
- •I. «Сүз күңелдә очкын булып көйри, Сүз арыслан итә йөрәкне...» (г. Афзал) Рузил Мингалимов, Тукай районы Күзкәй урта мәктәбе
- •Ландыш Галиева, Апас районы Кече Болгаер урта мәктәбе
- •Рамил Хаҗиев, Тукай районы Мәләкәс урта мәктәбе
- •Әлфия Калачова, Арча районы Яңасала урта мәктәбе
- •Дилә Идиатова, Яшел Үзән районы Бишнә урта мәктәбе
- •Элиза Гафурова, Баулы шәһәре татар гимназиясе
- •Рөстәм Сәмигуллин Кукмара районы Мәмәшир урта мәктәбе
- •Радик Марданов, Актаныш районы, Актаныш 1 нче урта мәктәбе
- •Сүз − күңелемнең көзгесе
- •Римма Салахова, Актаныш районы Актаныш 1 нче урта мәктәбе
- •Илвера Хәйруллина, Буа районы Адав-Толымбай урта мәктәбе
- •Айсинә Шәйдуллина, Түбән Кама районы Кама Аланы татар гимназиясе
- •Ләлә Кәбирова, Саба районы Шәмәрдән урта мәктәбе
- •Руслан Сәләхов, Казан шәһәре 73 нче урта мәктәбе
- •Надежда Маякова, Мамадыш районы Мамадыш 2 нче урта мәктәбе
- •Ләйлә Исхакова, Арча районы Шушмабаш урта мәктәбе
- •Гөлшат Таҗетдинова, Арча районы Яңа Кишет урта мәктәбе
- •II. Борынгы әдәбиятта матурлык темасы Рәзилә Галеева, Балтач районы Куныр урта мәктәбе
- •Эльза Гафурова Чүпрәле районы Иске Чүпрәле урта мәктәбе
- •Ләйсән Галиуллина, Яр Чаллы шәһәре 52 нче урта мәктәбе
- •Гөлназ Зарипова, Казан шәһәре 15 нче татар гимназиясе
- •III. Татар әдәбиятында мелодрама жанры Алмаз Нигъмәтуллин Кукмара районы Кукмара татар гимназиясе
- •Эльвира Газизова, Лениногорск шәһәре татар гимназиясе
- •Азат Гәлләмшин, Яр Чаллы шәһәре
- •IV. Мәгърифәтчелек әдәбиятында тормыш һәм аны үзгәртү юллары Айгөл Батыршина, Яр Чаллы шәһәре 54 нче гимназия
- •Гөлнар Галиева, Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбе
- •Гөлшат Гарифуллина, Кукмара районы Кукмара 4 нче урта мәктәбе
- •Игнатий Борисов, Тукай районы Мәләкәс урта мәктәбе
- •V. XX йөз башы татар әдәбиятында милләт язмышы проблемасының куелышы Илназ Саттаров, Тәтеш районы Бакырчы урта мәктәбе
- •Лилия Хәйдәрова, Яр Чаллы шәһәре 4 нче урта мәктәбе
- •Дилузә Латыйпова, Актаныш районы Иске Сәфәр урта мәктәбе
- •Илдар Садыйков, Мамадыш районы Көек Ерыкса урта мәктәбе
- •VI. Гаяз Исхакый драмаларында милли геройлар Сабина Мөнасипова, Әтнә районы Олы Әтнә урта мәктәбе
- •Алмаз Шакирҗанов, Тукай районы Биклән урта мәктәбе
- •Зилә Хөснетдинова, Мөслим районы Метрәй урта мәктәбе
- •Гөлчәчәк Сибгатуллина, Кукмара районы Березняк урта мәктәбе
- •Фәнсия Баһавиева, Әтнә районы Күәм урта мәктәбе
- •VII. Яраткан язучым турында сөйләргә телим... Марс Гайнанов, Алабуга районы Морт урта мәктәбе
- •Ринат Йосыпов, Балтач районы Нөнәгәр урта мәктәбе
- •Әнисә Нәкыйпова, Балтач районы Шеңшеңәр урта мәктәбе
- •Гөлия Нәбиева, Балтач районы Шеңшеңәр урта мәктәбе
- •Яраткан язучым − үз замандашларын чагылдыру остасы
- •Резеда Кызрачова, Сарман районы Иске Минзәләбаш урта мәктәбе
- •Ришат Мәҗитов, Баулы шәһәре татар гимназиясе
- •Яраткан язучым − үз замандашларын чагылдыру остасы.
- •Алсу Садретдинова, Нурлат районы Фома урта мәктәбе
- •Илдар Габделхаков, Алабуга районы Морт урта мәктәбе
- •Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән. (Минем яраткан шагыйрем)
- •Булат Галиев, Сарман районы Мортыштамак урта мәктәбе.
- •Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән... (Минем яраткан шагыйрем)
- •Марат Зарипов, Балтач районы Норма урта мәктәбе
- •Нигъмәтҗанова Хәмдия Равил кызы, Әтнә районы Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме урта мәктәбе Дәрдемәнд поэзиясендә сагыш, сызлану һәм аның сәбәпләре
- •Айсылу Галимова, Әтнә районы Олы Әтнә урта мәктәбе Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән... (Минем яраткан шагыйрем)
- •Диләрә Яфизова, Чүпрәле районы Кече Чынлы урта мәктәбе
- •Лилия Садыйкова, Әтнә районы Олы Әтнә урта мәктәбе Минем яраткан драма әсәрем
- •VIII. Күңелемә уелып калган әсәрләр Лениза Сабитова, Менделеев районы, Бәзәкә урта мәктәбе
- •«Уйларым һәм хисләрем халык белән...»
- •Марат Гарнышев, Яр Чаллы шәһәре 2 нче гимназиясе
- •Т. Гыйззәт иҗаты буенча инша. (Теманы укучы үзе уйлый). Таҗи Гыйззәт − күренекле драматург
- •Ләйсән Галимөхәммәтова, Кукмара районы Пычак урта мәктәбе
- •Күңелемә уелып калган әсәр.
- •Ләлә Салихҗанова, Сарман районы Азалак урта мәктәбе
- •«Кешенең матурлыгы эчке матурлыкта чагыла» (ә. Еники)
- •Алиса Тимофеева, Кукмара районы Кукмара 4 нче урт мәктәбе
- •Гөлсөя Фазылҗанова, Балтач районы Смәел урта мәктәбе
- •Сибгат Хәким поэзиясендә сугыш фаҗигасе
- •Айсылу Сабирҗанова, Сарман районы Карашай-Саклау урта мәктәбе
- •Киң даланың ирек сөюче кызы (Галимҗан Ибраһимовның «Казакъ кызы» романы буенча)
- •Алия Шакирова, Түбән Кама районы Түбән Уратма урта мәктәбе
- •Миләүшә Сәмигуллина, Балтач районы Кенә урта мәктәбе
- •Гариф Ахуновның «Хәзинә» романында «Хәзинә хуҗалары»
- •Илназ Мифтахов, Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбе
- •Кешенең иң олы байлыгы − җир, җирнең иң олы байлыгы − кеше
- •Ләйсән Җәләлиева, Әтнә районы Күңгәр урта мәктәбе Мәрхәмәтле безнең әниләр
- •Г. Алтынбаева, Чүпрәле районы Иске Шәйморза урта мәктәбе Ана − бөек исем
Азат Гәлләмшин, Яр Чаллы шәһәре
Укытучысы К.Й. Нигъмәтҗанов.
Мелодрама − музыкаль драматик сәхнә әсәре. Хәзерге заманда җыр һәм музыка катнашкан драмаларны, мелодрама диюдән бигрәк, музыкаль драма диләр. Татар тамашачысына музыкаль драма бик якын. Ул − Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану»ы, Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл», «Кандыр буе» драмалары, Таҗи Гыйззәт һәм Җәүдәт Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедияләре белән тәрбияләнгән тамашачы.
Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану» мелодрамасында без фаҗигале, мәхәббәт язмышын сурәтләү ярдәмендә иске гадәт-йолаларны авторның кире кагу көчен күрдек, миһербанлыкка, гаделлеккә каршы булганда, акчага табыну нинди аяныч хәлләр тудырырга сәләтле икәнен аңладык.
«Галиябану» драмасында Галиябануның матурлыгы гади матурлык кына түгел. «Ул төс дисәң, юлыңда башыңны җуярлык», − ди яучы карчык. Авыл егетләре Галиябануга күз өстендәге каш итеп карыйлар, «Сандугачым» дигән исем кушалар. Кызга атап җырлаганда, «кыйгач кашым» дип җибәрәләр. Галимә дә яшьләрнең үткен күзле, зирәк булуларын раслап куя: «Кап-кара сызылып киткән кыйгач каш», − ди.
Хәлил дә − уңган, чибәр, кыю һәм батыр егет. Иң әһәмиятлесе − Хәлилнең саф һәм көчле сөю белән яратырга сәләтле булуы. «Сөйгәне өчен корбан булудан яшь егет баш тартырмы, − дип җырлый ул һәм соңыннан моны эше белән исбатлый.
Әйтелгәннәргә тагын шуны да өстик: Галиябану да, Хәлил дә гаять зур ихтыяр көченә ия. Алар үз бәхетләре өчен соңгы чиккә кадәр көрәшергә әзер.
Шулай итеп, «Галиябану» драмасында Мирхәйдәр Фәйзи кеше бәхетенә дошман булган җәмгыять тәртипләрен сәнгатьчә осталык белән сурәтләгән.
Мирхәйдәр Фәйзинең «Ак калфак» романтик мелодрамасы − авторның иң уңышлы әсәрләреннән берсе. Аның эчтәлеге дә артык катлаулы түгел. Вакыйга морзалар яши торган бер утарда бара. Мирхәйдәр Фәйзине, пьесаларында утар тормышын сурәтләгәнгә күрә, кайбер тәнкыйтьчеләр гаепләргә дә маташалар, ләкин М. Фәйзи утарның гүзәл тормышы, чибәр кызлары-егетләре белән татар сәхнәсенә матурлык алып килә. Ак-сөяк Сәлим мирзаның иркә һәм чибәр кызы Хәмдия үз исеменә җыр чыгарылуын тели. Җыр чыгаручының кем булуына һәм ничә яшьтә булуына карамастан, аңа кияүгә чыгачагын әйтә... Шулай дип сүз биргәч, кыз җырны күзе төшкән Шаһтимер исемле мирза улы чыгарыр дип ышана. Ләкин җырны көтүче Бакый чыгара.
Хәмдиянең ак калфагы Яңа каралган чагы; Хәмдиягә сүз әйтмәгез − Зиһене таралган чагы.
Хәмдия көтүчене түбән катлау дип санап өйрәнгән, аның канына шул фикер сеңгән. Шуның өчен гади көтүче авызыннан үзенә багышланган әлеге матур җырны ишеткәч, ул хәтта һушыннан яза. Бакыйдан көнләшеп йөргән Шаһтимер шул арада, арттан килеп, егетне үтерә. Хәмдия, һушына килгәч, Бакыйның үлгәнен күрә, акылыннан язар хәлгә килә. Ул инде түбән катлау вәкиле булган көтүченең мәхәббәтен кабул итәргә әзер, әтисеннән дә, аксөяклектән дә баш тарта, ә Шаһтимергә Хәмдия ләгънәт укый.
«Галиябану»дагы кебек, «Ак калфак»та да мәхәббәт язмышы аянычлы, фаҗигале булып бетә. Ләкин «Ак калфак» та сыйнфый тигезсезлек мәхәббәт ярдәмендә тагын да кискенрәк кире кагыла, һәм Хәмдиянең үз сыйныфыннан баш тартуы тигезсезлекне инкарь итүнең иң югары ноктасы булып тора.
Мелодрама жанры татар драматургиясендә хәзерге вакытта төп жанрларның берсе дип әйтергә була, чөнки татар халкы әллә ничә гасырлар буе өзелеп, җәберләнеп, елап-сыкрап яшәгән. Шуңа күрә аңа чын күңелдән түгелгән гөнаһсыз күз яшьләре бик якын; димәк, мелодрама жанры да аның күңеленә хуш килә. Бу өлкәдән Кәрим Тинчурин иҗатына тукталып үтәргә кирәктер.
Кәрим Тинчурин... Татар халкының мактанычы да, намусы да, таланты да һәм кайгысы да ул. Аның үлгән елын да әле якынча күптән түгел генә ачыкладылар. Ул яшәгән Казан авиация техникумы янындагы йортка мемориаль такта куйган булганнар. Ул йортта гомеренең соңгы көннәренә кадәр Кәрим Тинчурин яшәгән, аны шуннан кулга алганнар. Ә мемориаль тактада Тинчуринның үлгән елы итеп 1947 нче ел язылган булган. Фактта исә Тинчуринны 1938 нче елны ук атып үтергәннәр. Димәк, берсеннән-берсе гүзәл «Ил», «Кандыр буе», мәшһүр «Зәңгәр шәл» мелодрамаларының авторы берничә ел ялган билгесезлектә «яшәгән». Кызганыч, бик кызганыч...
Ә хәзер аның «Зәңгәр шәл»ен искә төшерик. Өлкән кешеләр «Зәңгәр шәл»нең башлануын болай хәтерлиләр: тамаша залында әкрен генә ут сүнә. Үзенең дирижер таякчыгын тотып, оркестр каршына Салих Сәйдәшев баса. Композитор оркестрантлар белән мөлаем генә исәнләшә дә дирижер таякчыгын күтәрә. Залга гаҗәеп музыка яңгырый. Сәхнәдә сабан туе күренеше бара. Авыл халкы сабан туена хәзерләнә. Кызлар һәм егетләр барысы да бик шат, ул шатлыкны шахтадан кунакка кайткан Булат тагын да ямьләндерә, нур өстенә нур өсти. Ләкин Булат белән Мәйсәрә өстенә кара болыт ябырыла. Ишан Мәйсәрәне мәҗбүри рәвештә бишенче хатынлыкка ала, ә Булат, Мәйсәрәнең абыйсы Җиһаншаны үтереп, качкыннар янына качарга мәҗбүр була.
Бүгенге көннәрдә «Зәңгәр шәл» драмасының трактовкасына режиссерлар үзгәрешләр кертергә тырышалар. Бу бигрәк тә Мәҗит Гафури исемендәге Уфа башкорт дәүләт театры тарафыннан куелган «Зәңгәр шәл» спектаклендәге Ишан образына туры килә. Режиссер, Ишанның азгынлыгын заманча яңгыратам дип, бу образны яшь герой итеп күрергә теләгән һәм аны хатын-кызлар белән шаярырга яратучы бүгенге көн «Ишаны» итеп сәхнәгә чыгарган. Ә Татар дәүләт академия театрында режиссер Марсель Сәлимҗанов ишан хатыннарын комик образлар итеп гәүдәләндергән. Тинчурин вакытындагы әсәр азмы-күпме үзгәргән, заман сулышы алган, диләр күп кенә тәнкыйтьчеләр дә. Бу хәл турында мин мелодрама буенча видеокассетаны карап фикер йөртә алам. Кайбер бәхәсле урыннар булса да, кайбер трактовкалар белән килешмәсәм дә, «Зәңгәр шәл»не мин тулаем кабул итәм.
Димәк, Кәрим Тинчуринның иҗаты бүген дә зур бәхәсләр уята, дулкынландыра, уйлата.
Тинчуринның мелодрамаларыннан «Кандыр буе»н да мин яратып укыдым. Ә әсәрдән алынган (Салих Сәйдәшев язган) җырларны радиодан да яратып тыңлыйм. Сталин палачлары Тинчуринның язганнарын билгесез итәргә, халык хәтереннән җуярга тырышсалар да, тарихи хаклык өстен чыкты: Тинчурин иҗаты тулысы белән халыкка кайтты. Аның әсәрләре сәхнәләрдән төшми башлады. Галиәсгәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры үзенең һәр театр сезонын «Зәңгәр шәл» мелодрамасы белән ачып җибәрә икән, сәхнәсенең пәрдәсен шул төс белән бизәгән икән, бу − Кәрим Тинчуринга символик һәйкәл дигән сүз.
Мелодрама операдан нәрсә белән аерыла соң? Операдан аермалы буларак, мелодрамада катнашучылар нигездә сөйләшәләр. Музыка исә геройларның кичерешләре, эш-хәрәкәтләре, репликалары белән үрелеп яңгырый. Мелодрама − драматург белән композиторның уртак иҗат җимеше ул. Татар әдәбиятында, бу иншамнан күренгәнчә, мелодрама авторлары үзләренең мәртәбәле урыннарын яуладылар.