Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
домашнее задание-2.doc
Скачиваний:
42
Добавлен:
03.05.2019
Размер:
420.86 Кб
Скачать

Контрольные вопросы:

1. Охарактеризуйте официально-деловой стиль.

2. Назовите сферу функционирования официально-деловой речи?

2. На какие виды подразделяются документы?

4. Ознакомьтесь с текстами документов (Литература [3]) и определите основные стилеобразующие черты, лексические, фразеологические и грамматические особенности.

5. Подберите несколько отрывков из официальных документов и найдите в них черты, характерные для официально-делового стиля.

6. Перечислите подстили и жанровые разновидности ОДС

Тема3.

Основные требования к стилю служебных документов.

  1. Общие функции документа: информационная, социальная, коммуникативная, культурная.

  2. Специальные функции документа: управленческая, правовая, функция исторического источника.

  3. Речевое оформление документов различных жанров.

  4. Разработка типовых и трафаретных текстов.

  5. Практикум по стилистике: составление документов

Упражнения - Күнегүләр

  1. Прочитайте готовй документ и составьте по аналогии акто списании канцелярских товаров

Тапшыру акты

Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, ике мең беренче ел,

утызынчы гыйнвар.

Без, 2001 нче елның 10 нчы гыйнварында Татарстан Республикасының Казан шәһәре нотариаль округы нотариусы М.Б.Салихова вазыйфаларын башкаручы М.Н.Мәхмутова тарафыннан расланып, исемлектә 64 ңче булып теркәлгән ышанычнамә нигезеңдә Казан шәһәре, Карбышев урамы, 27 нче йортның 16 нчы квартирында яшәүче Ләйсән Рифкать кызы Әхмәрова исеменнән эш итүче Казан шәһәре, Фучик урамы, 110 нчы йортның 156 нчы квартирында яшәүче Раиль Рифкать улы Әхмәров, бер яктан, һәм 2001 нче елнын 25 нчы гыйнварында Татарстан Республикасының Азнакай нотариаль округы нотариусы К.М.Шойдуллина тарафыннан расланып, исемлектә 1-238 нче булып теркәлгән ышанычнамә нигезендә Азнакай шәһәре, Усманов урамы, 2 нче йортның 39 нчы квартирында яшәүче Әнисә Әхмәдулла кызы Шәвәлиева исеменнән эш итүче Казан шәһәре, Гадел Кутуй урамы, 8 нче йортның 28 нче квартирында яшәүче Рәис Миннегали улы Шәрәфетдинов, икенче яктан, Россия Федерациясе Граждан кодексының 556 нчы статьясы нигезендә әлеге актны түбәндәгеләр турында төзедек:

1. Мин, Раиль Рифкать улы Әхмәров, сату-алу шартнамәсе нигезендә Рәис Миннегали улы Шәрәфетдиновка Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Павлюхин урамының 72 нче йортында урнашкан 14 нче квартирны саттым.

2. Әлеге акт белән Раиль Рифкать улы Әхмәров түбәндәге адрестагы квартирны Рәис Миннегали улы Шәрәфетдиновка тапшырды, ә Рәис Миңнегали улы Шәрәфетдинов әлеге квартирны Раиль Рифкать улы Әхмәровтан кабул итеп алды: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 72 нче йорт, 14 нче квартир.

Рәис Миннегали улы Шәрәфетдиновның Раиль Рифкать улы Әхмәровка тапшырылган квартирга бәйле дәгъвасы юк.

Сатучы:

____________________________________________________________________

________________________________________________________

________________________________________________________

Сатып алучы: _____________________________________________________

_________________________________________________________

_________________________________________________________

2. Укыгыз. Образлы сыйфатламаларның төрле формала­рын табып, дәфтәрләрегезгә күчереп языгыз, стилистнк-семантик кулланы­лышларын аңлатып бирегез.

1. Ялтырап, җәйлеп ята күлләр, сихерле көзге күк. (Г. Т.) 2. Ул заманнар нурлы киләчәкнең якты күренешләре ачылган көннәр иде. (Г. И.) 3. Кояш бардыр, сандугач сайрыйдыр, ай әле дә шулай үзенең гаҗәеп серле хыялый нурлары белән сөю дәртләре илһам итәдер. (Г. И.) 4. Без әле һаман да шул татлы тойгылар йогынтысыннан айный алмыйча, ниндидер бәхетле очрашулар көтеп, хыяллана идек... Бу матур табигать эченә яшерелгән тәмле серләр тагын да тирәнрәк булып тое­ла башладылар. (М. Ә.) 5.—Нинди әфисәр дисәм, өтек солдат икән. (К. Т.) 6. Исак коры теле белән генә мактанган була, хәерсез. (Ш. К.) 7. Хәдичә абыстай, гадәтенчә, иренә берничә ачы сүз әйтте дә пырылдап урамга чыгып китте. (Г. Т-й) 8. Җылы биреп җил-су үтмәс Яшел чыклы юрганыннан. (М. Җ.) 9. Әй, егетләр, тимер куллы ирләр, Зур куркыныч кичерә илебез. (Ф. К.) Ю. Брильянт юллар суза ай Кичке күл өсләренә. (X. Т.) 11. Җырның бөек урынын эзли күңел, Кабат әзер авыр юлга мин. (С. X.) 12. Көмеш ай яктысында зәңгәр төтенгә чорналган авыл күренә... Ул таңның саргылт көмеш нурлары яктыртылган зәңгәр ераклыкка тагын бер мәртәбә күзен төшерде. (А. А.) 13. Фәйрүзә исемле кыз, усал күзләре белән кызларга карап алып, абыстай урынына барып утырды. (Ә. Ф.) 14. Ул үзе дә аңардан әзрәк шүрли—карт кыек эшне бер дә яратмый иде. (Ә. Е.) 15. Авызына шайтан төкергән кеше булып чыкты...—Авырулар арасында да син шулай балтасы суга төшкән агай кебек йөрисеңме? (Г. Ә.)16. Җирдә төннең, Язгы зәңгәр төннең Сөрем сыман сыек томаны. (X. Т.)17. Кер чайкыйлар кызлар* бозлы суда!Алтын куллар күшегә, күгәрә. (X. Т.) ) Сан аша бер вакыйганы белдерү.

3. Укыгыз. Предметлар һәм күренешләр эрасында булган мөнәсәбәтне белдерә торган сүзләргә анализ ясагыз. Аларның сөйләмдәге функциясен күрсәтегез.

1. Ялтырый милли болытларның арасыннан «Яшен»; Бәлки рәхмәт яңгырыдыр—яшьнәсен ул, яшьнәсен. (Г. Т.) 2. Жан­ дарм өмет өзде, бу фәсле җөббәдән юньле җавап алып бул­ мас дип кистерде. (Г. И.) 3.—Бик кыстагач бер стакан эч­ ми булмас инде. (К. Т.) 4. Үч ялкыны, көчле ялкын булып, Фашистларның йортын камасын. (М. Җ.) 5. Күңелемә ни­ дер җитмәс иде Тукаеңны җырга кушмасам. (И. Ю.)

4. Укыгыз. Предметлар һәм күренешләр арасындагы мөнәсәбәтне белдергән сүзләрне табыгыз һәм аларның художестволы сөйләмдә нинди урын тотуың аңлатып бирегез.

1. Алмадым мин ул гәзитне, калганын да бик беләм, Бу бака, хәтта ки, «Йолдыз»дан курка дип көләм. (Г. Т.) 2. «Болгар»га мин эчем пошкан саен Барып чыктым Болак буеннан. (С. X.) 3. «Байрак»лар ышанып бетә алмадылар. (Г. И.) 4. «Эш»не Казан мөселман коммунистлары секциясе кешеләре төрле юллар белән бушлай тараталар иде. (А. Ш.) 5. Кырыгынчы елларның язында ул Мәскәүдән Бауман институтын бетереп кайтты. (Ә. Е.) 6. Тукай керде өйгә, казанда аш, Бөтен дөнья тулган пар белән. (С. X.)

5 Укыгыз. Предметларны атау урынына, аларның бер билгесен генә күрсәтергә дә мөмкин. Матур әдәбият әсәрләрендә гәүдәнең бер өлеше, киеме аша кешене тулаем күз алдына китерү алымы кин таралган. Бирелгән җөмләләрдә шуларны табып, аңлатма биреп чыгыгыз.

1. Ул тагын бер тапкыр, күтәрелеп, качарга омтылган иде дә, салам эшләпәсен юеш балчыкка изеп таптаучы ялтыр кунычлы итекләр, биткә, күкрәккә типкәләп, тагын аудардылар. (К. Н.) 2. Җәйләр яхшы җәйләргә, яулык яхшы бәйләргә; Ак алъяпкыч, кара камзул килешә нәзкәй билләр гә. (Г. Т.) 3. Бу көндә «Сак» белән «Сок»лар кебек без, Сәламнәр әйт, сәлам ул нечкә билгә. (Д.) 4. Теге маңгай аша һаваны сөзеп карый торган бәрхет яка килеп кергәч, сүзне тиз генә икенчегә бора белүе—болар барысы да Сәфәргалине яңа бер уяту белән уятып җибәргән иде. (Ф. X.) 5. Коридор буйлап биек үкчәле туфлинең шырт-шырт басып килгәне ишетелде. (Г. А.) 6. Шул чигенүдән кызыл ирен, өркетелгән әрләндәй, түрдәге ишектән икенче бүлмәгә үк кереп юлыкты. (Р. Т.)

6 Укыгыз. Билгесез булган күплеккә карата билгеле бер санны куллану алымын аңлатып бирегез. Халык авыз иҗаты әсәрләрендә киң таралган саннарга мисал китерегез. Мәсәлән: Җиде кат үлчә, бер кат кис. Җиде кат күккә менү. Җиде ят. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз. Кырыкмаса кырык кат. Кырыкка ярылу.

1. Сабыйлар, урманын, яланын калдырмый, ялкын кабын­дырып, мең төрле уеннар чыгарып, шул бер айны һәрвакыт бергә үткәрделәр. (Г. И.) 2. Өстендә кырык ямаулы, җитмеш ертыклы бер бишмәт улып, бу бишмәттән һич Манигъсыз (тоткарсыз) җил бер тарафыннан икенче тарафына үтеп йөрер иде. (Р. Фәхр.) 3. Ярлы-ябагай дуга бөгә, бау ишә, ча­бата ясый, чана карамалый, киндер суга, җеп эрли, тузган-искергән чикмәненә кырык беренче ямавын сала. (Г. А.)

7. Укыгыз. Поэтик өзекләрдә кабатлауларның кулланы­лу үзенчәлекләрен аңлатып бирегез. Кайсы позициядә булуларына карап, аларны ничек атап йөртәләр?

1. Синең караш җылы яңгыр төсле, Синең караш кояш шикелле. Синең караш минем йөрәгемә

Ал чәчәкле язлар китерде. (М. Җ.)

2. Ул—минем шатлыгым, Ул—минем ялкыным,

Ул батыр, сөйкемле... (М. Җ.)

  1. Мин мәңге салкын, юк миндә ялкын, Мин кыш иркәсе, әллә белмисең? Мин боз йөрәкле, миңа кирәкми, Теләсә кояш үзе баш исен! (М. Җ.) Анда ул, анда ул таңнарның Нәкъ Кырлай өстендә атканы. Кайда да йөрәктә, йөрәктә, Төшләргә кереп гел йөдәтә Нигә соң, нигә соң бу Кырлай яклары. (С. X.)5. Ялгышларны—була, мәнсезлекне..Тууларны булмый кабатлап! Җырчыларны булмый кабатлап, Даһиларны булмый кабатлап. (Р. Ф.)

8. Используя нижеприведенные языковые конструкции напишите

  • Письмо-напоминание (искә төшерү хаты)

  • Письмо-приглашение (чакыру хаты)

Эшлекле хатларда кулланыла торган гыйбарәләр

Языковые конструкции деловых писем

Текстның исеме

Машиналар китерү (-у/-ү + турында) турында

Факс аппаратлары мәсьәләсе буенча

Мөрәҗәгать итү

Хөрмәтле .... әфәнде!

Хөрмәтле әфәнделәр!

Хөрмәтле Айрат Гыйльманович!

Хөрмәтле Алсу Ирековна!

Хат, документ, товарның килеп җитүен раслаучы гыйбарәләр

Без Сезнең хатыгызны ... алдык

Сезгә хатыгызның вакытында килеп җитүен хәбәр итәбез

Яңа бәяләр

Каталогыгызның килеп җитүен әлеге хат белән раслыйбыз.

Хатыгыз өчен Сезгә рәхмәт белдерәбез.

Катнашуыгыз өчен алдан ук рәхмәт әйтәбез.

Сез үзегезнең бәяләрегезне җибәрсәгез без сезгә бик рәхмәтле булыр идек.

Нигезләмә, мотивацияләү ысуллары

Техник ярдәм күрсәтү тәртибендә ...

Авыр хәлдә булу сәбәпле

Уртак эшләр алып бару сәбәпле ..

Заказчының хатына тәңгәл рәвештә ...

Дәүләт милкен саклауны көчәйтү максатыннан

Сезнең үтенечегезгә җавап итеп ...

Телефоннан сөйләшүебезне раслап ...

Безнең килешүебезне раслап ...

20 майдагы телеграммага нигезләнеп

Россия һәм Франция арасындагы

сәүдә килешүе нигезендә 100 данә китапка заказ җибәрәбез

Эш кәгазьләрен яки матди байлыкларны җибәрү

Машина җыюның схемасын

Безнең яктан кул куелган шартнамә җибәрәбез

Сезне кызыксындырган документларны юнәлтәбез

Үз карашыңны (позицияңне) ачыклап бирү, аңлату

Әлеге сорау буенча мөрәҗәгьтләребез уңай нәтиҗәгә китермәде

-га/-гә, -ка/-кә каршылык белдерми/каршы түгелбез

Без Сезгә .........................................җибәрә алмыйбыз

Каршы якның эш-гамәлләрен ачыклау, аңлату

Заводыгызның пресс-формалар җибәрүне тоткарлавының сәбәбе аңлашылмый

Биргән вәгъдәгез үтәлми

Үз сүзегездә тормыйсыз

Мондый тоткарлык -га/-гә, -ка/-кә китерергә мөмкин

Хәбәр итү ысуллары

Сезгә ...-у/-ү турында (хакында), -ны/-не хәбәр итәбез

Сезгә -у/-ү белдерәбез

Сезнең (нәрсә) турында/хакында исегезгә төшерәбез

Тагын бер мәртәбә (кабат, икенче мәртәбә, яңадан, ныклап, катгый) искә төшерәбез, хәтерегезгә төшерәбез

Бүлек (университет, оешма,

берләшмә) ... хакта/турында хәбәр итә, белдерә

Үтенеч белдерү, таләп итү, тәкъдим итү ысуллары

Бүлек (университет, оешма, берләшмә) ...-у/-ү турында, хакта үтенә, сорый

(Без) (Сездән) -ны/-не үтенәбез/сорыйбыз

Бүлек (университет, оешма, берләшмә) (Сезгә, сезнең оешмага) юнәлдеул итә, тапшыру) хакында үтенеч белдерә

Бүлек (университет, оешма, берләшмә) Сезгә (шул хактагы, турындагы) үтенеч белән мөрәҗәгать итә

Бүлек (университет, оешма, берләшмә) ...(канәгатьләндерүне, ризалашуны, эшләүне) таләп итә

Бүлек (университет, оешма, берләшмә) тагын бер мәртәбә (катгый, кабат, яңадан, ныклап) эшләүне таләп итә

Бүлек (университет, оешма, берләшмә) -на/-нә, -га/-гә, -ка/-кә теләк белдерә, ышаныч белдерә яки бик (нык, берсүзсез) ышана (ышаныч белдерә).