Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Муса Джалиль.doc
Скачиваний:
2
Добавлен:
05.09.2019
Размер:
314.88 Кб
Скачать

Эчтәлек

Кереш...................................................................................................................3

Беренче бүлек. Муса Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосының лексикасы....7

1.1. Муса Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосында жанр үзенчәлеге............ 7

1.2. Муса Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосы лексикасының тематик төркемнәре һәм семантик үзенчәлекләре.........................................................16

1.2.1. М.Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосында кулланылган исемнәрнең лексик-тематик төркемчәләре............................................................................16

1.2.2. М.Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосында кулланылган фигыльләрнең лексик-семантик төркемчәләре..........................................................................25

1.2.3. М.Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосында кулланылган сыйфатларны тематик төркемләү...............................................................................................31

1.3. Муса Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосында синонимнарның роле.......34

Икенче бүлек. Муса Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосында күчерелмә мәгънәдәге сүзләрнең кулланылыш үзенчәлекләре..........................................37

Өченче бүлек. Муса Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосында фразеологизмнар....................................................................................................47

Йомгак....................................................................................................................50

Файдаланылган әдәбият исемлеге.......................................................................57

Кереш

Актуальлек. Милли мираска мөнәсәбәтнең үзгәрүе нәтиҗәсендә халык­ның үз үткәне, мәдәни байлыгы, туган теле белән кызыксынуы арту, моңа кадәр күләгәдә калып, күренми яткан әдәби катламнарның ачы­луы әдәбият тарихына, тикшерелми килгән яки берьяклырак өйрәнелгән тел күренешләренә яңача карарга мөмкинлек бирде. Татар әдәби-эстетик һәм иҗтимагый фикерендәге яңарыш идеяләре поэзиядә башкарак тикшерү критерийларын алга чыгаруга юл ачты. Татар поэзиясен генә түгел, гомумән, мәдәният, әдәби-эстетик фикер үсешен, тел үзенчәлекләрен өйрәнү, халык тарихын аңлау өчен Муса Җәлил иҗатын өйрәнү бик мөһим.

XX йөз татар әдәбиятында үлемсез шигырьләре белән халык йөрәгендә мәңгеләшкән Муса Җәлил исеме күренекле урын алып тора. «Моабит дәфтәрләре» белән милли шигъриятне дөнья киңлекләренә чыгар­ган, кыска гомерендә үзеннән соңгы буыннарга үлмәс иҗат кал­дырган, яшәү мәгънәсен туган халкына хезмәттә күргән, аны батыр йөрәкле, үлмәс җанлы итеп таныткан, Ватан азатлыгы хакына газиз җанын биргән, язмыш сынауларына бирешмичә, үлемен батырларча кабул иткән көчле рухлы шәхес ул. Татар халкының бөек шагыйре, Ленин премиясе лауреаты, Советлар Союзы герое, шагыйрь Муса Җәлилнең исеме бүген бөтен дөньяга билгеле. Җәлилнең үлемсез образы әдәби һәм музыкаль әсәрләрдә, сынлы һәм тасвирлы сәнгатьтә, кино, театрда мәңгеләштерелгән. Аның батырлыгы турында татар, рус, башкорт, үзбәк, чуваш, калмык, француз, немец һ.б. телләрдә язылган.

Заман үзгәреше, әдәби-нәзари өйрәтүләрнең, фәлсәфи фикер үсешенең яңа юнәлешләре ачылу, тел үзенчәлекләрен ачыклау Муса Җәлил поэзиясен яңача өйрәнүгә ихтыяҗ тудырды. Беренчедән, әсәрләренең лексик-семантик, стилистик үзенчәлекләрен тикшерү, бөтенлектә бәя бирү кызыклы күзәтүләр ясарга мөмкинлек бирер иде. Икенчедән, Муса Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосы лексикасының тематик төркемнәре һәм семантик үзенчәлекләрен, күчерелмә мәгънәдәге сүзләрнең кулланылыш үзенчәлекләре максатчан өйрәнү, аларны тикшерү Муса Җәлил иҗатын өйрәнүгә, үстерүгә зур йогынты ясар, аны камилләштерү процессында бер адым булыр иде.

Шагыйрьнең иҗади мирасын, тормыш юлын өйрәнү өстендә әдәбият һәм тел белгечләре, тәнкыйтьчеләр күп эшләгән. Алар арасында Г.Кашшаф, Р.Бикмөхәммәтов, Р.Мостафин, Н.Фзиев, Х.Госман, М.Маннурова, Ш.Хамматов, Х.Курбатов, Ә.Мәхмүтов, Г.Ф.Саттаров, К.Бәдиков, С.Арсланова һ.б. бар.

Бигрәк тә Н.Юзиевның “Муса Җәлил поэмалары” монографик хезмәте аеруча игьтибарга лаек. Әлеге хезмәттә “Алтынчәч”, “Илдар” драматик поэмаларына да җентекле анализ бирелә1. Хезмәттә иң мөһиме – драматик поэмаларның либретто булып үсүләренә күзәтү алып барыла.

Билгеле булганча, “Алтынчәч” либреттосы М.Җәлил тарафыннан кат-кат эшләнгән. Н.Юзиев нәтиҗәләреннән күренгәнчә, шагыйрьнең рифмалар белән оста эш итүе драматик поэманың телен үтә дә музыкаль һәм яңгырашлы итә. “Хәзерге татар поэтикасы” китабының икенче бүлегендә Нил Юзиев Муса Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосын яңача анализлый. Ул поэмада фантастика белән чынбарлыкның гаять зур осталык белән үрелеп баруын, фантастиканың әсәрнең сюжет-композициясендә зур урын тотып, поэманың идеясен, фәлсәфи эчтәлеген ачуда зур роль уйнавын күрсәтә.Ул “Алтынчәч”не романтик-фәлсәфи поэма дип атый. Й.Исәнбәт “Муса Җәлил һәм татар музыкасы” дигән китабында Җәлилнең музыка өлкәсендә тоткан урынын бик оста ача, либреттоның эчтәлегенә, геройларына туктала.

Бүгенге көндә Муса Җәлил иҗатын әдәби яктан тикшереп, уннан артык диссертация язылган (Бикмөхәммәтов Р.Г., 1955; Юзиев Н.Г., 1958; Кәшәретдинов Г.С., 1960 һ.б.). Диссертацияләрнең темасы нигездә шагыйрьнең Моабит дәфтәренә күзәтүләргә багышланган (К.Бәдиков, К.Зәбиров, Ә.Мәхмүтов). 2004 елда С.М.Арсланова “Җәлилнең "Алтынчәч" һәм "Илдар" либреттоларының лексик-семантик, стилистик үзенчэлеләре һәм поэтик ономастикасы” дигән диссертациясен яклый. Хезмәт бик җентекләп эшләнгән, уңай тәэсир калдырды. Без Муса Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосында әсәрнең жанр үзенчәлеген бер бүлекчә итеп тикшердек, исем, сыйфат һәм фигыльләрнең лексик-семантик төркемчәләрен аерып алып өйрәндек, бик күп яңа мисаллар белән баеттык.

Рус тел белемендә әдәби әсәр теленә бәйле мәсьәләләрне өйрәнү һәм әдәби текстка анализ ясау өлкәсендә эшләүче галимнәрдән А.А.Потебня, А.М.Пешковский, Л.В.Щерба, В.В.Виноградов, А.Е.Ефимов, Ю.М.Лотман, А.И. Горшков, Н.А.Николина, Л.Г.Бабенко., Ю.В.Казарин һ.б. хезмәтләренә таянылды.

Чыгарылыш квалификация эшенең теоретик нигезендә В.Х.Хаковның “Татар теле стилистикасына кереш” (1963), “Татар әдәби теле (стилистика)” (1999), Х.Р.Курбатовның “Татар теленең синтаксис һәм стилистика мәсьәләләре” (1956), “Хәзерге татар әдәби теленең стилистик системасы” (1971), “Сүз сәнгате: Татар теленең лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы” (2002), С.Ш.Поварисовның “Тел – күңелнең көзгесе” (1982), С.М.Ибраһимовның “Сандугач теле кирәк: Синтаксик стилистика” (2008), И.Б. Бәшированың “Сүз белән сурәт ясау” (1974) һ.б. хезмәтләр үзәккә алынды.

Чыгарылыш квалификация эшен язуның максаты – Муса Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосының лексик-семантик һәм стилистик үзенчәлекләрен өйрәнү. Шушы максатны тормышка ашыру өчен, түбәндәге бурычлар куелды:

- “Алтынчәч” либреттосында кулланылган сүзләрне лексик-семантик яктан төркемнәргә бүлеп тикшерү;

- Муса Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосында күчерелмә мәгънәдәге сүзләрнең төрләрен һәм кулланылыш үзенчәлекләрен билгеләү;

- Муса Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосында фразеологик берәмлекләрне аерып чыгару һәм кулланылыш үзенчәлекләрен ачыклау.

Тикшерү предметы - Муса Җәлилнең “Алтынчәч” драматик поэмасының текстлары.

Тикшерү объекты булып Муса Җәлилнең “Алтынчәч” драматик поэмасын өйрәнүнең барышы тора.

Чыгарылыш квалификация эшенең төзелешенә килгәндә, ул Кереш, ике бүлек, йомгак һәм файдаланылган әдәбият исемлегеннән тора. Керештә әлеге эшнең актуальлеген һәм максатын билгеләдек, төп бурычлар ачыкланды, тикшерү объекты күрсәтелде, безнең темага караган хезмәтләр барланды.

Диплом эшенең беренче бүлегендә Муса Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосында жанр үзенчәлеген ачыклап, сүзләрне лексик-семантик яктан төркемнәргә бүлеп өйрәндек. Икенче бүлектә Муса Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосында күчерелмә мәгънәдәге сүзләрнең кулланылыш үзенчәлекләре каралды. Өченче бүлектә Муса Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосында фразеологизмнар аларга анализ ясадык.

Йомгакта төп нәтиҗәләрне санап чыктык, соңыннан әдәбият исемлеге китерелде.

Беренче бүлек Муса Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосының лексикасы

1.1. Муса Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосында жанр үзенчәлеге

Муса Җәлил иҗатын Н.Җиһанов операсының әдәби нигезен тәшкил иткән, татар поэзиясенең якты маягы булган “Алтынчәч” либреттосы аеруча бизи. Шагыйрь “Алтынчәч” либреттосы өстендә 5 ел эшли, 23 тарихи әсәрне өйрәнә. Билгеле булганча, “Алтынчәч” әсәрендә әкият мотивы тарихи чынбарлык белән бергә үрелеп бара. Биредә туган илне һәм туган халыкны саклау мотивлары әкияти темаларга төреп бирелгән.

Муса Җәлил "Алтынчәч" либреттосы турында шундый аңлатмалар биргән: "Алтынчәч" драматургик поэма төсендә 1936 елда ук язылган иде. Поэмага тема халык әкиятләреннән алынды. Ләкин бу әкиятләрдә драматургик әсәр өчен җитәрлек материал булмаганлыктан, миңа әкиятнең темасын һәм кайбер мотивларын файдаланган хәлдә, бөтен сюжет корылышын, аның вакыйгаларын һәм образларын үз хыялымнан үземә иҗат итәргә туры килде. Шунлыктан бу әсәр әкият мотивларын файдаланып эшләнгән өр-яңа оригинал әсәр булып туды". Язучы мондый ысул белән иҗат итеп, укучыда укыйсы килүне арттыра сыман.

Чынлап та М. Җәлилнең "Алтынчәч" поэмасы бик үзенчәлекле поэмалардан. Андагы вакыйгалар тарихи чынбарлыктан ерек китмәгән сыман, ләкин шул ук вакытта әкияти алымнар да очрый. Мәсәлән, Казан ханы Мөхәммәтнең Идел буендагы җирле халыкларны үзенә буйсындыруы, алардан көчләп ясак җыюы, алардан кол-крестьян ясавы тарихка бәйле вакыйга, ләкин М. Җәлил драматургик поэмасында бу өлешне әкият стилендә, әкияти алымнар белән эшли. "Алтынчәч" поэмасында шагыйрь халык, милләт тормышын масштаблырак итеп күрсәтергә омтыла. Шушы эпик-драматик әсәрдә ул халык батырлыгы темасын күтәреп чыга, милли аңны уятырга тырыша, тарихи вакыйгалар аша татар халкының бай рухи мирасын гәүдәләндерә1. Бу әсәрдә М. Җәлилнең фәлсәфи карашлары тулы чагылыш таба.

Әсәрнең нигезендә татар халык эпосы "Җикмәргән" ята. Поэманың авторы эпоста драматик поэма өчен җитәрлек материал булмаганлыктан, күп нәрсәне үзе иҗат итә. Димәк, поэмада татар халкының "Җикмәргән" эпосы һәм "Алтынчәч" әкиятләреннән алынган материаллар белән очрашырга була. Мәсәлән, уллары ауда чакта, Тузгакның килене Каракаш ир бала табкач, аучылар аудан кайткач зур мәҗлес картинасы.

Балаларым,

Тугзак иле чиксез күп булса,

Якты йрлдызларым сез минем!

Тузгак иле төпсез күл булса,

Шаян кондызларым сез минем!

Йолдыз саны артса,

Күкнең яме артса,

Кондыз саны артса,

Күлнең даны артыр.

Йолдыз кебек матур угыл тапты

Тугызынчы киленем Каракаш.

Күңелебезгә шатлык утын якты

Тугызынчы киленем каракаш2.

Тормыш һәм тарихтагы реаль вакыйгалар, анда, әкияткә хас нечкә романтика белән сугарылганнар. Тарихи вакыйгаларга нигезләнгән бу әсәр, халык әкиятләре мотивлары белән сугарылып, халыкның җиңү һәм ирекле тормыш турындагы татлы хыялын сөйли. "Бу поэмасы белән шагыйрь үзенең фантазиягә байлыгын да, конфликтларны кискенләштереп бирү осталыгын да, образларны эзлекле рәвештә көрәш һәм бәрелешләрдә үстереп, тулыландыра белүен дә күрсәтте", - ди Муса Җәлил турында Гази Кашшаф1. Композитор Җиһанов "Алтынчәч" поэмасының халыкның җиңүе, ирекле тормыш турында сөйләвен тирән төшенә һәм үзенең бай музыкасында шуны чагылдыра.

Шулай итеп, әсәргә автор мөмкин булган кадәр әкият төсен бирергә тырышкан, ләкин андагы вакыйгалар тарихи чынбарлыктан ерак китмәгәннәр. Әкияти вакыйгаларга салып яктыртылган тарихи чынбарлыкны М.Җәлил түбәндәгечә аңлата.

Алтын Урдадан килеп, ханлык торгызган Казан ханы Мөхәммәт Идел буендагы җирле халыкларны көчләп үзенә буйсындыра, алардан көчләп ясак җыя, солдат ала, җирләрен талый, үзләрен чура кол, ягъни кол-крестьян итә. Халык бу җәберләргә түзә алмыйча баш күтәрә. "Алтынчәч" сюжетындагы ханга каршы көрәш мотивы менә шул тарихи чорны чагылдыра. Ләкин бу тема "Алтынчәч" драматургик поэмасында әкият стилендә, әкият алымнары белән эшләнгән. Әкияти образлар билгеле бер гомуми кешелек идеяләрен гәүдәләндергән, гомумиләштерелгән символ-образлар булып үстерелгән2.

Әкияти образлар билгеле бер гомуми кешелек идеяләрен гәүдәләндергән, гомумиләштерелгән символ—образлар булып үстерелгән. Шулай итеп, бу әсәр реаль тормыш белән хыялның, тарих белән әкият «отивларының бердәмлеген эченә алган. Тарихи вакыйгаларга нигезләнгән бу ядкяр, халык әкиятләре мотивлары белән сугарылып, халыкның җиңү һәм ирекле тормыш турындагы татлы хыялын сөйли.

"Алтынчәч" либреттосында туган илнең һәм туган халыкның читтән килгән хан кулыннан юкка чыгарыла язуы, әмма шул кыен хәлдән сакланып калуы тасвирлана. Туыз җирле кабиләне чагылдыра торган тугыз атаклы батырның анасы Һәм тугыз турунның әбисе Тугзак ана, килмешәк ханның җәбереннән качып, Идел буена килеп утыра, шунда җәйләү кора. Уллары ерак ауда чакта, Тугзакның тугызынчы килене Каракаш ир бала таба. Балага Җик дип исем кушалар. Ир бала тууны зур бәйрәм-туй итеп үткәрәләр. Туйның кызган чагында, хан гаскәрләре җәйләүгә һөҗүм итәләр. Тугзак ана балаларын хан гаскәрләренә каршы аяусыз көрәшкә чакыра. Җикнең атасы Янбулат ханга каршы сугышка чыга, ләкин ханның дию пәһлеваны Кулупай кулыннан һәлак була. Хан Тугзакның барлык улларын үтерә, киленнәрен әсир итә. Тугзак, җирдә нәселен саклап калу өчен, килене Каракашны яшь баласы Жяк белән җилкәнле каекта Иделгә төшереп агыза. (Зәкиев...

Каракаш (баласын кочаклап) туган ил белән бик авыр саубуллаша. Хан укчылары Каракашны үтерәләр, ә Тугзакның күзләрен сукырайтып, аяк табаннарын ярдырып, далага ялгыз чыгарып җибәрәләр. Шуның алдыннан Тутзак, килмешәк ханның язмышы ничек булачагын ачык итеп әйтеп бирә:

Күзләремне чукып алсаң да,

Табан асларымны ярсаң да,

Ил күзеннән кача алмассың.

Ялгыз турунымны табармын,

Үстерермен аны, карармын.

Аҗдаһаның башын өзәр ул,

Явыз ханның нәселен кисәр ул !1

Җик атасыз-анасыз табигать кочагында кошлар, җәнлекләр белән бергә үсә, көчле баһадирга әйләнә. Аның турында "Мәргән батыр" (төз атучы батыр, дастанда - Җик мәргән) дип, тирә-якка даны тарала. Җик туган җирен-илен эзли. Ханга ризасызлык күрсәтүче авылның ил агасы Бураш картның кызы Алтынчәч урманда җиләк җыйганда, Җикне очрата. Жик аны, ауга чыккан хан егетләре кулыннан коткарып, авылына алып кайта.

20 ел буе югалган улын эзләп, Тугзак ана да шушы авылга килеп чыга һәм Җик белән кавыша. Тугзак әби Җикне ханга каршы яуга чыгарга өнди. Шул вакыгга чишмәдә табылган алтын чәч буенча эзләп килеп, хан тарханы Урмай кызны сарайга урлап алып китә. Җик, Казан ханына хат язып, Кулупай пәһлеванны ялгыз көрәшкә чакыра. Жик Кулупайны җиңә. Ләкин хан гаскәре Җикне чорнап ала. Бу вакытта сихерле аккош ярдәме белән сарайдан котылган Алтынчәч, күп кошлар белән килеп, хан гаскәренә курку сала. Уразмәт батыр, хан гаскәренә һөҗүм итеп. аны качарга мәҗбүр итә. Табигать көчләре ярдәм итү нәтиҗәсендә җиңгән җирле халык тантана итә: җиңүне яулап алган ирләргә (Мәргән) һәм хатын-кызларга (Алтынчәчкә) мәдхия җырлый1.

Шулай итеп, Муса Җәлил, "Алтынчәч" либреттосында әкияти образларга төреп, туган илне һәм туган милләтне саклау проблемаларын бик оста куйган һәм аның чишелешен ышанычлы хәл итә алган.

Муса Җәлил "Алтынчәч" драматик поэмасын либретто формасында 1935 елның нояберендә яза башлый һәм 1936 елның августында тәмамлый. Әмма китап булып басылып чыкканчы, опера булып яңгыраганчы бу әсәргә шактый катлаулы юл үтәргә туры килә. Шагыйрь әсәрне кат-кат эшли, кат-кат төзәтә, һәр вариант саен поэманың эчтәлеге тирәнрәк ачыла, сәнгатьчә сыйфаты яхшыра. Композиторлар, язучылар үзләренең иптәшләрчә киңәшләре белән әсәрне төзәтергә, яхшыртырга ярдәм итәләр. Хәзерге көндә бу либретто нигезендә атаклы композиторыбыз Нәҗип Җиһанов тарафыннан язылган операны халыкка пропагандалау һәм аны сәхнәдә еш яңгырату тарихи дөреслекне торгызу, халыкка җиткерү һәм милләтебезне патриотик, музыкаль яктан тәрбияләү юлында бик зур бер алга атлау булыр иде.

"Алтынчәч" әдәби әсәр буларак та, опера буларак та Бөек Ватан сугышы елларында халыкта совет патриотизмы хисе тәрбияләүдә, халыкны фашист басып алучыларына каршы көрәшкә туплауда мактаулы роль уйный. Муса Җәлил "Алтынчәч" поэмасын фольклор материалларына нигезләнеп яза. Төп геройларның берсе - Тугзак әби. Эпоста аның турында түбәндәгеләр языла: "Тугзак әби бер атаклы җау башының бикәсе иде. Тугзак әбинең бие җау чаба торган атаклы батырларын җыен, Ак Идел белән Чулман буена ерак җауга киткән иде. Җау башы шул китүеннән кайтмады. Тугзак әби шул вакыттан соң тугыз улын канат астына җыеп, "Корыч" дигән тугайга күчеп килде."

Халык әсәрләрендә Тугзак яу башының бикәсе итеп бирелсә, Муса Җәлил аны ярым күчмә ярлы авылда ил агасы булган һәм Казан ханлыгына каршы көрәштә үлгән батырның тол хатыны итен күрсәтә. Тугзак - тугыз батырның анасы, туксан турунның әбисе. Тугзак, киләчәктә дошманнан үч алу өчен, нәселе саклансын өчен килене Каракашны яшь баласы белән качыра (көймәдә агызып җибәрә). Хан аларга атарга боера. Каракаш та, көймәче дә үлә, тик Җик кенә исән кала1.

Эпоста Җик табигать кочагында үскән, тәрбияләнгән батыр булып тасвирлана. Муса Җәлил дә Җикне эпостагыча табигать кочагында үскән батыр итеп сурәтли. Поэмада шулай ук үзенең кем баласы икәнен, ни өчен ялгыз калганын белми. Тик Бурнаш карт аны әбисе белән таныштыра. Җик үзенең үткәнен белә. Ханга каршы көрәшкә чыга, һәм гаскәрен тар-мар итеп җиңүгә ирешә. Ә эпоста вакыйгалар башкачарак бара. Анда Җик җиңелә һәм ханга әсирлеккә тәшә, ләкин ахыр чиктә, ханга аккош тотарга ярдәм иткәне өчен иреккә чыга, туган җиренә кайта.

Шул рәвешчә, Муса Җәлил поэмадагы ирек, азатлык өчен барган корэш сызыгын сурәтләүдә "Җик-Мәргән"нән файдалана. Әсәрдә Алтынчәч образы да кулланыла. Аны Муса Җәлил әкиятләргә нигезләнеп куллана. "Алтынчәч" - татар халкы арасында иң күп таралган әкиятләрнең берсе. Аның күп төрле вариантлары да бар. Әкияттә Алтынчәч -матур, гүзәл кыз гына түгел, батыр, герой кыз да. Үзенең дошманы белән көн итүгә караганда, ул көрәшеп үлүне артыграк саный һәм үзенең туган иленең азатлыгы өчен батырларча көрәшә. Муса Җәлил Алтынчәчне бөтенләй башка ситуациядә, тирәлектә сурәтли. Тик ул әкияттәге Алтынчәч образына хас сыйфатларны үзенең әсәрендә дә куллана.

Төп тема - халык патриотизмы темасы. Ул һәр образда төрлечә чагыла. Тугзак образы поэмада аеруча зур осталык, җылылык һәм мәхәббәт белән тасвирлана. Тугзак образында автор халыкның көчле, героик характерын, туган ил-ананы гәүдәләндерә. И.Агишев үзенең рецензиясендә образга дөрес бәя бирә: "Тугзак ана -батырлыкның, азатлык өчен үз-үзеңне аямауның символик гәүдәләнеше. Герой көрәшче, киң даланың азат кызы, үз кабиләсенең горур кызы Тугзак ана үзенең ирек сөючән омтылышларына тугры булып кала. Бөтен пьеса барышында ул кара көчләргә каршы көрәшне оештыруда талантлы җитәкче, агитатор һәм рухландыручы булып күренә."1

Тугзак образында яшәү һәм тормышның, халыкның мәңгелек булуына дан җырлана. Тугзак - киң күңелле, мәрхәмәтле, олы җанлы ана. Ул тормышны, ирекне, үзенең балаларын чын күңелдән, бөтен йөрәге белән ярата. Нәселе саклансын өчен һәм киләчәктә дошманнан үч алу өчен Җикне көймәгә утыртып качыра. Тугзак ана үз уллары өчен генә түгел, ә бөтен җәйләү халкы, бөтен халык өчен шәфкатьле ана. Халык Тугзакка туган ана, кадерле ана, шәфкатьле ана, газиз ана дип эндәшә. Тугзак бөтен йөрәге белән коллыкка, явызлыкка каршы, шуңа да ул халыкны азатлык һәм ирек өчен көрәшергә өнди:

Тез чүккәнче ханга кол булып,

Аягүрә сугышып үлегез! - дип, халыкны изге көрәшкә чакыра.

Әсәрдә Алтынчәчнең эчке дөньясы да, тышкы портреты да шактый тулы ачылган. Ул - матур, гүзәл кыз. Аның алтын чәчле булуы да шушы гүзәллекне тагын да арттыра. Алтынчәчне тышкы матурылык кына түгел, эчке матурлык та бизи. Ул ирекле, азат тормышны яратучы, саф һәм шат күңелле кыз. Анда халыкның барлык матур сыйфатлары: тырышлык һәм эчке матурлыгы да, батырлыгы да, кешелеклелеге дә, ирек сөючәнлеге дә чагыла. Ул халыкның "бәхет кошы", ирек символы булып гәүдәләнә.

Җик образына килгәндә, аның язмышы поэма башында ук аянычлы башланып китә. Тугач та ул ялгыз кала, явыз хан аның бөтен нәселен, ырудашларын үтереп бетерә, бердэн-бер исән калган әбисен далага куып җибәрә. Җик батыр, кыю, курку хисен белми торган батыр булып үсеп җитә. Аның батырлыгы турында дан бөтен илгә тарала. Җик үзенең Тугзак ана нәселеннән булуын һәм ни өчен ялгыз калуын белгәч, үз җире өчен көрәшергә; халкы, ырудашлары өчен үч алырга була. Ул ханга һәм аның гаскәренә каршы чыга. Бик каты көрәштән соң Җик ханның Кулупай исемле, бар дөньяга үзенең көче белән танылган батырын җиңеп, халкына азатлык, ирек китерә. Җик ул үз халкының азатлыка илтүче батыр улы!

Мәмәт хан образын һәм аның вәзирләрен, гаскәрен һич кенә дә уңай яктан бәяләп булмый. Алар үз җирендә, үз илендә тыныч кына яшәп яткан халыкны басып алып, кол итеп, тынычлыкны бозучы тискәре герйлар итеп бирелә. Аларда бернинди уңай сыйфатлар күрсәтелми, ә киресенчә явызлык, миһырбансызлык, комсызлык, үзен башкалардан өстен күрү кебек сыйфатлар алга чыгарыла. Алар халыкка начарлык, явызлык китерүче образлар итеп бирелә. Ләкин шулай да поэма азагында яхшылык явызлыкны җиңә, уңай сыйфатлар өстен чыга.

"Алтынчәч" поэмасы төрле милләт халыкларын туган ил һәм халык язмышы турында уйланырга, дошманнарга каршы азатлык өчен батырларча көрәшергә чакыра, халык көченә, киләчәккә тирән ышаныч тәрбияли. Шуңа әсәр төрле милләт халыклары өчен дә кызыклы, Алтынчәч белән Җикнең төрле каршылыкларны җиңеп бергә кушылуы бер үк дәрәҗәдә шатландыра.

Муса Җәлил "Алтынчәч" драматик поэмасы белән татар поэзиясендә Һ.Такташ, М.Гафури башлаган драматик шигырь формасын тагын да үстерде, баетты, драматик поэмалар төрен яңа биеклеккә күтәрде. М.Гафури, Ә.Фәйзи, Н.Исәнбәтләр белән бергә Муса Җәлил татар опера драматургиясенә нигез салучыларның берсе булды.

"Алтынчәч" поэмасы Муса Җәлил иҗатында гына түгел, ботен татар әдәбияты тарихында күренекле урын тота. Бу әсәр социалистик реализм методының язучыга нинди зур иҗат мөмкинлекләре тудыруны ачык күрсәтә.

"Алтынчәч" әсәрендә күп төрле жанрларның үзенчәлекләрен очратырга мөмкин. Халык һәм кеше тормышындагы иң күтәренке моментларны тотып алып, шигырь теле белон әйтеп бирүе ягыннан "Алтынчәч" поэма жанрына керә. Әсәрдә сүз кеше һәм халык язмышындагы иң әһәмиятле нәрсә - ирек һәм ирек өчен көрәш турында, халык һәм Ватан язмышы турында, кеше йөрәгендәге иң нечкә хисләр - туган илне, ирекне ярату, туган милләтне саклау, мәхәббәт һәм сою хисләре турында бара. Әсәргә күтәренке вакыйгалар һәм шундый ук якты характерлар төп геройлар итеп алынган. Шуннан чыгып Муса Җәлил үзе дә "Алтынчәч"не драматик поэма дип атаган.

Шул рәвешле "Алтынчәч" поэмасы үзенең жанры ягыннан үзенчәлекле әсәр. Аны билгеле төрдәге жанр кысасы эченә генә сыйдыру мөмкин түгел. Муса Җәлил "Алтынчәч" белән татар совет поэзиясен, поэмалар жанрын тагын да баетты, бу жанрның чикләрен тагын да киңәйтте. Муса Җәлилнең "Алтынчәч"драматик поэмасы менә шундый жанр чикләрен "җимергән" новатор әсәр булды.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]