Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Татарстан мфтиен Идрис хзрттн шикаять.docx
Скачиваний:
30
Добавлен:
28.08.2019
Размер:
1.18 Mб
Скачать

Татарстан Җөмһүрияте

мөселманнары диния нәзәраты

мөфтие Илдус хәзрәт Фәизгә

Идрис хәзрәт

Галәветдиннән

Шикаять

Илдус хәзрәт Фәиз!

Мин сезнең 2012 нче елның 14 нче мартында кайбер китапларны чыгару һәм аларны таратуны тыю хакында чыгарган карарыгызны укыдым. Минем дә биш китабымны, сәбәпләрен күрсәтмичә, "Уставка туры килми" дип, тыелган китаплар исемлегенә керткәнсез. Ярар, анысы сезнең эш. Мин Хәнәфи мәзһәбендәге кайбер китапларны сезгә тәкъдим итәм, алар уставка туры киләме, әллә юкмы?

"Мәрҗани” фәнни-популяр җыентыгы

2010 нчы елда Казанда “Җыен” нәшрияты "МӘРҖАНИ” фәнни-популяр җыентыгын бастырып чыгара. Бу китапны татар халкы 2010 нчы елдан бирле укый.

Бу китапның 645 нче битендә мәшһүр галимебез Мәрҗани хәзрәтнең үләр алдында әйткән васыяте бирелгән: "Гүр сәдакасы бирү, һәм өченче, җиденче көннәрдә аш булмас. Кирәк нәрсәләр түгел”. Мәрҗәни хәзрәтләре һичшиксез Әбү Хәнифә мәзһәбендә булган. Мәрҗани хәзрәтләре – галим кеше, ул үләр алдыннан әллә ялгышып, әллә белеп, шундый васыятен әйтеп калдырган. Бу сүзләр уставка туры киләме, әллә туры килмиме? Әгәр дә уставка туры килмәсә, сез бу китапны да сатудан һәм халыкка таратудан тыярга тиешлесез. Аллаһ гаделләрне ярата. Бер кешенең китабын тыеп икенчесенеке тыелмаса бу гаделлек булмас.

Габдерәхим Утыз Имәни

Г абдерәхим Утыз Имәни Әл-Болгари – шагыйрь, галим, шәригать белгече, нәкешбәнди тарикатендәге суфий. Ул 1754 елда Татарстанның Чирмешән районы, Яңа Кади (элекке исеме – Утыз имән) авылында крестьян гаиләсендә туа.

Габдерәхим Утыз Имәни хәзрәтләренең шигырьләре дә бик күп. 1986 нчы елда Утыз Имәнинең “Габдерәхим утыз имәни әл-Болгари” дигән исемдә китабы нәшер ителә. Бу китапны дөньяга чыгаруда байтак кына галим-голямалар, язучылар эшәгән. Алар: 1) Юлга-юл тәрҗемәләрне эшләүче филология фәннәре кандидаты Әнвәр Шәрипов. 2) Фәнни редакторы һәм мәкалә авторы – тарих фәннәре докторы, профессор Миркасыйм Госманов. 3) Нәшрият редакторы – Рәис Даутов.

Бу китапның 186 нчы битендә “Тышкы күренешләре дини булган бидгатьләрне сөйләүче бүлек” дип аталган шигырь бар. Бу шигырьдә бик күп бидгатьләр хакында язылган, теләгән кеше китапханәдән алып укый ала. Ә менә мин сезгә аның мәетнең 3 се, 7 се, 40 гы, елы турындагы фикерләрен шигырен укырга тәкъдим итәм:

  • Өченче кабәхәтлекне дә эшләп

  • Наданлыктан тагын яман юлга китәләр.

  • Анысы шундый: ислам кешесе күмелсә

  • Аның рухына кунаклар җыеп ашаталар.

  • Елы, кырыгы, җидесе һәм өчен дә

  • Кунак сыйлыйлар көчләре җиткәнчә.

  • Бу эшләрне васыять итсә, булмас,

  • Әгәр кылса аны, һич ишетелмәс.

  • Сәләфләрдә безгә риваять бардыр

  • Бу эшләрдә тырышлык күрсәтү яманлык ул.

  • Әгәр фәкыйрьләр өчен аш-су әзерләнсә

  • Сәдака итеп, өйләренә җибәрелсә, -

  • Әйттеләр: бу ярый, монда начарлык юк.

  • Әгәр өйгә чакырсаң бу кабәхатьлектер – ди.

Аңлатма. Габдерәхим Утыз Имәни шигъри юллар белән мәетнең 3се, 7се, 40гы, елын үткәрүләрне кабәхатьлек” – дип атаган һәм кемдә-кем бу эшләрдә тырышса, ул яманлыкка, начарлыкка ярдәм итешкән кеше була дип аңлаткан. Әгәр бер фәкыйрь кешенең өеннән мәет чыкса, аңа башка кешеләрнең (күршеләре, туганнары, дус-ишләре һәм башка мөселманнар) аш-су әзерләп илтүләре хәерле һәм Аллаһыга якынайта торган изге гамәл дип санаган. Әгәр мәет чыккан өйгә кешеләрне чакырып ашатсаң ул кешенең эше кабәхать дип атаган. Бу китап та уставка туры килми шикелле, чөнки монда ул мәетнең 3се, 7се, 40гы, елын үткәрүләрне "кабәхатьлек” дип атаган. Шулай булгач, моны да бөтен китапханәләрдән алырга һәм халыкны укудан тыярга кирәк булып чыга түгелме?