Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
М.Гал - Болганчык еллар - эчтлек.docx
Скачиваний:
4
Добавлен:
28.04.2019
Размер:
116.23 Кб
Скачать

XVII. Корбан.

Сафа белән Саҗидәнең балалары юк иде дә юк иде. Ислам динендәге бөтен ырымнарны кулланып бетергәч, мәҗүси аллаларга да мөрәҗәгать итеп карадылар алар. Ләкин берсенең дә файдасы тимәде. Саҗидә һаман балага узмады. Беркөнне Саҗидә Сафага тагы бер өйләнергә тәкъдим итте. Сафаның бу сүзләргә ачуы килде. Саҗидә мондый уеннан кайтмады, җае чыккан саен шул хакта әйтә торды. Аның үз йортларында кеше баласын булса да үстерәсе килә иде. Беркөнне ул өйләренә күрше хатынының ике яшьлек малаен алып керде дә, аның белән уйный, аны ярата башлады. Сафа да бала белән кызыксынып китте. Сафа, бала белән мавыгып, озын гына буйлы шадра хатынның өйгә килеп кергәнен дә сизмәде. Хатын үзенең баласын алып чыгып китте. Саҗидә янә Сафаны өйләндерү турында сөйли башлады. Ул хәтта яшь киленне сайлап куйган инде (Сәлим кызы Хәтирә).

* * *

“Керпе” кушаматлы Сәлим бөтен тирә-юньдә иң яхшы такта яручылардан санала. Һәр елны көз җиткәч, Сәлим озын пычкысын аркасына аса да, авылдан читкә чыгып китә, төрле кешеләргә такта яра. Ачлык елны Сәлим такта яру заводында эшләде. Ачлык үткәч, Мәүла Колыга кайтты Сәлим. Ул башкалар белән дуслашырга яратмый иде. Кешеләрдән читләшә торган гадәте өчен аңа “Керпе” дигән кушамат биргәннәр. Кай ягы беләндер Сәлимнең кызы Хәтирә Ирдәүкә Саҗидәгә дә охшаган иде. Сөйкемле, чая, аның шикелле үк кыю иде ул. Хәтирәдә вакчыллык, көнчелек кебек сыйфатлар да хас түгел. Ирен Хәтирәгә өйләндереп, Саҗидә үзенә яхшы дус табасына ышана, йортына көндәш түгел, киңәшче китерәсен яхшы белә иде.

* * *

Җәйнең эссе бер көне. Саҗидә Сәлимнәргә китте. Сәлим зур гына таш өстендә пычкы кайрап утыра иде. Саҗидә аңа үзенең яучы булып килгәнлеген хәбәр итте. Керпе Сәлим Саҗидәне Хатирә янына җибәрде, кызының кияүгә чыгуына Сәлим риза булды. Саҗидә өйгә таба китте. Сәке кырыенда Хәтирә кул эше эшләп утыра. Аргы почмакта Вәли йоклап ята иде. Саҗидә Хатирәгә үзенең яучы икәнен әйтте, кызның аптырашта калуын күреп, ни сәбәптән ирен өйләндерергә теләвен һәм ни өчен Хәтирәне сайлаганлыгын сөйләп китте. Хатирә ризалашты.

* * *

Бөтен авыл шау-гөр килеп җыенга әзерләнгән көннәрдә Керпе Сәлим йортында кечкенә генә туй ясадылар. Никах укылган кичне үк Хәтирә Сафа йортына күчеп килде. Сафа ике хатын белән тора башлады. Саҗидәнең ни сәбәптән йортына көндәш кертергә риза булуын һәм ни өчен кеше арасында танылмаган Хәтирәне сайлавын беркем аңлый алмады. Бу турыда бик озак сүз куерттылар, өчесенең дә бик озак гайбәтен саттылар. Патый бу туйга үзенең бернинди катнашы юклыгын күрсәтергә тырышты. Ике ага-эненең арасы тагы да суына төште. Вафа белән Патый Сафа белән Саҗидәне элеккедән дә ныграк яратмый башладылар. Саҗидә йөз яшьлек Зөһрә карчыкны һаман да әйбәтләп карый иде. Хәтирәне үзенә көндәш итеп сайлап ялгышмады ул. Сабыр холыклы, тырыш Хәтирә Сафаны да яратып китте. Алар өчәү дус-тату яши башладылар. Җыен атнасы узды. Эш өсте дә җитте. Сафа, Саҗидә, Хәтирә өчәүләп басудагы эшләрен бик тиз эшләп бетерделәр. Көз җиткәч, Керпеләр авылдан эшкә чыгып киттеләр. Хәтирә Сафа йортында тулы хокуклы гаилә кешесе булып торып калды. Кыш урталарында ул үзенең йөккә узганлыгын белде. Сафа белән Саҗидә тансык баланы каршы алырга әзерләнә башладылар.