Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Sbornik_jekz_sochinenii-1.doc
Скачиваний:
13
Добавлен:
11.09.2019
Размер:
1.42 Mб
Скачать

Гөлназ Зарипова, Казан шәһәре 15 нче татар гимназиясе

Укытучысы Ф.И. Мостафина.

Кеше гомере − уянып килүче табигатьне сизелер-сизелмәс кенә сыйпап үткән таң җиле кебек... Ул шулкадәр кыска ки, әйләнеп карарга һәм нәрсәдер аңларга да өлгерә алмыйсың, утларында яндырып, сагыш-моңга салып уза да китә гомер дигән кадерле мизгел... Әгәр шулай кыска икән, ул хәйран калырлык гүзәл булырга, ләззәт-шатлыктан гына торырга, искиткеч асыл-таштай балкырга тиештер шикелле...

Әдәбият − сүз сәнгате. Әдәби әсәрнең үзәгендә кеше, аның эчке дөньясы, эш-гамәле, теләк-омтылышлары ята. Әнә шулар аша матур әдәбият әсәрләре нигезенә киләчәк буыннарны тәрбияләү мәсьәләсе салына. Бу һәр чорда шулай булган. Әсәрләрдәге геройлар арасыннан без үзебезгә ошаганнарын сайлап алабыз, теге яки бу сыйфатын үзебездә булдырырга тырышабыз. Шулай итеп, матур әдәбият әсәрләре безнең тормыш маягына әверелә. Меңъеллык әдәбиятыбыз тарихын күздән кичергәндә, күңел үзеннән-үзе борынгы әдәбиятка, сүз сәнгатенең ерак тамырларына барып тоташа. Гаҗәеп бай әсәрләребез бар бит. Матурлык һәйкәле булырлык әсәрләр!

Белгәнебезчә, Борынгы әдәбият нигезендә гомумкешелек проблемалары ята. Әдипләребез әдәплелек, итагатьлелек, шәфкатьлелек, сабырлык кебек сыйфатларны кеше идеалының мөһим өлеше дип саныйлар.

Борынгы әдәбиятның иң күренекле ядкаре итеп, Коръян китабын күрсәтергә мөмкин. Кешелек җәмгыятенең барлык сыйфатларын, үрнәкләрен үзендә туплаган әлеге изге Китап − матурлык үрнәге. Биредә адәмнәрне бары тик яхшылык рухында гына тәрбияләү күз алдында тотыла. Матурлык, беренче карашка, берьяклы тоелса да, үз эченә күп мәгънәләр туплаган.

Борынгы әдәбиятта дин фәлсәфәсе кешене матурлыкка өйрәткән, әхлаклы булырга чакырган. Күп кенә әдәби өсәрләр Коръәнгә нигезләнеп язылган. Шуңа мисал итеп, Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәрен китерергә мөмкин. Соңгы берничә дистә елда гына халыкка кире кайтарылган әсәр ул. Әбием сөйләве буенча, әлеге әсәрне үзәк өзгеч матур һәм эчтәлеккә туры килә торган көйләр белән укыганнар, яттан сөйләгәннәр. Халык җан азыгы булырдай җәүһәр белән генә шулай эш итә алгандыр.

Кол Гали поэмасының тарихта, гомумән, кешелек яшәешендә сәяси һәм әхлакый-эстетик әһәмияте гаять зур булган. Халкыбыз үзенең тарихи язмышындагы фаҗигале борылыш һәм сикәлтәләрдә әлеге әсәрдән рухи таяныч тапкан. Тарихның төрле борылышларында халыкның тынычлык һәм бәхет идеалына юлдаш булган.

Кол Гали үз әсәренең кыйммәтен яхшы аңлаган. «Кыйссалардан, хикмәтләрдән күреклесе, ялыкмыйча тыңлау өчен иң татлысы», − ди ул Йосыф сюжеты хакында керештә. Автор фикеренчә, бу кыйсса кешеләрнең күңелен йомшартыр, гөнаһларыннан арындырыр, матурлыкка өндәр. «Әмма, − ди Кол Гали, − бу әсәрне акыллы булган кешеләр генә бәяли алыр:

Гәүһәр − таш ул, ләкин һәр таш гәүһәр булмас, Тикмә кеше гәүһәр кадерен аңлый алмас, Бу нәзымның кадерен һич ахмак белмәс, − Гакыллылар тыңлар, аңлар, белер имди».

Әсәрнең башыннан алып азагына кадәр Йосыф тормышы гәүдәләнә. Язучы әлеге образ нигезендә матурлык төшенчәсен бирүне максат итеп куя, аның мисалында идеал кеше образын тудыра. Максатына ирешү өчен төп каһарманны мәгълүм пәйгамбәр итеп алуы да аңлашыла. Йосыф − алдан күрүче, тирән фикерләүче, башкаларга юл күрсәтүче, үрнәк булучы затлы кеше. Йосыфның мине җәлеп иткән беренче матур сыйфаты − тугрылык. Ул һәрчак атасына хөрмәт, ихтирам белән карый, аңа тугрылыкны үзе өчен иң изге гамәлләрнең берсе дип саный. Атага тугрылык әсәрдә туган җиргә, туган илгә, туган халкыңа да тугрылык булып аңлашыла.

Йосыф образында бирелгән икенче матурлык − сабырлык. Бу сыйфат аның бөтен эш-гамәлен бизи. Автор фикеренчә, сабырлык кешене намуссызлыктан саклый, рухи яктан үстерә, баета. Йосыф бу мөһим гамәлне башкаларда да күрергә, булдырырга да тели. Зөләйха күргән төштә Йосыф аңа болай ди:

Сабыр белән эшлә ләкин син бу эшне, Сабыр белән эшләнә һәр эшләр башы, Морадына тиз җитә тик сабыр кеше, Бу эштә син күркәм сабыр кылчы имди.

Сабырлыкны кешеләрне сынаучы сыйфат итеп күрсәтә. Зөләйханың сабырсызлыгы аркасында күп михнәтләр кичерүе − әнә шуңа ишарә.

Автор фикеренчә, геройның эчке һәм тышкы матурлыгы бербөтен булырга тиеш. Әсәр дәвамында ул шуңа ирешә дә. Йосыф та, Зөләйха да тулган айдай нурлы йөзле итеп сурәтләнә. Әлеге матурлык балкышы кешеләргә көчле тәэсир итә, хәтта кытлык елларда да ачларны үлемнән саклап кала.

Әнә шул рәвешле, язучы ил белән Йосыф кебек һәр яктан камил затлар, пәйгамбәрләр идарә итәргә тиеш, ди. Бары шунда гына халык төрле авырлыкны исән-имин кичә ала. Һәм шушыннан бәхетле тормышның нигезе − бердәмлектә, татулыкта, иминлектә икәнлеге аңлашыла. Йосыф Зөләйха белән гаиля кора, балалар үстерә, туганнары белән уртак тел таба, әтисе белән кавыша.

Әнә шундый халыкчан, матур сыйфатларны үз эченә алганга, сигез гасырга якын кулдан төшмичә укылып килә. Әсәрне кат-кат уку барышында яңадан-яңа сәхифәләр ачыла. Һәм бүгенге әхлаксызлык чире тамыр җәйгән чорыбызда. «Кыйссаи Йосыф» поэмасы үзенә күрә матурлыкка маяк булып тора. Безне, яшь буынны, юлдан тайпылмаска, кылган эшләрең турында уйларга, кичерә белергә өйрәтә.

Борынгы төрки чорга караган Йосыф Баласагунлының «Котадгу белек» әсәре «Игелекле итүче белемнәр» дип тәрҗемә ителә. Әлеге әсәр − укучыны матурлык төшенчәсен аңлый, кабул итәргә өйрәтә торган тәрбия китабы. Ә менә Алтын Урда чоры әдибе Хисам Кятиб «Җөмҗөмә солтан» әсәренең (1369) ахырында, үз укучысына дәшеп, болай ди:

Мохтасар (кыскасы) будыр, и адәм угланы: Һәркем ирсә нә иксә − ургай аны.

«Ни иксә − ургай аны» − бу без күнеккән «ни чәчсәң, шуны урырсың» мәкаленең борынгы варианты. Кеше үзенең сүз-фикере, эш-гамәле өчен үзе җаваплы. Яхшылыгың да, яманлыгың да иртәме-соңмы үзенә кайтачак. Шуңа күрә автор үз укучысын игелекле булырга, бүтәннәргә ярдәм итәргә өнди.

Йомгаклап шуны әйтәсем килә: борынгы әдәбият әсәрләре − матурлыкның башлангычы. Йосыф Баласагунлы, Кол Галиләр заманыннан килә торган җәүһәрләр бүгенге чор әдәбияты өчен дә нигез булып тора.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]