- •Тема 1. Коммуникативный, нормативный, этический аспекты культуры деловой речи.
- •Упражнения - Күнегүләр
- •Контрольные вопросы:
- •Тема 2. Функциональные основы официально-делового стиля
- •Упражнения - Күнегүләр
- •Контрольные вопросы:
- •Упражнения - Күнегүләр
- •Тапшыру акты
- •Эш, гамәлнең сәбәбе, нигезе
- •Контрольные вопросы:
- •Тема 4 Лексические особенности служебных документов.
- •Упражнения - Күнегүләр
- •Контрольные вопросы:
- •Тема 5 Морфологические особенности служебных документов.
- •Упражнения - Күнегүләр
- •Тема 6 Синтаксические особенности служебных документов.
- •Упражнения - Күнегүләр
- •Тема 7.
- •Контрольные вопросы:
- •Тема 8 Общие принципы редактирования служебных документов.
- •Техника правки текста.
- •Виды правки: правка-вычитка, правка-сокращение, правка-обработка, правка-переделка.
- •Корректурные знаки. Упражнения - Күнегүләр
- •Эш практикасы турында килешү
- •Контрольные вопросы:
- •Тема 9 Этапы редактирования служебных документов на татарском языке
- •Упражнения - Күнегүләр
- •Контрольные вопросы:
Контрольные вопросы:
Расскажите о том, как классифицируются виды общения?
В чем заключается "коммуникативная неудача"?
Какие внешние обстоятельства приводят к коммуникативному провалу?
К какой сфере относится использование невербальных средств? Каково их предназначение?
Назовите основные лингвистические характеристики языковой системы?
Какие существенные функции выполняет язык?
Какая наука изучает знаковые системы?
Каковы основные признаки текста?
В чем заключается сходство разных языковых систем?
Расскажите о существующих функциональных стилях языка.
11. Существует ли расхождения между юридическим статусом и реальным функционированием татарского и русского языков в РТ?
Тема 2. Функциональные основы официально-делового стиля
. Разнообразие жанров документов.
Особенности официально-делового стиля.
Сфера применения и важнейшие свойства деловой речи.
Административно-канцелярский и юридический подстили, их особенности.
Практикум по стилистике: составление документов
Упражнения - Күнегүләр
1 Опредилите подстиль и жанр отрывка
Мин, 1949 нчы елның 13 нче мартында туган, Азнакай шәһәре, Болгар урамы, 8 нче йортнын 23 нче квартирында яшәүче, Азнакай шәһәренең һәм районының Эчке эшләр бүлеге тарафыннан 2001 нче елның 26 нчы гыйнварында бирелгән бүлекчә коды 162-022, номеры 518122 92 01 серияле паспорт иясе Наилә Шакирҗан кызы Гадиева, Казан шәһоре, Татарстан урамы, 55 нче йортның 26 нчы квартирында яшәүче, Казан шәһәре Идел буе районының Эчке эшләр идарәсе тарафыннан 2000 нче елнын 10 нчы маенда бирелгән бүлекчә коды 162-021, номеры 421386 92 01 серияле паспорт иясе Марат Искәндәр улы Абдуллинга Казан шәһоре, Эсперанто урамындагы 60 нчы йортта урнашкан 32 нче квартирны, шундагы шартлардан чыгып, үзе теләгән бәягә сатып алырга вәкаләт бирәм. Моның өчен аңа кирәк булган барлык белешмәләр, документлар һәм таныклык язулары алу, сату-алу шартнамәсенә һәм тапшыру актына имза кую, шартнамәне һәм милеккә хокукның күчүен, күчемсез мөлкәткә һәм барлык кирәкле документларга дәүләт тарафыннан теркәлгән хокукны раслый торган таныклык алуны да кертеп, Татарстан Республикасының Юстиция министрлыгы каршындагы Дәүләт теркәү палатасында теркәү, минем исемнән рәсми белдерүләр белән чыгу, минем өчен имза кую һәм әлеге вәкаләтне тормышка ашыруга бәйле булган барлык гамәлләрле башкару хокукын бирәм.
Укыгыз. Г. Ибраһимовның «Тирән тамырлар» романында пейзаж белән символның, бергә кушылып, әсәрнең идея эчтәлегең ачуда тоткаң урының билгеләгез.
Җирдән күтәрелгән көчле өермә Яманкол чокыры буйлап биек тауга ташланды. Ялгыз имәнгә уралып, аның тирәсендә дөнья чаклы тузан, туфрак болыты кузгалды. Шуңа каршы яман күк күкрәде. Каты җилгә дулкынланып, ачу белән си-керенгән Идел өстендә көчле ялтыраган яшен утлары, карт агачның төбеннән башына таба уралып, ярылдылар. Тау-таш җимерелгәндәй бәрелешү, коточкыч тавышлар һәм ялкынлану кайнашты. Табигать көчләренең шул утлы бәрелешләре эчендә моңарчы каты җилләрне уйнап кичерә торган тирән тамырлы бик карт имәнне бөтен тирә-як туфраклары белән суырып ыргытты. Зур агач, өлкән ботаклары, хисапсыз калын, озын тамырлары белән әйләнеп төшеп, Яманкол чокырының бер ярыннан икенче ярына кара көеп сузылып ятты. Әйтерсең шуның өчен генә монда кайнашканнар иде. Ялгыз карт имәнне егып салдылар да, күкрәүләр, җилләр, утлы яшеннәр, киң Иделне кисеп, Камага, Уралга таба шаулап үттеләр. Монда давыл басылды. Күк йөзе тигез, тыныч куе болытлар белән капланды. Коеп-коеп яңгыр ява башлады. Яланнар, басулар, болыннар, таулар, урманнар, кырлар—һәммәсе, киң күкрәкләрен ачып, көчле яңгырның рәхәтенә чумдылар
3. Укыгыз. Язучыларның индивидуаль стиле белән бәйләнешле чагыштыруларны күзәтегез, аларда чагыштырыла торган предметларны күрсәтегез. Логик-стилистик яктан чагыштыруның нигезе дөресме?
1. Аягы йомшак әйбергә килеп баскач, җир астыннан килгән аваз шикелле, сүгенгән тавыш ишетелде. (Ф. С.)
2. Кичә оеткан катык төсле йомшак җилләр истеләр. (К. Н.)
3. Мичтән яңа чыккан күмәч буы төсле җылы җилисә. (К. Н.) 4. Илләреннән куып китерелгән Хөрмә кебек кызлар, егетләр. (М. Җ.) 5. Волга буеның зәңгәр ераклыгын нан аксыл бәрәннәрнең бөдрә йоннары кебек җиңел болыт лар күтәрелделәр. (К. Н.) 6. Ук шикелле үткен канатыңнан, Таң шикелле якты җырыңнан Таныр сине халкым. (М. Җ.) 7. Күктә ай йөзә,—ул, кими-кими, ярты икмәк шикелле генә калган. (А. Ш.) 8. Күктәге таң йолдызы шикелле җемелдәп яшә. (А. Ш.) 9. Аягына сары чәпчүрләр кигән дә, кәҗә ке бек, шыгыр-шыгыр басып йөри. (Т. Г.) 10. Сумаладай кара толымнарын салындырып җибәргән бер яшүсмер кыз, безнең яннан йөгереп узып, урамга караган фанза ишеген ачты һәм, яңа өлгергән карлыган төсле чем-кара күзләрен безгә текәп, баскан урынында туктап калды. (А. Ш.) 11. Күл йомшак, ни чектер, оядагы кош баласы кебек кайнар иде. (X. К.) 12. Яшь егетләр беренче тапкыр кара-кучкыл-зәңгәр, сыек корыч эре мәсе кебек чайкалып торган диңгезне күрделәр. (М. М-в) 13. Баобаб шикелле торбалар Галәмгә терәлеп тора лар. (Ә. Б.) 14. Синең сөюең белән ачыладыр Чия чәчәгедәй җаным. (Р. Г.)канатларын чаңгы итеп, тилгән шуа. (Ә. Б.) 6. Озын алтынсу керфекләреннән ак яңагына күләгә төшкәндәй булды. (М. Мал.) 7. Күздә—яшел арыш төсе, Арыш исе— җанда. (Р. Г.) 8. Ак көн юрап, акка төргән анам изге дога бирде. (И.)
4. Укыгыз. Тере булмаган предметларны җанландырып сурәтләүче тасвирый сыйфатларны табыгыз, алардагы мәгънә үзенчәлекләрен аңлатыгыз.
1. Иркә гөл төсле мәңгегә яшь башым, Сихерләп торыр оҗмах кояшың. (К. Т.) 2. Җанлы кояшлар! И сез, безнең сеңелкәйләр, Кашларыгыз кыйгачлар, Илнең гомер юлларына Нур сибүче кояшлар. (X. Т.) 3. Кайчандыр шаян очкыннар чәчеп торган коңгырт күзләре хәзер нурсызланып эчкә—сөяк куышына кереп поскан. (Н. Ф.) 4. Зәңгәр диңгез бигрәк яп-якты ла, Тере нурлар ничек биешә! (Ш. Г.) 5. Әнә шулай илне тетрәтә бер зур рухи чылбыр өзелү. (Р. Ф.) 6. Кайберәүләр аның эчкерсез адымнарын үзләренә каршы төшү дип кабул итә. (М. В.) 7. Моңа кадәр бер генә җирдә дә үзенә ипле, җайлы урын таба алмаган нечкә җан биредә тагын бермәлгә шик-шөбһә дулкыны арасында калды. (М. В.) 8. Төксе көндә бул сердәшем. (И.)
5 Укыгыз. Тасвирый сыйфатламаларны табыгыз, мәгънә ягыннан аларны төрле төрләргә аерыгыз.
1. Күрәсең, бу болыт берлә гомерлеккә кояш бергә, Шулай бергә, бугай, шатлык та хәсрәт, канлы яшь берлә. (Г. Т.) 2. Безнең халкыбыз руслардан бик күп бозык гадәтләр алганнары хәлдә, ике төрле гүзәл гадәтне ала алмады. Бу гүзәл гадәтләрнең берсе—сәгатьне дөрес йөртү һәм икенчесе— дәгъватле, ягъни чакырулы мәҗлесләргә сәгате һәм дәкыйкасыннан кичекмичә килеп җитү. (Р. Фәхр.) 3. Нәсимә иптәшләренә дымлы күзләре аркылы карады да, шәлен ябынырга да онытып, коридор буенча йөгерде. (К. Н.) 4. Шала-ма болытлар, салына-салына агач башларына хәтле төшеп, тәүлекләр буе сибәләп торалар. (И. Г.) 5. Алтын алкалар тагармын, Акыллым дип сөярмен. (М. Җ.) 6. Бу язучы, күрәсең, йөзлекле бала булып тугандыр. («К. утл.»)
4 нче күнегү. Укыгыз. Тасвирый сыйфатламаларны табып, бәйләнгән сүзләре белән күчереп алыгыз.
1. Җырлыймын алтын илемнән, үз туган халкым өчен. (Ш. Б.) 2. Миңа бөтенләй таныш булмаган әллә-, ниткән шөбһәле уй яна иде. (Ф. X.) 3. Ачы бураннардан сон, тагын яз килде. Тәбәнәк, болаңгыр күктә ягымлы кояш күренде. (Н. Ф.) 4. һәр ботакта үткен ылыс. (К. Н.)5. —Әбәү-ү, нинди сәер малай соң син? (Г. Г-й) 6. Баштарак әле, эңгер-меңгер сәгатьләрендә сыек төтен сыман аксыл болыт күрсәләр, явымга юрыйлар иде. (К. Н.) 7. Карт ананың көмеш чәченә Алтын яше тама батырның. (М. Җ.) 8. Рәхмәт сиңа җылы назың өчен, Татлы сүзең өчен, кү~ реклем! (М. Җ.) 9. Салкын судай рәхәт булып күтәрелә көмеш ай. (Ә. И.) 10. Икебез дә бик ярата идек без ул Акбүз ат турындагы әкиятне. (Р. Т.) 11. Бөтен җиреннән тәмле ис бөркелә. (А. Г.)
