
- •Тема 1. Коммуникативный, нормативный, этический аспекты культуры деловой речи.
- •Упражнения - Күнегүләр
- •Контрольные вопросы:
- •Тема 2. Функциональные основы официально-делового стиля
- •Упражнения - Күнегүләр
- •Контрольные вопросы:
- •Упражнения - Күнегүләр
- •Тапшыру акты
- •Эш, гамәлнең сәбәбе, нигезе
- •Контрольные вопросы:
- •Тема 4 Лексические особенности служебных документов.
- •Упражнения - Күнегүләр
- •Контрольные вопросы:
- •Тема 5 Морфологические особенности служебных документов.
- •Упражнения - Күнегүләр
- •Тема 6 Синтаксические особенности служебных документов.
- •Упражнения - Күнегүләр
- •Тема 7.
- •Контрольные вопросы:
- •Тема 8 Общие принципы редактирования служебных документов.
- •Техника правки текста.
- •Виды правки: правка-вычитка, правка-сокращение, правка-обработка, правка-переделка.
- •Корректурные знаки. Упражнения - Күнегүләр
- •Эш практикасы турында килешү
- •Контрольные вопросы:
- •Тема 9 Этапы редактирования служебных документов на татарском языке
- •Упражнения - Күнегүләр
- •Контрольные вопросы:
Контрольные вопросы:
Чем отличается правка-вычитка от правки-обработки?
Что такое правка-сокращение?
Что такое правка-обработка?
Что такое правка-вычитка?
Назовите основные законы логики?
Тема 9 Этапы редактирования служебных документов на татарском языке
Новые тенденции в практике татарского делового письма.
Особенности русской и зарубежной школ делового письма.
Практикум по стилистике: редактирование документов
Упражнения - Күнегүләр
1. Укыгыз. Халык сөйләү телендә йөргән сүзләрнең кулланылышына игътибар итегез, аларның әдәби тел белән мөнәсәбәтен билгеләгез һәм мәгънәләрен аңлатыгыз.
1. Агачлар куелыгыннан чыгуга, биткә мең төрле чәчәкләр хуш исе белән төнәртелгән җылы һәм коры алан һавасы ки- леп бәрелде. (Г. Б.) 2. Алган җылы тәэсире дә күңелне сөендерүче нур булып келпеп калган. (Ф. X.) 3. Ул талант ияләренә' һәм батырларга нәрсәләр зәмин һәм җим булган. (Г. Б.) 4. Агач кайрысы чак кына эресүеп, кайры астындагы бөҗәкләр ныграк хәрәкәткә килә башладылар. (Ф. X.)Таҗи сөймәнне дә үзе белән алып, арырак китте. (М. Ә.)Ахырысы, егет чынлап та, берәр эш майтарырга җыена иде.(Ф. X.) 7. Үзе каударлануы өчен, картыннан гафу үтенгән кебек, берөзлексез тәкрарлый иде. (Ф. X.) 8. Тавыш Тәминдар байның калай түбәле, ике катлы йортларына, кибетләренә, Аксагыз тауларына һәм ерак урманнарга бәрелеп, шаңдау булып кире кайтты. (Г. А.) 9. Менә каян килеп чыкты бу эшләрнең очы!—диде ул, сер ачучыдай комарланып. (Г. М) 10. Ачык тәрәзәдән диңгездәй җәйрәп яткан Иделкәйнең сәрин сулышы килеп бәрелде. (А. Р.) 11. Егермешәр-утызар машина, бер борылышка бөялеп, алга да, артка да китә алмыйча азаплана торган булдылар. (Г. А.)12. Мансур, күзләрен мөлтәйтеп, аңа бераз карап торды да, артка чигеп, караватка утырды. (Г. Ә.) 13. Театрдан кайткач, кухняда мәйхана килеп ашлар җылытып йөрде. (А. Р.) 14. Алар бөтен цехны яңабаштан үзгәртеп кору белән әвәрә килеп йөриләр. (Г. Ә.) Сабир тегенең авызына бишне китереп чәпи. (Ф. X.) 15. Өстәлгә куйганның һәммәсен тәвәккәл генә сыпырып торам. (М. Ш.) 16. Пенсиягә чыксаң да харам булмас тагы,—дип, үзенекен сукалый башлады. (Г. Г-й) 17. Баҗай, пункттан очкансың дип ишеттем. (Г. М.) 18. Иркен кырда алтын сыман Башаклар җемелдиләр: «Безнең янда зирекмәссең, Кил, басуга кил!»—диләр. (Ә. Ер.) 19. Таңга чаклы борсаланып ятты. Күңеле нидер сизенә, нидер көтә иде. (Г. А.) 20. «Менә ул нинди бит хезмәт кешесенең куллары»,—дип уйлады Кәфия, карчыкның сырланып, кантарланып беткән кулын карый-карый. (М. Хәб.) 21. Мин, үземнән шәүрәк малайларга ияреп, скрипкәче бабай җырын тыңларга киттем. («С. Т.»)
2. Сүзләрнең кулланылышына игътибар итегез, аларның нинди катламга керүен аңлатыгыз.
1. Рәссамның эше киң җәмәгатьчелекнең игътибарын үзенә җәлеп иткән иде. («С. Т.») 2. Анда биек камышлармы, текә ярлармы бар кебек, ләкин алар барысы да күз үтә алмаслык күгелҗем томан белән өртелгән иде. (Ә. Ё.) 3. Юк, эш тә түгел бу, тик Патый әби өчен генә бәрәкәт, аның өчен генә өй салу кебек зур байлык, безнең өчен—шәкшәкәрлек. (М. Ә.) 4. Ул, таш өйнең шома таянсасына тотына-тотына, өске катка менде. (А. Р.) 5. Художникның остаханәсе Мәскәү университеты янында урнашкан. (<<С. Т.>>) 6. Үзенә бер гүзәллек дөньясы—остаханәдән репортаҗ бирделәр. («Я. а».)7. «Балтик буйларында үлде, дисең, Катыргада үлде Салават...» Алдыйсың ла, тарих, Бутыйсың син, Үләмени андый азамат. (X. Т.)8. Аларның кып-кызыл җимешләре батып баручы кояш нурларында әкияти булып күренә. («С. Т.») 9. Күпме сезне күзләдем—Дәрткә дәрман эзләдем. Эргәгездә күп төнләдем, Төн йокысы күрмәдем. (Ф. Б.) 10. Тирә-юньдә дан бер балыкчы иде дә бит Әхмәтша... Хәзер менә утыр инде, шушы күлдәвеккә табынып!.. (Г. Ш.) 11. Кичә Пресса йортының конференц-залында даими эшләүче семинарның чираттагы занятиесе булды. («С. Т.») 12. Көнгерәләр бик яхшы йөгерүчеләр, һәм сикерүчеләр булып танылганнар... Сыерчыклар тургай һәм яңгыр теләнчесе җырын, бытбылдык кычкыруын, карга каргылдавын, чыпчык чырылдавын, тавык кытаклавын үзгәртмичә кабатлый алалар. («С. Т.») 13. Торымтай күке хәтле генә булса да, аңардан аска бөгелгән томшыгы, күкрәгендәге тимгелләре һәм түгәрәк очлы койрыгы белән аерыла... Моңсу эскертләр басу кырына тезелгән. Җирдә инде кәлшә дә чыгып килә. Шул яшел кыяклар тычкан сукмакларын томаларга җыена. (М. Р.) 14. Хискә бай кешеләр бүтәннәр күңеленә рашкы яудырмыйлар. (М. Р.) 15. Медиклар арасында инде «футбол инфаркты», «хоккей инфаркты», «тамашачы инфаркты» дигән терминнар барлыкка килде. Шунлңктан «телетамашачылар»ның медицина ярдәменә стадиондагы тамашачыларга караганда ешрак мөрәҗәгать итүе очраклы хәл түгел. («С. Т.») 16. Кешеләр бер-берсенә мондый мәртәбәдә турылыклы микән? (Ә. Г.) 17. Хайдарабад шәһәрендә (Пакистан) агулы еланнарны иң яхшы әфсенләүчене билгеләү өчен конкурс үткәрелде. (<<С. Т.») 18. Яшь шагыйрьнең үзеннән алда килгән буынның поэтик тәҗрибәсен тәнкыйди караш белән үзләштерүе, аларның уңай һәм йомшак якларын аерып күрә белүе җитеп бетми кебек. (<<С. Т.»)
3. Укыгыз. Түбәндәге җөмләләрдә сөйләмгә эмоциональлек бирә торган сүзләрне табып, аларга аңлатма бирегез.
1. Галибанә яктырып, әкрен генә ал таң ата; Моңланып, хәсрәтләнеп, ялкау гына ак ай бата. (Г. Т.) 2. Бу турыда ул шундый шагыйранә, шундый тылсымлы итеп сөйләде, мин, яхшы хикәя тыңлагандагы шикелле, тын алмыйча утырдым. (Г. Ә.) 3. Син әле язучының исем-фамилиясен дә белмисең, бер генә әсәрен дә укыганың юк, ә ул сиңа күптән белеш кебек. Гаҗәп. Әйе, көн дә очрый торган хәл түгел. (Г. Ә.) 4. Сибәләп кенә үтеп киткән төнге яңгырдан соң гаҗәеп аяз таң атты. (Г. Ә.) 5. Инешне гомер-гомергә сайлаган үз юлы юар, ә синеке ничек дәвам итәргә тиеш? Ничек? (<<Т. я.»)
4. Укыгыз. Автор һәм персонаж сөйләмендә диалектизмнарны табыгыз, аларның кулланылышын аңлатып бирегез.
1. Киез итекләр йөздән унбиш кешедә бар,- тагын шул кадәр үк санда киез оеклар, мондагыча әйтсәк—байпаклар бар. (Ш. У.) .2. Караңгыда ул яныма килде, минем кырымда утырды, башымнан сыйпады. (Ч. А.) 3. Көне буе ишегалдында шайтан чаба, ут берчәсе, ә үзе хискә бик бирелүчән. (А. Р.) 4. Юлларда кар сулары җәелгән. Шул бәләкәй күлдәвекләрдә чыпчыклар чыбырдашып коеналар. Алда бер печән богылы күренә. (Г. Ә.) 5. Зур һәм кечкенә күлләр белән чуарланган кобаталлы тирән ерганаклар, тарлавыклар арасында йокымсырап кына бер авыл утыра. ('Г. А.) 6. Ишекне ачып өйгә керде. Кучкарда җиделе лампа яна. (Г. А.) 7. Шундый тыгын вакытта командировка. (А. Р.) 8. «Мона-вы вакытында өйдә кем утырсын инде» дигәч, тәнем эсселе-суыклы булып китте. («К. т.») 9.—Аны бик көсәп тормыйм әле. Ник керим соң! («С. Т.») Ю. Өйдә аш янында, күбрәк сугышка хәтле көннәр искә алынды.
— Күәс тутырып камыр изәр идем дә, мич тутырып ипи салыр идем. Шул көннәр тагын бер килер микән?—ди әнисе Фәрбизә. («С. Т.»)
5. Укыгыз. Рус теленнән кергән сүзләрнең кулланылышы дөресме? Сез ничек язар идегез?
1. Продукция җитештерү һәм чыгымнар буенча задани-еләрне үтәүнең төрле дәрәҗәсе, табигый ки, колхозчылар арасында материаль кызыксындыру средстволарын дифференциацияле бүлүне таләп итә. 2. Ул бер ачык мәсьәләне килештерү өчен төрле ведомстволардан 30 имза таләп ителгәнлеген әйтте. Мондый бюрократлык упражнениеләрен бетерергә вакыт. 3. Бу эштә иҗтимагый дисциплиналар кафедралары, преподавательләр, студентлар үзешчәнлеге зур роль уйный. 4. Бу, һичшиксез, чит илләрдә зур отклик тудырачак. 5. Браконьерлар балыкны ятьмәләр, лещевиклар, оханнар, бредня-лар, зыбкалар белән кыралар. 6. Ул «Хәйләсез дөнья файдасыз» дигән принциптан чыгып яши. 7. Нинди ход ясарга икән? 8. Халык илләр арасындагы договорның парафлануын канәгатьләнү белән каршылады. 9. Ленинград шәһәре Киров исемендәге завод шлифовчысы. Ю. Журналистлар, журналистика кафедрасы студентлары «Правда» газетасының өлкән выпускающие белән очраштылар. 11. Машина Горький шоссесы буйлап чаба иде. 12. Алма яки кәбестә бәлешен обед вакытында, вак-вак кисәкләргә бүлеп, иптәш хатыннарына бирә. 13. Авыл хуҗалыгындагы күп кенә кимчелекләр җирдән файдалану культурасының түбән булуы белән аңлатыла. 14. Терлекләр составында фәнни структура тәэмин ителми, ана терлекләр саны салмак үсә.
5. Укыгыз. Рус теленнән сүзгә-сүз тәрҗемә ителгән әйтелмәләрне табыгыз, аларның мәгънәләрен һәм кулланылышын аңлатып бирегез. Алар рус телендә ничек әйтеләләр?
1.
Анализ әле кадрларның агылышы һаман
арта баруны күрсәтте.
(«С.
Т.») 2. Бер
үк чылбырның аерым буыны гына
ул. («С. Т.»)
3.
Күрәсез, Саматовка аю хезмәте күрсәткәнсез.
(Г.
Ә.) 4.
Мин үзем бик ышанып бетмәсәм дә, ихтимал,
икенче канатны салу мәсьәләсе дә үлек
ноктадан кузгалырдыр. (Г.
Ә.) 5.
Безнең кайбер яшь иптәшләр Совет
Армиясенең
үзәк архивына барып, аннан бик кызыклы
материаллар
алып кайткаладылар. Бу—боз кузгала
башлаган дигән
сүз. (Г.
Ә.) 6.
Йөк автомашинасының руле артына бер
егет
утьфган. (<<С.
Т.») 7.
Шуның белән сузем тәмам. Укы да
мыегына ура. («С.
Т.») 8.
Совет Армиясе фашизмның сырт
сөяген сындырды. (Г.
Ә.) 9.
Кызыл Армия 1918 елның февралендә
Псков һәм Нарва янында немец илбасарлары
өстеннән
беренче җиңүгә ирештеләр. («С.
Т.») 10.
Совет Армиясе
утлар, давыллар эчендә туды, илебез
өстенә төрле яклап
килгән дошманнарга каршы күкрәк киереп
сугышты, яшь булуына
карамастан, империалистларның тешләренә
кадәр коралланган
беренче класслы хәрби көчләрен тар-мар
итте. (Г.
Ә.) 11.
Үз тәмәкесен кабызгач, калганнарның
да кулларындагы
«Кәҗә сыйраклары»на ут элдерде. (Г.
М.) 12.
Балыкчының
өенә рәхим итегез, сез моңа җиңел
ышанырсыз. («Т.
я.») 13,
Бу мөһим органдагы квалификацияле
аппаратның
промышленностебызның өлгереп җиткән
ихтыяҗларыннан
аерылуына, кем әйтмешли, китап киштәсе
өчен эшләвенә һич
тә юл куярга ярамый. («С.
Т,») 14.
Терлек азыклары белән
тәэмин ителү, соңгы исәптә, терлекчелекне
тагын да үстерүдә
уңышка ирешүне таләп итә. («С.
Т.») 15.—Ә
сиңа нәрсә?
Син бит ирекле казак. (И,
Б.)
6. Укыгыз. Стилистик яктан тартымлы исемнәрнең зат алмашлыклары белән һәм алардан башка кулланылуларын аңлатып бирегез.
1. Кунагым башта мин салган азыкларны ашарга керешә башлады. (М. Г.) 2. Сезнең китабыгыз миңа бик ошады. (С. т.) 3. Кошлар безнең басуларыбызны, бакчаларыбызны корткыч бөҗәкләрдән саклыйлар. (<<Т. я.*) 4. Халкыбыз туган ягына булган мәхәббәтен көйгә салып та җырлый. (С. т.)5. Идел ярларына нурлар сибеп, Матур булып ата бездә таң. Таң шикелле якты Туган илем, Бәхет биргән җирем—Татарстан. (Г. 3.)6. Карады безнең байракка, Яшьләре тамды балкып. Әйе, күз яшьләре аша Елмая иде шатлык. (3. М.)
7. Укыгыз. Бер үк кушымчаларның кабатлануы стильне бозамы, сөйләмнең яңгырашына зарар китерәме? Шул кушымчаларны табып, җөмләләрне төзәтү юлларын күрсәтегез.
Ә бит берәүгә дә сер түгел, кырчылык бригадалары бригадирларының күпчелек өлешенең тиешле белеме юк.
Укытучыларның методик берләшмәсе киңәшмәсе булды.
Ул әсәрне теленә карап, аның политик әһәмияте билгеләнүен берничә тапкырлар кабатлап әйтте.
Фосфорлы һәм калийлы ашламаларны көздән, ә азотлыларны, юылмасыннар өчен, яз кертәләр.
Сөтнең товарлылыгы түбән. Көннең сугышчан бурычы—сөт җитештерүне арттыру һәм аның товарлылыгьш күтәрү.
Үзара ярышучы савучыларның эш күрсәткечләренә төгәлрәк бәя бирелә башлады.
Биредә миңа ул хәбәрче аның агентлыгының сезне эзләп тапканлыгың сөйләде.
Алдынгы коллективлар һәм работникларның, социалистик ярыш байрагын югары йөртүчеләрнең, хезмәтнең яңа прогрессив форма һәм ысулларын башлаучыларның патриотик инициативасы югары бәягә һәм яклауга, ә аларның тәҗрибә се киң таратылуга бәйле.
9. Эш вакытының һәр минутының кадерен белергә һәм аны сакларга кирәк.
8. Укыгыз. Төрле сүз төркемнәренә ялганып килгән күплек кушымчаларының кулланылышын күзәтегез, аларга аңлатма бирегез.
1. Алар бернинди куркыныч каршында да чигенмәслек кыюлар, нинди авырлыкка килеп терәлгәндә дә күңелсезләнмәслек дәрәҗәдә шатлар. (М. Ә.) 2. Ул Урман-Ана һәм аның кызы Айгөл. Болары—авторның фантазия җимеше, алар искиткеч шигъриләр, күркәмнәр. (<<С. Т.>>) 3. Ул кызлар аеруча тырышып эшлиләр. Әнә алар ничек шатланалар. («С. Т.») 4. Сыер савучылар яңа туган бозаулар турында тынычлар. (Р. г.) 5. Алар яхшы ял итәргә тиешләр. (С. т.)
9. Укыгыз. Күплек кушымчаларының кулланылышы стиль ягыннан акланамы? Шуны тикшереп чыгыгыз.
1. Бозаулар нормаль үсәләр, яхшы көрлектәләр. 2. Көннәр явым-төшемнән сирәк-мирәк кенә арынып торган кебек булсалар да, күңелсезләр, караңгылар. 3. Алар, башлыча, фактлар теркәүдән генә гыйбарәтләр. 4. Алар киң иҗади диапазонга ияләр, бөтенләй капма-каршы характерларны да уйный алалар. 5. Күрәсең, иң көчле вузлар, бигрәк тә университетлар укытучы-стажерларны үзләре өчен генә түгел, бәлки башка институтлар өчен дә әзерләрләрдер. (С. т.) 6. Матур әдәбият һәм публицистика стильләрендә логик яктан бәйләнешкә кермәгән, бер-берсенә капма-каршы мәгънәдә булган сүзләр яңа төшенчә белдерергә мөмкин. (Г.) 7. Ул һәр кыенлыкларны җиңәргә тырышты. («Т. я.») 8. Кич сәгать җиделәр. Автобус тукталышка җиткәч, озак вакыт кузгалмады. («С. Т.») 9. Ул бүгеннәрдә шундый тойгылар белән яшидер. («С. Т.»)
9. Укыгыз. Предметларны һәм күренешләрне ачыклап килгән сүзләрне—сыйфатларны сыйфатланмышлары белән күчереп алыгыз. Сыйфатланмышлары төшеп калган очракларны аерым аңлатып бирегез.
1. Алма бакчаларында төрле матур гөлләргә кунып, тирән уйларга чумып сайраган сандугач-былбыллар санынча сагындым. (Ә. Е.) Тыныч өйләргә ташлана Котырган бүре сыман. (М. Җ.)Тузан бөртегедәй тамчыларын Болын буйлап йөзгән ак томан Яңгыр итеп сибә чәчәкләргә Бизәкләнгән таңгы яктыда. (Ф. К.) Җырлар язам тауның күкрәгендә... Кодрәтле җил! Әкрен, исми тор!Сандугачкай, назлым, куй, сайрама! Сайрап яшь бәгъремне кисми тор. (Ш. Б.)5. Нуриянең җилкәсенә таралып төшкән шомырт кара дулкын чәчләренә сокланып карап тора. (Г. Л.) 6. Сыек аксыл төтен йорт түбәләренә сырыша. (М. М-в) 7. «Кабахәт» исә, үзен һаман намуслы кеше итеп тойган хәлдә, тыныч кала биреп, сүзен дәвам иттерде. (Л. Р.) Менә тагын ятам больницада, Туктадыммы барган юлымнан? Шушымы ул соңгы станция, Төшәргәме миңа поезддан? (Н, Д.)Төш шикелле авыр тәмле яшь тамчылар Минем керфегемнән тамдылар. (Р. Г.) 10.Өстәл өстендәге кәгазьләрне актаргалап, сары чәчле нәрсәнедер тапкандай итте. (М. М-в) 11. һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс. (М.) 12. Аллы-гөлле чуар итекләрне, мөгаен, күргәнегез булгандыр әле—ярминкәләрдә дан тоткан Кукмара итекләрен. («С. Т.») 13. Беренче көнкүреш комбинатының күп кенә предприятиеләре кысан биналарга урнашкан. («С. Т.») 14. Батыр яуда беленер. (М.) 15. Көяз туңмас, калтырар. (М.)
10. Укыгыз, Бер һәм берничә сыйфат белән ачыкланган исемнәрне табып, дәфтәрләргә күчереп алыгыз, шундагы мәгънәләргә туры китереп, үзегездән сыйфат синонимнар уйлагыз.
1. Шул кара уйлардан качар өчен, үзенең тар бүлмәсенә кереп бикләнергә уйлады. (К. Т.) 2. Иртәгесен йокыдан торышка мине тагын салкын акыл биләп алды. (Ф. X.) 3. Безгә бу җирләрнең иксез-чиксез тугай-болыннары, үзләренә күрә зур-зур тарихлары булган кечкенә-кечкенә авыллар, калын-ка-лын урманнар белән капланган чагын үз күзләре белән күргән кешеләргә, ничектер, ул мәңге болай булып кала алмас кебек тоела. (М. Ә.) 4. Ул ак җилкәнле көймә белән татлы йокы дәрьясына кереп киткәнче белеп калырга иде бит. (Ш. Ман-р) 5. Ләкин без барыбыз да сугышның дәһшәтле, рәхимсез, ерткыч чыраен, әйтергә кирәк ки, шактый әйбәт күреп-танып өлгердек. (Ә. Е.) 6. Аскы өйгә килеп керүгә, тамак төбенә утырган җылымса куе һавадан, ишек төбендә туктап калды. (Г. Л.) 7. Гөлчирә, әлеге мәшһүр яшел тавышы белән бу җырга катнашып, аның моңын үстерде. (М. М-в) 8. Аның моңлы бер сагыш белән истәлекләр дөньясына кереп китүен озак кына тыңлап торды (Г. Л.) 9. Бу кырыс, мамыксыз җил, ул җилне куалый, көзгә урын әзерли. (М, М-в) 10. Алтынчы класс укучыларының яртысыннан артыгы гына изложениене уңай бәяләргә башкарды. (<<С. Т.>>)
11. Найдите ошибки в предложениях. Определите характер каждой ошибки. Исправьте предложения.
1. Мин, Бесталантов Виктор больницага бару сәбәпле, мине 1.12.2004 көнне лекциядән азат итүегезне үтенеп сорыйм. 2. Бирелә Давыдова Еленага. Ул 1983 елны 6 июньдә туган. Ул хәзергесе вакытта дөрестән дә КГЭУ да укый. 3. Киров дәүләт университеты ректоры Амировка Марс Равил улы Гарипов Руслан Марс улы. 4. Сезне 29 декабрҗдә Казан Дәүләт Энергетика университетында үткәреләчәк яңа ел бәйрәменә чакырабыз. 5. Мине 2004 елның 3 маеннан “Абак” оешмасы кадрларның бүлекенең начальник итеп эшкә алуыгызны үтенәм.