Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Rahman2004.pdf
Скачиваний:
543
Добавлен:
04.02.2016
Размер:
1.65 Mб
Скачать

Без кичкә ашка чакырулы. Туганнарыбыз кор­ бан чалганнар иде. Инде син зур кеше, дип, мине

дә мәҗлескә дәштеләр. Дин сүзе колагыңа керер, ди әбием.

Барасы булыр. Әни кәләпүш бүләк итте. Догалар да бе­ ләм. Бисмилла әйтмичә, табыннан кузгалган юк.

Их, Корбаен гаете бит бүген. Бәйрәмнәрнең бәйрәме!

Ак күл

«Кыр казы» әсәрендә «авылдан ике генә чакрым чама­ сында җиргә төшкән ай кебек түгәрәк, көмеш тәңкә кебек ялтырап торган Ак күл дигән бик зур күл» сурәтләнгән. Күлнең иңе шулкадәр зур ки, аның бер ягыннан икенче ягындагы әйберләрне чак кына күреп була.

Җәйләрен ул бигрәк тә матур: тирә-ягын яшел үләннәр һәм игеннәр уратып ала. Тауга менеп карасаң, ул яшел хәтфә палас өстендәге көзге кебек ялтырый.

Күлнең кайбер җирләрендә камышлар үсә, алар арасында матур тавышлы су кошлары яши.

Җәйге күл сурәте әнә шундый.

Көзен ул башка төрлерәк: аның җанлылыгы юк, чөнки кошлар җылы якларга китеп барганнар. «Кояш нуры астын­ да ялтырап, күл өстен боҗраландырып уйный торган балык­ лар да, сикерүләреннән туктап, аска» төшеп киткәннәр.

Кайбер көзге көннәрдә күл өстендә күчмә кошлар ял итә. Ул бераз җанланып киткәндәй була.

Туган ягым табигате

Мин — шәһәр малае. Азнакайда яшим. Безнең яклар бик матур бит ул. Таш өйләр ардырган, машиналар тавышын ишетәсе килмәгән чакларда гаиләбез белән табигатькә чыга­ быз.

Әнием җиләкле урманнарга, гөмбәле юл буе агачлыкла­ рына йөрергә ярата. Әтием белән без Ыкта коенуны, Чатыр тау башына менүне хуп күрәбез. Чатыр тау башыннан бөтен районыбыз уч төбендә кебек кенә.

Кайберәүләр җир маен агызучы торбаларны, аны җирдән чыгаручы скважиналарны яратмый. Алар тимер-томыр кырларның кыяфәтен боза дип саный. Менә минем «кыр торналары»на эчем

пошмый. Алар да безнең якның муллыгын күрсәтеп тора­ лар бит. Миңа ерактан, чынлыкта да, кырдан ашлык чүпләгән торналар кебек күренәләр.

Туган ягым табигате

Безнең гаиләбез Татарстанга Кыргызстаннан күчеп кайт­ ты. Аңда Ыссык Күл буена урнашкан Чук Тал авылында яшәгән идек.

Кыргызстан — минем туган ягым. Анда таулар бик күп. Ала тауның башы болытларны ертып чыга. Монда чип-чиста күлләр дә бар. Тау үзәннәрендә көтүләр йөри. Көтүчеләр янына туктап сөйләшеп утырырга, кымыз эчәргә була.

Тау елгалары бик йөгерек. Аларны егеттән качып бар­ ган кызларга тиңлиләр. Бу суларда коенырмын димә! Суы­ ның салкынлыгына чик-чама юк.

Күл буйларында сырганаклар, кыргый өреклөр үсә. Ыс­ сык Күлнең без яшәмәгән ягын куе урманнар каплаган. Дөрес, минем анда да, таудан сикереп төшкән мул сулы шарлавыклар янында да булганым юк.

Кыргызстан — кыргыз эшләпәләренә охшаган таулар иле. Ул — кызлар күзе кебек күлләр иле. Ул — минем туган

җирем!

 

Йолдызкай

 

Нәсимәнең песиенә кушылган исем ул

Йолдызкай.

Песинең йоннары чем-кара. Маңгаенда ак тап бар. Менә шулар песинең маңгаен төндә йолдызлпр кабынган күккә охшата.

Йолдызкай ягымлы җырлар җырлый. Күктәге йолдыз­ лар да без йокыга талганчы нәрсә дә булса көйлиләр бит.

Юрган астына керсә, мәченең күзләре йолдыз кебек кабы­ на. Аны ничек Йолдызкай дип атамыйсың инде?!

Чын дуслык

Сыйныфташларым бик яхшы минем. Аларны чын дус дип атасаң да була. Дәресләрне аңлама­

саң, аңлатып бирәләр. Авырып китсәң, хәл белергә киләләр, телефоннан шалтыраткалап торалар.

Абыемның да дуслары бар, тик алар минекеләргә охшама­ ган, аны гел кирәкмәгән эшләргә әйдәп торалар. Ул үзе биш­ кә генә укый. Кич җиттеме, бергә йөри торган иптәшләре өй эшләрен күчереп алырга килә. «Абыең моңа үзе дә гаеп­ ле, чын дуслыкның нәрсә икәнлеген аңлап бетерми, аларга зыян гына сала. Дәресне аңламагач, үзләре хәзерләмәгәч, әлеге сыйныфташлары бик начар укый аның. Вакытлары күп булгач, яман гадәтләргә дә өйрәнәләр», — ди әнием.

Минем дуслар андый түгел. Безнең сыйныфта укуда арт­ та калган балалар да юк. Ярдәмләшеп яшибез. Бергәләп ял итәбез.

Курайчы хыялы

Заһидулланың җыр-моңга сәләтлелеген әсәр башыннан ук тою кыен түгел. Кораллар остасы өендә уянып киткәч, иң элек карашы скрипка, гармуннарда туктала аның. Бу йортта аңа әле моңарчы таныш булмаган инструментлар да бардыр.

Малайны икенче шаккаттырган нәрсә — Йосиф Георги­ евичның скрипкада уйнавы. Ул аны «илаһи бер моң» дөнья­

сына алып керә.

Заһидулланы шушы дөньяга сәяхәт иттергән икенче бер кеше — Йосыф абый. Аның өендә гармуннарның шырпы тартмасы кебекләре дә бар! Аларда уйналган көйләр малайга инде күптәннән таныш. Кайберләрен ул үз кураенда сип­ терә дә белә.

Атаклы гармуннар остасы белән танышкач, Заһидулла күңелендә уен кораллары остасы, музыкант, көйләр чыгару­ чы булу теләге уяна. Аңа рояльләр, гармуннар кешеләр ке­ бек тоела башлый. Ул алар белән тизрәк дуслашырга тели.

Гариф бабай

Гариф бабай — тирә-якка дан тоткан атаклы гармунчы. Ул кичләрен, үз бакчаларындагы эскә­

миягә утырып, саратский гармунда уйный.

Гариф бабайның уйнавын әбиләр дә, яшьләр дә бик ярата. Ул үз һөнәрен башкаларга да өйрәтә. Үзе яшәгән элекке заманнарга караганда, хәзергесен яхшырак күрә ул. Җыркөйне яратканга, моңлана да, шаяра да белә. Әбисе белән чәй эчеп, гармун сыздырткалап кына яши.

«Гармунчы аю белән җырчы маймыл» әсәрендә ат тасвиры

Хәйдәр атлы егетнең аты турында шагыйрь коләсене ките­ рерлек итеп яза: колакка каты, сызгырсаң, ишетми, кыйна­ ганны яратмый, тәртәгә рәттән нәкъ тугыз мәртәбә тибә.

Тамагы ачса, бер дә түзәргә яратмаган бу ат. И кешни, и кешни икән. Ач атның хәле бер дә булмый. Ул бер атлый да бер туктый. Һәм шуның өчен гел кыен алып тора.

Ашагач, ял иткәч, хуҗасы акылга да утыргач, ат аңа бик әйбәтләп хезмәт итә башлый.

Сыңарколак

Безнең Сыңарколак исемле этебез бар. Кечкенә чагында урам алабайлары бер колагын тешләп өзгәннәр аның. Елап яткан җирендә мин күреп алдым да өебезгә алып кайттым.

Хәзер инде ул үсте, матурайды, көрәеп китте. Тырпаеп торган колагы гына аңа кылган яман гамәлне искә тошереп тора.

Сыңарколак — бик юаш, тыңлаучан эт. Сорамыйча аша­ мый, урынга менеп ятмый.

Иртән мин мәктәпкә киткәндә, ишек төбенә кадәр озата килә. Дәресләрдән соң бергәләп уйныйбыз. Мин өй эшләрен хәзерләгәндә, черем итеп ала. Кичләрен бергәләп телевизор карыйбыз.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]