Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:

makal

.doc
Скачиваний:
16
Добавлен:
10.02.2015
Размер:
124.93 Кб
Скачать

Татар мәкальләре

Авызны пычак ачмый, тел ача. Авызын кыек булса да, Сүзең туры булсын. Авызына көче җитмәгәннең теле башына җитер. Авызыңда кан булса да кеше алдында төкермә. Авызың чалыш булса, көзгегә үпкәләмә. Авыр йөкне ат тарта, авыр эшне ир тарта. Авырлык күрмәгән рәхәтне белми. Авырның азы да күп. Авыр таш, кузгатсаң, җиңеләя. Авырткан җирдән кул китми, сөйгән кешедән күз китми. Авыр тормыш кешене тилмертә, җиңел тормыш кешене тилертә. Авыр эшкә беләк бар, кыю эшкә йөрәк бар. Ага булыр егетнең итәк-җиңе мул булыр. Агай-эне тартышы – туй бүләге ертышы. Агар суның кадере юк. Агач башын җил бутый, адәм башын сүз бутый. Агач - ботаксыз, кеше гөнаһсыз булмый. Агач кайсы якка кыек булса, шул якка авыр. Агач нәселе җир үтә керә, әдәм нәселе ил үтә керә. Агач - җимеше белән, кеше – эше белән. Агач күрке - яфрак, адәм күрке – чүпрәк. Агыйделнең аръягында бер энәгә бер сыер. Агым судан чиста булмассың. Агымга каршы йөзеп булмый. Адашканны артындагы белер, ялгышканны янындагы белер. Адәм баласын адәм иткән дә ата-ана, әрәм иткән дә ата-ана. Адәм баласын түгел, аю баласын да биергә өйрәтәләр. Адым-адым - юл булыр, тамчы-тамчы - күл булыр. Аек башта аек акыл. Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар. Аз булса җитер, күп булса бетер. Азгын ауга чыкса, артыннан гауга чыгыр. Аздан күп була, күптән юк була. Азгынга ияргән азыр, бозгынга ияргән бозылыр. Аз йокла, күп эшлә. Аз йөкләгән күп ташыр. Аз китерсәң сүгерләр, күп китерсәң түгерләр. Аз күпкә буйсыныр. Азның чиген белмәгән күпнең чиген белмәс. Аз сөйлә, күп тыңла. Аз сөйлә, күп эшлә. Аз сөйләсәң, күп ишетерсең. Азыклы ат сусамый. Азыклы ат арымас. Ай белән кояш берәр генә була.

Ай бер тулышканнан соң кире кайтыр.

Айга сикермә, егылып төшерсең. Ай гел болыт артында гына тормый. Ай егеткә абынма, аек егеттән аерылма. Ай нурны кояштан ала.

“Айт!” дигәндә ялт итеп тор. Ай яктыртканда, йолдыз күренми. Ай яктысы, ни хәтле генә якты булса да, кояшныкына җитә алмый. Ай һәрвакыт тулы тормый, чокыр һәрчак сулы булмый. Ак белән кара – икесе ике юлдан бара. Ак булмаса да, пакъ булсын. Акка кара тиз ега. Аккан су тынчымас. Аккан су кире кайтмас. Аккан су кире кайтмый. Аккан су тынчымас. Аккан су юлын табыр. Ак күңелленең аты армас, туны тузмас. Акыллы атын мактар, юләр хатынын мактар, шыр тиле үзен мактар. Акыллы ир хатынын яманламас. Акыллы кеше мәкальсез сөйләмәс. Акылсыз егет — авызлыксыз ат, юньсез егет — йөгәнсез ат Акылың булса, акылга ияр, Акылың җитмәсә, мәкальгә ияр. Акыллының уендагы акылсызның телендә. Ак – күңелгә як. Акмаган күл кортлый. Акчалының кулы уйный, акчасызның күзе уйный. Акчасыз торып була, Икмәксез торып булмый. Акчаның күзе юк. Акыл базарда сатылмый. Акылдан язасың килсә, аракы эч. Акыл кеше, алтын дип үлмәс, халкым дип үлә. Акыллы атын мактар, юләр хатынын мактар, шыр тиле үзен мактар. Акыллының уендагы акылсызның телендә. Акылсыз егет — авызлыксыз ат, юньсез егет — йөгәнсез ат. Акылсыз егеткә алтын җиз күренер. Акыл – тузмас кием, Гыйлем – корымас кое. Акылың булса, акылга ияр, Акылың җитмәсә, мәкальгә ияр. Акылың булса, бер көн алдан хәрәкәт ит. Акыл яшьтә түгел, ә башта. Алай диеп болай булмый, арпа чәчеп бодай булмый. Ала каргадан алачагың булсын. Ал биргәнче җан бир. Алга бар – артыңа кара. Алда барганга урын күп. Алда барма, артта калма. Алдан кычкырган күкенең башы авырта. Алдан сөйләү егет эше түгел. Алдыйм дигән үзе алданыр. Алга карасаң, абынмассың. Алган ире яратса, кара хатын ак булыр. Алгы көпчәк кая тәгәрәсә, арты да шуннан. Алдан кычкырган кәккүкнең башы авырта. Алдан сөйләү егет эше түгел. Алладан курыкмаганнан курык. Алды барның арты бар. Алдыйм дигэн узе алданыр. Алдыңа бер карасаң, артыңа биш кара. Алдыңа кара – кая барганыңны белерсең, артыңа кара – каян чыкканыңны белерсең. Алдыңда – ышанычың, артыңда таянычың булсын. Алдыңда җитәкчең булсын, артыңда терәкнең булсын. Алдыңны-артыңны белеп йөр. Алма агачына, бала ата-анасына охшар. Алладан курыкмаганнан курык. Алма агачыннан ерак, төшми.

Алма янында яткан бәрәңге алма тәмәйткән. Алмагачны ашласаң, тәмле алма ашарсың. Алмаз таш туйракта ятса да, күргән кеше алмый калмас. Алмаз җирдә ятмас, ятса да хур булмас. Алмазны алмаз белән кисәләр. Алмазны балчык арасына ташласаң да, алмаз булыр. Алпарына күрә толпары. (алпар - рыцарь) Алтмыш адым атлаганчы, алты тапкыр артыңа кара. Алтыда белгән ана телең алтмышта онытылмас. Алтыдагы - алтмышта. Алты көн ач булсаң да, ата гадәтен ташлама. Алтын ай булып яктырса, Икмәк – ул кояш булыр. Алтын кирәк түгел, акыл кирәк. Алтынны алдыңа алсаң, Икмәкне йөрәккә кыс. Алтын - таш, алабута - аш. Алып анадан туыр, аргамак биядән туыр. Алтыдагы (холык) алтмышка. Алты көн ач булсаң да, ата гадәтен ташлама. Алтын ай булып яктырса, Икмәк – ул кояш булыр. Алтынны алдыңа алсаң, Икмәкне йөрәккә кыс. Алтын саз төбендә ялтырый. Алтын - таш, алабута - аш. Алтын туфракка аралаш чыгыр. Алтын черемәс, тимер тузмас. Алтынны коя белмәгән эретер, тирене или белмәгән черетер.

Ал тәгәрмәч кайдан йөрсә, Арт тәгәрмәч шуннан йөрер. Алып анадан туар, аргамак биядән туар. Амбар төбендә икмәк бар, Картлар сүзендә хикмәт бар. Ана авыртмасын дип суга. Ана ачуы — язгы кар: күп булса да, тиз эри. Ана белән бала – Гөл белән лалә. Ана булмыйча ананың кадерен белеп булмый. Анадан күлмәксез туалар, күлмәкле булалар. Ана йөрәге бала өчен дәрья. Ана каргышы төшер иде, ана сөте җибәрми. Ана куены туннан җылырак. Аналы-аталы – алтын канатлы. Ана — мич казнасы. Ана күңеле балада, Бала күңеле далада. Аналы-аталы – алтын канатлы. Аналы ятим-ярты ятим. Ананың балага биргән иң зур бүләге – тел. Ананың бер догасы җиде мулланың бәддогасын җиңә. Ананың әхлаксызлыгы – баланың бәхетсезлеге. Ана суккан җир тамугта янмас. Анасы юк кыз ятим, атасы юк ул ятим. Анасы үлгәнне еларга өйрәтмә. Ана сөте белән кергән онытылмый. Ана сөте белән кермәгән тана сөте белән кермәс. Ана теле бер булыр. Ана янында бала ятим булмый. Ана өйрәтсә, балалар җитез булыр. Ата өйрәтсә, балалар акыллы булыр. Ана өчен баладан газиз нәрсә булмас. Анаң үлсә, елгаң корыды, Атаң үлсә, таянган тавың ауды. Аннан-моннан эшләсән, яңадан эшләрсең. Антны бирә дә бел, үти дә бел. Аракы авызга чебен булып керә, аҗдаһа булып чыга. Аракы сүзне озайта, гомерне кыскарта. Аракы - шайтан сидеге. Ара өзек булса, Карендәшлек төзек булса. Арба ватылса - утын, үгез үлсә - ит. Арбавын белсәң, кара елан да карышмый. (арбау - тылсым) Аргамакның билгесе — казылык җыймас, ял җыер; яман егет билгесе — хатын алмас, мал жыер. Аргы якта туй бара дип, бирге якта биемә. Ардаксыз кайда да артык. (ардак - кадер) Артка карап гыйбәрәт ал, алга карап үрнәк ал! Арттан атылган таш тубыкка тия. Артык шатлык сагыш китерер. Арыш чәчсәң, көлгә чәч, Сабан чәчсәң, суга чәч. Асыл таш зур булмас. Ата – ак тирәк, бала – яфрак.

Ата алмаган малай атасыннан күргән Ата-ана бердәм булса, балалары күркәм үсә. Ата-ана гайрәтле булса, бала гыйбрәтле булыр. Ата-анага кадерен күрсәткән, Бала-чагадан кадер күрер. Ата-ана догасы утка-суга батырмас. Ата-аналы – алтын канатлы. Ата-ананы тыңлаган адәм булган, Тыңламаган - әрәм булган. Ата-анаңны тәрбия ит, үзең дә тәрбия күрерсең. Ата-анаң сиңа гомер биргән. Ата-бабалы кеше – тамырлы имән. Ата-бабасын искә алмаган кеше игелек күрмәс. Ата баласы аз рәхәткә, күп хәсрәткә түзер. Ата баласы кемнән туганын онытмый. Ата баласы үз хатасын үзе юыр. Ата – беләк, ана – йөрәк.

Ата беләге белән адәм адәм булмас, әгәр үзе белмәсә. Ата гайрәтле булса, бала гыйбрәтле була. Атадан бала туыр, Атасының юлын куыр. Атадан бала яшь кала, Күп-күп эшләр башкара. Атадан күреп ул үсә, Анадан күреп кыз үсә. Атадан ул туса иге, ата юлын куса иге. Ата данын онытма, Дан эшләүдән курыкма. Атадан яхшы ул туса, Кар өстендә ут ягар; Атадан яман ул туса, Ат өстендә эт кабар. Ата дошманын үзеңә дус тотма. Ат азгыны тайга иярә. Атай барда атай баш, Атай юкта анай баш, Анай юкта апа баш, Апа юкта үзем баш. Аталар сүзе – акылның үзе. Ат алсаң, барлыдан ал; хатын алсаң, ярлыдан ал. Аталы бала – аркалы, Аналы бала – иркәле. Атасы балыкчы булса, бала да суга карый. Атасы гармунчы булса, баласы биюче булмый хәле юк. Атасы малаена алма бакчасы ясап биргән, Малае атасына сыңар алма да бирә белмәгән. Атасыз бала ардаксыз. Атасы кордашның баласы кордаш. Атасы торып, улы сөйләгәннән биз, Анасы торып, кызы сөйләгәннән биз. Ата телен ул ала, ана телен кыз ала. Ата юлы балага такыр. Атаңа ни кылсаң, алдыңа шул килер. Атаң кем булса, син шуның угылы. Атаңнан борын капкынга төшмә. Атаң сүзенә колак сал. Мәкаль әйтсә, язып ал. Атаң үлсә, таянган тавың ауды. Ата һөнәре – балага мирас. Ат булса, майдан табыла, Ат булмаса, мәйдан ябыла. Ат - дагасыз, батыр ярасыз булмас. Аткан ук кире кайтмас. Ат кешнәшеп, адәм сөйләшеп таныша. Ат күрке - ял, егет күрке - мал. Атланган батыр, аттан төшмәс. Атның, даны егет кулында, егетнең даны үз кулында. Атта да бар, тәртәдә дә бар. Аттан ала да туа, кола да туа. Аттан тай узыр, Атадан бала узыр. Ат – тешеннән, егет түшеннән билгеле. Атым юк аранда - кайгым юк буранда. Аты чыккан егетнең өен күрмә. Ат яхшысы - арканда, начарлары - тарханда. Ат яхшысы тездән билгеле, егет яхшысы сүздән билгеле. Ат өйрәнмим ди дә, авызлык өйрәтә. Ат үлер — иркен мәйданы калыр; егет үлер — мактаулы даны калыр. Ат җитмәс җиргә хат җитер Ау кошы томшыгыннан билгеле, акылы үткен кеше теленнән билгеле. Ахмакның улы булганчы, акыллының колы бул. Ахмак узен мактар. Ачка казан астырма, Туңганга утын яктырма. Ачның ачуы яман. Ач тамагым - тыныч колагым. Ачтан үлсәң дә, ата-ананы ташлама. Ачулының күзенә түгәрәк әйбер дә дүрт кырлы булып күренә, имеш. Ачуның башы җүләрлек, ахыры үкенеп үләрлек. Ачуның дәвасы — дәшмәү. Ачучан булсаң, сул кулың уң кулыңны тотсын. Ачучан кешегә бар нәрсә дә тәмсез. Ачучанны ачуландырып серен алалар. Ачуын килсә, йөзгә хәтле сана. Ачуын килсә, йөзтүбән ятып тор. Ачуың килсә, суык су эч. Ачуың килсә — утыр, утырган булсаң — ят. Ачуыңнан ташка тип — үз аягың авыртыр. Ачуыңны ат ит, акылыңны тезген ит . Ач хәлен тук белмәс. Ачы белән төзәтәләр, татлы белән бозалар. Ачыйк күзебезне, хур итмәсеннәр үзебезне. Ачы торманың сирәге яхшы. Ачы булсаң, тоздай бул, татлы булсаң, балдай бул Ашаган белми, тураган белә. Ашаганда колагың селкенсә, Эшләгәндә йөрәгең җилкенсен. Ашаганнан мал бетмәс, каза килсә, мал җитмәс. Ашаган малда өмет бар. Ашап туймаганны, ялап туймассың. Ашау эшне калдырмый. Ашка каршы - аш, ташка каршы - таш. Ашлаган җир аш бирә, ашламаган таш бирә. Ашның тәме тоз белән, Кешенең кадере сүз белән Ашыккан - ашка пешкән. Ашыккан су диңгезгә җитмәс. Аю “аппагым”, керпе “йомшагым” - дип әйтә ди (баласына). Аю беләгенә ышана, Адәм белгәненә ышана. Аюны җиңгән — ярты ир, ачуын җиңгән — бөтен ир. Аягың тәпелдәмәсә, авызың чәпелдәми. Аңламый сөйләгән авырмый үлер. Бабаң муенын бөкмәгән җирдә син тезеңне чүкмә. Бабаңның бәясен Бабай булгач белерсең. Байлык белан торылмый, холык белан торыла. Байлык — бер айлык, егетлек — гомерлек. Байлык сөйдерер, ярлылык көйдерер. Байның күрке мал белән, егет күрке дан белән. Бакма асылына, бак нәселеңә. Бакча үстерми, алма булмый. Бакырдан көмеш чыкмас. Бакыр зур булса да, комган төбе ямыйлар, алтын кечкенә булса да, күкрәккә кадыйлар. Бакырны күпме ешсаң да алтын булмас. Бала ананы утка бастырыр. Бала башында бер кайгы, Ата башында мең кайгы. Бала безнеке, акылы үзенеке. Бала – билнең куәте. Бала була белмәгән кеше егет була алмый. Бала – бәгырь җимеше. Бала бәрәкәтле – һәркемгә дә житә.

Балага бер кәнфит бирсәң, икенчесен сорар.

Балага иң куәтле кеше – ата. Балага пычак бирмәсәң бер елар, Бирсәң – ике елар. Баладан ана олы. Баладан күңелең булса, Карт көнеңдә яшь итер; Баладан күңелең булмаса, Иртә яшьтән карт итер. Бала егыла-егыла егылмаска өйрәнер. Бала итәктә чакта сөйдерә, итәктән төшкәч көйдерә. Бала күздән, адәм сүздән зыянлый. Бала күргәнен эшләр. Бала күрмәгән – балдан авыз итмәгән Балалар җиткән, Карчык урманга (утынга) киткән. Балалык бик бәхетле чак булса да, бала һаман “кайчан зур үсәм инде” дип сорый. Балалы кеше – бай кеше. Балалы коштан җим артмый. Балалы өй - базар, Баласыз өй - мазар. Балам бар дип сөенмә, Сау булуына сөен. Бала “миңа бәләкәй сөяк бирделәр” дип үпкәләгәнче, сөяген песи алып китер. Баланы бала арасында якласаң, әләкче булыр. Баланы бозасың килсә - макта. Баланы йомышка куш, артыннан үзең йөгер. Баланы кинәт бөксәң – сындырасың, Җай бөксәң – күндерәсең. Баланы кыйнап юатма, көйләп юат. Баланы тапкан баксын. Баланы чүлмәкне ватмас борын кыйна. Баланы эшкә өйрәт, Эшен бетерергә дә өйрәт. Баланы яшьтән бөк, Агачны баштан бөк. Баланың бармагы авыртыр, ананың йөрәге авыртыр. Баланың гаебе – ата-ананыкы. Баланың кулыннан пычак алсаң, алмашына таяк бир. Баланың телен анасы белер. Баласы елак булса, анасы чирак була. (чирак - ныклы) Бала сөймәгән кеше беркемне дә яратмый . Бала таба белдең, үстерә дә бел. Бала тездә чакта сөйдерә, тездән төшкәч көйдерә. Бала уйнаудан туймас. Бала-чага ипи сатып калач ала. Бала чактан кергән гадәт гомергә китер. Баласы юк кешене бала карарга кушма. Бала яхшы булса – дәүләт, Яман булса – имгәк. Бала яшь чагында ни белән уйнаса – зурайгач мәеле (теләк, кызыксыну) шуңа була, имеш. Бала әйткән ди: мине берәү дә тыңламый, чөнки минем әле сакалым юк. Бала өчен ананың – йөрәге, атаның беләге авыртыр. Бала өчен “юк” дигән сүз юк. Бала үлгәнгә салынса, син аны күмгәнгә салын. Бала үсте дигәнче, Батыр үсте дисәңче; Батыр һөнәр белмәсә, Гафил (гамьсез, ваемсыз) үсте дисәңче. Бала үстерсәң, буен гына түгел, акылын да үстер. Бала жаена торсаң, бала булырсың.

Балага кәкитләнсәң, кәнфит сорар. Балаң булмыйча анаң кадерен белмәссең. Балаң булса, шук булсын, Дөньяда да юк булсын. Балаң булса, шук булсын, Ике күзе ут булсын; Әгәр шулай булмаса, Дөньяда да юк булсын. Баллы тел баш әйләндерә. Балта сораганга көрәк тоттырмыйлар. Балык башыннан чери. Бармак белән икмәк кисмиләр. Барын да беләм дигән берни дә белмәс. Басыйм дисәң, җир күп. Бата торган – еланга да тотына. Баткак бакага килешер. Батыр алдында, арслан да куян.

Батыр батыр белән алышыр.

Батыр бер үлер, куркак мең үлер. Батыр булган көтүдә, бүре куркыныч түгел. Батырдан үлем дә курка. Батыр егет — ил күрке. Батыр егет — яу күрке, сүзчән егет — дау күрке. Батыр халкы өчен үлер.

Батыр куркак булудан, курка. Батырлыкта матурлык. Батыр туса - ил бәхете, Яңгыр яуса - ќир бәхете. Батыр ярасыз булмый. Батыр яуда беленер. Батыр яуда сынала. Батыр үзе өчен туыр, кеше өчен үлер, Бауның озыны, сүзнең яхшысы яхшы. Баш исән булса, бүрек табылыр. Башка авылның яхшысы – үз авылыңның шакшысы. Башка бәла килде дип, башны ташка орып булмый, орсаң да таш ярылмый, баш ярыла. Башка килгән телдән килә. Башлаган эш – беткән эш. Башлаган эшне ташлама. Башлый белсәң, бетерә бел, Эшеңне җиренә җиткерә бел. Башлый белсәң, бетерә бел, Биш әйткәнче, бер эшлә. Башыңа бәла төшкәндә туганыңны танырсың. Башыңа төшсә, башмакчы булырсың. Башыңа төшсә, түмгәккә дә сәлам бирерсең. Без капчыкта ятмый. Белгәнеңне укып бел, белмәгәнеңне чукып бел. Белгәнне яраталар, белмәгәнне өйрәтәләр. Белем алу суганнан ачы, азагы балдан татлы. Белгәннән белмәгәнең күп. Белем беләккә көч бирә. Белем – бәхет ачкычы, дәрәҗәнең баскычы. Белемдә бәхет, Белемсезгә дөнья ләхет. Белемдә көч. Белеме нинди – сүзе шундый. Белем - йозак, ачкычы – сорау. Белем – кунак, акыл – хуҗа. Белемле кеше югалмас. Белемле көн күргәндә белемсезгә төн килгән. Белемлекне күтәреп йөрмиләр. Белемленең башы авыртмый. Белем малдан кадерле. Белем – нур, белмәү – хур. Белемнән зур хәзинә юк, Наданлыктан начар юлдаш юк. Белемсез бер эш тә чыкмый. Белемсезгә эш юк. Белемсез эшләүче юлсыз җирдән баручы белән бер. Белем тәҗрибәдән туа.

Белем һәр куркынычны җиңә.

Белми барырсың, оятка калырсың. Белмим- ята, белгеч- ерак чаба.

Белмәгәнгә әкият, белгәнгә чын.

Белмәгәннең беләге, авыртмый.

Белмәү бер гаеп, Белергә теләмәү, мең гаеп.

Белмәү гаеп түгел, Укымау гаеп.

Беләге бар берне егыр, белеме бар меңне егыр. Беләге юан берне егыр, белеме булган меңне егыр. Бер ачудан коега ташланып була, аннан җиде кат ачу белән дә чыгып булмый. Бер бала – мең бәлә. Бер башка ике язмыш юк, Бер болганмый су да тонмый. Бер гөнаһтан йөз туа. Берегүдә - бәрәкәт, аерылуда – һәлакәт. Бердәм өйдә бәрәкәт була. Бердә түгел - илдә көч. Бердәмлеккә ни җитә. Берегүдә - бәрәкәт, аерылуда – һәлакәт. Бер елга куян тиресе дә чыдый. Бер елда ике яз булмый. Бер казанга ике тәкә башы сыймый. Бер казага ике җәза юк. Бер картлыкта – бер яшьлектә. Бер кешедә бер акыл, халыкта мең акыл. Бер кискән ипи кире ябышмый. Бер кичкә – кер мичкә. Бер көн алдан чәчсәң, бер атна алдан урырсың. Берлек кайда – Көч шунда. Бер минутлык ялгыш мәңгелек кайгы китерә ала. Бер рәхмәт мең бәләдән коткарыр. Бер су белән генә торып булса, балык кармакка капмас иде. Бер тамакны туйдырмаган ике кул корысын. Бер тамчы су, диңгезгә төшсә, кипми. Бер тамчыдан диңгез артмас, бер тамчыдан кимемәс. Бер тарыдан ботка пешми. Бер төрле торсаң, йөз ел торырсың. Бер языкка ике тапкыр чорналма. Бер ялганласаң, Икенче ышанмаслар. Бер янау өч сугуга тора. Берәү дә мөгезле булып тумый. Берәүгә язган икенчегә булмый. Берәүнең бәхетенә таш йомшый, берәүнең бәхетенә май ката. Берәүнең кулы эшли, Икенченең теле эшли. Бер җәем токмач белән, туй үтми. Бер үзең тау күчерә, алмыйсың, Бетми калган эш – үле туган чебеш. Биек тауның башы – якын, төбе ерак күренә. Биек тауның томаны да биек. Биек тауның түбәсен күр дә төбенә барма. Бирим дигән колына чыгарып куяр юлына. Бит күрке – күз, тел күрке – сүз. Бишкә кадәр һәрбер бала – патша. Бишектәге бишкә төрләнер Бишкә кадәр һәрбер бала – патша. Биш әйткәнче, бер эшлә. Боерган кушкан, йөгергән куштан. Бозык кеше — дәвасы булмаган авыру кебек. Борынгылар әйткән сүз китапның эчендә булмаса, тышында да түгел. Буена карама, кулына кара. Бу заманда гыйлемсез, фәнсез кеше – җансыз-тәнсез кеше. Буй белән түгел уй белән. Буй эшләми, кул эшли. Буй үстергәнче, акыл үстер. Буласы бака баштан була. Булачакка килгәндә боламыкка теш сына. Булыр ат тайдан билгеле, Булыр-булмас эшне алдан шаулап йөрергә кирәкмәс. Буранда бала котырыр. Буш башак өскә үрелә. Тук башак аска иелә,

Былбылны сайравыннан таныйлар.

Былтыр кысканга быел кычкырмыйлар.

Бәйрәм ашы – кара–каршы.

Бәла агач башыннан йөрми, әдәм башыннан йөри. Бәлане кайгырып җиңмиләр. Бәла аяк астында йөри. Бәхетең, бер алга китсә, тауга таба да тәгәри. Бәхет булса, талигъ кирәкми; мәхәббәт булса, матурлык кирәкми. Бәхетле буласының теле татлы. Бәхетленең баласы Унбишендә баш булыр; Бәхетсезнең баласы Утызда да яшь булыр. Бәхет милегә дә тия, тилегә дә тия. Бәхет пыяла кебек: сакламасаң тиз ватыла. Бәхет теләктә түгел, беләктә һәм йөрәктә. Бәхет тәхеткә мендерә, бәхет тәхеттән төшерә. Бәхет җирдән чыкмас, тирдән чыгыр. Бәхетне юлдан эзләмә, белемнән эзлә. Бөркет бөектән курыкмас. Бөтен халык берьюлы суласа, давыл кубара. Бүген бар, иртәгә юк. Бүгенге сабакны белмәсәң, иртәгәге сабакны бигрәк тә белмәссең. Бүгенге эшне, иртәгегә калдырма. Бүләк зур булмас, Укыган кеше хур булмас. Ватан барыннан да газиз. Ватаны юк – җыры юк сандугач. Ватан өчен җан фида. Вәгъдәсен ашыкмый биргән кеше вәгъдәсендә торучан була. Гадел яшәсәң ил сөяр. Гаебен яшергән уңмас. Гаебенә күрә җәзасы. Гаеп балтада да бар, сапта да. Гаеп биядә дә бар, тәртәдә дә бар. Гаеп иткәннең өенә барыш. Гаепле булган кеше күләгәдән дә курка. Гаугага катышма, белмәгән эшкә атылма. Гөнаһлы кеше күп дога кыла. Гаеп онытылыр, сабагы онытылмас. Гафу үтенүгә караганда гаебең булмау яхшы. Гашыйкның яше карты булмый. Гыйлем акчага килми, тырышлык белән килә. Гыйлем – акылның яртысы. Гыйлем алу – энә белән кое казу. Гыйлем – ау, Язу – бау. Гыйлем ашарга сорамас, ашарга бирер. Гыйлем булмаганда, бар акыл да юк була. Гыйлемнән зур хәзинә юк. Гыйлемсез бер яши, Гыйлемле – мең яши. Гыйшыкның яше карты булмый. Гөл булса, гөлгә куан, гөле булмаса, бөресенә куан. Гөл чәчәгеннән билгеле. Гөнаһ кылсаң, тәүбә итә бел. Гөнаһлы кеше күп дога кыла. Гөнаһның азы да бер, күбе дә бер. Дегет булма, егет бул. Дошманга ашыңны бирсәң, башыңа менер. Дуслык ашта түгел, эштә беленә. Дуслык таш коймадан, ныграк. Дуслыкны акчага, сатмыйлар. Дусың булмаса - эзлә, Тапсаң - югалтма! Дөнья тулы гыйлем, Башыңда калганы белем. Дөнья яктыра көн белән, Адәм яктыра белем белән. Дөньяда ата-анадан башка бар да табыла. Дөньяда иң зур байлык – белем. Дөньяда иң татлы нәрсә дә - тел, Иң ачы нәрсә дә тел. Дөньяда иң ачы – ятимлек ачысы. Дөньяны яуларга омтылма, аның гыйлемен яуларга омтыл. Дөнья тулы гыйлем, Башыңда калганы белем. Дөреслек таш яра. Дөресне ялган җиңә алмас. Дөрес җавап бирүгә караганда, акыллы сорау бирү мәгънәлерәк. Дөя дә - бүләк, төймә дә бүләк. Дүрт аяклы ат та абына. Егет ару булса, асылын сорама. Егет булган кеше җиңеннән елан чыгарыр. Егет булса мут булсын, ике күзе ут булсын. Егет буласың килсә юмарт бул. Егет кешегә ќитмеш төрле, һөнәр да аз. Егетлек кадерен карт белер. Егет сүзе бер булыр. Еламаган балага имезлек бирмиләр. Елан агуы- тешендә, адәмнеке- телендә. Елан үз кәкресен күрмәс, тәва муены кәкре диер. Елга күпме боргаланса да диңгезгә төшер. Елыйсы килгән бала атасының сакалы белән уйнар. Елыйсы килгән баланың өч көн борын күзе кычыта, ди. Еракка куйсаң, якыннан алырсың. Ерактагы укып беленә, якындагы күренә. Ерактан киңәшмә, якыннан сөйләшмә. Ертык тишектән көлә. Зат затына тарта, эт оясына тарта. 3ирәк егет җир астыннан юл таба. Зур эштә җаның чыкса да даның калыр. Иген иккән – ипи ашар. Иген икмәк – тир түкмәк. Иген – ил байлыгы. Иген – ил терәге. Игенче - кырда, балыкчы суда булыр. Иген чәчкәндә еласаң, сукканда шатланырсың. Игә белгән икмәк ашар. Иелгән агачны кисмиләр. Иелгән башны кылыч кисми. Изгенең күңеле көзге. Изге урын буш булмас. Ике дөнья тоткасы – бала. Ике куян кусаң, берсен дә тотмассың. Ике туган, бергә килсә, сандугачтай сайрашыр. Икми иген шытмас, Өйрәнми белем йокмас. Икмәк – ил тоткасы. Икмәкне җир уңдырмый, Тир уңдыра. Икмәкне әрәм-шәрәм итү зур гөнаһ. Икмәкнең тәме үзгәрми, кешенең шул тәмне тоюы гына үзгәрә. Икмәктән зур нәрсә юк. Икмәк югы ямандыр, каты-коты кимертә, хатын югы ямандыр, әллә кемне сөйдертә. Иле барның теле бар. Иленнән аерылган – канаты каерылган. Иле ныкның биле нык. Ил – иргә, ир илгә таяна. Илнең төтене дә тәмле. Ил табыны икмәктән башлана. Ил төкерсә, күл булыр. Ил өстендә чыпчык үлми. Ипекәйне кадерсезләмә, Үзең кадерсезгә калырсың. Ипи-тоз – якты йөз. Иптәшең үзеңнән яхшы булсын. Ир – ат, хатын – арба. Ир - баш, хатын - муен. Ир беләге тау ќиңә. Ир – егетнең эчендә җигүле атлар ятыр. Иренгән ике эшләр, пычрак бармагын тешләр. Иренмәгән иртәгеге эшен буген бетергән. Ир исерсә - мәсхәрә, Кыз исерсә - бот шәрә. Иркә бала ир булмас. Иркә бала итәкне буяр. Иркә бала рәхәт күрмәс. Иркәдән елак туган. -Иркәм, нигә елыйсың? -Аягыма чеби басты. Иркәнең күзе кипмәс, Юрганың тире кипмәс. Ир – табучы, хатын – туздыручы. Иртә кычкыркан әтәчнен башы авыртыр. Иртәнге эшеңне, бүген эшлә. Иртә торган - үкенмәс. Иртә торсаң эш бетәр, соңга калсаң көч бетәр. Иртә уңмаган кич уңмас, кич уңмаган һич уңмас. Ир угыл тап, иркәләнеп ят. Исерекне исерек мактар, Мактавы беткәч, өстенә менеп таптар. Исерек оят белмәс, Оят белсә дә, тыйнак белмәс. Исең барда илеңә кайт. Искегә тимә, исең китер. Искесез яңа булмас, Ямансыз яхшы булмас. Иске яңаны саклый. Искә алмаган түмгәк чана аудара. Исерекне исерек мактар, Мактавы беткәч, өстенә менеп таптар. Исерек оят белмәс, Оят белсә дә, тыйнак белмәс. Иске коега токермә, Кайтып суын эчерсен.

Искесез яңа булмас, ямансыз яхшы булмас. Исәпле хатын ит җыймас. Ит тырнактан аерылмас, туган туганнан аерылмас. Ишектән көндәш керсә, тишектән җәнҗал керә. Иш ишер, тап табар.

Ишәкнең иярен алыштырып кына холкын алыштыралмассың.

Иң татлы тел - туган тел. Анаң сөйләп торган тел. Иң элек уйла, аннан эшлә. Йокы - ялкауның бәлеше. Йомшак агачны корт басыр. Йомырка тавыкны өйрәтә. Йөгең авыр булса, комлы тауга да сәлам бирерсең. Йөзгә карап йөз ояла. (бай кырында юмарт кылануга карата) Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын. Йөргән таш шомарыр, яткан таш мүкләнер. Йөри белмәгән юл боза. Иң элек уйла, аннан эшлә. Каенның яме – яфрак белән туз. Өстәлнең яме – икмәк белән тоз. Каз килсә - яз килә. Кайда бердәмлек- шунда көч. Кайда майлы - шунда җайлы. Кайгыдан соң куаныч яхшы, куанычтан соң кайгы яман. Кайгы ирне картайта, сагыш ирне саргайта. Кайгы күзгә күренми, ләкин тыныч йоклатмый. Калган эшкә кар ява. Каләм кылычтан үткен. Кара ипине җиксенсәң, кара көнгә калырсың. (җиксенү - ялку, өнәмәү) Карама, беләккә, кара йөрәккә. Карама кешенең сүзенә, кара эшенә. Карама үзеңә, кара нәселеңә. Кара халык - кара сарык. Кара җир астында кара елан да туйган. Кара җирнең карыны киң. Караңгы кичтә күләгә булмый. Карга килсә, кар китер. Кардәшнең өне караңгыда кычкырса да билгеле. Кардәшсезгэ куәт юк, угылсызга дәүләт юк. Карендәш карендәшкә жәфа кылмас . Кар калын булса, иген мул уңыр. Кар күп булса, иген уңыр. Карт гыйшык яман була. Картлар сүзен капчыкка сал, Яшьләрнекен янчыкка сал. Картлар сүзен кар басмас. Картлык - шатлык түгел. Каты таш ватылыр, каты агач шарт сынар. Каты тунны туным димә, кеше улын ульш димә. Каты яңгыр тиз ачылыр, каты ачу тиз басылыр. Каһәрен йоткан — пәһлеван. Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың. Кемнең газизе кемгә хур булмый. Кемнең кемлеген ачулы вакытында белеп була. Кем нәрсәгә күнегә - Шуның белән күмелә. Кем тик ята — шул ялгышмый.

Кеше авызына карама, Кеше баласы тунга төрсәң дә тормас, үз балаң үзәгенә типсәң дә китмәс. Кеше булу кыен тугел, кешелекле булу кыен Кеше булыр баланың Кеше белән эше бар; Кеше булмас баланың Кеше белән ни эше бар. Кешегә баз казыма, үзең төшерсең. Кешегә иң кирәге – ягымлы чырай, җылы сүз. Кешегә калган көнең - караңгы төнең. Кешегә кое казысаң, үзең төшәрсең. Кешедән көлмә - үз башыңа килмәсә, балаларыңа килер. Кеше кайгысы кешегә иртә керә, кич чыга. Кеше күңеле пыяла, нык кагылсаң уала. Кешенең акылын үлчи торган үлчәү- аның эше. Кешенең гөнаһына кереп булмый. Кешенең кемлеген төсеннән белеп булмый, эшеннән белеп була. Кешенең кешелеге сүз белән түгел, эш белән. Кешенең сүзен өзмә. Кешенең сүзе эшеннән аерылмасын. Кешенең үзенә карама, сүзенә кара. Кеше сүзен тыңла, үз акылың тот. Кешенең сүзе эшеннән аерылмасын. Кешенең сүзен өзмә. Кеше сине мактасын. Кеше табагын ялама! Кеше теленә чуерташ чатный. Кеше холкын кузәт, узеңнекен төзәт. Кеше хәлен кеше белми, Үз башына төшмәсә. Киленен яратмаган каенана аш утыртканда намазга керешер. Китап барын да белә. Китап – белем чишмәсе. Кичәге дошман, дус булмас. Киң җирдә тар утырсаң, тар җирдә киң утырырсың. Киңәшле җыен таркалмас. Киңәшле эш таркалмас. Кол кебек эшләсәң, хан кебек булырсың. Комнан аркан ишеп күлне күккә асып булмый. Комнан аркан ишмиләр. Коралда кырык кешенең көче бар. Корал иясенә дә дошман. Корал кемнеке – заман шуныкы. Коры агачны сындырасы җиңел, коры гыйшыктан аерыласы җиңел. Коры кашык авыз ерта. Кош - канаты белән, Кеше дуслары белән көчле. Кояш янында – җылылык, ана янында – изгелек. Кояш җирне яктырта, уку мине. Кубыздагы кыл моңлы, үксез үскән кыз моңлы. Кул кыла алмаганны, белем кыла. Кулын тыйган кулын саклар, телен тыйган башын саклар*. Кулы тиен дә чишә алмый, ә теле челтәр үрә. Кулыңнан килмәгән эшкә тотонма. Кулыңны, аннан бигрәк телеңне тый. Кул ярасы бетер, тел ярасы бетмәс. Кунак ашы - кара-каршы. Кунак булсаң, тыйнак бул. Кунакка барсаң -, кунак көт. Курку белән мәхәббәт бергә сыемый. Курыкма үлемнән, курык яман эштән. Кыз бала анасына чын дус була. Кыз баланың абруе кыл өстендә, кылдан төшсә - юл өстендә. Кыз сөйкемле булса, холыгы белән, Ул сөйкемле булса, әдәбе белән. Кыз язмышы- кыл өстендә, кылдан төшкәч- тел өстендә. Кырдагы ашлык түгел, амбардагы ашлык. Кырда чалыш, йөрсәң дә; кылганың туры булсын. Кырык эт арасында бер этнең койрыгы бот арасында. Кыр яктысы – ил яктысы. Кыскалыкта - осталык. Кыш бетте дип тун сатма, янә кыш бар. Кыш кунагы ут. Кышкы кар - көзге икмәк. Кыш көне арбаңны, яз көне чанаңны әзерлә. Кышның ямен җәй уйла. Кыш туңсаң, җәй җылынырсың. Кыңгыр эш кырык елдан соң да беленә. Кәгазьнең йөзен агарткан кара язу. Көзге бозның көзге калынлыгына да ышан, язгы бозның ястык калынлыгына да ышанма. Көзге көн бала кебек: әле көлә, әле җылый.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]