Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Тамчы-шоу.doc
Скачиваний:
8
Добавлен:
13.08.2019
Размер:
510.98 Кб
Скачать

Тантаналы җырыбыз

Гимн - грек сүзе, ул тантаналы җыр дигән мәгънәне белдерә. Татарстан Республикасы Дәүләт гимны Татарстан Республикасы Югары Советының 1993 елның 14 июлендәге карары тарафыннан расланган. Гимнның музыкаль редакциясенә төгәл туры китереп башкарылырга тиеш. Гимнның авторы Татарстанның атказанган сәнгать әшлеклесе, СССР һәм Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты композитор Рөстәм Яхин, Ул 1921 елда Казанда туа. Казан һәм Мәскәү музыка училищеларын тәмамлый. Бөек Ватан сугышында катнаша. Сугыштан соң Мәскәү консерваториясен тәмамлый. Рөстәм Яхин бик күп романслар иҗат итә, пьесаларга музыкалар яза. Ул, герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышлап, «Моабит тоткынлыгында» дигән музыкаль цикл яза... Рөстәм Яхин 1993 елның 23 ноябрендә вафат була. Ләкин аның җырлары, музыкасы халык күңелендә яши.

Россия Федерациясенең дәүләт флагы - аның рәсми дәүләт символы (герб һәм гимн белән). Тигез горизонталь буйлардан тора: (өстә - ак, уртада - зәңгәр, аста кызыл төс) турыпочмак формасындагы тукымага ясала. Россия флагы 1991нче  елның 21нче  августында кабул ителгән.

Россия Федерациясенең дәүләт гербында ике башлы алтын бөркет; бөркет башларында - Бөек Петрның тарихи 3 коронасы (баш өстендә - ике кечкенә, уртада зур үлчәмле). Бөркетнең уң аягында –скипетр, сул аягында –дәүләт. Бөркетнең күкрәгендә, кызыл калканда көмеш атка атланган, зәңгәр плащлы, аяк астында чалкан яткан аждаһаны аты белән таптаткан көмеш җайдак сурәтләнгән. Гербта ике башлы бөркет  Россия Федерациясенең бәйсезлеген, Европа  һәм Азия өлкәсе халыкларының бердәмлеген символлаштыра.

 

Россия Федерациясенең гимнын С.В. Михалков сүзләренә композитор А.В. Александров язган. «Россия Федерациясе дәүләт гимны турында»гы Закон 2000 елның 8 нче декабрендә федераль закон белән кабул ителә.

Казан шәһәре

Казан ханлыгы җирләрен Россия үзенә кушканнан соң, бу җирләр махсус оештырылган, Россиянең үзәк дәүләт органнарынын берсе булган Казан сарае Приказы тарафыннан идарә ителә башлыйлар. Казан сарае Приказы чорының (XVI гасырның 60 нчы еллары — 1708) үз гербы булуы-булмавы хакында мәгълүмат әлегә табылмады. Казан ханлыгының һәм аның башкаласы Казан шәһәренең дәүләт герблары булмавы да ихтимал. Урта гасыр татар дәүләтләрендә — Әстерхан, Касыйм, Кырым, Себер ханлыкларында да, — гомумән, герблар чыгару традициясе турында әлегә мәгълүмат юк. Алдарак Карлус Алярд тарафыннан тасвирланган Казан ханнары флагындагы аждаһадан һәм ябалактан башка бер символ да билгеле түгел. Казан губернасының (1708 — 1920) гербы, 1856 елның 8 декабрендә раслануынча: «Көмеш калканда таҗлы кара аждаһа, канатлары һәм койрыгы кызыл, томшыгы һәм тырнаклары алтын, теле кызыл. Император таҗы белән зиннәтләндерелгән калкан Андрей тасмасы белән бәйләнгән алтын имән яфракларына уратылган». Казан шәһәренен гербы, 1781 елның 18 октябрендә раслануынча: "Ак җирлектә алтын Казан таҗы кигән кара төстәге елан, канатлары кызыл". XIX гасырда Казан гербы сурәтен янарталар, андагы елан Казан губернасы гербындагы таҗлы аждаһа кыяфәтенә кертелә һәм, янәшәсендә кайчандыр шәһәребез төзелә башлаган. Елан (Җылан) тавы турындагы риваятькә ишарә рәвешендә, русча Зилант дип атала башлый. Казанга нигез салыну турындагы риваятьләрнең берсендә шәһәр әүвәл Иделнең текә ярында урнашкан, дип бәян ителә. Казан халкына текә ярдан суга төшәргә һәм аны алып менәргә бик уңайсыз булган. Бервакыт чибәр һәм акыллы ханым ханга шәһәрне икенче урында - Казансу тамагында, Елантау итәгендә төзергә киңәш иткән. “Урыны яхшы, билгеле, тик андагы еланнарны нишләтәбез?” - дип уйга калган хан. Әмма моннан чыгу юлын да тапканнар: кышын анда бик күп кенә салам һәм коры ботаклар өйгәннәр, ә язын, еланнар үз куышларыннан чыгып, салам астына яшеренгәч, атка атланган бер баһадир чаптырып килеп, саламны еланнары белән бергә яндырган. Тик ике башлы гаять зур аждаһа уттан котылып калган һәм баһадирга ташланган. Соңгысы атында Казаннан 50 чакрым юл узган булган, әмма аждаһа аны куып җитеп, үтергән. Үләр алдыннан баһадир коточкыч җан иясен берничә тапкыр агулы сөңгесе белән чәнчеп өлгергән, аждаһа да шушы яралардан җан биргән. Икенче бер риваятьтә аждаһа Елантауга очып китеп, шундагы мәгарәдә урнашкан һәм коты алынган Казан халкыннан бик озак үч алган, диелә. Кайчагында ул шәһәр өстеннән очкан һәм Черек күлдән су эчкән. Җыланның башына җитәргә сихерче Хәким булышкан.Куркыныч Зилант Казанның дошманы булудан туктагач, аның саклаучысы һәм символына әверелгән.

Канатлы еланның борынгырак сурәтләре XVI гасыр рус мөһерләрендә һәм болгар чоры бизәкләрендә очрый. Әмма аларның рәсми рәвештә дәүләт йә шәһәр гербы булып кулланылулары хакында мәгълүматлар әлегә юк. Казан шәһәренең Татарстан, Россия Федерациясе Дәүләт геральдикасы регистрына кертелгән гербы - көмеш җирлектә сурәтләнгән, яшел җиргә баскан, уксыман кызыл телле, кызыл канатлы, алтын аяклы, тырнаклы һәм күзле, алтын таҗлы кара аждаһа (сазаган). Җир - биредә тормыш чыганагын, яшел төс - язгы яшеллекне, янарышны; алтын - байлыкны; көмеш - затлылыкны, сафлыкны; кызыл — батырлыкны, каһарманлыкны, курыкмаучанлыкны, җитлеккәнлекне; кара төс акыллылык, зирәклек, намуслылыкны аңлата. Герб калканы өстенә Казан таҗын кую да мөмкин. Казан таҗы шәһәрнең башкала булуына ишарә.

Казан шәһәренең флагы - иңенә буе 2:3 булган аклы-яшелле турыпочмаклы тукыма. Флагның уртасында Казан гербы. Флаг кинлегенең өске 4/5 өлеше — ак төстә, 1/5 е — яшел төстә һәм аста.

Казан ханлыгының (1438 - 1552) флагы флаг сабына арты белән торучы канатлы, дүрт аяклы, уксыман телле һәм койрыклы аждаһа (сазаган) сурәте төшерелгән сары тукыма булган.

Казан губернасының (1708 - 1920) рәсми флагы булмаган.

II тур. “Чал тарихлы башкалам”. Әлеге тур ике өлешкә бүленә. Беренчесе игътибарлылыкка багышланган. Экранда 5 рәсем күрсәтелә, соңыннан алып баручы рәсемнәрнең барысына карата да бер сорау бирә. (мәсәлән, рәсемнәрдә ничә ручка бар иде).

Икенче өлеше - видеотабышмакта рус патшасы турында сөйләнеләчәк. Шуннан чыгып аны танырга кирәк булачак, исемен атарга, кайсы елларда идарә иткәнен язарга, аннан соң патша тәхетенә кем килгәнен белергә кирәк булачак. Өйрәнү өчен еллар 1740- 1796 еллар. Шул еллар эчендә идарә иткән патшалар турында өйрәнергә кирәк. Шуның берсе видеотабышмакның җавабы булачак.

III тур. Катнашучыларга бирелгән бер озын сүздән мөмкин кадәр күбрәк уртаклык исемнәр төзергә кирәк була. Иң элек озын сүзне эзләп табарга кирәк. Мәсәлән, ҮТСМӘЗЕЗ – СҮЗТЕЗМӘ (сүз, тез, үт, һ.б.ш.)

IV тур. “Халык әйтсә, хак әйтә”. Бу – капитаннар ярышы. Капитаннарга “Тиз җавап” биреме тәкъдим ителә. Төрле фән буенча 10 гыйбарә әйтелә, ул дөрес булса, раслап, әйе дияргә; дөрес булмаса, юк дияргә кирәк була. Мисал өчен, Алинә Кабаева – ул гимнастка (әйе), Май – елның 10нчы ае (юк), Тукайның быел 125 еллыгы (әйе) һ.б.ш.

Үткәрелү көне: 27 февраль

Казан, Шамил Усманов урамы, 9 йорт

8-9179078762, 570-50-33– Сәрия