Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
ТАТАР ДӘҮЛӘТ ГУМАНИТАР- пед.docx
Скачиваний:
10
Добавлен:
21.11.2018
Размер:
207.31 Кб
Скачать

Гаилә йоласы

Бала туу белән бәйле йолалар

-Исәнмесез, Маһинур апа, үзегезнең биографиягез белән таныштырып китсәгез иде.

- Без 1937 елда Бакырчы авылында туганбыз. 6 бала булган без. Безнең әни 39 яшендә үлеп киткән, мин 1 яшьтә 4 айдан калган, яшь бала булып калган. 1 яшьтә 4 айдан калып, мин шушы яшемә кадәр әлхәмдүлилләх, әлхәмдүлилләх, әлхәмдүлилләх шөкер. Мин тормышыма бик шөкер ана кылам. Тормышлы булдым, әти-әни озатты мине кияүгә чыкканда. Тормышка чыктым, әти-әни тәрбиясендә яшәдем. Әти-әниебез бик мөгаллим кешеләр ие. Авыл җирендә имам булып тора иде. Инде хәзер вафат инде. Хәзер, менә җылыйсы килә шуларны сөйләгәндә дә. Тормышка чыктым, тормышка чыгып инде балалар үрчетә башладым. Семьябыз ишәйде. Өченчегә бардым ие мин, 61 дә кияүгә чыктым. 62 елда балабыз булды – кыз туды. 63 тә тагын 1 улыбыз туды. 67 дә тагын кызыбыз туды, 68 дә ир балабыз туды. Шуннан хуҗа бабай чыгып китте ПМК якларына эшләргә. Безне ташлап. 4 ел эшләп йөрде шулай. Әрле-бирле кайта-китә җөреп, менә шулай иттереп без дз Апаска килергә мәҗбүр булдык. 4 елдан соң квартир алдык. Квартирны ясадык, төзәттек. Ремонтладык.

-Аңа кадәр?

-Шушы,шушы квартира иде инде. Ремонтладык, но аны 2 ел ПМК контор итеп тоткан иде. Инде килгәч, үзебез яңа баштан ясадык инде. Менә 73е елда тагын бер кызыбыз туды бишенчегә, 5 бала таптым(көлә). Биш балабыз бар: 3 кызым, 2 улым бар. Әлхәмдүлилләһи шөкер үстеләр, бер шаламасына бере төренеп, әй без балалар үстергәндә әйберләре дә җитеш түгел иде инде аның дөресен әйткәндә. Иске күлмәк җиңнәреннәр ыштан ясап, иске ыштаннардан, тегеп җирләреннән ыштаннар ясап, колготкиның нәрсә икәнен белми идек. Апаска килгәч, белдем менә мин.

72 дә килдек Апаска, колготкиның нәрсә икәнен Апаста белдем. Апаста яшәгән чагында инде, без килгәндә әле Апаста да тормыш итү авыр иде, ипигә чират тора идек, икешәр ипи генә бирәләр. Сөтне дә үлчәп кенә, майны да граммлап кына. Гаилә башына 100 граммлап кына бирелә иде. Рәшидә апаны белмисездер инде сез. Сез балачак булгандыр. 100 граммлап бирәләр инде. Җитешмәгән чаклары да бик булды инде, җиткән чаклары да булды. Инде мин тормышыма әлхәмдүлилләһи шөкер, бакчабыз бар иде, яшелчәсен утырта идек. Менә кибеткә инде шул ипигә, ипиен,кабартмасын да, пирогларын да үзем пешерә идем инде күпчелек. Балалар яшь чагында ашыйсылары килә камыр азык, төрлесеннән пешерә идем инде. Менә хәзер аларны тарата башладым инде, берәм-берәм урта мәктәпне укыдылар, бер бер әле китә башладылар. Инде хәзер югары уку белемнәрен алдылар. Әлхәмдүлилләһи шөкер. Барысы да укып чыктылар, үзләренең тормышларын сайладылар, үзләре тормыш итә башлады. 2 кызым Әнәле егетендә, 1 улым Черкенкызын алды, редакциядә бухгалтер булып эшли. Улым да шунда эшли. 1 улым Апаста яшәде дә, өйләр салып яшәгәчтен, Казанга китәргә мәҗбүр булды. Ни өчен дисәң инде, шәһәр кызы иде, ярты ягы шәһәр кызының Апас җирендә шәһәр кебек инде дә, но яшисе килмәде инде барыбер. Казанга киттеләр алар.казанда торалар. Китүләренә мин нык кыенсындым инде. Миңа кыен булды инде. Мин мин әйтәм, өйләр салып чыктылар, мин инде Азатны болай да җибәрмәскә идем инде ( Азат исемле анысы). “Улым, син – җир кешесе, син җир сөреп яшәргә тиеш, шәһәргә китәргә тиеш түгел. Укып чыккачтын ук китәргә уйлаган иде инде ул. Икәү сөйләшкәннәрдер инде. Ильмира исемле. Мәктәптә эшләде инде ул да. Белмисең инде син аны. Аларның киткәннәренә 3 ел инде аларның. 3 ел Казанда яшиләр. Менә инде 3 балалары бар аларның да, өченчегә ул алып кайттылар, 2 кызлары бар иде. Биш балама 10 оныгым бар, 1 оныкчыгым бар. Менә шулай итеп таратып бетердем, барысын күгәрчен шикелле.

-Хәзерге вакытта нәрсә белән шөгыльләнәсез?

- Хәзерге вакытта мин инде әле бакчадагы хезмәт: яшелчә утыртам, аларны утыйм, җыям, мәш киләм алар белән. Үземчә инде өйгә керәм, тузаннарны сөртәм. Анысын карыйм, монысын карыйм, ашарга әзерлим. Менә шулай иттереп, көн үткәрәбез. Әлхәмдүлилләһи шөкер, намаз-гыйбадәттә торабыз, биш ел мәчеткә йөрдем, мәчеттә белем алдым. Әлхәмдүлилләһи шөкер, Коръәнне, гарәп хәрефләрен өйрәндем, әлхәмдүлилләһи шөкер. Инде Шәриф Рамазан аенда, әлхәмдүлилләһи шөкер, уразаларын тотабыз. Ул безгә фарыз, 30 көн фарыз. 5 вакыт намаз фарыз. Хәергә эшләргә дигән сүз инде ул фарыз дигән нәрсә. Баланы 7 яшьтән үзе уң белән суңны аера башлагач, уже өйрәтергә, Аллаһы Тәгаләнең барлыгын өйрәтергә, кечкенә догалар өйрәтергә. Менә намаз кирәк-яракларын өйрәтергә уң белән суңны аера башлагач, уже балага белем бирә башларга кирәк, 7 яшьтә. 7 яшьтә бала ул өйрәнә башлый инде. Менә минем оныкларым инде кечкенә догаларны бөтенесен дә белә, әйе. Шул минем янга килгәч, кайсын минем җанда торганда өйрәнгән, кайсына киткәч, килгән арада өйрәнәләр инде. Шулай иттереп, бала мәрхәмәтле, рәхимле, Аллаһы Тәгалә дигән сүзне ишеткән саен ул рәхимле булырга тиеш. Аллаһы Тәгаләнең барлыгын, берлеген белеп яшәсә, гөнаһыны белсә, үлгәч тә, үлемне белеп яшәсә, менә без бит инде Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән яшибез шушы дөньяда. Җир, күкләр, җирдәге үсемлекләр – бөтенесе дә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән дөньяга килгәннәр. Диңгезләр, сулар –бөтенесе дә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән. Шөкер Аллаһыбыз инде шуңа. Әлхәмдүлилләһи шөкер, бүгенгесе көндә исәнлек-саулыклар да, аякта булгач, шөкер инде итәбез. Мәшәкатьләнәбез, үзебезне үзебез карыйбыз, рәтлибез. Әлхәмдүлилләһи шөкер, инде балалар килә, алар булышалар. Крупныйрак эшләрне инде, җир казулары, без хәзер казый алмыйбыз инде. Мин йөрәк белән чирләдем инде, күбрәк азапланып ятканда, операциягә бардым. Күп операцияләр дә кичердем. Ну, шулай да аякта булуыма шат мин, шөкер итәмен.

-Мин сездән бала тууга бәйле йолаларны сорашмакчы идем. Менә соравым: никах һәм туй мәҗлесләрендә яшь гаиләгә булачак балалар белән бәйле нинди теләкләр әйтелә?

-Яшь, булачак гаиләләргә иң беренче туй мәҗлесендә мин әйтәсем килә хәмердән сакланырга. Хәмер дигән нәрсә, эчемлек , хәмердән сакланса, ул бит инде беренче туй мәҗлесендә аның уже икесе бергә катнашкан көне санала. Алар икесе бергә бер семья булалар, икесе бер кеше булырга тиешләр. Менә шуңа күрә туй мәҗлесендә хәмер эчәргә дә ярамый, ул булачак балага да тәэсир итә ул хәмер. Хәмер, хәмердән бик озак вакыт сакланырга тиеш: бала туганчы да, йөкле чагында да хәмердән сакланырга тиешбез анардан. Әлхәмдүлилләһи шөкер, андый нәрсәне авылда яшәгәч тә белмәдек, мин монда килгәч тә, әлхәмдүлилләһи шөкер хәмер дигән нәрсәне оныттым мин аны, оныттым. Ә хәзер инде менә йөкле чагында ул үзенең балага мөнәсәбәтен арттырырга тиеш, йөкле хатынның ашыйсы килгән әйберләрен ашарга тиеш, ашыйсы килгән, нәрсә ашыйсы килә. Ашыйсы килгән әйберне ашамаса, безгә әйтәләр иде инде менә балык ашыйсың килсә, балык рәсеме төшеп кала, җиләк ашыйсың килсә, җиләк рәсеметөшеп кала.

-Әнинең җиләк ашыйсы килгән, минем җиләк рәсеме.

-Менә. Хәзер мин монда Апаска килгән елны почтада эшлим, почтага үткәндә гел Сәлимә апа ниеннән йөрим, аркылы бакчасыннан. Лилиягә корсакка калганмын, Сәлимә апаның җиләкләренә карыйм да китәм, карыйм да китәм. Җиләкләренә карап-карап китеп, мин Сәлимә ападан сорасам ул артык нитмәгән булыр иде. Җәе буе шулай йөрдем җиләк бакчасында, җиләк күренеп тора, менә нәкъ шушында. Мин шуңардар дип беләм инде, ашыйсы килгән нәрсәне ашарга кирәк, тиеш. Ул инде һич югында йөкле чагында ашамасаң, тапкач булса да ашарга тиеш дип менә безгә әйтәләр иде инде.

-Менә туй вакытында кыз яки ир бала теләү нинди уеннарда булса да чагылыш таба микән?

-Нинди уеннар...

-Бала белән бәйле.

- Бала белән бәйле нинди уеннар? Белмим инде мин анысын (көлә).

-Яшь парларга балалар белән бәйле әйберләр бүләк итмиләрме туй вакытында?

-Туй вакытында бала турында бер дә әйтмиләр, но теләкләр телиләр инде. Андый нәрсәләрне ишеткән юк, ишеткәнем дә булмады, яшь чагым да үткән, бала да тапкан. Безнең вакытта инде бик еандый җирләргә йөреш юк иде, күп җыймыйлар иде мәҗлесләрне, бик йөрмәдек.

-Зөфаф төне өчен урын-җирне кем җәя? Ул нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

-Зөфаф төнне урын-җирне җәя, мөгаен, хатын-кыз үзедер инде, һәрхәлдә дә урын-җирне хатын-кыз җәя бит инде, хатын-кыз җәергә тиештер инде.

-Менә бала көтү вакыты белән бәйле ышанулар. Авырлы хатын-кызга карата әйләнә-тирәдәгеләр нинди мөнәсәбәттә булырга тиеш? Ни өчен авырлы хатын-кызны үпкәләтергә, кыерсытырга ярамый?

-Янәшәдәгеләр һәрберсе йомшак мөгаләмәдә булырга тиеш авырлы хатынга һәм ничектер капризын чыгарырга тиеш түгел, аның күңелен кире кайтарырга тиеш түгел, аның нервысын ашарга тиеш түгел янәшәдәгеләр. Ул тыныч булырга тиеш. Йөкле хатын ул тыныч булырга тиеш һәр яктан. Авыр эш, физик эшләрдән, конечно, бер нитмәгән инде, физик эшне дә эшләгән инде. Үзенә авырлык килерлек булса инде, физик эшләрдән тыелып торырга тиеш инде.

-Менә авырлы хатынның рәнҗеше төшмиме?

-Әй, анысын белмим инде. Ул рәнҗеш ике төрле диләр, анысын әйтә алмыйм, рәнҗеш төшүне әйтә алмыйм анысын. Рәнҗеш ул дөрескә әйтсәң төшә, ә дөрескә әйтмәсәң төшми. Рәнҗеш ике төрле дип әйтәләр, кешегә төшә диләр рәнҗеш.

-Авырлы хатын-кыз нәрсәләрдән тыелырга тиеш? Беренчедән нинди эшләр башкарудан?

- Иң беренче, әлеге дә баягы, хәмер эчүдән тыелырга тиеш. Аннан соң ир белән йоклау мөнәсәбәтләре була инде, ир белән йоклаганнан соң обязательно чайканып, юынып алырга тиеш, ару булырга тиешбез һәрвакытта да.

-Менә чигү, тегү эшләре ярыймы?

-Ярый, нишләп ярамасын чигү, тек тә тек. Ә менә әйтәләр иде орчык әйләндерергә ярамый, җеп катырга ярамый диләр иде менә.

-Нәрсәгә?

-Менә ул мөгаен җеп тарту нителә бит инде ул, шуңа чорнала буладыр инде ул әйберләргә, эчтәге эчәгеләргә чорнала торгандыр ул. Менә шуңа тыялар иде безне, ярамый дип әйтәләр иде безгә. Орчык белән җеп тартуны тыялар иде безгә. Ишеткәнебез бар инде.

-Нинди күңел ачу чараларыннан (туйга барудан, җырлау-биюдән)?

-Туйга барудан да тыелмадык инде, күңел ачудан да иыелмадык инде, биедек тә, җырладык та инде, йөкле дип тормадык, но хәмер эчүдән тыелдык.

-Үлгән кешене озатудан, зиратка барудан?

-Үлгән кешене озатырга барырга әйтмәделәр менә миңа беренче корсаклы вакытта. Ул вакытта әби исән иде. Әби үлде, иремнең дәү әнисе инде. Килде дә сиңа барырга ярамас кызым диде, мин инде бармадым. Йөкле кешегә мәетне озатырга барырга ярамый диде.

-Бу нәрсәгә бәйле? Курку беләнме?

-Әйе, курку белән бәйле инде.

-Көянтә аша атлап чыгудан? Андый әйбер бармы?

-Көянтә аша атлап чыгу авырлы хатынга гына түгел, сиңа да, миңа да ярамый.

-Нәрсәгә бәйле ул?

-Көянтә аша атлап чыккачтын и исеңә төшереп кире көянтәне атлап чыгарга тиеш. Имеш, бот арасына кыерык чыга дип әйтәләр, имеш. Яшь вакытта. Кыерык чыгуны беләсеңме?

-Ыыыы

-Ничек аңлатыйм инде мин аны? Бот арасында менә йомырка кадәр түгәрәк шеш килеп чыга инде. Менә шул шеш кыерык санала инде. Безнеңчә кыерык, хәзерге тел белән ничек әйтәләр аны белмим. Шеш инде ул, үзенә бер төрле, биз чыга, ике бот арасына чыга инде ул.

-Менә эт-мәчегә тибүдән?

- Эт-мәчегә тибү дә ярамый,ярамый. Йөклеләргә, вообще, ярамый эт-мәчегә тибәргә.

-Авырлы вакытта чәч, тырнак кисүләргә карата нинди ышанулар бар?

-Чәч, тырнак кисәбез инде. Без кисәргә тиеш, үстерергә тиеш түгел. Тырнакларны атнага бер кисәргә, чәчне көн саен тарарга тиеш инде без.

-Авырлы хатынга ялгызы гына кунарга ярыймы? Ярамаса, ни өчен?

-Ни өчен... Мүкле өйдә ялгызың гына кунарга ярамый диләр, ирле хатынга гына түгел, башка кешегә дә, мүкле өйдә.

- Мүкле өйдә?

-Әйе, менә бүрәнәләр буламы, аны бит арасында мүк белән ясаган инде, агач арасында мүк бар. Мүкле өйдә ялгызың гына йокларга ярамый дигән сүз бар.

-Туачак баланың кыз яки ир бала булачагын нәрсәгә карап фаразлаганнар?

- Туачак баланың безнең вакытта әйтәләр иде инде, эчең очлырак, зуррак булса, кыз бала була, түгәрәк булса, ир бала була. Чөнки аералар иде инде. Моны чамалап әбиләр әйткән инде, әбиләрдән кала без әйтәбез.

-Ә менә болай берәр әйберне күбрәк ашыйсыңмы? Кызмы, малаймы булачагын әйтергә?

-Менә ит ашасаң инде, ир малайдыр моның дип әйтәләр инде, итне яраткан кешегә инде ир малай булыр. Менә шул бер сере бар инде ир малайның, ит яраткан кешегә инде.

-Туачак бала өчен алдан киемнәр әзерләргә ярыймы?

-Ярый, әзерли идек инде алдан. Бала табырга тотынгач, бөтенесен әзме-күпме булса да әзерләп куядыр идек. Безнең заманда инде әйберләр күп түгел иде, күлмәк итәгеннән булса да пеленкалар ясап куя идек. Менә элгәре гармун итәкле күлмәкләр кия идек бит. Хәтерлисеңме әниеңнәрнекен? Шуның кысасы тузган була, аны алып атабыз да, аның итәге өр яңа килеш кала. Шунардан инде ясыйбыз ( көлә). Безнең малайлар шулай үстеләр, шаламага төреп.

-Гаиләдә туган беренче бала өчен юрганны, әйберләрне кемнәр ала, кайсы як?

-Кем алса да ярый, кем алса да ярый.

- Мөмкинлеккә каратып...

- Мөмкинлеккә каратып. Кем алса да. Үзең әзерләп куйсаң да ярый, әти-әни алса да ярый. Безнең әнкәй алып куйды инде малайга юрганны.

-Бала туу. Бала тапкан вакытта авырлы хатынга кем ярдәм итә?

-Бала тапканда инде элек инде әбиләр бар иде.

-Менә шуны әйтмәкче идем: безнең тирәләрдә кендек әбиләр турында хәтерлиләрме?

-Кендек әбиләре бар иде. Менә мин 2 баламны өйдә таптым, кендек әбие чакырып инде. Кендек әбие кереп кисте кендеген, ә башкаларын инде больницада таптым инде.

-Менә кендек әбисе кайчаннан бирле авырлы хатын янында була? Ул авырлы хатынга бала табарга ничек ярдәм итә? Нинди сүзләр белән бала тудыруга булыша?

-Ул кендек әбисе, таба алмасаң, авырлык килсә инде, ул әз булса да куллары белән булышкалый инде, бераз ярдәм итә инде, бала башын чыгару өчен, сыпырып җибәрә инде. Син күз алдына китерә алмыйсың инде аны, тормышта булмагач. Әби булыша, ярдәм итә, кендек әбисе ярдәм итә. Больницаларда тоже ярдәм итәләр бит инде. Кендек әбиләре кебек инде алар. Хәзер кендек әбиләре юктыр, хәзер өйдә табучы да юктыр, мин белмим.

-Менә баланың кендеген кискән вакытта нинди сүзләр әйтелгән?

-Бисмилла белән кисәләр иде инде. Башкача догаларын белмим. Бисмилла белән кисәләр иде инде. Больницада бисмилла эләккәнме, анысын белмим, ә авылда инде әбиләр бисмилла белән тотыналар иде инде, бисмилла белән.

-Ә кендек ничә сантиметр калдырып киселә?

-Кендек никадәр озын булса, шулкадәр яхшы диләр. Ни өчен? Кендекне кыска киссәң, бала часто сиючән була икән. Бармы? Дөресме?

-Әйе, бала сигәк була дип әйтмиләрме дигән.

-Бала тыча, сия торган була, кендекне озынрак кисәргә кушалар иде инде әбиләр. Ә больницада алай итмиләр кызым, итмиләр.

-Нәрсә белән киселә инде?

-Кайчы, аны кайчы белән кисәләр дә бәйләп куялар инде шулай.

-Өзелеп төшкән кендекне кайда саклыйлар? Ни өчен?

-Кендекне күз тимәстән, бөтен чирләргә бирешмәстән, менә шуңа сакларга кирәк.

-Аны берәр вакыт кулланалармы? Туган якка тартып тора дип әйтмиләрме?

-Юк, юк, алай кулланмыйлар, түлке саклавы бар, түлке саклыйлар.

-Менә бозымнан саклый диләр, сихердән. Андый әйбер юкмы?

-Андыйларын ишеткәнем юк. Бозымнардан, сихерләрдән саклавын да ишеткәнем юк. Безнең әнкәйләр инде төреп куярга, җыеп куярга әйтәләр иде. Мин хәзер 5 баланың да кендекләре кая икәнен белмим, саклый алмадым.

-Ишеткәнем юк анысын да.

-Элек баланы кайда тапканнар? (Өйдә, почмакта?)

-Өйдә инде.

-Мунчада?

-Мунчада ярамый. Почмакта, мунча бит инде зәхмәтле урын, ярамый. Өйдә, почмакта инде. Менә мин ике баланы безнең инде кечкенә генә өй иде, кечкенә генә өй булса да, почмак бүлеме бар иде. Мич инде, шул мич каршында почмак санала инде. Бүлем белән бүлеп алган. Кечкенә генә булса да, сәкесе бар иде. Мин аны почмак дип әйтә идем. Менә шул бер угол инде.

-Хатын-кыз бала тапканда ире кайда булырга тиеш? Ярдәм итәме ул?

-Хатын-кызны бала тапканда элгәре беркайчан каратмадылар ирләргә, но хәзер янында торгач та ярый диләр. Бала тапканда ирләр янда булырга тиеш диләр хәзерге дөньяда. Язганмы шулай?

-Юк, безнең монда элеккеге белән нитеп бара. Менә бала тугач, баланы нәрсәгә төрәләр? Әтисенең яки әнисенең киеменә төрмиләрме?

-Менә шул әлеге дә баягы, шул итәктән ясаган пеленкага төреп алалар иде инде, пеленкага төрәләр инде. Хәзер инде итәктән ясамыйлар инде, чиста әйбәт кибетнекенә төреп алалар инде. Без инде итәктән ясаган пеленкага төреп алдык.

-Бала туганнан соң соңгылыкны кая куялар? Берәр җиргә теләкләр әйтеп күммиләрме?

-Соңгылыкны кая ару җир, кая хайван йөрми, кая тизәк эләкми торган урынга, кеше аягы басмый торган җиргә күмәргә әйтелгән.

-Нинди сүзләр әйтелә?

-Нинди сүзләр инде. Шул бисмилләһир-рахманир-рәхимне әйтәләр инде. Башка сүзләрен әйтә алмыйм.

-Ир баланыкы яки кыз баланыкы булуына карап аерым мөнәсәбәт юкмы?

-Андый бернәрсә әйтә алмыйм.

-Яңа туган баланы кем коендыра? Кайчан? Кайда? Нинди сүзләр әйтелә? Суын кая түгәләр?

-Яңа баланы иң беренче шул кендек әбисе коендыра. Синең хәлең булмый. Кендек әбисе булышлыгында, син янәшәсендә басып торасың, кендек әбисе үзеңне дә юа мунчага кертеп, үзеңне дә сыйпый, сыптыра, бөтен тәннәреңне теге авырулар калмасын, бөтен буыннар үз урынына урнашсын дип. Бала тапкан чагында бөтен буыннар урыныннан кузгалыр дип әйтәләр, буыннар. Аңлыйсыңмы?

-Аңлыйм.

-Менә бала тапканда, бөтен гөнаһыларыбыз да чыгып бетә инде, бер дә гөнаһы калмый бала тапканда.

-Бу нужаруына бәйлеме?

-Менә нужаруына да бәйледер инде. Менә шул бала...

-Күп көч, ни югалтып таба

-Әйе, күп көчне югалтасың. Үлем белән бер диләр инде бала табуны, ярты үлемнән каласың диләр бала тапканда.

-Менә бала туу турында сөенче әйткән беренче кешегә нәрсә бирелә? Кем бирә аны?

-Бала туу турында сөенчене әйтә, кендек әбисе әйтә инде. Менә кем, нәрсә икәнен. Дәү әниләр анда була инде, ир анда тормый бит инде. Дәү әнисе әйтә инде аның, баланың дәү әнисе әйтә шул әти буласы кешегә инде, баласына әйтә инде. Кендек әби әнисенә алып чыга, ә әнисе әбисенә тапшыра инде: нинди бала туды. Ә аңа бүләк бирергә тиеш инде, сөенчегә.

-Ә аңа аерым бүләк бармы?

-Аерым бүләк, нәрсә дә ярый. Аерым, атаулы бүләк юк. Нәрсә алып бирсә дә ярый. Менә без балалар тапканда инде, күлмәк, күлмәклек алып бирәләр иде. Менә шул.

-Бала табарга тиеш дип уйлаган вакыттан артык йөргән авырлы хатын-кыз нәрсә дә булса эшләргә тиешме?

-Артык йөргән хатын-кыз, ир бала булса артыграк йөрисең дип әйтәләр инде.

-Кешеләрнең мондый хатын-кызга карашлары нинди? Нәрсә дип әйтәләр?

-Нинди мөнәсәбәттә булсын инде, бернинди дә мөнәсәбәт юк, кешеләрнең дә карашлары. Ул теге җитлегеп бетмәгән була булыр инде, наверно, җитлегеп беткәч, үз хәленә килмичә бала дөньяга килми инде. Бу Алланың рәхмәте, һәммәсе дә, бөтенесе дә Алланың рәхмәте.

-Бала үле туса, яки төшсә, аны кайда күмгәннәр? Исем кушып күмгәннәрме?

-Исем кушып күмәләр анысына да.

-Кайда күмәләр?

-Зиратка илтеп күмәләр. Юып, әйбәтләп төреп, арулап. Ару әйберләргә, ару шаламаларга төреп. Хәзер инде марлялар күп, элгәрерәк юк иде, шаламага төреп күмәләр иде инде үле бала туса. Барыбер шул зиратка күмәргә тиеш. Но баланыкы зират кечерәк кенә булырга тиеш инде, олыларныкы кебек түгел инде.

-Баланың чәчен беренче мәртәбә кайчан кисәсе? Ничә көннән, айдан, елдан?

-Баланың чәчен никадәр алданрак киссәң, шул кадәр яхшырак. Ни өчен? Иң беренче чәчен тизрәк кисәргә тырышырга тиешбез. 7 көннән кисәргә тиеш.

-Нәрсәгә бәйле инде ул?

-Ул күз тимәстән дип әйтәләр. Иң беренче чәчен, күз тиючән була балага диләр. Иң беренче чәчен, күз тимәстән кисәргә. Мөмкин кадәр тизрәк кисәргә тырышырга. Тырнакларын да мөмкин кадәр, шул 7 көн арасында кисәргә тырышырга. Чәчен дә 7 көн арасында, тырнагын да 7 көн арасында. Балага шушы 7 көн үткәч, ир бала булса, корбан чалырга әйтәләр. Икене әйтәләр ир бала булса, ә кыз бала булса, берне чалырга әйтәләр. Алла ризалыгы дип инде. Бу сөенечтән инде, шатлыктан инде. Корбан чалдырып, фәкырьләрне, мескеннәрне сөендерәсең инде.

-Менә беренче тапкыр алган чәчне саклыйлармы?

-Саклыйлар.

-Нигә саклыйлар аны?

-Менә шул бозымнарга эләкмәсен, күз тиюләр, кешеләрне чәч белән бозалар бит инде. Бозымнарга эләкмәстән саклыйлар аны.

-Курыккан вакытында...

-Курыккан вакытында сәнәк гөмбәсе дия идек без. Туйра гөмбәсе ул. Курыккан моментында шул сәнәк гөмбәсе белән догалар укып, аны шырпы белән генә элдерәсең дә, ул бераз гына янып китә, анардан тәмле исләр бөркелеп чыга. Беләсеңме ул сәнәк гөмбәсен?

-Юк.

-Умарта караган чагында менә аны сала иде безнең әти. Безнең әткәйнең умартасы бар иде. Ул туйрада була иде. Туйраны кисәләр, туйраның төбе кала. Урманда бу. Шул кискән төптә ул үсә, ул гөмбә. Ул матур, тишекле булып, матур булып үсә ул. Менә шул. Күз тигәнгә менә шуның файдасы күп диләр. Хайванга да, балага да. Менә шуның белән, төтенен генә бөркесәң дә, төтенен генә иснәсәң дә, файдасы бар диләр. Шул сәнәк гөмбәсе дип әйтә идек.

-Баланың тырнакларын беренче мәртәбә кайчан кисәләр?

- Баланың тырнакларын, әлеге дә баягы, әйтеп күрсәттем, 7 көн инде аның анысы да.

-Аны да саклыйлармы?

-Юк, сакламыйлар. Бисмилла әйтеп кисәсең: бисмилла, бисмилла, әй пәйгамбәр сөннәки, сорый килсәм, бирегез, эзли килсәм, әйтегез. Кәгазьгә төрәсең дә , яндырасың. Чүп чиләгенә салабыз инде без. Алып чыгып яндырабыз тырнакларны. Тырнакларны һәрбарчабыз да шулай итәргә тиеш, ташларга тиеш түгел җиргә. Без аны үлгәч эзлиячәкбез әле. Җиргә ташларга ярамый. Тырнакны да ярамый, чәчне дә ярамый җиргә ташларга. Ә чәчне җиргә төшерсәң, җилдә очып китеп, әллә кая китүе мөмкин, башың сызлауга әйләнүе мөмкин, каргалар ул чәчне алып китеп, оя ясавы мөмкин. Оя ясаса, каргалар оя ясаса, синең башларың әйләнә торган була. Менә чәчләрне шулкадәр сакларга тиешбез. Менә син үзең дә ишет моны.

-Ыхы.

- Чәчне без инде, итәккә җәеп кенә тарыйм мин, чәчне тараганда яулыгымны җәеп куям да. Аннары җыеп, сыпырып алам да, болай-болай иттерәм дә, яндыра торган чиләккә салам. Яндырабыз, әбәзательно яндырабыз.

-Баланы беренче мәртәбә кайчан мунча кертәләр? Кем кертә?

-Баланы, безнең вакытта, тугачтын ук та кертәләр иде. Аны үзеңнең хәлдән килмәсә, дәү әни кертә. Кем көчлерәк, шул ярый юарга.

-Тәҗрибәлерәктер...

-Тәҗрибәлерәк әйе. Кем көчлерәк. Безнең әнкәй менә баланы коендырганда маңгайга бер басып куяр иде. Кыяр маңгай булып калмасын өчен, башка болай басып куяр иде. Аннары соң болай иттереп куяр иде, бит, йөзләр, маңгайлар туры булсын өчен инде. Менә баланы юындырганда, беренче моментларда, берничә тапкыр беренче атналарында иттерәсең инде аны. Бу кайсы кешене хәтерлисеңме, маңгайлары күпереп торучылар була. Менә басмаган хәлдә калган инде.

-Ә менә бала тапканнан соң эч чыгып калмасын өчен, мунчада эчне сылау гадәте булганмы?

-Эч чыгып калмастан, аны гел дә бәйләп йөрергә тиешбез. Бала таптыңмы, хәзер пояслар бар, элек сөлге белән бәйли идек без. Бәйләп йөрергә тиеш. Ул җыела шулай. Теге гармунлана бит инде йөкле көе, бәйләп куйгач, үзеннән үзе җыела инде. Гел бәйләп йөрергә тиеш, бер күпмедер вакытлар.

-Балага исем кушу. Бала туып ничә көннән соң гына аңа исем кушарга кирәк?

-Бала тугач, әлеге дә баягы больницадан чыгуга кирәк. 7 көннән анысы да.

-Исемне озак кушмыйча торырга ярыймы?

-Исемне кушмыйча торсаң, шайтан исем куша икән дип әйтәләр иде менә. Әбәзательно азан әйттереп, исем куштырыга кирәк.

-Исемне кем кушарга тиеш?

-Исемне имам хәзрәт кушарга тиеш. Азан әйтеп.

-Исем кушу ничек уздырыла?Исем кушу мәҗлесенә кемнәр чакырыла?

-Исем кушу ул инде кыскача гына итеп, мулланы гына алып килсәң дә ярый. Якыннары: дәү әти, дәү әниләре килсә дә ярый. Кыскача гына итеп, мулланы гына алып килсәң дә ярый.

-Балага исем кушучы кеше аңа яки әти-әнисенә берәр төрле бүләк бирергә тиешме?

-Исем кушучы ул бит имам була бит инде.

-Әйе. Димәк мондый әйбер юк?

-Юк, алып килмиләр.

-Бала туу уңаеннан бәйрәм уздыру гадәте бармы? Ул ничек атала?

-Бала туу уңаеннан мин менә шул бәби чәе үткәрәләр инде. Бәби чәе дип әйтәбез без. Кунаклар җыеп, Коръән укыталар, балага теләкләр телиләр, әнисенә теләкләр телиләр. Менә ул тәртип бар.

-Ул кайчан уздырыла?

-Кайчан, кайчан...

-Бу бәбигә исем кушу белән бәби чәе бер үк вакытта буламы?

-Исем кушу вакыты бәби чәе уздырырга син бит бүләкләрне алмаган буласаң бит әле. Соңрак та ярый бәби чәен. Исем кушу ул бер имамны гына алып килсәң дә ярый, исем кушканда.

-Ир бала туса агач утырту, кыз бала туса аңа каз канатлары бүләк итү гадәте юкмы?

-Ай, бер дә андый хәлләрне ишеткәнем юк. Без һәрвакыт бөтенебез дә агач утыртырга тиешбез. Бала тугач кына түгел.

-Кунаклар балага нинди бүләкләр алып килә?

-Кирәк-яракларны алып киләләр инде балага. Көндәлек куллана торган әйберләр алып киләләр. Бала әйберләре.

-Ә анага нәрсә бүләк итәләр?

-Анага инде хәләл җефете бүләк итәргә тиеш, анага, әни кешегә. Нәрсә хәленнән килә, хәленчә генә анысы да. Алтын, көмешме, бриллиантмы (көлә).

-Беренче баласын тапкан хатынга бүләк яхшырак булмыймы?

-Анысы да хәлдән килгәнчә, җаныкам. Мәҗбүри дип әйтеп булмый берсенә дә.

-Бәби ашына пешкән ризык, камыр ризыгы китереләме?

-Китерелә. Бәби чәе, бала тугач, әбәзательно алып киләләр. Без өйдә булганда, өйгә китерәләр иде, ә хәзер больницага илтәләр бәби ашын. Кайткач та китерергә можно. Бер атнадан соң да китерергә ярый.

-Таба ашларының билгеле бер саны бармы?

-Юк, саны юк. Таба ашларының саны юк.

-Бала туу уңаеннан зур бәйрәм ясалмаса, кунаклар аерым-аерым гына киләме?

-Шул баланың бәби чәенә инде.

-Менә зур бәйрәм үткәрелми инде.

-Бәби чәе булмаса инде, әбиләр генә җыеп үткәрәләр. Ә бәби туе дип атыйлар инде, анда парлап-парлап киләләр иде, безнең вакытта. Бәби туе була анысы. Анысына парлап чакырылыш.

-Ул үзең чакырып түгел, ә күрәсе килгән кеше шулай киләме?

-Үзең чакырасың, үзең әзерләнәсең инде. Күрәсе килгән кеше ул болай чакырмагач та килә, хәл белергә. Ул хәл белергә килүче.

-Нинди очракларда балага икенче исем кушыла?

-Шәригатькә сыймаган, дингә сыймаган исем булса, икенче төрле исем кушыла. Менә Айгөлләр ярамый. Авыр исемнәр.

-Гөлнара.

-Гөлнар ярамый. Нар ут дигән сүз. Менә аерым исемнәр кушылырга тиеш.

-Менә миң дигән исемнәрне кушарга кушалар. Анысы нәрсәгә?

-Ул миңне менә, например инде, кешенең я аягы шешә, я кулына шеш чыга. Миң чыккан, миң чыккан диләр инде. Әбиләр инде исемне авыштырып, мич куешыннан кычкыралар иде. Менә миңа үземә дә кычкырганнары бар. Миңсылу мин (көлә). Аягым шеште минем. Шул аягым шешкәчтен, Миңсылу дип миңа кычкырдылар.

-Ярдәме бар инде.

-Ярдәме бар. Шешләрем бетте инде, но хәзер үз исемем белән йөрим мин. Миңсылу йөрмәдем.

-Бала туып ничә көннән кунакка килергә мөмкин? 40 көнгә кадәр ярыймы? Ярамаса, ни өчен?

-40 көнгә кадәр тормыйлар инде, киләләр хәл белергә.

-40 көнгә кадәр дигән әйбер бар инде барлыгын? 40 көнгә кадәр баланы күрсәтергә ярамый диләр, күз тия дип.

-Ярый инде, бернишләми ул, җанкам. Бернәрсә булмый аңарга, балага. Күз тию дигән нәрсә сөбханалла дип караганы, төбәлеп карарга ярамый. Күзеңнең уыгы күчәргә тиеш түгел балага. Синең күзеңнең уыгы күчсә, күз тияргә мөмкин. Но балага төбәлеп карарга тиеш түгел син.

-Баланы кырыгына кадәр ялгызын калдырырга ярамый диләр. Ни өчен?

-Кырыгына кадәр генә түгел. Кыз баланы 7 яшькә кадәр сакларга диләр әле. Шайтан килмәскә, җен-пәриләр килмәскә. Ялгызын гына калдырырга ярамый диләр.

-Баланы җен алыштыру очраклары булганмы?

-Бар иде, элгәре бар иде. Хәзер белмим. Хәзер ишеткәнем юк. Элгәре бар дип әйтәләр иде. Менә әнкәйләр сөйли иде аны. Әллә кем абыстайның малаен ишек төбенә алып килгән, үзе чыгып киткән. Ялгызын гына калдырган да, чыгып киткән булган. Хәзер кергән төшенә, малае ишек төбендә ята икән, елап әллә нинди тавышлар белән. Бу ишек төбендәге малай аның малае булмаган, җен малае булган. Ташлап калдырган ишек төбендә. Тегенең малаен алып чыгып киткән була инде. Җен. Элгәре җеннәр булган. Хәзер җен юк. Адәм баласы үзе җен булгангамы( көлә).

- Менә баланы җен алыштырганын каян белеп була? Кире кайтарыр өчен нәрсә эшләгәннәр?

-Кире кайтарыр өчен аны... Хәзер мин сиңа әйтәм. Теге абыстай малаен кулына алган да, мунча себеркеләре белән сыпыра-сыпыра, чыгарып куйган ул малайны. Каян килдең шунда кит дип. Теге малайны, җен малаен. Җен үзенекен алып киткән. Теге малайны калдырган аннары.

-“Алмаштырылган” бала үзен ничек тота? Ул яши аламы?

-Ул “алмаштырылган” малайны әйттеләр аны миңа ничектер не нормальныйрак була дип инде. Тавышлары да үз алдына, үзенә күрә икенче төрле чыга. Гел көйсезләнеп тора, но не нормальныйрак була диләр инде. Җен алыштырган малай. Шуннан сизәсең диләр.

-Тумаган баланы анасының карыныннан ук урлау очраклары булганмы?

-Булган, элгәре булган. Бу хәзер дә бар. Менә Дүртиле Шәйдә, кибеттә эшләде ул. Шәйдә бит анысы да.

-Нинди апа ул? Хәзер эшләми түгелме соң?

-Хәзер? Шәйдә инде анысы да. Кибеттә эшли торган. Беләсеңме син аны?

-Юк.

-Алар теге башта торалар. Дүртиленеке инде. Идрәзме, Дүртилеме? Менә шул әйткәне бар. Менә үзем дә беләм: йоклаган хәлемдә, йөклелеккә калганымны беләм, йөгем юк булды дип сөйләде үзе. Хәзерге чордагы бу. Кибеттә эшли ул. Кайсы кибеттә эшләгәнен әйтә алмыйм. Или базардамы ул хәзер. Ире Гомәр исемле иде бугай. Торсалар аның белән. Минем аны күргәнем юк хәзер. Чыкканым юк. Сирәк чыгам хәзер. Эш ташлаганны бирле сирәк чыгам.

-Бала бишеге. Бишек нинди агачтан булырга тиеш?

-Бишекне элгәре кабыктан ясап бирәләр иде. Безнең әткәйләр кабык бишектә үстеләр. Аннары соң тактадан ясап бирделәр. Урыс бишеге диләр иде. Дүрт такта куеп. Урыс бишеге инде. Анысы беренче, икенче малайлар кабык бишегендә үсте. Йомшак юкә агачыннан ясап биргән иде. Җизни ясап биргән иде аны. Юкә агачыннан. Йомшак булырга тиеш ул. Җылы да була ул юкә агачы. Бала тотырга да җылырак була и йомшак та була. Хәзер бишек куймыйлар инде.

-Бишекне ничек эләләр? Кайда эләләр аны?

-Бишекне кая йоклыйбыз, шунда элдек инде без. Түбәгә прижун белән асып, бишекне краватка янәшә куйдык. Төнлә йокласак та, селкеп җибәрә идек. Бишектә йоклады инде ул бала. Гел янга да салмадык. Бик каты еласа гына ала идек инде. Бишектә булды балалар, бишектә үстеләр.

-Баланың башы кайсы якка карап торырга тиеш?

-Баланың башы кыйблаягына куярга тиеш. Аяк кыйбла ягында булырга тиеш түгел баланыкы да, безнеке дә.

-Буш бишекне тирбәтергә ярыймы?

-Ярамый.

-Ни өчен?

-Бала елак була диләр иде. Әбиләр сүзе бу. Буш бишекне тирбәтсәң, бала елак була диләр иде.

-Бишекне буш калдырырга ярыймы? Калса, нәрсә салырга кирәк?

-Корып калдыра идек. Әйбер салмый идек. Баланы алгач, чыбылдыгын кора идек тә, калдыра идек. Әйбер салмый идек. Буш кала иде бишек. Пычак чыгып киткәндә куясың. Бала белән булганда ул. Чыгып киткәндә, кайчы или пычак куя идек. Җен-пәри килмәскә.

-Балага нинди бишек җырлары җырлаганнар? Истә калганмы сүзләре? Хәзер җырлыйлармы бишек җырлары?

-Хәзер бишек җырлары җырламыйлар инде.

Аллаһү, Аллаһү,

кәҗәләрне талга ку,

кәҗәләр талны ашасын,

бәбкәм йоклый башласын.

Шулай үстердек инде баланы (көлә).

-Балага күз тию һәм башкалар. Күз тиюдән баланы ничек саклыйлар? Нинди чаралар күрелә?

-Күз тиюдән балага маңгай, баш киеме булырга тиеш балада. Яланбаш булса, тиз күз тиючән була дип әйтәләр. Баш киеме булырга тиеш. Чепчик дип әйтәбез инде. Без шул чепчикка менә моның кадәр генә миләш агачының кисәген бәйләп куя идек, тегеп. Менә миләшнең агач кисәге күз тидерми дип әйтәләр иде. әбиләр сүзе инде бу.

-Бөтиләр тагу булганмы?

-Инде менә болай ни тага идек.

-Җеп.

-Кызыл җеп белән бәйләп куя идек. Баланы пәриләр, җеннәр алыштырмасын өчен.

-Маңгаена корым сөрткәннәрме?

-Юк.

-Андый әйбер булмаганмы?

-Юк. Балага корым сөртергә вообще ярамый.

- Иннек сөртеп куялармы?

-Әйе, менә иннек сөртеп куялар иде. Беренче күз шунда төшсен дип.

-Бала каты курыкса, нәрсә эшләнә?

-Бала каты курыкканда, таң сулары коендырыла.

-Имләү бармы?

-Суда коендыралар. Менә шулай.

-Нинди сүзләр әйтелә? Өшкерелгән махсус ризыклар ашатмыйлармы?

-Өшкерелгән ризыклар да бирелә, ашатыла. Менә шул. Шуны өшкергән чагында әзрәк ризык та куясың, су да. Ул суны өшкерүче эчә. Әби, әбиләр эчә инде аны.

-Йортта кунаклар булып киткәннән соң, ишек, тәрәзә тоткаларын юасы түгелме? Андый әйбер бармы ул?

-Хәзер ишек, тәрәзә, менә әйтәм бала бәйләнсә, кунаклар киткәндә генә түгел, ә әти-әнинең үзенең күзе дә төшәргә мөмкин балага.

-Яратудан...

-Әйе, яратудан да. Ишек тоткасын сыпырып аласың, бераз гына су алып. Мичне сыпырып аласың и тәрәзәне сыпырып аласың. Менә шулай иттереп кенә. Суга манчыйсың да, сыпырып аласың. Ишек тоткасын да шулай сыпырып аласын, шул суга манчып. Тәрилкә төбендәге суга. И шуннан соң, баланың битләрен сыпырасың шул су белән. Бисмиллаһир-рахмәнир-рәхим, име-томы шул булсын, кодрәти Гаишә улы булса иде, кодрәти Фатыйма улы булса иде, име-томы шул булса иде дип. Шулай итеп 3 тапкыр битен сыпырасың и корсакларын сыпырасың 3 тапкыр. Шул ук су белән. Шул ук суны кайсы бусага, хәзер бусагалар бармы? Бусага аркылы име-томы шул булсын дип теләгән, сораганы шул булсын дип әйтергә кирәк. Бусага аркылы тондырасың. Бусага аркылы шул суны.

-Бала кечкенә чагында кызамык, җил чәчәге, сары авыруы белән чирләсә, ничек дәвалаганнар? Нинди ырымнар кулланылган?

-Кызамык булган вакытта баланың битен дә юдырмыйлар иде, күзен дә юдырмыйлар иде, үзен дә юдырмыйлар иде. Су тидергәч, тагын да үрчи дип әйтәләр иде. Кызамыкка да шулай иде, чәчәк авыруына да шулай иде. Бер дә су тидертмәделәр.

-Җил чәчәге – ветрянкамы?

-Ветрянка, әйе. Чәчәк авыпуы санала инде бусы. Ул кутырлы-кутырлы чыга да, үлекләп-үлекләп нитә. Су тидергәч, үрчи тагын да дип әйтәләр иде. Менә шул. Хәзерге чорда дарулар белән эш итәләр инде. Зеленка тидерәбез инде. Элгәре зеленкалар юк иде. Тидерми идек бернәрсә.

-Авыруны җиңеләйтү өчен тәрәзәдзн сату, юл чатына чыгару, кояш чыгышын һәм баешын күрсәтү, таң суларын файдалану очраклары булмаганмы?

-Кызамыкка, җил чәчәгенәме?

-Әйе, менә шул авыруларга.

- Кызамыкка, җил чәчәгенә алай таң сулары нитмиләр иде. Күз тигәнгә генә таң су ы алып, менә файдасы булыр дип әйтәләр иде әбиләр.

-Балага беренче теш чыкканны күргән чит кеше аңа бүләк алып бирергә тиешме?

-Менә кем күрә, шул бүләк ала инде. Кем беренче күрә. Әнисе күрәме, алып бирергә тиеш. Әтисе күрәме, дәү әнисе күрәме, чит кеше күрәме.

-Нәрсә булса да ярыймы?

-Нәрсә булса да ярый.

-Төшкән сөт тешләрен кая куялар?

-Сөт тешләрен без, элек агач өйләр иде бит, бүрәнә ярыгына кыстырып куя идек, саклап. Хәзер инде агач өйләр юк инде. Кая кулланмыйлар, кая тапталмый, шунда салабыз инде. Идән ярыгына. Тешләрне башка җирдә сакламыйбыз.

-Бала озак йөрмәсә, нишләтәләр аны?

-Йөрмәсәме?

-Әйе.

-Әйтә алмыйм бала озак йөрмәсә нәрсә эшләтәләр.

-“Тышавын” кисмиләрме ( аяк арасыннан ниндидер күренми торган бауны кискән кыяфәт ясамыйлармы)? Андый әйбер ишеткәнегез юкмы?

-Андый ни белмим. Сөйләшә алмаса, тел астында көре дип әйтәләр иде. Тел белән аңкау арасында. Менә шуны кисәләр иде.

-Ир баланы кайчан сөннәткә утырталар?

-Ир баланы мөмкин кадәр иртәрәк утырткач ярый. Ярый больництан чыккач та. 7 көннән үк тә ярый. Менә безнекеләр 7 көннән үк. Бабай алдан әйтергә килгән и сөннәтләп тә киткән.

-Бу эшне кайда һәм кем башкара?

-Хәзер хирурглар бар.

-Ә элек?

-Элгәре инде ни, кошман бабай бар иде. Кошман бабайга бирдек инде без. Чакырдык без. Кошман бабай йөри иде, авыл саен йөри иде ул. Кошман бабай хәл итеп китә иде. Хәзер хирурглар хәл итәләр.

-Сөннәтче бабайлар турында хәтерләүче бармы?

-Сөннәтче бабай шул Кошман бабай санала инде. Без Бакырчыныкы төп. Бакырчыдан ерак түгел инде ул Кошман авылы. Кайбыч районында ул. Ишеткәнең бармы? Кошманны?

-Бар.

-Кошманныкы йөри иде. Бер-ике бабай йөри иде. Берсе озынрак, берсе тәбәнәгерәк. Икесе дә кошман бабай иде. Но алар мондагыча, хирурглар буенча эшләми иде. Агач җилеге салалар. Алып киләләр иде. Белмим, ул агач җилеге нинди. Безгә дә биреп калдыралар иде. Чилләнсә, шуны сибәрсез дип. Агач җилеге иде ул. Белмим ул нинди хәлдә.

-Баланы сөннәткә утыркач, бәйрәм ясау очраклары булганмы?

- Баланы сөннәткә утыркач, бәйрәм менә. Шул бәйрәм инде. Корбан чалып, корбан тарата бөтен кеше бәйрәм итә инде шул корбан ите белән. Башкача бәйрәм ясамыйлар инде. Средняя Азия якларында ясыйлар.

-Бәйрәм итепме?

-Бәйрәм.

-Кыз баланың колагын кайчан тишәләр?

-Кайчан тишәләр... Үзен үзе белә башлагач яхшырактыр инде ул, наверно. Балачактан ук кирәкмидер, белә башлагач кирәктер.

-Сырга туе (алка кию) белән бәйле бәйрәм юкмы?

-Юк, юк,юк. Колакны тишү. Бернәрсә әйтим инде. Тавык йомырка сала торган вакытта тишәргә әйтмиләр иде. Менә аны белеп тору кирәк.

-Язын?

-Язгы сезонда сала бит инде тавык йомырка. Көзге сезонда туктый бит инде ул. Менә тавык йомырка салу сезонында тиштерсәң, колак арты шешә дип әйтәләр иде. Вакытын белү кирәк инде. Шешле була, тавык йомыркасы кебек шеш чыга колак артына дип әйтәләр иде.

-Хатын-кыз балага уза алмаса, нәрсә эшләгәннәр?

- Хатын-кыз балага уза алмаган өчен, элек әбиләр чүлмәк салалар иде. Хәзер нәрсә салалардыр. Әбиләр чүлмәк салалар иде.

-Элек мондый хатыннар кемгә барганнар? Бу кешене ничек атыйлар?

-Бала таба алмаганмы?

-Имче, багучыга барганнармы инде алар?

-Имче дә булмый, багучы да булмый инде ул. Күп белгән әби була инде ул. Имче дә түгел, багучы да түгел. Күпне, шул тәҗрибәле әбиең. Тәҗрибәле әбиең.

- Менә аның өчен нинди догалар укылган? Аның догалары буламы икән?

-Догаларын әйтә алмыйм.

-Ә ничек өшкергәннәр? Догалар беләнме?

-Догалар, Коръән аятьләре белән.

-Өшкергән сулар эчәсе, ашамлыклар ашыйсы түгелме?

-Коръән аятьләренең нәрсәгә дә файдасы бар.

-Берәр төрле орлык мәсәлән? Орлыклар белән эш итү булганмы?

-Юк, юк. Өшкерү ул күпмедер ашап җибәрәсең инде ул. Азык белән су ике төрле. Бер төрлеме, өч төрлеме, биш төрлеме, җиде төрлеме азык куясың. Менә шул Коръән аятьләре белән өшкерәсең инде. Менә шул өшкерелгән азык эчкә кергәч, файдасы тия дип саныйлар инде. Балага да, олы кешегә дә шулай итәләр.

-Менә бу балага уза алмаган хатын ничә тапкыр барырга тиеш була?

-Белмим дә. Уза алмаган хатын...

-Узганчыга хәтлеме?

-Узганчыга кадәрдер инде. Өчме, бишме. Уза алганчыга кадәр.

-Ире белән барырга тиешме?

-Үзе генә дә ярый.

-Менә бу дәвалану чорында хатын-кыз нәрсәләрдән тыелып торырга тиеш?

-Дәвалану чорында... мин аңа нәрсә дип тә әйтә алмыйм.

-Әйттегез бит чүлмәк куйганнар дип. Ничек итеп куйганнар? Аның эчендә нәрсәләр куйган булганнар?

-Чүлмәк куялар иде. Шәм, шәм яндыралар иде. Шәм сүнеп китә иде шунда куйгач. Менә шулай эшләгәннәр инде әбиләр. Бала, эче төшкәнгә дә шулай куялар иде. Эчең төшсә, шулай була инде. Эче төшкән кешеләргә дә шулай куялар иде.

1-Бу эшләрнең файдасы булганмы? Аны хәзер эшлиләрме?

-Булган. Хәзер эшләмиләр. Хәзер эшләүчеләр юк, әбиләр юк.

-Балага узмаган хатын берәр кешегә сәдака (мәсәлән, йорт кошы: каз, үрдәк) бирергә тиеш түгелме?

-Ул әбәзательно түгел. Юк, юк. Нияте булмаса, әбәзательно түгел. Нияте булса гына.

-Гаиләдә балалар тормаса, еш үлсәләр, нәрсә эшләнә?

-Ул бит Алланың рәхмәте. Аны бер нишләтеп булмый. Ходайдан килгән тәкъдир. Тәкъдиргә карый.

-Аерым исем кушылмыймы? Нинди исемнәр? Файдасы булганмы?

-Менә, әлеге дә баягы, шул дингә катыш исеннәр кирәк дип әйтәләр инде. Исемне җисеменә туры китереп, килергә кирәк диләр. Ничек кенә дә импортный исемнәр кушарга кушмыйлар.

-Мәгънәсез исемнәр күп кушалар хәзер.

-Әйе. Мәгънәле булсын ул. Дингә йогышлымы ул? Дингә тартыламы ул? Менә элек Гаптелмөталлик, Әбүбәкер. Менә шуның ишеләрне кушканнар. Әлмәннәт. Менә хәзер бит инде җиңелчә генә әйтелә торган исемнәр инде. Менә китапта бар инде ул исемнәр, но китаптагын хәзер карамыйлар. Җиңелчә, заманча исем куша башладылар.

-Хәзер бит киресенчә. Иске исемнәр куша башладылар, кайта башладылар.

-Әйе. Менә хәзер ышана башладылар инде дингә. Бераз исемнәрнең яраксыз икәнен белә башладылар. Балага исем тиешле булмаса, менә шул бала зәгыфьләнә, бер чир белән авырый икән инде. Үзенең исемен күтәрә алмаса инде дөресрәге.

-Менә Рамазан, Ислам исемнәре дә ярамый диләр. Авыр исем булып исәпләнәләрме?

-Рамазан авыр исемме икән. Рамазан авыр исем түгелдер ул. Юктыр, авыр исем түгелдер ул Рамазан. Андый исемнәр шәригатькә сыя булыр ул. Әхмәт, Әнвәр шәригатькә сыя инде. Мәхмүтләр, Басыйрлар. Күп. Әйтеп бетереп булмый. Исем кушучы хәзрәт үзе белергә тиеш и хуҗага әйтергә тиеш: бу исем дингә каршы килә дип әйтергә тиеш.

-Әти-әни сайлый да исемне, ә муллага ошамый ди ул исем. Үзе, мулла гына куша аламы?

-Мулла әйткән исем ярый бит инде. Әти-әнинең ошамаган исеменә мулла әйтсә, әти-әни ризалашырга тиеш. Әйе, мулла исем әйтсә ярый, ничек ярамасын. Ярый, ярый. Ул бит инде дин буенча, бераз яраклы исем әйтә инде ул.

- Рәхмәт, Маһинур апа, сорауларыма җавап биргәнегез өчен.

Татарстан Республикасы

Апас районы, Апас авылы,

20 август 2011 ел.

Информант: Зәйнуллина Маһинур

1937, Бакырчы.

Трек № 3, 7, 8 Татарстан Республикасы

Апас районы экспедициясе

Материал җыючы һәм паспорт

төзүче: Бикчәнтәева Р. Р.