
- •I. «Сүз күңелдә очкын булып көйри, Сүз арыслан итә йөрәкне...» (г. Афзал) Рузил Мингалимов, Тукай районы Күзкәй урта мәктәбе
- •Ландыш Галиева, Апас районы Кече Болгаер урта мәктәбе
- •Рамил Хаҗиев, Тукай районы Мәләкәс урта мәктәбе
- •Әлфия Калачова, Арча районы Яңасала урта мәктәбе
- •Дилә Идиатова, Яшел Үзән районы Бишнә урта мәктәбе
- •Элиза Гафурова, Баулы шәһәре татар гимназиясе
- •Рөстәм Сәмигуллин Кукмара районы Мәмәшир урта мәктәбе
- •Радик Марданов, Актаныш районы, Актаныш 1 нче урта мәктәбе
- •Сүз − күңелемнең көзгесе
- •Римма Салахова, Актаныш районы Актаныш 1 нче урта мәктәбе
- •Илвера Хәйруллина, Буа районы Адав-Толымбай урта мәктәбе
- •Айсинә Шәйдуллина, Түбән Кама районы Кама Аланы татар гимназиясе
- •Ләлә Кәбирова, Саба районы Шәмәрдән урта мәктәбе
- •Руслан Сәләхов, Казан шәһәре 73 нче урта мәктәбе
- •Надежда Маякова, Мамадыш районы Мамадыш 2 нче урта мәктәбе
- •Ләйлә Исхакова, Арча районы Шушмабаш урта мәктәбе
- •Гөлшат Таҗетдинова, Арча районы Яңа Кишет урта мәктәбе
- •II. Борынгы әдәбиятта матурлык темасы Рәзилә Галеева, Балтач районы Куныр урта мәктәбе
- •Эльза Гафурова Чүпрәле районы Иске Чүпрәле урта мәктәбе
- •Ләйсән Галиуллина, Яр Чаллы шәһәре 52 нче урта мәктәбе
- •Гөлназ Зарипова, Казан шәһәре 15 нче татар гимназиясе
- •III. Татар әдәбиятында мелодрама жанры Алмаз Нигъмәтуллин Кукмара районы Кукмара татар гимназиясе
- •Эльвира Газизова, Лениногорск шәһәре татар гимназиясе
- •Азат Гәлләмшин, Яр Чаллы шәһәре
- •IV. Мәгърифәтчелек әдәбиятында тормыш һәм аны үзгәртү юллары Айгөл Батыршина, Яр Чаллы шәһәре 54 нче гимназия
- •Гөлнар Галиева, Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбе
- •Гөлшат Гарифуллина, Кукмара районы Кукмара 4 нче урта мәктәбе
- •Игнатий Борисов, Тукай районы Мәләкәс урта мәктәбе
- •V. XX йөз башы татар әдәбиятында милләт язмышы проблемасының куелышы Илназ Саттаров, Тәтеш районы Бакырчы урта мәктәбе
- •Лилия Хәйдәрова, Яр Чаллы шәһәре 4 нче урта мәктәбе
- •Дилузә Латыйпова, Актаныш районы Иске Сәфәр урта мәктәбе
- •Илдар Садыйков, Мамадыш районы Көек Ерыкса урта мәктәбе
- •VI. Гаяз Исхакый драмаларында милли геройлар Сабина Мөнасипова, Әтнә районы Олы Әтнә урта мәктәбе
- •Алмаз Шакирҗанов, Тукай районы Биклән урта мәктәбе
- •Зилә Хөснетдинова, Мөслим районы Метрәй урта мәктәбе
- •Гөлчәчәк Сибгатуллина, Кукмара районы Березняк урта мәктәбе
- •Фәнсия Баһавиева, Әтнә районы Күәм урта мәктәбе
- •VII. Яраткан язучым турында сөйләргә телим... Марс Гайнанов, Алабуга районы Морт урта мәктәбе
- •Ринат Йосыпов, Балтач районы Нөнәгәр урта мәктәбе
- •Әнисә Нәкыйпова, Балтач районы Шеңшеңәр урта мәктәбе
- •Гөлия Нәбиева, Балтач районы Шеңшеңәр урта мәктәбе
- •Яраткан язучым − үз замандашларын чагылдыру остасы
- •Резеда Кызрачова, Сарман районы Иске Минзәләбаш урта мәктәбе
- •Ришат Мәҗитов, Баулы шәһәре татар гимназиясе
- •Яраткан язучым − үз замандашларын чагылдыру остасы.
- •Алсу Садретдинова, Нурлат районы Фома урта мәктәбе
- •Илдар Габделхаков, Алабуга районы Морт урта мәктәбе
- •Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән. (Минем яраткан шагыйрем)
- •Булат Галиев, Сарман районы Мортыштамак урта мәктәбе.
- •Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән... (Минем яраткан шагыйрем)
- •Марат Зарипов, Балтач районы Норма урта мәктәбе
- •Нигъмәтҗанова Хәмдия Равил кызы, Әтнә районы Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме урта мәктәбе Дәрдемәнд поэзиясендә сагыш, сызлану һәм аның сәбәпләре
- •Айсылу Галимова, Әтнә районы Олы Әтнә урта мәктәбе Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән... (Минем яраткан шагыйрем)
- •Диләрә Яфизова, Чүпрәле районы Кече Чынлы урта мәктәбе
- •Лилия Садыйкова, Әтнә районы Олы Әтнә урта мәктәбе Минем яраткан драма әсәрем
- •VIII. Күңелемә уелып калган әсәрләр Лениза Сабитова, Менделеев районы, Бәзәкә урта мәктәбе
- •«Уйларым һәм хисләрем халык белән...»
- •Марат Гарнышев, Яр Чаллы шәһәре 2 нче гимназиясе
- •Т. Гыйззәт иҗаты буенча инша. (Теманы укучы үзе уйлый). Таҗи Гыйззәт − күренекле драматург
- •Ләйсән Галимөхәммәтова, Кукмара районы Пычак урта мәктәбе
- •Күңелемә уелып калган әсәр.
- •Ләлә Салихҗанова, Сарман районы Азалак урта мәктәбе
- •«Кешенең матурлыгы эчке матурлыкта чагыла» (ә. Еники)
- •Алиса Тимофеева, Кукмара районы Кукмара 4 нче урт мәктәбе
- •Гөлсөя Фазылҗанова, Балтач районы Смәел урта мәктәбе
- •Сибгат Хәким поэзиясендә сугыш фаҗигасе
- •Айсылу Сабирҗанова, Сарман районы Карашай-Саклау урта мәктәбе
- •Киң даланың ирек сөюче кызы (Галимҗан Ибраһимовның «Казакъ кызы» романы буенча)
- •Алия Шакирова, Түбән Кама районы Түбән Уратма урта мәктәбе
- •Миләүшә Сәмигуллина, Балтач районы Кенә урта мәктәбе
- •Гариф Ахуновның «Хәзинә» романында «Хәзинә хуҗалары»
- •Илназ Мифтахов, Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбе
- •Кешенең иң олы байлыгы − җир, җирнең иң олы байлыгы − кеше
- •Ләйсән Җәләлиева, Әтнә районы Күңгәр урта мәктәбе Мәрхәмәтле безнең әниләр
- •Г. Алтынбаева, Чүпрәле районы Иске Шәйморза урта мәктәбе Ана − бөек исем
Илвера Хәйруллина, Буа районы Адав-Толымбай урта мәктәбе
Укытучысы Т.Ю. Хәсәнҗанова.
План:
Сүзнең сихри көче.
Кулымдагы китап ни сөйли.
Юлбасарлар таптый җиребезне, Ватан сугышына мин китәм...
Шигырьләрең синең, Фатих Кәрим, утлы хәнҗәр булды дошманга.
Фатих Кәрим − татар шигъриятенең горурлыгы.
Сугыш булмаска тиеш, фаҗигагә чик куелсын.
Сөйләр сүзләр бик күп алар, Иренмичә сөйләсәң... |
Ф. Кәрим. |
Сүз... Гади генә бер сүз...
Сүзлекләребездә шушы гап-гади сүзне аңлату өчен озын-озын мәкаләләр язып, төрле-төрле вариантлар тәкъдим итеп карыйбыз, әмма бу үтә дә серле, тылсымлы, ниндидер сихри көчкә ия булган сүзнең мәгънәсен төгәл генә әйтә алмыйбыз. Әйтә алмыйбыз, әмма тоябыз. Чөнки моның төгәл мәгънәсен шигырь әйтә, шагыйрь сөйли.
Шагыйрьләр чәчәкләрдән сүзләр, ә сүзләрдән чәчәкләр ясыйлар. Алар гади җөмләләрне бер-берсенә кушалар, тоташтыралар да, алардан чылбыр, бизәкле чәчәкләр чылбыры төзиләр. Ул чылбырлар белән сизгер йөрәкләрне үзләренә тарталар, бәйлиләр, яхшылыкка һәм батырлыкка өндиләр.
Мине ялкынлы сүзләре белән Фатих Кәрим үзенә тартты. Аны бигрәк тә сугыш елларында язылган әсәрләрендәге сүзләр тезмәсе бары тик батырлыкка, туган илне сакларга чакыра.
Мин аның иҗаты турында язарга телим. Сүзләренең көчен ачып бирәсем килә.
Гадел Кутуй әйткәнчә: «Шагыйрь сүзе укка тиң». Бу тирән мәгънәле сүзләр, минемчә, яраткан шагыйрем Фатих Кәримгә хас.
Кулымда күптән түгел дөнья күргән «Илең турында уйла...» дип аталган өр-яңа шигырь китабы. Аның исеме шагыйрь Фатих Каримнең:
Үлем турында уйлама Илең турында уйла, Илең турында уйласаң, Гомерең озын була, −
дигән шигыреннән алынган.
Бөек Ватан сугышында һәлак булган татар шагыйрьләре истәлегенә багышланган бу китапта Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Абдулла Алиш, Нур Баян, Гадел Кутуйның сугыш елларында язылган шигырьләреннән үрнәкләр бирелгән. Биш шагыйрь, биш үлемсез исем. Аларның ялкынлы әсәрләрен бүген дә тетрәнмичә, дулкынланмыйча уку мөмкин түгел. Җыентыкта бирелгән әсәрләрнең һәркайсы татар шигъриятенең утлы сугыш елларындагы фидакарьлеген, батырлыгын күрсәтүче өлге булырлык көчкә ия.
Китап сугыш елларының сулышын яңарта, поэзиябезнең олылыгын, байлыгын, тирәнлеген искә төшерә...
Татар шагыйрьләре явыз дошманга каршы көрәшүчеләр сафына беренчеләрдән булып басалар. Күбесенең гомере җырланып бетмәгән җыр кебек өзелсә дә, татар поэзиясе сугыш елларында зур күтәрелешкә ирешә. Ул, үзенең сугышчан бурычын намус белән үтәгән солдат шикелле, зур иҗади фидакарьлек казана.
Бу җыентыкта шул олы шигъриятне тудыруда катнашкан ирек өчен, киләчәк өчен җанын кызганмый көрәшкән күренекле фронтовик-шагыйрь Фатих Кәримнең иҗат тәлгәшләре бирелгән. Шушы китап миндә шагыйрьнең иҗатына мәхәббәт һәм кызыксыну уятты. Аның шигырьләрен, поэмаларын кат-кат укыдым. Укыган саен, шигырьләрдә яңа мәгънә ачтым, шагыйрь турында күбрәк белдем.
Минемчә, Фатих Кәрим, татар шигъриятенең сәнгатьчә үсешен яңа, югары дәрәҗәгә күтәреп, гражданлык каһарманлыгы, шигъри батырлык күрсәткән. Ул − милләтебезнең һәм аның сүз сәнгатенең йөз аклыгы булырлык мирас калдырып һәлак булган шагыйрьләрнең берсе. Аның биографиясе, бер караганда, катлаулы түгел шикелле, ләкин бу бер караганда гына шулай. Ул да шәхес культының корбаны була яза, аннан әдәбияттан берничә ел аерылып тору... Аннары инде Бөек Ватам сугышы...
Сугышка китү − шатлык түгел.
Әмма Фатих Кәрим моңа чиксез куана. Чөнки ул хәзер иң алдындагы бурычын чын ирләрчә үти ала, Ватан каршында үзен аклаячагына ант итә.
Юлбасарлар таптый җиребезне, Ватан сугышына мин китәм. Менә балам. Син әнкәсе аның, Балабызны тотып ант итәм! Синең өчен, шушы балам өчен, Нәселем өчен, Туган ил өчен, Мылтык тотып баскан җиремнән Бер адым да артка чигенмәм!..
Бөек Ватан сугышына Фатих Кәрим өлгергән ир, шагыйрь булып китә. Бу чордагы иҗатының төп темасы − сугыш, халык, ил, шагыйрь язмышы. Ул корал белән генә түгел, каләме белән дә фашизмга каршы аяусыз көрәшә. Иҗаты Бөек Ватан сугышы чоры әдәбиятының иң югары казанышларыннан берсе булып санала. Ил елаганда, шагыйрьнең каләме дә сыкрабрак, хислерәк яза. Аның язу көче бу елларда аеруча ныгый. Шагыйрьнең госпитальдән җибәргән хатында мондый юллар бар: «Язам. Окопта да яздым, сугышта да яздым, монда да язам...»
Ул − сапер, ул − разведчик, ул − взвод командиры... Мин рядовой солдат бу сугышта, Тик бер нәрсәм белән аерылам: Рядовойлар төнен йоклаганда, Мин йокламыйм шатлык, кайгыдан.
(«Кереш җыр».)
Иделдән алып, кырыс Балтик ярларына чаклы сузылган ара солдат өчен җиңел булмады. Ул − мең үлем, мең батырлык сорый торган ара.
Дошманга ялкын сибүче Җил булып барсам иде, Тәвәккәллек, батырлыкта Җыр булып калсам иде...
(«Теләк».)
Фашизмга каршы көрәштә катнашу Фатих Кәримгә бик күп материал бирә. Сугыш тынып торган арада, шагыйрь каләмен эшкә җигә. Без аны «Кереш җыр» шигырендә ачык күрәбез:
Бер минут та башка тынгы бирми, Окоп почмагында утырам. Аламын да куен дәфтәремне, Янып, җыр язарга тотынам. Ут булмаган җирдә ай яктырта, Җыр хакына кала йокылар; Окопларда язган җырларымны Хөрмәт белән дуслар укырлар.
Фронттагы шагыйрьне нинди хисләр били соң? Аның өчен, ут астында яшәгәндә, нинди төшенчәләр кадерле?
«Ант», «Урман тын иде», «Туктыйк!», «Кыр казы», «Ватаным өчен», «Окоп җыры», «Разведкада», «Ак күгәрчен». «Партизан хатыны», «Кыңгыраулы яшел гармун»... Бу шигырьләр, поэмалар сугыш елъязмасы дип аталырга да хаклы. Без алар аркылы солдатның яшәү рәвешен күз алдына китерәбез, уй-кичерешләре белән танышабыз. Курку белмәс, батыр йөрәкле егет һәм кызларыбызның ни өчен утка керүләрен, гомерләрен дә кызганмауларын беләбез.
Ватан өчен бара бу сугыш! Тешне кысып алган тирән сулыш Халык күкрәгендә калмый ул, Үз дошманын кара көн итүче Үч ялкыны булып калмый ул.
(«Ватан өчен бара бу сугыш».)
Фатих Кәрим үзенең «Шәкүрев турында җыр» шигырендә татар егетен корыч канатлы яшь лачынга, йолдызга тиңли, аңа дан җырлый:
Яна торган самолеттан, Атылган йолдыз сыман, Бик биектән, зәңгәр күктән Ташланды безнең Шәкүрев Дошман зениткасына.
Ә «Онытма» шигырендә исә колхоз кырларында, завод-фабрикаларда эшләүчеләрнең хезмәтен сугышчыларның көрәшүе белән чагыштыра. Димәк, Җиңү көнен якынайтуда аларның да өлеше зур.
Һич онытма, иптәш, онытма: Колхоз кырларында торып та, Син барыбер бүген җир тетрәгән, Бомба, туплар яуган фронтта.
Фәтих Кәрим үзенең шигырьләрендә солдатны иле, халкы өчен гомерен дә кызганмыйча утка кергән батыр сугышчы, сөйгән ярын уйлап, гармун тартучы саф йөрәкле егет һәм туган авылын, балаларын, газиз әти-әнисен сагынган гади кеше итеп сурәтли.
Идел буйларына тагын Әйләнеп кайтсам иде, Ак чәчәкләр арасында Бер җырлап ятсам иде, −
ди шагыйрь үзенең «Сагындым» дигән шигырендә.
Ирек һәм азатлык кеше рухына көч өсти, канат куя. Юкса, көн-төн бертуктамый туплар шартлый, пуля ява, җирнең асты − өскә килә. Я үлем, я яшәү мәсьәләсе кыл өстендә, менә-менә берсе хәл ителә. Фатих Кәримгә дә башка дөнья кайгысы юктыр кебек. Әмма алай түгел икән! Сугыш чоры − иҗатының да, шигъри осталыгының да иң югары ноктасы. Фронт биштәреннән аерылмыйча, ул сәнгатьлелек ягыннан теләсә кайсы каләм әһелен көнләштерерлек йөзгә якын шигырь, сигез поэма, ике повесть, бер драма әсәре иҗат итте.
Фатих Кәримнең сугыш чоры лирикасы кырыс чынбарлык күренешләренә нигезләнә. Аның лирик герое − сугыштагы солдат. Шагыйрь гомергә хәтердә уелып калырлык вакыйгаларны һәм хисләрне кечкенә генә шигырь юлларына сыйдыра.
Кыска сүзле, чая күзле, Аңарда көч җилкенә; Тормыштан ул шатлык таба Дошманын җиңгәч кенә.
(«Батыр».)
Күләмнәре белән кечкенә булсалар да, бу шигырьләр олы һәм тирән фикерләрне үтемле итеп әйтеп бирәләр.
Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Газинур Гафиятуллин, Бари Шәвалиев, Мәгүбә Сыртланова һәм халкыбызның бик күп батыр уллары-кызлары үлемнең күзенә туры карап сугыштылар, үзләренең шәхси мәнфәгатьләрен ил язмышы белән бергә үрделәр, шуңа күрә алар үлгәч тә халык хәтерендә яшиләр.
Фатих Кәрим дә алар сафында.
Үлемнән бер дә курыкмаган һәм үлем турында уйламагандыр ул. Чөнки аның теләге − кадерле кешеләрнең киләчәктә азат, бәхетле булулары. Шагыйрь иңендә ил язмышы.
Йөрәгем яна минем, Яна көндез, яна кичен, Синең өчен, Туган илем, Синең язмышың өчен.
Аңа утыз алты яшь иде. Шагыйрь өчен зур гомермени ул? Нәрсә соң ул зур гомер? Көрәшчеләр узган юл ничек кенә авыр үкенечле булмасын, мин аларның язмышларына сокланам.
Биектә сез, анда менәр өчен Шактый гайрәт кирәк, көч кирәк; Сезнең язмышны мин көнлим хәзер, Торган саен көнлим көчлерәк. Шагыйрь булып, солдат булып көнлим, Безнең куллар бергә ут ачкан... Бүленми ян икән тоташтан...
Әйе, сугышта никадәр күп һәм берсеннән-берсе гүзәл әсәрләр язган шагыйрь Фатих Кәрим тыныч елларда нинди генә әдәби әсәрләр бирмәс иде! Тик гомере кыска булган икән шул...
Шагыйрь язган шигъри юллар аның үзенә бик тә туры килә:
Шулай үлде Ватан улы Сугыш барган кырларда; Сагынган саен, без аны Бик биеккә, зәңгәр күккә Күтәрербез җырларда.
Кәрим үлде, ләкин аның якты эше калды. Димәк, ул үлемсез.
Сугыш һәм фаҗига. Бу ике төшенчә аерылгысыз бәйләнгән Фатих Кәрим шәхесе дә нәкъ менә шушы төшенчәләр тирәсендә кайный. Сугыш аны көрәшче-шагыйрь итте. Бу фаҗига аны үлемгә этәрде. Шагыйрьнең шушы афәтне-сугышны сурәтләүгә багышланган әсәрләрен күздән кичергәч, бер олы хакыйкатькә инанасың: сугыш булмаска тиеш, фаҗигаләргә чик куелсын! Шагыйрьнең әдәби мирасының кыйммәте шушы түгелмени?!
Бөтен кешелек дөньясына фашизмның ерткычлыгын ачып салуы белән шагыйрь башка мондый хәсрәтнең кабатланмаска тиешлеген кат-кат искәртә, тынычлык өчен армый-талмый керәшергә чакыра.
Фатих Кәрим сүзнең нинди илаһи көчкә ия булуын, аның иң авыр чорларда да кешеләрне илһамга, батырлык эшләргә этәрә алуын ачыклый алган.
Чыннан да, сүз әйтү өчен дә тәвәккәллек, аның йөрәккә ялкын үткәрерлек көчкә ия булуын аңлатырга кирәк дип уйлыйм мин.
Өлкән буын кешеләреннән үрнәк алып, күңелемдә матур сүзләр генә йөртермен, һәрчак тирә-юньдәге кешеләргә ихтирамлы булып яшәрмен дип ышандырып әйтә алам.