Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Татарстан мфтиен Идрис хзрттн шикаять.docx
Скачиваний:
30
Добавлен:
28.08.2019
Размер:
1.18 Mб
Скачать

"Исламские мораль и манеры"

Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб "Ислам әхлагы һәм гадәтләре" исемле Мәрван Ибраһим әл-Кайси дигән кешенең китабын урыс теленә дә тәрҗемә кылдырып нәшер иткән, аның урысча тәрҗемәсе: "Исламские мораль и манеры" дип атала. 1994 елда 500 данә бастырылган. Бу китапның 100 нче битендә: "Необходимо избегать все нововведения (бидъа) связанные со смертью мусульманина, (такие как справление сорокового дня и т. д.)" диелгән. Ул бу китапларны интернет аша да сата. Интернет сәхифәсен ачып карагыз: http://musliman.ru/index.php?productID=1019 Анда менә нәрсәләр язылган:

"Аль-Кайси Марван Ибрагим. Исламские мораль и манеры. Руководство по исламскому адабу. (107 с.).

әәә

На складе: да

Кол-во:   

 Целью книги является раскрытие принципов подлинной Исламской морали, опирающейся на Коран и Сунну. Особенно важно изучение мусульманского адаба (поведение, хорошие манеры) в условиях широкого влияния элементов западного образа жизни. В связи с этим изучение книги поможет в воспитании мусульман. Это сочинение охватывает все сферы жизни, показывает отношение Ислама к тем или иным жизненным проблемам."

"Мәрҗани» җыентыгы

1333 нче һиҗри, 1915 нче милади елында Мәрҗани хәзрәте хакында "Мәрҗани" җыентыгы дигән 639 биттән торган күләмле китап бастырып чыгарганнар. Бу китапны хәзерге татар теленә әйләндереп (кириллицада) Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб ике кисәккә бүлеп бастырып чыгарган.

Китапның икенче кисәгенең (II томында) 170 нче битендә "Гүр сәдакасы бирү, һәм өченче, җиденче көннәрдә аш булмас. Кирәк нәрсәләр түгел " дип Мәрҗани хәзрәтнең васыяте язылган. Ул китапны гарәп хәрефләреннән хәзерге татар хәрефләренә күчереп язучысы Д.Шаймурзин. Аны, ягъни «Мәрҗани җыентыгы» дигән китапны, иман нәшрияты 2001 нче елда бастырып чыгара, мин аны 2011 нче елда Казанда сатып алдым. Титул битендә: "Бастыру өчен җаваплы: Татарстан җөмһүрияте мөфтиенең урынбасары, "Апанай" мәчетенең имам-хатыйбы Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб" диелгән.

"Иткан тәфсире"

Уфа губернасы, Минзәлә өязе Яхшыбай авылында имам һәм мөдәррис Шәйхелислам бине Әсәдулла Хәмидинең каләме хезмәтеннән.

1911 нче елда Казанда "Кәримия" типографиясендә "Иткан" тәфсире басылган. Бу китап бүгенгесе көндә кириллица белән бастырылган һәм алар кибет киштәләрендә һәм интернет сәхифәләрендә бар. Анда "Бәкара" сүрәсенең 255 нче аятен тәфсир кылганда: "Бер кеше Аятел-көрсине һәр фарыз намаздан соң укыса, ул кеше хәзер оҗмахка керер иде. Ләкин оҗмахка керүдән тыйган нәрсә үлем генә" дигән сүзләрне укый аласыз, Ягъни, бу сүзләрдән китап укучы кеше “Аятел-көрси”не фарыз намазыннан соң укырга кирәклеген аңлый. Димәк, бабаларыбыз тарафыннан язылган “Иткан тәфсире” дә “уставка туры килми”. Әгәр дә ул да уставка туры килмәсә аны да тыярга тиеш буласыз түгелме?..

Әлмәт шәһәренең имам мөхтәсибе һәм казые Рәфыйкъ хәзрәт Миңнеәхмәт

Рәфыйкъ хәзрәт Гарәбстанда шәригать факультетын тәмамлаган, Чаллыда “Ак мәчет” мәдрәсәсендә күп еллар шәкертләргә гыйлем бирде һәм ул ел саен Татарстан Диния нәзарәтендәге имамнарның картына, яшенә мәчеттә үтүче курсларда вәгазь сөйләде, дәресләр бирде, хәзергесе көндә ул Әлмәт шәһәренең имам мөхтәсибе һәм казый вазыйфасын үти.

Аңа Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районы Кызыл Яр авылында яшәүче Мостафа Яруллин: “Кайбер кешеләр үзләренә әти-әниләре вафат булгач аларның 7 яисә 40 кичәләренә булсын өчен нәзер суялар. Бу ярамаган эш дип әйтүчеләр бар. Сез ни әйтер идегез?” – дип сорау бирә.

Бу сорауга Рәфыйкъ хәзрәт Миңнеәхмәт болай дип җавап бирә: “Әгәр берәү кемнеңдер җидесе яки кырыгына мал чалырга нәзер итсә, нәзерне үтәргә бурычлы, үтәмәсә кәффарәтен түләргә тиеш (10 мескенне ашату, яки киендерү, яки кол азат итү, яки боларның берсен дә булдыра алмаса, 3 көн бертоташтан ураза тоту). Ләкин мәетнең 3 сен, 7 сен, 40 гын, елын һәм башкаларын үткәрү шәригатьтә безгә муафыйкъ эш түгел, аннан сакланырга кирәк” – дип җавап биргән.

Чаллыда чыгучы “Ислам нуры” газетасының 10 май, 2003 елгы саны.

Бервакыт мин дә, Мостафа Яруллин шикелле, Рафикъ хәзрәттән: "Аллаһ кая: күктәме, әллә бөтен җирдәме?” - дип сораган идем. Ул миңа: Аллаһы Тәгалә Ул Үзе Гаршенең өстендә, ә Аның гыйлеме белән кодрәте бөтен җирдә" дип җавап бирде. (Шаять ки, ул хәзер бәлки фикерен үзгәрткәндер. Ләкин шунысын онытмыйк, ул үзсүзле, бик сирәк үзенең фикерен үзгәртә.) Сез бу фикердә булган кешеләрне яратып бетермисез. Ләкин, шулай булуына карамастан, аны Наил хәзрәт урынына куйдыгыз.