Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Тамчы-шоу.doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
13.08.2019
Размер:
510.98 Кб
Скачать

Тамчы-шоу

Тапшыруда 6, 7, 8 нче сыйныфларда белем алучы 3 укучы катнаша. Укучылар төрле мәктәпләрдән. Шулай ук 10 болельщик (җанатар) кирәк була.(Әгәр автобус белән кыенлыклар булса, аларны алып килү мәҗбүри түгел.) Катнашучы укучыларда үз исемнәре язылган бейджиклар булуы шарт, аның зурлыгы гадәти визит карточкасыныкы кадәр булса җитә.

Уенда җиңү яулаган укучы чирек финал этабына уза, ул Яңа елдан соң, башка җиңүчеләр белән көч сынашачак, әгәр анда да җиңсә, ярымфиналга, ярымфиналда җиңүгә ирешсә финалда катнашачак. Шулай итеп, елның төп җиңүчесе билгеләнә. Җиңүче укучыны уенны оештыручылар тарафыннан сюрприз көтә.

1 тур. “Батыр берне, белемле меңне егар”. Әлеге турның темасы укучыларга алдан тәкъдим ителә. Катнашучы укучыларга 1 минут дәвамында алып баручы сораулар бирә. Шушы вакыт арасында укучы ничә сорауга җавап биреп өлгерә, шулкадәр балл туплый. Бу турда алып баручы һәр уенчы белән аерым-аерым эшли, ягъни башта бер укучыга 1 минут сораулар бирә, аннан йөреш икенче, соңрак өченче уенчыга күчә.

Уен темасы: дәүләт символлары.

Дәүләт символлары:

1. Герб сүзенең мәгънәсен эзләп сүзлеккә күз салсаң, ул немецча “мирас” дигән мәгънәне аңлата. “Герб” белән “мирас” арасында нинди уртаклык бар соң? Герб-ул кешегә, шәһәргә, дәүләткә караган аеру билгесе. Ул буыннан буынга мирас итеп тапшырыла.

2. ФЛАГ – шнурга яисә агачка эләктерелгән, билгеле бер төстә һәм размерларда герб рәсеме яисә эмблема төшерелгән турыпочмаклы тукыма. Флаг- дәүләтнең мөстәкыйльлеген раслаучы символ. Шуңа күрә элекке заманнарда ук илне дошман басып алу куркынычы янаганда, сугышчылар байракны үзләре белән алгы сафта алып барганнар. Бөек Ватан сугышы елларында да бит безнең сугышчыларыбыз, байракны саклап калу өчен үз гомерләрен корбан иткәннәр, дошман кулына төшермәс өчен үз гомерләрен корбан иткәннәр, аны үз гәүдәләренә урап йөрткәннәр, җиргә күмгәннәр, яна торган биналардан алып чыкканнар.

3. “Гимн” грек сүзе, ул тантаналы җыр дигән мәгънәне белдерә.

Татарстанның дәүләт символлары.

1990 елның 30 августы дәүләтебез тарихына алтын хәрефләр белән язылырлык көн булып туды. Бу көнне Татарстан Республикасының Дәүләт суверенлыгы турында Декларация кабул ителде. Үзенең мөстәкыйльлеген алганнан соң, Татарстанның башка илләр арасында абруе шактый артты.Ул ныклы адымнар белән халыкара мәйданга чыкты. Икътисади элемтәләр, транспорт багланышлары урнаша, халыкара сәүдә күләме үсә. Болар Татарстан Республикасының дәүләт буларак ныгуын күрсәтә. 1992 елның 6 ноябрендә Татарстан мәнфәгатьләрен күздә тоткан Конституция кабул ителде. Ул демократик дәүләт төзү өчен хокукый нигез булып тора. Конституция-республикабыз халыклары өчен үзара килешү законы да. Татарстан җирендә яшәүчеләрнең бер-берсенә ихтирамлы мөнәсәбәттә булу, милли мәдәниятләрне, телләрне, гореф-гадәтләрне үстерү бурычы да Төп Законда билгеләнгән. Конституция республикабызның Россия Федерациясе һәм башка илләр белән үзара мөнәсәбәтләрен ныгыту өчен дә кирәк.

1991 елның ноябрендә-Татарстан флагы, 1992 елның февралендә- гербы, ә 1993 елның июлендә гимны кабул ителде.