган шигъри күпере»... Алар − авторның озак еллар дәвам иткән иҗаты дәверендә үз йөрәгеннән, үз тәҗрибәсе аша сөзелеп чыккан уй-фикерләре. Алар авторның үз сораулары, үз җаваплары, үз эзләнүләре, үз табышлары. Шуның белән дә алар безгә дә, авторга да бик кадерле.
Шагыйрь − ул искиткеч моңлы һәм нечкә күңелле, тиз җәрәхәтләнүчән җан, кагылсаң да, уалырга гына торган нәзберек күңел...
...Тимәгез лә җанга вак сүз белән, Болай да бит вакыт тарлыгы... Мин тыңлыйсым килә аксакалның Дөньялыкта җыйган акылын.
Шул ук вакытта ул үзенең рухы вә сүзе белән арысланнардан да гайрәтле, хакимнәрдән дә көчлерәк бер зат...
...Батыр булдык, батырмадык ләкин беркемне дә сазга, пычракка! Сер бирмәбез, бөгелеп төшмәбез без, нинди генә хәлгә очрап та...
Лена Шагыйрьҗан − чын шигърият кешесе. Бу аның һәрбер шигырендә, һәрбер юлында, һәрбер сүзендә беленеп тора.
Мәсәлән, «Мин шигырьдә калам» шигырендә шагыйрә үзенең әсәрләренә тугрылыклыгын, мәхәббәтен, ихтирамын белдерә. Шигырьне ул үзенең дәвамы дип атый. Шул ук вакытта шигырьне «ана» дип атый, «Алла» дип атый:
Шигырь − Аллаң бит ул җаныңдагы! Ятим − калсаң, хәтта − анаң да... Мин шигырьдә калам − Аллам да ул, Үзем дә ул, газиз балам да!
Адәм җаны шигырьсез яши алмый. Шигъриятсез дөнья − яшьме, картмы − күңеле кузгалган мизгелләрдә шигырьгә килеп егылалар. Шигырь шатлыкны да, кайгыны да уртаклаша белә.
Шигырь күрке − тел, хис, уйлану, кичереш. Шигырьдә кешенең сере ачыла. Шигырьдә кешенең күңеле ачыла. Шигырь ярдәмендә кеше уйлана, кичерә, шатлана. Шуңа күрә шигырьдә кешенең иң саф хисләре, күңеленең иң нечкә кыллары тибрәлә.
Кешелек гомер − гомергә «дөньяда иң саф хис-мәхәббәт» дигән. Мәхәббәт темасы Лена Шагыйрьҗан иҗатында хыял һәм сагыш белән үрелеп бара. Шагыйрә иҗатында кешеләргә, табигатькә, халыкка, шигърияткә дә мәхәббәт бар. Бөтен кешене ул үзен яраткан кебек ярата. Ул кешеләргә яхшылык тели, Алладан аларга ярдәм сорый.
...Газиз кешең кайтмас җиргә киткәндә, Мең газапка чыдап, сабыр иткәндә, Түземлекләр соңгы чиккә җиткәндә, − Алла ярдәм бирсен сезгә, Кешеләр!
Бөтен шигырьләре, бөтен иҗаты халык турында булганга да, Лена Шагыйрьҗан халык шагыйрәсе булып кала. Ул барыбызга да таныш сүзләр белән яза, барыбызга да таныш хәлләрне сурәтли.
...Мин сезнеке инде, ватандашлар! Кай җирләрдә калсам каңгырап та... Ерак ташлап тавышын тапшыргыч мин, Бик якында торсам яңгырап та...
Чыннан да, Лена Шагыйрьҗан иҗатына гашыйк булмый мөмкин түгел. Ул узган ел Әтнәдә Габдулла Тукайның туган көне уңае белән үткәрелгән шигырь бәйрәмендә катнашты. Үзенең шигырьләрен гаять матур итеп сөйләде, матур итеп җырлады. Шигырьләре йөрәгемдә мәңгелек җылы хис уяттылар. Шушындый шигъри талантка ия булган шагыйрәдән мин чордашларыбызның матурлыгын һәм батырлыгын тирән гәүдәләндергән тагын да күбрәк образлар тудыруын, шигъри колачын киңрәк җәеп, актив иҗат итүен, поэзиясенең шулай һаман яшәрә баруын теләп калам.
Поэзия күгендә һәр чорның үз йолдызлары кабынып тора. Аларның кайберләре бервакыт яналар да сүнәләр, югалалар, әмма кайберләре, халык күңелен биләп, мәңге сүнми торган нурлы йолдызга әвереләләр. Әнә шундый сүнми торган йолдызларның берсе булып Лена Шагыйрьҗан да татар поэзиясе күгендә үзенә урын алды. Чөнки ул Акмуллалар, Сибгат Хәкимнәр поэзиясен укып, алар мәктәбен үткәнгә, хикмәтле шигъри юллар иҗат итә.