Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Sbornik_jekz_sochinenii-1.doc
Скачиваний:
13
Добавлен:
11.09.2019
Размер:
1.42 Mб
Скачать

Алсу Садретдинова, Нурлат районы Фома урта мәктәбе

Укытучысы Р. Сәләхова.

Минем яраткан драма әсәрем. Укып барган һәрбер юлым, һәрбер сүзем. Була минем юл күрсәтүче йолдызым.

Габдулла Тукай.

Моңсуланган, борчылган вакытларда мин күңел тынычлыгын әдәби әсәрләр укуда табам. Әдәбият − җан җылысы, хисләр җыентыгы, тормыш фәлсәфәсе.

Һәркемнең дә яраткан китабы, тормыш юлында юлдаш булырлык әдәби әсәре бардыр. Чөнки тормыш катлаулы, ул зур сынаулар әзерли, ә китап − якын дус. Хәтта әниеңә дә сөйли алмаслык серләрне уртаклашырга мөмкин китап белән.

Әдәби әсәрләр безне дөрес яшәргә, кешеләргә карата миһербанлы, кешелекле булырга, башкаларның мәнфәгатьләрен дә таный белергә өнди.

Барлык әдәби жанрлар арасыннан миңа драматургия якын. Ә татар драматургиясенең йөзек кашы, әйдәп баручы әдибе дип, мин, Туфан Миңнуллинны атар идем.

Драматург тормышыбызның бик күп өлкәләрен бөтен тулылыгы белән күз алдына китереп бастыра.

Язучыны иң борчыганы − бүгенге көн кешесе. Ул әсәрләрендә чын тормышны, аның четерекле якларын, кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне, буыннар арасындагы бәйләнешне сурәтли.

Бүгенге заман яшьләре өчен мөһим мәсьәләләр күтәргән драма әсәре − «Илгизәр плюс Вера».

Вакыйгалар Идел буендагы Җикән авылында бара. Авылның яртысында татарлар, ә икенче яртысында руслар яши. Һәр милләт үз кануннарына буйсына, үз динен тота. Күршеләр үзара дус яшиләр, ләкин алар арасында өйләнешүчеләр юк. Яшьтән бер-берсенә җылы хисләр саклап йөргән Нурхәмәт белән Мария дә, башкалар да ата-бабадан килгән гореф-гадәтне бозарга басмыйлар. Йөзләгән еллар буена яшәп килгән кануннарга Илгизәр белән Вера каршы чыга, алар беренче булып милләтара Гаилә төзиләр. Әлбәттә, аларның бер-берсенә карата булган хисләре дә көчледер, тик аларны алда нәрсә көтә соң?

Исерек Ислам дөрес әйтә: «Безнең авылда иң беренче булып сезнең нәсел чикне бозды. Урыс белән туганлаштыгыз... Мин күп йөрдем, күпне күрдем, татарны яратмый урыс, белдеңме? Без урыс белән яши алмыйбыз... Нигә бүгенге көнгә хәтле безнең авылда бер татар да бер марҗага өйләнмәгән, нигә бер урыс та татар кызын алмаган? Нәрсә, алар сездән дураграк булганнар мәллә? Юк, бер-берсен бик яхшы белгәннәр алар. Кушылырга ярамаганны белгәннәр».

Катнаш никах − бүгенге көн кадагына суккан мәсьәлә. Йөзләгән, меңләгән татар егетләре һәм кызлары башка милләт вәкилләрен якын итә. Заман таләпләренә буйсынып, алар үз диннәрен, телләрен югалтып катнаш гаиләләр коралар.

Катнаш никах дигәч, күз алдына бер өем чишелмәслек мәсьәләләр килеп баса. Туй... Нинди кануннарга таянып үткәрергә аны? Никах укытырга теләсәң, башка милләт кешесе иманны танымый, ә мөселман була торып, чиркәүдә дә чукынасы килми акыллы татар кешесенең! Шуңа күрә бүгенге көндә никахсыз гаиләләр дә күп.

Гаилә нигезе − бала. Балага нинди исем кушарга? Ничек итеп, татар улы була торып, Илгизәр улына Иван исеме кушарга рөхсәт биргән?! Ә икенче яктан карасаң, Вера да кеше ич, аңа да бала газиз! Минемчә, Илгизәр бу адымны уйламыйча башкарган, киләчәктә үкенәчәген күз алдына да китермәгән. «Җан тартмаса, кан тарта», − дип, юкка гына әйтмиләр, кеше олыгая барган саен, үз ягына таба авыша башлый. Татарлар намаз укый, Коръән сүрәләрен өйрәнә. Ә руслар чиркәүгә тартыла.

Бу драма әсәре миңа ни өчен якын икән? Бәлки, тормыш чынбарлыгы сурәтләнгәнгәдер? Ә бәлки әсәрдә туганым Вәлияр абыйның язмышы чагылгангадыр?..

Вәлияр белән авылга рус теле укытучысы булып килгән Валя арасында дуслык хисе барлыкка килә. Тора-бара бу хисләр чын мәхәббәткә әверелә. Әти-әнисенең ялыну-ялваруына карамастан, Вәлияр өйләнә. Тик озак тормыйлар алар туган нигездә, Валя, ирен һәм улын ияртеп, үзенең туган ягына, Саратов өлкәсенә китеп бара. Еллар үткәч, алар аерылыштылар. Ник дисезме? Чөнки Вәлияр абыйның күз карасы кебек саклап үстергән бердәнбер улы Артур чиркәү әһеле булу өчен укырга китә. Бүгенге көндә әтисе мәчеттә җомга намазы укыганда, рус балаларын чукындыра.

Вәлияр абый татар кызы белән яңа гаилә төзеде. Ләкин күңеле барыбер өзгәләнә, үткәннәр өчен үкенеч хисе һәм бала кайгысы аны беркайчан да тынычлыкта калдырмас кебек.

Әбием миңа һәрвакыт: «Балам, иманлы бул. Иманлы кеше генә бәхет иясе була», − ди. Иман − ул кеше күңелендәге яктылык нуры. Үз динеңне хөрмәт итү, борынгы бабаларыбыздан мирас итеп калган Коръән кануннарына буйсыну − һәр мөселман кешесенең изге бурычы.

«Әүвәл әхлак бозыла, икенче, дин бетә, өченчедән, ул халык үзе бетә», − дип язды күренекле язучы Гаяз Исхакый. Чынлап та, катнаш гаиләләр − милләтнең, халыкның бетүенең ачык мисалы.

Туфан Миңнуллинның «Илгизәр плюс Вера» әсәре милләт язмышы, нәселенең киләчәге өчен борчылган һәр кешене дә битараф калдыра алмый.

«Илгизәр плюс Вера» әсәре үзенең киң эчтәлеклелеге, мәгънәлелеге, гыйбрәтлелеге белән аерылып тора.

Бу әсәр мине тормышка аек карарга, кешелек дөньясының асылын танырга, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне аңларга, милләтне, гореф-гадәтләрне хөрмәт итәргә өйрәтте.