
- •Идрәз –Тенки
- •Гаилә йоласы
- •Туй йоласы иҗаты
- •Туй алды.
- •Туй арты.
- •18 Август 2011 ел.
- •Үлем, күмү йолалары
- •18 Август 2011 ел.
- •Хәрби хезмәткә озату йоласы
- •18 Август 2011 ел.
- •Календарь йолалар
- •Сабан туе
- •Яңгыр боткасы яки яңгыр ашы
- •Уенлыклар
- •18 Август 2011 ел.
- •16,17 Апас районы экспедициясе
- •Әкиятләр
- •21 Август 2011 ел.
- •1939, Кызыл Тау.
- •21 Август 2011 ел.
- •2002, Апас.
- •Мифологик сөйләкләр
- •Риваятьләр һәм легендалар
- •18 Август 2011 ел.
- •Изге урыннарга бәйле легендалар
- •Курчак уены
- •Хәзерге курчак уеннары
21 Август 2011 ел.
Информант: Шәйхиев Рәшит
1939, Кызыл Тау.
Трек № 18 Татарстан Республикасы
Апас районы экспедициясе
Материал җыючы һәм паспорт
төзүче: Бикчәнтәева Р. Р.
-Сәлам кызлар! Үзегез белән таныштырып китсәгез иде.
-Минем исеме Камилә. Хәзер менә мин биергә, җырларгаяратам. Миңа 6 яшь.
-Синең исемең кем?
-Минем исемем Ләйсән Зәмдеханова. Минем әтием Зөфәр, әнием Миләүшә. Тоже биергә, җырларга һәм шигырь сөйләргә яратам.
-Кызлар, сез нинди әкиятләр белән таныш? Нинди әкиятләрне беләсез?
-“Дюймовочка”.
-Тагын?
-“Колобок”, “Су анасы”, “Золушка”.
-Сез боларны кайда өйрәндегез? Садикта өйрәттеләрме сезгә моны?
-Садикта. Китаплар укыдык аннары.
-Менә миңа шүрәле турында сөйләп китегез әле, сөйләгез әле “Шүрәле” әкиятен.
-Борын-борын заманда яшәгән ди Кырлай исемле бер авыл. Анда бер батыр кич белән утын алып кайтырга барган. Урманга.
-Әйе.
-Һәм утын яра башлаган да, анда нәрсәдер, бер кеше, ә шундый бер хайван килеп чыккан. Аны, ул шүрәле булган. Һәм шүрәле әйткән ди: “Әй батыр, әйдә кети-кети уйныйк”, дигән. “Әйдә кети-кети уйныйк”, дигән. Аңа: “Тукта, тукта шүрәле, башта эшләп алыйм әле, аннан соң кети-кети уйнарбыз. Менә бу ярык куй кулыңны һәм бу утынны икәү бергә арбага куйыйк”, дигән. Шул вакытта шүрәле куйган да, батыр кыстырып куйган бармакларын шүрәленең.
-Ыхы.
-Шүрәле акыра икән һәм сорый икән батырның: “Әй батыр, исемең ничек синең?”, дигән. Исеме ничек әле... “Былтыр минем исемем. Белеп кал син сеңлем”, дигән. Һәм аннары иртә җиткән. Шүрәлеләр үзләре дә көлгәннәр рәхәтләнеп. “Бу елда кем шулай итеп акыра”, дигән һәм таралышканнар да.
-Рәхмәт кызлар.
Татарстан Республикасы
Апас районы, Апас авылы,
21 Август 2011 ел.
Информант: Фәйзуллина Камилә
2002, Апас.
Трек № 19,20 Татарстан Республикасы
Апас районы экспедициясе
Материал җыючы һәм паспорт
төзүче: Бикчәнтәева Р. Р.
Мифологик сөйләкләр
-- Лена апа сезнең авылда кешеләр белән гайре сәер хәлләр булган вакыйгалар сөйләнеп барамы ул?
-Менә, кызым, берсендә Бәнәт тата апа эштән кайткачтын сөйләде моны. Бу дөрес. Тата апа әйтә: ”Обеттан соң ди бардым”, ди. ”Бергә эшли торган иптәш хатыным килеп җитмәгән иде”, ди. “Хәзер мин килдем, утырдым”. Анда ызба бар иде. “Ызба янына утырдым. Ул хатынны көтеп торам”, ди. “Бер таякка таянган, чалмалы, ап-ак киемнән берәү килә”, ди. “Кызым, монда ни, нинди агач...ыыы...зирек агачы кая кызым?”, ди. “Менә бабай шуннан менә төшеп китәсең дә, зиреккә барып чыгасың”, дип әйттем. Менә шуннан төшеп китте ди. Икенче борылып караганда, юкка чыкты бабай, юк булды бабай ди.
-Хозур Ильяс
- Хозур Ильяс булгандыр дип нитә иде, сөйли иде. Шулай мин бер генә күрмәдем, Тата апа, әллә ничә сөйләде. Һәрвакытта инде. Шул вакытта юл шуннан салынган ди.
-Хәзер мәрхүм инде ул?
-Мәрхүм инде. Менә шулай дип сөйләде иде Тата апа.
-Тагын ниндиләр?
-Тагын, кем әйткәндәй, кеше берсендә хәзер арттан озата барам. Аштан озата барам бер хатынны. Мин куркам ди. Мин кайтырга куркам, мине озатсагыз иде. Мин курыкмыйм түлке. Мин аны озата барам. Аны озата барган чагында, безнең прулкада иске мунча бар. Сафиулла абыйлар мунчасы. Шуннан чыкмасынмы озын бер кара кеше. Шуннан куркып, ике кулыма тапочкамны тотып, читән аркылы ничек сикергәнемне дә белмәдем. Аран кайтып егылдым. Күрми дә калдым, кая киткәнен дә күрмәдем мин аның.
-Үзегез белән булган хәлме инде ул?
-Үзем белән булган хәл анысы. Үзем белән булган хәл, җаным.
-Аннары соң...
-Анда инде ул кәҗә булып чыккан дип тә сөйлиләр. Анысын мин күзем белән күрмәдем. Җалганлар хәлем юк. Ә мине ул куды мунчадан чыгып. Кая киткәнен күрмәдем. Куркуымнан чаптым. Ә менә инде әти мәрхүм сөйли иде. Авыр туфрагы җиңел булсын. Мин мәдрәсәдә укый идем, кызым ди. Хәзер бик каты төнлә 12дә ашыйсым килеп кайтты ди. Ашыйсым килде дә, тоттым да өйгә чаптым ди. Хәзер өйгә кайттым. Лапас ишеген ачып, лапасны ачып кердем дә, ул да түгел ат абзарыннан кәҗә чүмәре кебек ут тәгәрәп тә чыкты. Мин шуннан алдым артыма карамадым, мәдрәсәгә барып җиткәнче чаптым ди. Куркуымнан ди. Больше бер дә кайтмадым ул вакытта, төнлә ди.
-Төнлә булганмы?
-Төнлә, сәгать 12дә. Төнге сәгать 12. Шулай ди менә. Шулай булган.
-Кечкенә чакта булган вакыйганы...
-Кечкенә чагында, кызым инде. Әни сөйләде тоже. Әти белән әни янында яткан идем ди. Әни янында идем мин ди. Берзаман уянып киттем. Тышка чыгасым килә ди. Хәзер шушылай торып утыргач, кызу нигә, җирлеге кызыл, ак төртек төшкән ди. Үзе борынлы ди. Бер ни торып утырды ди. Әти белән әни уртасында. Мин әни янында бит инде ди. Хәзер куркуымнан әйләнеп яттым да ди, әнигә төрттем, уятып ди. Менә нитеп, шуып төшеп китте ди, юкка чыкты ди. Әти белән әни яныннан. Шуып төшеп китте ди. Шуннан әни уянгач әйтте ди: “Әй, кызым, кызым, мине уяталар я борып чеметәләр аны, бисмиллаң әйтеп ди”. Менә шулай сөйли иде әни. Белмим, мин үзем күрмәгән кызым. Ышанып, без үзебез ышана идек.
-Хәзерге вакытта да шундый хәлләр булып торамы ул сезнең авылда? Яңа гына ишетелгәне бармы?
-Юк, җаным. Алай ишеткәнем юк, җаным.
-Менә бу барысы сезнең гаилә белән булган. Гаиләгез белән бәйле инде. Рәхмәт.
- Ә авылда менә хәзер шундый көтелмәгән хәлләр булдымы ул?
- Менә , кызым, әле бер ел гына аңарга. Салихҗан абыең үлде. Ул үлгәчтен, шушы Әҗемнең ни исемле малай соң әле?!.......Эй Алла...,Әҗем малае кайтып барган машина белән зират буеннан. Хәзер зират буеннан кайтып барган чагында ..
- Көндезме инде бу?
- Төнлә, төнлә бу. Зираттан шушы Салихҗан булып чыккан, утырган машинасына. “ Салихҗан абый, кая барасың?”- дип сораган. Менә урамда,эшкә кия торган киемнәре белән. “ Салихҗан абый, кая барасың?”- дип сораган теге малай. Минем ,дигән, аласы бурычларым бар иде ,дигән.Әҗемгә барам, дигән. Менә шул Әҗемгә барып җитәрәк, ут күтәрелгәннән соң,ничектер каршыга машина килә торган булган.Шул арада ничектер ишекне шап итеп ачып чыгып та китте дә,юкка чыкты, дип әйтә ди. Менә шулай булган. Шуны килеп,Мәрьям апаңа сөйләгән дә.
- Менә синең янга да килде дидеңме әле син?
- Минем җанга ул килде.Кем әйткәндәй, менә йокы белән, шул киемнәре белән ни манер килгәнен дә белмим мин аның.
- Басып тора идеме?
- Ыы, басып тора иде янымда.Басып торды.
- Аның үлеме ничек булды соң?
- Үлеме аның, җаным,...иртә белән әйбәтләп көтү куып кайта. Көтү куып кайта да ,капка төпләренә җиткәчтен,” Әллә нәрсә генә булды миңа , Мәрьям, “ дип хатынына. “Әйдә, йөрмә кирәкмәгәннәр белән, нәрсәгә сиңа үгезләр куып йөрергә көтүгә. Ашарга, эчәргә кер!” “ Туктале, ашарга кермим, эшем бар”, - дип нигәчтен. Шунда крута гына егыла да, авызыннан күбекләр килә дә , үлә.
- Ә менә шундый вакыйгалар булгачтын нәрсәләр эшләргә кушалар соң? Аның җаны тыныч түгелме инде?
- Кем белгән инде аны..Шулдыр инде..
- Бернәрсә эшләтмәделәрме аны, зиратта?
- Зиратта берни эшләтмәделәр инде.Укыттылар инде. Укыгандыр. Мәрьям да бәгырем кора диде бит әүвәле.Җоклый, нитә алмыйм диде. Хәзер ярый, әйткәне юк. Андыйлар була инде...Була ул, дөнья булгач, була ул. Шикләнеп ятсаң да була инде...Шикләмәскә кирәк.
- Догалар укып ятарга...
- Менә шул догаларны укырга кирәк. Китапларны куярга кирәк баш очына. Борынгылардан калган ул.Борынгылар сүзе дөрес ул барсы да.Күз алдыңа килгән, алга килә ди ул.
- Эээ,рәхмәт.
Татарстан Республикасы
Апас районы, Апас авылы,
18 август 2011 ел.
Информант: Гыйниятова Лена
Әгъләметдин кызы, 1937, Әлмәндәр.
Трек № 21 Татарстан Республикасы
Апас районы экспедициясе
Материал җыючы һәм паспорт
төзүче: Бикчәнтәева Р. Р.