
- •I. «Сүз күңелдә очкын булып көйри, Сүз арыслан итә йөрәкне...» (г. Афзал) Рузил Мингалимов, Тукай районы Күзкәй урта мәктәбе
- •Ландыш Галиева, Апас районы Кече Болгаер урта мәктәбе
- •Рамил Хаҗиев, Тукай районы Мәләкәс урта мәктәбе
- •Әлфия Калачова, Арча районы Яңасала урта мәктәбе
- •Дилә Идиатова, Яшел Үзән районы Бишнә урта мәктәбе
- •Элиза Гафурова, Баулы шәһәре татар гимназиясе
- •Рөстәм Сәмигуллин Кукмара районы Мәмәшир урта мәктәбе
- •Радик Марданов, Актаныш районы, Актаныш 1 нче урта мәктәбе
- •Сүз − күңелемнең көзгесе
- •Римма Салахова, Актаныш районы Актаныш 1 нче урта мәктәбе
- •Илвера Хәйруллина, Буа районы Адав-Толымбай урта мәктәбе
- •Айсинә Шәйдуллина, Түбән Кама районы Кама Аланы татар гимназиясе
- •Ләлә Кәбирова, Саба районы Шәмәрдән урта мәктәбе
- •Руслан Сәләхов, Казан шәһәре 73 нче урта мәктәбе
- •Надежда Маякова, Мамадыш районы Мамадыш 2 нче урта мәктәбе
- •Ләйлә Исхакова, Арча районы Шушмабаш урта мәктәбе
- •Гөлшат Таҗетдинова, Арча районы Яңа Кишет урта мәктәбе
- •II. Борынгы әдәбиятта матурлык темасы Рәзилә Галеева, Балтач районы Куныр урта мәктәбе
- •Эльза Гафурова Чүпрәле районы Иске Чүпрәле урта мәктәбе
- •Ләйсән Галиуллина, Яр Чаллы шәһәре 52 нче урта мәктәбе
- •Гөлназ Зарипова, Казан шәһәре 15 нче татар гимназиясе
- •III. Татар әдәбиятында мелодрама жанры Алмаз Нигъмәтуллин Кукмара районы Кукмара татар гимназиясе
- •Эльвира Газизова, Лениногорск шәһәре татар гимназиясе
- •Азат Гәлләмшин, Яр Чаллы шәһәре
- •IV. Мәгърифәтчелек әдәбиятында тормыш һәм аны үзгәртү юллары Айгөл Батыршина, Яр Чаллы шәһәре 54 нче гимназия
- •Гөлнар Галиева, Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбе
- •Гөлшат Гарифуллина, Кукмара районы Кукмара 4 нче урта мәктәбе
- •Игнатий Борисов, Тукай районы Мәләкәс урта мәктәбе
- •V. XX йөз башы татар әдәбиятында милләт язмышы проблемасының куелышы Илназ Саттаров, Тәтеш районы Бакырчы урта мәктәбе
- •Лилия Хәйдәрова, Яр Чаллы шәһәре 4 нче урта мәктәбе
- •Дилузә Латыйпова, Актаныш районы Иске Сәфәр урта мәктәбе
- •Илдар Садыйков, Мамадыш районы Көек Ерыкса урта мәктәбе
- •VI. Гаяз Исхакый драмаларында милли геройлар Сабина Мөнасипова, Әтнә районы Олы Әтнә урта мәктәбе
- •Алмаз Шакирҗанов, Тукай районы Биклән урта мәктәбе
- •Зилә Хөснетдинова, Мөслим районы Метрәй урта мәктәбе
- •Гөлчәчәк Сибгатуллина, Кукмара районы Березняк урта мәктәбе
- •Фәнсия Баһавиева, Әтнә районы Күәм урта мәктәбе
- •VII. Яраткан язучым турында сөйләргә телим... Марс Гайнанов, Алабуга районы Морт урта мәктәбе
- •Ринат Йосыпов, Балтач районы Нөнәгәр урта мәктәбе
- •Әнисә Нәкыйпова, Балтач районы Шеңшеңәр урта мәктәбе
- •Гөлия Нәбиева, Балтач районы Шеңшеңәр урта мәктәбе
- •Яраткан язучым − үз замандашларын чагылдыру остасы
- •Резеда Кызрачова, Сарман районы Иске Минзәләбаш урта мәктәбе
- •Ришат Мәҗитов, Баулы шәһәре татар гимназиясе
- •Яраткан язучым − үз замандашларын чагылдыру остасы.
- •Алсу Садретдинова, Нурлат районы Фома урта мәктәбе
- •Илдар Габделхаков, Алабуга районы Морт урта мәктәбе
- •Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән. (Минем яраткан шагыйрем)
- •Булат Галиев, Сарман районы Мортыштамак урта мәктәбе.
- •Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән... (Минем яраткан шагыйрем)
- •Марат Зарипов, Балтач районы Норма урта мәктәбе
- •Нигъмәтҗанова Хәмдия Равил кызы, Әтнә районы Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме урта мәктәбе Дәрдемәнд поэзиясендә сагыш, сызлану һәм аның сәбәпләре
- •Айсылу Галимова, Әтнә районы Олы Әтнә урта мәктәбе Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән... (Минем яраткан шагыйрем)
- •Диләрә Яфизова, Чүпрәле районы Кече Чынлы урта мәктәбе
- •Лилия Садыйкова, Әтнә районы Олы Әтнә урта мәктәбе Минем яраткан драма әсәрем
- •VIII. Күңелемә уелып калган әсәрләр Лениза Сабитова, Менделеев районы, Бәзәкә урта мәктәбе
- •«Уйларым һәм хисләрем халык белән...»
- •Марат Гарнышев, Яр Чаллы шәһәре 2 нче гимназиясе
- •Т. Гыйззәт иҗаты буенча инша. (Теманы укучы үзе уйлый). Таҗи Гыйззәт − күренекле драматург
- •Ләйсән Галимөхәммәтова, Кукмара районы Пычак урта мәктәбе
- •Күңелемә уелып калган әсәр.
- •Ләлә Салихҗанова, Сарман районы Азалак урта мәктәбе
- •«Кешенең матурлыгы эчке матурлыкта чагыла» (ә. Еники)
- •Алиса Тимофеева, Кукмара районы Кукмара 4 нче урт мәктәбе
- •Гөлсөя Фазылҗанова, Балтач районы Смәел урта мәктәбе
- •Сибгат Хәким поэзиясендә сугыш фаҗигасе
- •Айсылу Сабирҗанова, Сарман районы Карашай-Саклау урта мәктәбе
- •Киң даланың ирек сөюче кызы (Галимҗан Ибраһимовның «Казакъ кызы» романы буенча)
- •Алия Шакирова, Түбән Кама районы Түбән Уратма урта мәктәбе
- •Миләүшә Сәмигуллина, Балтач районы Кенә урта мәктәбе
- •Гариф Ахуновның «Хәзинә» романында «Хәзинә хуҗалары»
- •Илназ Мифтахов, Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбе
- •Кешенең иң олы байлыгы − җир, җирнең иң олы байлыгы − кеше
- •Ләйсән Җәләлиева, Әтнә районы Күңгәр урта мәктәбе Мәрхәмәтле безнең әниләр
- •Г. Алтынбаева, Чүпрәле районы Иске Шәйморза урта мәктәбе Ана − бөек исем
Илдар Габделхаков, Алабуга районы Морт урта мәктәбе
Укытучысы Р.Г. Әхмәтҗанова.
Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән. (Минем яраткан шагыйрем)
План.
I. Зөлфәт − татар милли шигъриятенең нурлы баганаларыннан берсе.
II. Зөлфәт − минем яраткан шагыйрем.
Шагыйрь иҗатында язмыш.
Зөлфәт шигърияте − тормыш, яшәеш симфониясе.
Һәр шигырь − үзе бер иҗади ачыш, үзе бер әдәби җәүһәр.
III. XXI гасырга Зөлфәт белән.
Кемдер җимерелгән ил калдырыр, Бездән калыр − Шигъри сүз генә. |
Зөлфәт. |
Әдәбият дәресе бара... Укытучым шигырь укый:
Язмыш биргән гүзәл бу дөньяда Яшисе бик кирәк, югыйсә. Әллә кемчә түгел, Үзебезчә, Үзебезчә, димәк, Кешечә!
Күңелдә уй, хис өермәсе, мәхәббәт ташкыны... Кайсы шагыйрь минем күңелемдә генә йөрткән хисләрне шулай төгәл кыю итеп әйтеп бирә алган? Кайсы шагыйрьнең күңеле шулай җырга, моңга тулышкан? Хисләремнән арынып, укытучымны тыңлыйм: Зөлфәт... Тукай премиясе лауреаты... Җырлар авторы... Ә шагыйрьнең туган ягы − Яңа Сәет авылы, моңлы як, халыктан чыккан талантларга бай як. Төбәкнең матурлыгы үзе генә дә талантлар үсеп чыгуы, аларның канатлары ныгуы өчен уңдырышлы җирлек бирәдер төсле. Шундый гаҗәп матур табигатьтә үскән шагыйрьнең хисләре дә гүзәл. Аның күп кенә шигырьләре, җырлар булып кабатланып, халык күңеленә күчә баралар:
Сакла сөюне, таплама берүк, Олы хисләрне ваклама берүк! Үзар гомерләр аккан су кебек, Гомер бер генә, сөю мәңгелек! ...Ашыга күрмә, ялгыштан саклан − Һаман яратам, һаман яратам.
Мин яраткан шагыйребезнең дөньякүләм танылуына чиксез сөенәм. Чөнки безне, кешеләрне, Зөлфәт гел бәхетле итеп кенә күрергә тели. Шул изге максатка җиң сызганып хезмәт итә ул. Шагыйрьнең зурлыгы талантында гына түгел, күңеленең игелекле һәм укучыларына итагатьле булуында да. Иҗаты белән дә, кешелеклелеге белән дә миңа якын ул. Шуңа күрә дә аның шигырьләрен укыгач, җырларын тыңлагач, күңел пакьләнеп, яктырып кала.
Зөлфәт − татар милли шигъриятенең нурлы баганаларыннан берсе. Р. Фәйзуллин аны «замана давылларын җанына яшергән ир-ат» дип атый. Ә җаны аның ифрат пөхтә, җыйнак, эчкерсез шигырьләрендә. Минем алдымда шагыйрьнең әсәрләре җыентыгы. Һәрбер шигыре уйларны халкымның узган гомер юлларына алып кереп китә.
«Адашкан болыт» китабында Зөлфәт − тормыш һәм олы дөнья, тарих турында җитди фикер йөртүче җитлеккән шагыйрь. «Игенче» («Сөргеннән качкан кулак»), «Итек», «Өн», «Сөембикәнең хушлашу догасы», «Имансызлар» шигырьләрендә халык язмышы, шәхес культы шаукымы турында уйланса, авыр тойгылары белән уртаклашса, «Ат йокысы», «Атлар чаба», «Ат карагы», «Ике ат турында баллада» кебек әсәрләрендә кешене янәдән табигать кочагына, балачагына алып кайту рухы белән яши. Зәвыгы нечкәрә, чигештәге матур бизәкләре, энҗе гәүһәрләре арта бара.
Язмыш белән, юк, көрәшмә икән...
Шулай, язмыш белән тарткалашсаң да, якалашсаң да гомерләр узып бара. Артыбыздан ни кала, киләчәккә ни калдырырбыз, дип сорау куйганда, йөзләр генә кызарырлык булмасын. Ә Зөлфәтнең узганы да, бүгенгесе дә, киләчәге дә − саф сулы, тулып аккан киң дәрья гомере!
Кемдер җимерелгән ил калдырыр, Бездән калыр − Шигъри сүз генә...
Гап-гади, теләсә кайсыбызның йөрәге түрендә тирбәлеп тел очына килгән сүз, җанга тынгылык бирмәгән хис, һәм... иңнәр күтәрә алмастай газап сыйган монда. Җимерелгән илләрнең көле, өзелгән гомерләрнең җаны, тапталган өметләрнең шәүләсе − һәммәсе күз алдында. Йөрәгенең иң-иң тирән төпкелендә әрнеп торган газапка түзә алмаган шагыйрь сүзе вулкан сыман кайнап чыккан.
Журналда чыккан шигъри бәйләмне укыгач, Зөлфәт шигърияте турында уйланып торам. Аның «Язмышлар ярында», «Утлы бозлар», «Адашкан болыт», «Ике урман арасы» китапларына кергән шигырьләрен кабат-кабат күңелемнән кичерәм. Шигырьләрдә, гүя, үз җанымның чагылышын табам. Җан газапларымның тибеп торган башлангыч урынына юлыгам...
Син йоклыйсың, Казан... Минем күзгә Йокы керми һаман. Күк йөзе Җиргә иелгән дә нидер тыңлый... Шушы тынлыкта мин берүзем. Сөембикә ак томанга чумган. Кабан күлен ак кар каплаган. Манаралар ерак гасырларның Серле дастаннарын ятлаган. ...Син йоклыйсың, Казан, ә мин һаман Уйларымның текә ярында. Син сискәндең... Төш күрдеңме әллә Шул каралар, аклар турында?..
Моннан 30 ел элек, фикерләр ишарә-киная белән генә аңлатылган чорда язылган бу шигырь, әйтерсең лә, дөньяга бүген генә туган. Бүгенге моң, бүгенге сискәнүләр... Ходай Тәгалә күрәзәлек, тоемлау, җанның сиземләү сәләтен шагыйрьләргә генә бирәдер шул... Шигъриятебезнең йөзек кашы Хәсән ага Туфан Зөлфәтнең беренче китабына язган сүз башында: «Поэзиянең нинди җитди, җаваплы миссия икәнен күңеле белән тойган, аңлаган бу яшь егет тормышны малайларча түгел, ә ирләрчә фикер йөртеп күзәтә белә», − дип юкка гына әйтмәгәндер. Туфан, олуг Туфан мизгелләр зирәклеген шул чакта ук күргән, тотып алган һәм язып калдырган. Аксакалыбызның яшь шагыйрьгә ул чакта ук биргән бәһасеннән чыгып, Зөлфәт шигъриятенә бүген күз салган кеше моңа кабат-кабат инана. Шигырьләрдәге тирән фәлсәфә, фикер киңлеге, хисләр давылы, төгәллек бөтереп ала да − йә тетрәндерә, йә елата, йә елмайта... Зөлфәт шигърияте − тормыш, яшәеш симфониясе. Бу хакта ул үзе дә 70 нче еллар башында ук:
Без − Моцартлар. Ә безнең көй − тормыш. Симфония − яшәү ул безнең, −
дип язган иде.
Зөлфәт шигырьләренең теләсә кайсысына тукталып, соклануларым, уйлануларым турында озын-озак итеп язарга мөмкин. Чөнки шигърият − кеше йөрәгенең тантанасы, җанның күкләргә ашкан мәлендәге җиңеллеге, күңел самимилеге бәйрәме. Бу бәйрәмдә кешелекнең иң матур, иң күркәм сыйфатлары гына урын ала. Игелек, изгелек, киң күңеллелек, наз, батырлык, мәхәббәт кебек бөек хисләр, тирән төшенчәләр шигърият тукымасын тәшкил итә.
Сынап карый безгә ил агасы, Карашында − зәңгәр томаннар: «Җыр хакына гомер багышларга Кайсыгыз соң әзер, туганнар?..»
Зөлфәт кешенең яшәеше, гамәле, шагыйрьлек турында уйлана. Йолдызлар белән шыплап тулган төпсез күккә карап, тынсыз калган мизгелдән башлана икән шагыйрьлек.
...Капылт кына җил искәндәй, Йолдызлар дертләп куйды. Җилләр хәбәр итте мәллә Тәңрегә минем утны?
Шигырь турында Зөлфәт үзе болай ди: «Шигырь − тормыш юлы. Анкеталарда күпме телисең, шулкадәр алдашып була. Чын шагыйрь исә бик теләсә дә, бүтәннәрне, аерата үзен алдый алмый. «Чын шагыйрь өчен җиңел язмыш булмый. Аның язмышына тигән өлеш − үз халкының язмышы халкында бар дөньяга ишетерлек сөйли алу, яңадан түбәнлекләргә төшермәү хәстәрен күрү. Шагыйрь − бөтен халык исеменнән сөйләргә җөрьәт иткән зат ул.
Кардәшләрем! Сезнең җанда туган Шигырьләрне әйтер сүз көчен Ни өчендер Ходай миңа биргән Өлешемә тигән көмешем.
Минем фикеремчә, Зөлфәтнең һәр шигыре − үзе бер оригиналь поэтик табыш, үзе бер иҗади ачыш, үзе бер әдәби җәүһәр.
Зөлфәт шигырьләре арасыннан яратып укыганы Рәшит Әхмәтҗан истәлегенә багышланган «Эчем яна − тышым яна...» шигыре.
Безне − сәер яшәп киткәннәрне − Искә алмас, бәлки, беркем дә, − Җырлаган җыр, тере шигырь калыр Дөньядагы җилләр иркендә...
Әйе, йомгаклар сүтелә тора, гомерләр уза тора. Нишләмәк кирәк, көтеп тора алмый Вакыт җәнаплары...
Вакыт галиҗәнаплары көтми... һәм агымсу һәрчак үз юлын таба. «Зөлфәтнең «Ике урман арасы» һәм «Йөрәгемне былбыл чакты» шигъри җыентыклары − аны шигъриятебезнең Тукайлы дисбесенә теркәргә лаеклы җәүһәрләре, − дип яза мәшһүр шагыйребез Наҗар ага Нәҗми.
Зөлфәт, «коеп куйган шагыйрь» булу өстенә, тәрҗемәче дә, драматург та. Шекспирның «Йөгәнсезгә авызлык», Лопе де Веганың «Биюче»се, Шиллерның «Юлбасарлар»ы Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә аның тәрҗемәсендә бара. Шагыйрьнең курчак театры өчен язган әсәрләре санап бетергесез.
Чыннан да, Мифтахетдин Акмулланың «Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән» дигән сүзләре Зөлфәтнең лирик шагыйрь, мәхәббәт җырчысы, аналарга, туган як табигатенә кабатланмас һәйкәл салган кеше булуын раслый.
Безнең татар шигыре XX гасырга Акмулла аша Тукай белән керде. Яңа гасырга без Зөлфәт белән керәбез.
Такташлары, Бабичлары, Җәлилләре, Туфаннары, Хәкимнәре, Афзаллары, Фәйзуллиннары булган шигырь Зөлфәтле дә.
Ә бу бәхет түгелмени соң? Әлбәттә, татар шигыренең бәхете! Милләтебез бәхете.