Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
makal.doc
Скачиваний:
10
Добавлен:
23.03.2016
Размер:
148.99 Кб
Скачать

Мәзәк сүз – ашка тоз.

Мәкальдә гаеп-кыек юк, гаеп булса-үзеңдә. Мәкальдә ялган юк, яхшыда яман юк. Мәкальдә һәркемгә дә өлеш бар. Мәкальне адәм чыгармый, тырмыш чыгара. Мәкаль сакалдан олырак. Мәкальсез сүз – сакалсыз ияк кебек. Мәкальсез сүз - тоссыз аш. Мәкаль җыймыйм, акыл җыям. Нахактан тиргәлгәнче, хактан тиргәл. Ни чәчсәң, шуны урырсың. Озын тел авызга сыймас, бер көн иясенең муенын бумый куймас. Озын тел гомерне кыскартыр. Озын тел елан кебек: авыздан чыкса, муенга урала. Олы кызы Мәстүрә, Кечеләрен үстерә. Олыласаң олыны, Олыларлар үзеңне. Олылык гәүдәдә түгел, акылда. Оста барда кулың тый. Белгән барда телең тый. Оста исерекне һәр аек узар. Оясында ни булса, очкынында шул булыр. Пешкән икмәкнең исе, Һәр чәчәктән хуш исле. Рәхмәт кемгә дә рәхәт. Сабаклы төймә салмаклы, Сабаксыз төймә салмаксыз; Аталы бала ардаклы (газиз), Атасыз бала ардаксыз. Сабанда сайрашмасаң, ындырда ыңгырашырсың. Сабанчыга җир – ана, ялкауга – үги ана. Сабый белән сабый булма. Сабыйга ат та ат, таяк та ат. Сабый елый-елый үсер. Сабый хөкеме – уен. Сабын — тышны, турылык — эчне чистарта. Сабыр төбе - сары алтын. Сакал агармый акыл керми. Сакланганны саклармын, дигән ходай. Сакның сагы ятар, саксызның башы ятар. Санаулы көн тиз үтә.

Сандугач җырын җырлыйм дип, үз җырыңны онытма.

Сапсыз балта агач чабырга ярамас. Сасы күлгә бака хуҗа. Сау кешегә көн дә бәйрәм. Саулык - иң зур байлык. Саф һава – тәнгә дәва. Сер дусы күп булыр, серне тоткан бер булыр. Сереңне дусыннан сакласаң, дошманың да белмәс. Сер күтәрә алмаслык кешегә сер сөйләмә. Сереңне бер генә кешегә сөйлә, киңәшеңне мең кешегә ит. Сер күтәрә алмаслык кешегә сер сөйләмә. Серне һәркемгә сөйләү — бодайны алабутага алыштыру белән бер. Серсез йөрәк — буш капчык. Сине эш җиңмәсен, син эшне җиң. Син курыкмасаң, дошман качыр. Син эшне сөйсәң, сине дә сөярләр. Соңгы хатын - суык катык. Су бөтен пычракны юа ала, тик хыянәтне юа алмый. Сукыр күп күрер, саңгырау күп ишетер. Суны — таяк белән, кешене тел белән үлчиләр. Суны ут алмас, алтынны тут алмас. Суның кадере чишмә беткәч беленә. Сусыз юа, җилсез киптерә. Сусыз җиргә өй корма, утсыз җиргә ил корма. Сыерлар су эчкәндә, бозаулар боз ялый. Сыерның сөте – телендә. Атның аягы туйдыра. Сыйларга сыең булмаса -, сыйпарга телең булсын. Сылтаусыз мәкаль дә әйтелми. Сәбәпсез көлү – җылауга сәбәп булыр. Сәбәпсез яфрак та селкенми. Сәламәт тәндә сәламәт акыл. Сөекле бала – көекле бала. Сөйдергән дә - тел, биздергән дә - тел. Сөйли белсәң, тыңлый да бел. Сөйләшкәндә авызыңны, үлчәп ач. Сөй, сөймәсәң - тимә. Сөю алтынга сатылмый. Сөю бар җирдә көю бар, курку бар җирдә кырку бар. Сөяксез тел ни димәс. Сүз бирергә җитез булма, Сүз үтәргә җитез бул. Сүз бирсәң, үтә. Сүзе күп кешенең, хисе аз була. Сүзең белән мактанма, Эшең белән мактан. Сүз – күңел көзгесе. Сүз мәкаль белән матур. Сүзнең тозы – мәкаль. Сүзнең хуҗасы – авыз. Сүз иясеннән алдан, килеп җитә. Сүз – күңел көзгесе. Сүз сөйләсәң, уйлап сөйлә. Сүз – чәчәк, мәкаль – гөләндәм (букет). Сүккән белән суккан кайтмый. Сүтек ертыктан көлгән ди. Таза орлык таза иген үстерер, Начар орлык – кырга чүп-чар тутырыр.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]