Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Татарстан мфтиен Идрис хзрттн шикаять.docx
Скачиваний:
46
Добавлен:
28.08.2019
Размер:
1.18 Mб
Скачать

"Ислам әхлагы һәм гадәтләре"

Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб "халык укысын" дип, Мәрван Ибраһим Аль-Кайси язган "Ислам әхлагы һәм гадәтләре" исемле китапны 1994 нче елда 20 мең тираж белән бастырып чыгарып халыкка сата. Ул китап хәзерге көндә дә сатуда бар. Мин аны "Мөхәммәдия" институты янына урнашкан китап кибетеннән 2012 нче елның 3 нче мартында сатып алдым (накладное миндә саклана). Аның икенче битендә: Казан "Мөхәммәдия" институтының гыйльми советы карары белән басыла" дип язылган һәм ул китап бүгенгесе көндә "Мөхәммәдия ” дә укытыла. Титул битен карагыз.

 Китапның ахырында 20 мең тираж белән чыгуы һәм 1994 нче елның май аенда (16 нчы числосы) басылырга кул куелганлыгына дәлил бар.

Бу китапның 111 нче битендә менә нинди сүзләр язылган: "Мөселман үлеме белән бәйле яңа кертелгән йолаларны (бидгатьләрне) үтәмәскә кирәк, мәсәлән, моңа җидесен, кырыгын үткәрү һәм башкалар керә" диелгән. Ул аны бер мәртәбә генә бастырмаган. Менә аларның тышлыклары. Бу китапларның өчесе дә бездә бар.

Бу китапларның һәрберсе 20 шәр мең тираж белән чыкканлыгы язылган. Әгәр дә бу өч төстәге китап 20 шәр мең данә чыгып халыкка таралган булса, болар үзләре генә дә 60 мең кешегә барып җиткән дигән сүз.

"Җәвамигуль кәлим шәрхе"

Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб 22.11.1995 нче елда Ризаэтдин Фәхретдин хәзрәтләренең "Җәвамигуль кәлим шәрхе" дигән китабын тагын 20 мең тираж белән бастырып чыгарып сата.

Бу китапның 177 нче битендә: "Сәдака бирүләрен өмет итеп үлекләр өстендә Коръән уку, тәһлил һәм тәсбих белән шөгыльләнү, каберләрдә сәдакалар өләшү, мәетне күмгәннән соң беренче, өченче, җиденче, кырыгынчы һәм елы тәмам булган көннәрдә мәҗлесләр үткәрү, Корьән укытып, укыган кешеләргә сәдака өләшү, каберләр өстенә мәчетләр һәм яки башка биналар салу, шәмнәр яндыру һәм башкалар — болар артыклыктыр" дигән сүзләр язылган.

Татар мөселманнары бу язмаларны 1994–1995 нче еллардан бирле укый. Китапны язган мөселман вафат булган, Аллаһының рәхмәтендә булсын, ә инде ошбу китапны бастыручысы сатып акча эшли, халык бу китапны укып берсен-берсе яманлап дошманлаша. Кем гаепле моңа? Язучымы, бастырып акча эшләүче Винерулла Ягъкубмы, әллә исемен үзгәрткән Вәлиулла Ягъкубмы, әллә халыкмы? Вәлиулла хәзрәтнең 1994 нче елда 120 битле "Ислам әхлагы һәм гадәтләре" дигән китапны 20 мең тираж белән, 1995 нче елда "Җәвамигуль кәлим шәрхе" дигән 608 битле китапны 20 мең тираж белән бастырып чыгарырга зур суммадагы акчаларны каян алганлыгын нигәдер тикшермисез. Шаять ки, ул бу китапларны бастыру өчен кирәкле акчаларны гарәп миллиардиры Сөләйман Раҗихидан, яисә аның ярдәмчесе Әхмәд Тутунҗидән алгандыр. Чөнки ул вакытта алар бер-берләрен бик яхшы беләләр иде. Вәлиулла хәзрәт 1994 нче һәм 1995 нче елларда андый күп акчаларны берничек тә эшләп ала алмый иде. Вәлиулла Ягъкуб бу "Җәвамигуль кәлим шәрхе" дигән китапны шулай ук Гарәп илендә – Мәдинә шәһәрендә дә 20 мең тираж белән чыгарганлыгы сезгә билгеле булмаса да, безгә ул билгеле. Миндә аның нөсхәсе бар. Ул аны гарәп илендә Мәдинә Мөнәүүәрәдә "Дәрул иман"дигән нәшриятта бастырган. Менә аның тышлыгы: