Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Татарстан мфтиен Идрис хзрттн шикаять.docx
Скачиваний:
46
Добавлен:
28.08.2019
Размер:
1.18 Mб
Скачать

Тукай районы имам мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрас

Тукай районында 5576 данәдә бастырылган “Якты юл” газетасында “Дин вә мәгыйшәт” дигән тагын бер өстәмә бит (кушымта) чыгып район халкына тарала. Гәзитнең 16 нчы июнь 2005 елдагы санында: “Зиратларыбыз ни хәлдә?” дигән мәкаләдә: “Һәм тагын кайбер ярамаган нәрсәләр турында” – дигән бүлектә: “Мәет чыкканнан соң йортка кереп Коръән укулар, сәдака алулар, гүр сәдакасы, мәет ашлары да сөннәткә муафикъ гамәлләрдән түгел. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) бер хәдисендә әйтте: “Бу йортта мәет булды, ул йорт әһелләрен юатыгыз, ашатыгыз, эчертегез, карагыз” – диде. Ә бездә ул нәкъ киресенчә килеп чыга. Мәеткә дога кылабыз диеп, ул йорт әһелләренең ризыгын ашыйбыз, сәдака алабыз, әле тагын җитмәсә, гайбәтләрен дә сатарга күп сорамыйбыз. Кыскасы, мәет ашларына сылтау итеп, бу йортны талыйбыз” – дип үзенең кул астындагы мөселманнарны бидгатьләрдән тыя.

Мәкалә авторы: Тукай районы имам мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрас.

Сез Җәүдәт хәзрәтнең язган сүзләренә каршы килмисез, киресенчә, аны үз итеп, мактап, “Яхшы эшлисең” дип машина бирәсез. Ә безнең китапларны “уставка туры килмәгән” сәбәпләрен күрсәтмичә генә чыгарудан, таратудан тыясыз. Кая гаделлек?

2011 нче елда Казан шәһәрендәге РИУ га гарәпләр бик бай китапханә бүләк иттеләр. Китапханәдә китаплар бик күп. Анда Әбү Хәнифә мәзһәбендәге китаплар да бар. Мин Әбү Хәнифә мәзһәбендәге мәшһүр китапларның икесен исегезгә төшерәм.

ФӘТХУЛЬ КАДИР” – КИТАБЫ

Икенче томның 151 нче битен ачабыз:

Мәгънәсе. “Мәет әһеленә ризыклар хәстәрләп кунаклар җыю мәкрүһтер. Чөнки мәҗлес җыю кайгы вакытында түгел, шатлык вакытында була. Вә мәет чыккан өйдә мәҗлес җыю, үткәрү кабәхать бидгатьтер” - дип әйтелгән.

Җәбир бин Габдуллаһ риваять итә: “Вафат булган кешенең якыннарына барып анда туклануны, без кабер өстендә елау белән бер дәрәҗәдә санадык” (Әхмәд, Ибн Мәҗә).

(Ягъни, бу гамәл кычкырып елау һәм мәетне шулай ук кычкырып мактау, олылау кебек хәрәм эшләрдән була, бигрәк тә ризык мәетнең мирас малыннан алынса һәм варислар арасында кечкенә балалар булса.)

Киресенчә, мәетнең күршеләренә якын, ерак туганнарына авыр вакытларында ризык пешереп ашату мөстәхәб гамәлләрдән санала.

Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) хәдис-шәрифендә: “Әли Җагъфәрнең гаиләсенә бер мәшәкать килде, ягъни йортларында мәет, аларга сез ризык хәстәрләп ашатыгыз” – дигән. Бу хәдис имам Әхмәд белән ибн Мәҗә мөснәдләрендә сахих хәдисләр җөмләсеннән булып санала. (“Шәрх фәтхел кадир” китабының икенче томы 151 нче бит.)

«РАДДУЛЬ-МУХТАР» - КИТАБЫ

Инде хәзер Әбү Хәнифә мәзһәбендәге “Раддуль-Мухтар” дигән китапның өченче томының 148 нче битен ачып карыйк. Анда:

  • مطلب في كراهة الضيافة من أهل الميت :

قال : " .... ويُكره اتخاذ الضيافة من الطعام من أهل الميت لأنه شُرِعَ في السرور لا في الشرور ، وهي بدعة مستقبحة . روى الإمام أحمد وابن ماجه بإسناد صحيح عن جرير بن عبد الله قال : ( كنا نعدُّ الاجتماعَ إلى أهل الميت وصَنعةَ الطعام من النياحة ) . وفي "البزازية ": ويكره اتخاذ الطعام في اليوم الأول والثالث وبعد الأسبوع ...واتخاذ الدعوة لقراءة القرآن وجمع الصلحاء والقرّاء للختم أو لقراءة سورة الأنعام أو الإخلاص .

Татарча мәгънәсе:

Мәет әһеленә ризыклар хәстәрләп кунаклар җыю мәкрүһтер, чөнки мәҗлес җыю кайгы вакытында түгел, шатлык вакытында була вә мәет чыккан өйдә мәҗлес җыю, Җәбир бин Габдуллаһ риваять итә: “Вафат булган кешенең якыннарына барып анда туклануны, без кабер өстендә елау белән бер дәрәҗәдә санадык” (Әхмәд, Ибн Мәҗә).

Һәм, шулай ук, Әлбәзәзия дигән китапта: мәет үлгән көннең беренче, өченче көннәрендә һәм бер атнадан, ягъни, җидесендә дә мәҗлес үткәрү мәкрүһ диелгән.

Аңлатма.

Бу китапның мөәллифе Мөхәммәд Әмин, ул Ибн Габидин исеме белән танылган Әбү Хәнифә мәзһәбенең олы, шөһрәтле галимнәреннән санала.

Ибн Габидин нәселе Гали Ибн Талибка барып тоташа. Бу китап Хәнәфи мәзһәбендә булса да уставка туры килми. Димәк, сез бу китапның таралуын да туктатырга тиешле буласыз.