
- •I. «Сүз күңелдә очкын булып көйри, Сүз арыслан итә йөрәкне...» (г. Афзал) Рузил Мингалимов, Тукай районы Күзкәй урта мәктәбе
- •Ландыш Галиева, Апас районы Кече Болгаер урта мәктәбе
- •Рамил Хаҗиев, Тукай районы Мәләкәс урта мәктәбе
- •Әлфия Калачова, Арча районы Яңасала урта мәктәбе
- •Дилә Идиатова, Яшел Үзән районы Бишнә урта мәктәбе
- •Элиза Гафурова, Баулы шәһәре татар гимназиясе
- •Рөстәм Сәмигуллин Кукмара районы Мәмәшир урта мәктәбе
- •Радик Марданов, Актаныш районы, Актаныш 1 нче урта мәктәбе
- •Сүз − күңелемнең көзгесе
- •Римма Салахова, Актаныш районы Актаныш 1 нче урта мәктәбе
- •Илвера Хәйруллина, Буа районы Адав-Толымбай урта мәктәбе
- •Айсинә Шәйдуллина, Түбән Кама районы Кама Аланы татар гимназиясе
- •Ләлә Кәбирова, Саба районы Шәмәрдән урта мәктәбе
- •Руслан Сәләхов, Казан шәһәре 73 нче урта мәктәбе
- •Надежда Маякова, Мамадыш районы Мамадыш 2 нче урта мәктәбе
- •Ләйлә Исхакова, Арча районы Шушмабаш урта мәктәбе
- •Гөлшат Таҗетдинова, Арча районы Яңа Кишет урта мәктәбе
- •II. Борынгы әдәбиятта матурлык темасы Рәзилә Галеева, Балтач районы Куныр урта мәктәбе
- •Эльза Гафурова Чүпрәле районы Иске Чүпрәле урта мәктәбе
- •Ләйсән Галиуллина, Яр Чаллы шәһәре 52 нче урта мәктәбе
- •Гөлназ Зарипова, Казан шәһәре 15 нче татар гимназиясе
- •III. Татар әдәбиятында мелодрама жанры Алмаз Нигъмәтуллин Кукмара районы Кукмара татар гимназиясе
- •Эльвира Газизова, Лениногорск шәһәре татар гимназиясе
- •Азат Гәлләмшин, Яр Чаллы шәһәре
- •IV. Мәгърифәтчелек әдәбиятында тормыш һәм аны үзгәртү юллары Айгөл Батыршина, Яр Чаллы шәһәре 54 нче гимназия
- •Гөлнар Галиева, Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбе
- •Гөлшат Гарифуллина, Кукмара районы Кукмара 4 нче урта мәктәбе
- •Игнатий Борисов, Тукай районы Мәләкәс урта мәктәбе
- •V. XX йөз башы татар әдәбиятында милләт язмышы проблемасының куелышы Илназ Саттаров, Тәтеш районы Бакырчы урта мәктәбе
- •Лилия Хәйдәрова, Яр Чаллы шәһәре 4 нче урта мәктәбе
- •Дилузә Латыйпова, Актаныш районы Иске Сәфәр урта мәктәбе
- •Илдар Садыйков, Мамадыш районы Көек Ерыкса урта мәктәбе
- •VI. Гаяз Исхакый драмаларында милли геройлар Сабина Мөнасипова, Әтнә районы Олы Әтнә урта мәктәбе
- •Алмаз Шакирҗанов, Тукай районы Биклән урта мәктәбе
- •Зилә Хөснетдинова, Мөслим районы Метрәй урта мәктәбе
- •Гөлчәчәк Сибгатуллина, Кукмара районы Березняк урта мәктәбе
- •Фәнсия Баһавиева, Әтнә районы Күәм урта мәктәбе
- •VII. Яраткан язучым турында сөйләргә телим... Марс Гайнанов, Алабуга районы Морт урта мәктәбе
- •Ринат Йосыпов, Балтач районы Нөнәгәр урта мәктәбе
- •Әнисә Нәкыйпова, Балтач районы Шеңшеңәр урта мәктәбе
- •Гөлия Нәбиева, Балтач районы Шеңшеңәр урта мәктәбе
- •Яраткан язучым − үз замандашларын чагылдыру остасы
- •Резеда Кызрачова, Сарман районы Иске Минзәләбаш урта мәктәбе
- •Ришат Мәҗитов, Баулы шәһәре татар гимназиясе
- •Яраткан язучым − үз замандашларын чагылдыру остасы.
- •Алсу Садретдинова, Нурлат районы Фома урта мәктәбе
- •Илдар Габделхаков, Алабуга районы Морт урта мәктәбе
- •Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән. (Минем яраткан шагыйрем)
- •Булат Галиев, Сарман районы Мортыштамак урта мәктәбе.
- •Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән... (Минем яраткан шагыйрем)
- •Марат Зарипов, Балтач районы Норма урта мәктәбе
- •Нигъмәтҗанова Хәмдия Равил кызы, Әтнә районы Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме урта мәктәбе Дәрдемәнд поэзиясендә сагыш, сызлану һәм аның сәбәпләре
- •Айсылу Галимова, Әтнә районы Олы Әтнә урта мәктәбе Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән... (Минем яраткан шагыйрем)
- •Диләрә Яфизова, Чүпрәле районы Кече Чынлы урта мәктәбе
- •Лилия Садыйкова, Әтнә районы Олы Әтнә урта мәктәбе Минем яраткан драма әсәрем
- •VIII. Күңелемә уелып калган әсәрләр Лениза Сабитова, Менделеев районы, Бәзәкә урта мәктәбе
- •«Уйларым һәм хисләрем халык белән...»
- •Марат Гарнышев, Яр Чаллы шәһәре 2 нче гимназиясе
- •Т. Гыйззәт иҗаты буенча инша. (Теманы укучы үзе уйлый). Таҗи Гыйззәт − күренекле драматург
- •Ләйсән Галимөхәммәтова, Кукмара районы Пычак урта мәктәбе
- •Күңелемә уелып калган әсәр.
- •Ләлә Салихҗанова, Сарман районы Азалак урта мәктәбе
- •«Кешенең матурлыгы эчке матурлыкта чагыла» (ә. Еники)
- •Алиса Тимофеева, Кукмара районы Кукмара 4 нче урт мәктәбе
- •Гөлсөя Фазылҗанова, Балтач районы Смәел урта мәктәбе
- •Сибгат Хәким поэзиясендә сугыш фаҗигасе
- •Айсылу Сабирҗанова, Сарман районы Карашай-Саклау урта мәктәбе
- •Киң даланың ирек сөюче кызы (Галимҗан Ибраһимовның «Казакъ кызы» романы буенча)
- •Алия Шакирова, Түбән Кама районы Түбән Уратма урта мәктәбе
- •Миләүшә Сәмигуллина, Балтач районы Кенә урта мәктәбе
- •Гариф Ахуновның «Хәзинә» романында «Хәзинә хуҗалары»
- •Илназ Мифтахов, Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбе
- •Кешенең иң олы байлыгы − җир, җирнең иң олы байлыгы − кеше
- •Ләйсән Җәләлиева, Әтнә районы Күңгәр урта мәктәбе Мәрхәмәтле безнең әниләр
- •Г. Алтынбаева, Чүпрәле районы Иске Шәйморза урта мәктәбе Ана − бөек исем
Гөлшат Гарифуллина, Кукмара районы Кукмара 4 нче урта мәктәбе
Укытучысы Н.Х. Шәкертҗанова.
-
Безне адәм иткән уку, Адәмне алга илткән уку.
Сәгыйть Рәмиев.
Газиз халкыбыз узган юл − озын, катлаулы, данлы, фаҗигале. Үзенең тарихи яшәешендә гаять бай рухи хәзинә тудырган, гомумкешелек мирасына үзеннән зур өлеш керткән ул. Мең ярым еллык язма әдәбияты булган халыклар дөньяда бик сирәк!
XIX йөз − татар әдәбиятының күп гасырлык үсеш юлында бик әһәмиятле зур бер этап. Бу гасырны яңа татар әдәбиятының формалашу чоры дип тә атыйлар. XIX йөз сүз сәнгатен фәндә «мәгърифәтчелек әдәбияты» дип тә йөртәләр, чөнки бу чорда белем-мәгърифәткә игътибар аеруча көчәеп китә һәм ул тәрәккыятнең, халыкны алга илтүнең төп чарасы итеп карала. Шунысы кызыклы: Урта гасыр әдипләре кебек үк, XIX йөз авторлары да мәгърифәт төшенчәсен әхлаклылык белән тыгыз бәйлиләр. Алар фикеренчә дә, укымышлы, белемле, әхлаклы кеше − күркәм зат, идеаль шәхес. Аның эш-гамәле, иң беренче чиратта, халык мәнфәгатен кайгыртуга юнәлтелгән. XIX йөз әдипләре кеше формалашуда гаиләнең, коллективның һәм иҗтимагый шартларның мөһим роль уйнавын күрсәтәләр. XIX йөз ахырларына таба милләт язмышы әдәбиятның төп тематикасына әверелә бара. Халыкның үзаңын уяту, гуманизм һәм гражданлык хисләрен тәрбияләү, мәгърифәт, прогресс һәм азатлык идеяләрен пропагандалау, урта гасырчылык (наданлык, торгынлык, артта калканлык) күренешләрен фаш итү бу дәвердә әдәбият белән сәнгатьнең төп бурычы булып тора.
Мәгърифәтчелекнең иң күренекле вәкилләреннән мин Каюм Насыйри, Мифтахетдин Акмулла, Габделҗәббар Кандалый, Утыз Имәни, Муса Акъегет, Заһир Бигиев, Габдрахман Ильяси һәм Фатих Халидиләрнең иҗатлары белән яхшы таныш.
Болар арасында иң мөхтәрәм урыннарның берсен Каюм Насыйри, гасыр башындагыча әйткәндә, Каюм баба алып тора. Бу игелекле зат ярты гасырдан артык, алны-ялны белмичә, милләткә хезмәт итә. Универсаль галим, күренекле педагог, энциклопедик белемле бу язучының әдәби әсәрләре дә гаять үзенчәлекле. Мәсәлән, аның күләмле әсәрләренең берсе «Фәвакиһел җөләса фил әдәбият» дип атала. 1880 нче елда «Кырык бакча» дигән исем белән аның кыскартылган варианты басылып чыга. Кырык бүлектән торган бу китапта кешенең тормыш-көнкүрешенең мөһим мәсьәләләре яктыртыла һәм төрле ситуацияләрдә ничек гамәл кылырга кирәклеге турында сүз алып барыла. Кереш бүлегендә кешенең ана карынында ничек яралуын, үсүен сөйләп биргәннән соң, беренче бакча (бүлек) − акыл, икенче бакча − гыйлем, өченче бакча − әдәп, бишенче бакча фирасәт (аңлылык, зирәклек), җиденче бакча − тугрылык һәм аларның әһәмиятләрен күрсәтүгә багышланган. Бу уңай сыйфатлар барысы да макталалар. Калган бүлекләрдә аңгыралык, ахмаклык, куркаклык, йөрәксезлек турында сөйләнә, шул тискәре күренешләр тәнкыйть ителә. Шунда ук тәрбия методларын белмәгән хәлфәләрне, надан мулла һәм мәзиннәрне, ишаннарны образлы сурәтләп, алардан сатирик көлә. «Кырык бакча» китабында К. Насыйри тарафыннан китерелгән хикмәтле сүзләр һәм якланган фикерләр арасында хәзерге көндә дә игътибар ителергә тиешле булганнары байтак. Мәсәлән, «Һәрбер нәрсәнең чиге бар, акылның чиге юк». «Кеше үзен-үзе таныса, камил акылы шуннан беленер». «Әгәр берәүгә гыйлем үгрәтергә теләсәң, әүвәл үзеңне-үзең үгрәт...». «Олуглык акыл белән, әдәп белән, әмма нәсел белән, нәсәп белән түгелдер» кебек афоризмнары хәзерге көндә дә актуаль яңгырыйлар.
Барлык мәгърифәтчеләр шикелле үк, К. Насыйри да кеше акылының җәмгыять тормышында тоткан урынына гаять зур бәя бирә. Акыл белән уйлап эш һәм хәрәкәт итүнең әһәмиятен күрсәтү өчен бик күп галимнәрнең фикерләрен китерә: «Нәфеснең тезгене акыл кулындадыр ки, нәфесне яман юлга җибәрмәс. Һәрбер нәрсә күп булган саен бәһасе арзан булыр, кадерсез булыр; әмма акыл арткан саен бәһасе һәм кадере артыр» − ди. Димәк, акыл һәм әхлак кеше тормышында зур роль уйный.
Халыкның тормышы һәм аны агарту, милләтне мәгърифәтле һәм мәдәниятле итү мәсьәләләре Муса Акъегетнең «Хисаметдин менла» романында да күтәрелә.
200 ләп йортлы татар авылы. Андагы төзек кенә бер йортта әнисе Зөлхая абыстай белән 25 яшьләрендәге Хисаметдин исемле бер егет яши. Ул − менла, ягъни укымышлы кеше. Төркиядә укып кайткач, авылда балалар укыта башлый. Игенчелек, сәүдә белән шөгыльләнә, шәһәргә барып йөри. Шәһәрдә Хәнифә исемле кыз белән таныша. Ике арада гыйшык уты кабына. Ләкин Хисаметдин яши торган авылдагы бай сәүдәгәр Гали Җаватов улын Хәнифәгә өйләндерергә тели. Кызның әти-әнисе дә Хәнифәне Гали бай улына бирергә риза булалар. Хәнифә белән Хисаметдин кайгыга кала. Ләкин кыз атасы йортыннан качып китә. Хәнифә белән Хисаметдин гаилә коралар. Гаделлек тантана итә. Автор фикеренчә, гаилә кору мәхәббәткә, егет белән кызның шәхси ирегенә нигезләнергә тиеш. Хәнифә язмышында автор шәхес азатлыгы мәсьәләсенең мөһим бер өлеше буларак хатын-кыз иреге проблемасын да куя һәм мәгърифәтчелек рухында хәл итә. «Безем ихтыяр вә хөрриятемезне ала алмаслар,− ди кискен, нык фикергә килгән Хисаметдин. − Җаным! Инсан мәгыйшәтендә бер бәһале вә яхшы шәй хөррияттер. Без үз хөрриятебезне саклый белермез».
− Хөрриятсез яшәмәк көч вә зәхмәт идекене бән дә белермен, − ди Хәнифә туташ.
Үзәк геройларның шәхси тормышларын тасвирлауга корылган бу сюжетта М. Акъегет башка күп кенә мәсьәләләрне дә кузгата, гыйлемле һәм эшлекле шәхес мәсьләсенә аеруча еш туктала. Мондый шәхесләр үрнәге итеп Хисаметдин менла алына. Яңа метод белән укытып, ул ике ел эчендә балаларга «язу язмак, хат танымак, гыйльме хисап, гыйльме халь» өйрәтүгә ирешә. Ул игенчелек эше белән дә бик теләп шөгыльләнә. Аныңча, «эшлеклелек һәр җәһәттән файдалы вә саваплыдыр».
М. Акъегет милләтенең тәрәкъкыятен белем-мәгърифәттә дә күрә. Яшьтән үк укыган, белемле кешенең уй-фикерләре дә яман булмый. Автор үз укучыларын милләтнең алга китеше, үсеше өчен көрәшергә, эшлекле, белемле, һөнәрле һәм әхлаклы булырга чакыра. Аның бу фикерләре, «кем иҗтиһад итәр, ул табар» сүзләре бүгенге көнебез өчен дә аваздаш яңгырый.
Туры һәм үткен телле, кыю фикерле, гаделлекне яклаучы, ләкин фаҗигале язмышка дучар булган шәхес Мифтахетдин Акмулланың иҗат мирасы кечкенә бер китапка сыеп бетәрлек. Акмулла әсәрләре, нигездә, мәрсия, мәдхия, робагый, шигъри хат, газәл һәм мөнәҗәт жанрларында иҗат ителгән. Аның мәгърифәтчелекне, тәрәкъкыятьне яклап, иҗтимагый гаделсезлеккә ризасызлык белдереп, фәлсәфи, әхлакый, дини мәсьәләләр хакында уйланып язган әсәрләре бар. Шуларның иң күләмлесе − «Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе». Әсәр башта мәдхия рәвешендә язылган. Әмма автор, бөек мәгърифәтче, мәшһүр зат Шиһабетдин Мәрҗанинең үлем хәбәрен ишетеп, 13 дүртьюллыктан торган матәм шигыре − мәрсия өстәгән. Шагыйрь аның тарихи урынын билгеләргә омтыла:
Бөрадәр, сезгә үтенәм сәлам язып, Күзең сал: Мәрҗани − ул Тимерказык! Булмаса кыйбла тапмый адашырсың, Караңгыда җүн белмәй юлдан язып!
Шагыйрьне кеше проблемасы борчый. «Ат та булыр, тун да булыр − без булмабыз», − ди ул бер шигырендә. Димәк, байлык бер булмаса, бер булыр. Ә кеше гомере чикле. Аңа исән вакытта ук бәхет, тулы канлы тормыш кирәк. Моның өчен кеше, шагыйрь фикеренчә, белем-мәгърифәт тупларга, һөнәр үзләштерергә, акыллы эш-гамәлләр кылырга, даими хәрәкәт итәргә бурычлы. Аңга хөрлек, рухка сафлык кирәклеген аңлап, ул шәхес ирекле, тигез, бәйсез, бәхетле булырга тиеш дигән нәтиҗә чыгара, моңа комачаулаган тормыш тәртипләренә, гаделсезлеккә ризасызлык белдерә. Шагыйрь халыкның мохтаҗлык, наданлык, караңгылык тырнагыннан ычкына алмау сәбәпләрен эзли, тормыштагы ямьсез күренешләрнең вакытлы булуына, хаклыкның өстән чыгачагына ышана:
Саф алтын нәҗескә буяу илән Нәҗес китәр, алтынның заты китмәс!..
Шулай итеп, Акмулла наданлыкны, җаһиллекне камчылый, мәгърифәткә дан җырлый, халыкның язмышы, киләчәге өчен борчыла. Шагыйрь артта калган халыкка фән, культура, мәгърифәт кирәклегенә басым ясый.
Билгеле, мәгърифәтче язучыларның иҗатын бу кечкенә язмада гына берничек тә ачып бетерү мөмкин түгел. Мәгърифәтче язучыларның уңай геройлары − халык язмышын, аның киләчәген кайгыртучы укымышлы кешеләр, идеаль шәхесләр. Бөек гуманистик карашлы бу бөек затларның сәнгать осталыгы гасырлардан гасырларга тапшырыла. Аларның әдәби иҗатка, шигъри сүзгә гаять җаваплы караулары мәгълүм. Алар фикеренчә, сүз тылсымлы, кодрәтле көчкә ия. «Дөньяда сүземез бар − үземез юк!» − дип язган заманында Акмулла. Чыннан да, күпме әдип килгән, киткән. Әмма аларның уй-кичерешләргә бай сүзләре, кешелек өметләрен туплаган шигъри юллары һаман да яши, һаман да безне дулкынландыра.