Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Rahman2004.pdf
Скачиваний:
520
Добавлен:
04.02.2016
Размер:
1.65 Mб
Скачать

фикерен уздыруын күрсәтә. Ул әсәрләрендә идеаль дәүләт схемасын тәкъдим итә.

Шагыйрь тарафыннан һәрвакыт бары тик акыл­ га таянып эш итү хуплана. Акыл фәлсәфәсен ул гаделлек принциплары белән куша. Бу рәвешле фикер йөртү

аңа кадәр язган кешеләрдә дә күренә. Әйтик, аның чагы­ лышын без инде болгар чорының кадерле ядкаре булган «Кыйссаи Йосыф»та ук күргән идек.

Мөхәммәдьяр аерым фикерләрен Пәйгамбәр хәдисләре, халык авыз иҗаты мәкальләре белән ныгыта.

«Нуры содур» һәм әдәби традицияләр

«Нуры содур» Казан ханлыгы шагыйре Мөхәммәдьяр иҗат иткән иң зур әсәр булып тора. Урта гасыр традициясе буенча, шагыйрь аны Сәхибгәрәй ханга багышлый һәм аның соравы буенча яза да.

Поэма — үгет-нәсихәт рухында. Шагыйрь бу әсәрдә дә бөтен кешеләргә һәм бигрәк тә дәүләт башлыкларына аеруча хас булырга тиешле уңай сыйфатларны пропагандалый. Ха­ лыкның ничек яшәве патшалар гаделлегенә, тырышлыгы­ на бәрабәр дигән фикер уздыра.

«Нуры содур»да традиционлык, чыннан да, бик көчле. Поэманың тәүге сәхифәләрендә Алла, Пәйгамбәребез макта­ ла, аннан шагыйрь Сәхибгәрәй ханның үзенә күчә. Ул шу­ лай ук әсәрнең язылу вакытына, сәбәбенә, нинди мәсьәләләр күтәрелүенә дә туктала.

Шунысы кызык: Мөхәммәдьяр беренче бүлекне нәкъ ме­ нә гаделлек хакындагы фәлсәфәгә багышлый. Гадел хакими­ ятне яклаган шагыйрь, сүзләрен раслау өчен, Ануширван хикәятенә мөрәҗәгать итә. Болай эшләү — шулай ук бер традиция бит.

Поэма гомуми структурасы буенча гына түгел, аерым өлешләре буенча да үзеннән алдагы әсәрләргә охшаш. Ул билгеле бер дәрәҗәдә Сәйф Сараиның «Гөлестан бит-төрки» җыентыгын хәтерләтә. Мөхәммәдьяр да нинди дә булса фикерне әйтеп кенә калмый, гыйбрәтле хикәят аша ныгы­ тып та куя.

Хезмәтнең икенче бүлегендә шагыйрь — рәхим-шәфкать,

өченчесендә — юмартлык, ә дүртенчесендә оят турында сүз алып бара. Мөхәммәдьяр аларның һәрберсендә традицион сурәтләрдән иркен файда­ лана. Ул кулланган символик образлар әле соңрак

та популярлыгын югалтмый: Утыз Имәни, Мәүлә Колый, Дәрдмәнд, Шәехзадә Бабич, Һади Такташ, Фатих Кәримнәр иҗатында очрый.

Урта гасыр әдипләренә хас булганча, Мөхәммәдьяр поэзи­ ясендә гадәттән тыш арттыру алымнары күп кулланыла. Тис­ кәре, начар кешеләрне төрле хайваннар — эт, елан белән чагыштыруның, кара төсләргә буяп күрсәтүнең дә без элек­ тән килгән бер традиция икәнлеген беләбез. Ә бит бу алым­ нарны куллану безнең бүгенге шигъриятебездә дә дәвам итә.

Шунысы тәгаен: бары тик уңышлы табылган эпитетлар, метафоралар һәм башка тел-сурәтләү чаралары гына үз ак­ тивлыгын югалтмый. Шулай булгач, без Мөхәммәдьярны сүз остасы дип бәяли алабыз.

Колшәриф — үз халкының күренекле улы

Колшәрифнең Казан ханлыгы тарихында зур роль уйнавы бүгенге көннең бик күп әсәрләрендә чагылды инде. Ә. Рәши­ тов «Колшәриф», «Сөембикә» поэмаларында, Ф. Латыйфи «Хыянәт» романында һәм башка әсәрләрдә бу шәхеснең шактый якты образын тудырдылар.

Күпчелек галимнәр тарафыннан Колшәриф сарай ни­ загларында, илләрара сәясәтне уздыруда Сөембикә тарафда­ ры буларак хәрәкәт иткән дип бәяләнә. Казан ханлыгының мөстәкыйльлеген, иминлеген кайгыртмаган Шаһ Галигә 1546 нчы елда ул кискен каршы чыга. Колшәриф Мөхәммәд пәйгамбәр нәселеннән килгән рухани саналган, әтисе Мансур үлгәннән соң, 1546 нчы елда аны Казан ханлыгының баш имамы итеп билгелиләр. Ул шул ук вакытта дипломат та була, Мәскәү белән сөйләшүләр алып бара, төрле корылтай­ ларда чыгышлар ясый.

Ядегәр хан тәхеткә утыргач, Колшәриф хөкүмәт соста­ вына ук кертелә. Аңа хәтта Явыз Иван турыдан-туры бү­ ләкләр юллый. 1552 нче елның 2 нче октябрендәге рус һөҗүме вакытында Казан каласын саклаучыларны җитәкли

һәм шәкерт-муллалары белән берлектә һәлак була. Бу хакта рус елъязмачысы А . М . Курбский да язып калдырган. Худяков, Мәрҗани хезмәтлә­ рендә дә аның турында мәгълүмат бар.

Колшәрифнең безнең көнгә 4 шигыре һәм зур күләмле «Кыйссаи Хөбби Хуҗа» поэмасы килеп җиткән, әмма Төрки­ ядәге һәм үзебезнең китапханәләрдәге җыентык-кулъязма­ ларда башка әсәрләренең дә булуы мәгълүм, алар әлегә ачык­ ланып бетмәгән.

Казанда татарның күренекле улы хөрмәтенә Кремльдә мәчет салынды һәм аның исеме белән аталды. Әлеге бина милләтебезнең рухи хөрлеккә, икътисади азатлыкка, милли бәйсезлеккә булган омтылышларын чагылдыра, шул идеал­ лар хакына яу кырларында Колшәриф кебек башын салган­

нарның истәлеген онытмаска чакыра.

Колшәриф — суфи шагыйрь

Казан ханлыгы чорында яшәгән каләм иясе Колшәрифне суфи шагыйрь дип саныйлар. Рухани титулын йөрткән тел остасы, әлбәттә, дини тематиканы читләп уза алмаган, суфи­ чылыкның бай символикасыннан мул файдаланган.

Колшәриф Хуҗа Әхмәт Ясәвине һәм аның шәкерте С. Бакырганины үзенең остазлары дип белдерә. Аларның исә суфи шагыйрьләр булуы билгеле. Бу ике олуг шәхес — Ясәви тарикате (сектасы) өйрәтмәләрен таратучылар, ислам дине, Коръән мәгънәләрен шигырь аша җиткерүчеләр.

X . Ә . Ясәви бөтен төрки әдәбиятларга көчле йогынты ясаган. Һәм аның карашларының, әдәби ядкарьләренең Кол­ шәриф иҗатына шифалы тәэсире шулай ук бәхәс уятмый.

Аерым бер юнәлеш, беренче чиратта, әсәрнең идея-тема- тикасында чагыла. Колшәриф иҗатында төп суфичылык фикерләре түбәндәгеләр:

1)кешеләр көн күргән дөнья мәңгелек түгел;

2)Алла каршысына гөнаһсыз килү дөрес яшәү рәвешен чагылдыра;

3)гөнаһ эшләмәү өчен, Коръән кушканча яшәү кирәк;

4)әгәр инде гөнаһ эшләгәнсең икән, Алладан ярлыкау

сора.

Әйткәннәребезнең дөреслеген күрсәтү өчен, Колшәрифнең аерым бер әсәрен — «Кыйссаи Хөбби Хуҗа» поэмасын карап узыйк. Анда X йөздә реаль тормышта булган хәлләр язучы күзаллавы, кабул итүе һәм хыялы аша яңадан тудырыла.

Әсәрнең кыскача эчтәлеге түбәндәгечә: Хәким ата Сө­ ләйманның (Сөләйман Бакыргани) хатыны Ганбәрдән Әсгарь, Мәхмүд, Хөбби Хуҗа исемле уллары туа. Ике бала, әтиләре кушуы буенча, иген игә, ә кече уллары үз юлын сайлый — ауга йөри.

Бервакыт ата улларын үз янына чакырта, Хөбби Хуҗа тиз генә килеп җитә алмый, суга батучы көймәне коткаргач кына кайта. Тегеләр моның өчен Сөләйман хәзрәткә гошер китерәләр, ул әлеге бүләкләрне игенче улларына бүлеп бирә.

Аудан кайткач, кече ул, ун сыер суйдырып, кеше сыйлый. Соңыннан алар әтисе белән бергә бу сыерларга җан өрәләр. Сыерлар, егетнең аягын үбеп, яңадан кырга китәргә рөхсәт со­ рыйлар. Улының осталыкларына ышанган ата, ике акыл иясе бер өйгә сыя алмас, дип уйлый һәм улын йортыннан куа.

Хөбби Хуҗа китмәсен өчен, анасы аны бер бүлмәгә бикли, әмма ул ни рәвешледер юкка чыга.

Шушы хәлләрне ишеткән Әхмәт Ясәви Хәким атаны үзе­ нә чакыра һәм, улын куып чыгарганы өчен, аны бер елга утын ташучы итә. Шуннан соң да, әле гөнаһыңны мин генә кичердем, Алла сине каберең өстеннән 40 ел дәрья аккач кына кичерәчәк, ди. Поэманың калган чәчмә өлешендә Хөбби Хуҗаның аккошка әверелүе, Хозыр Ильяс янында булуы, әтисе белән очраша алмавы турында сөйләнелә. Ата­ ның балаларына тигез карамавы, көнчелеге физик һәм рухи җәзалана.

Күргәнебезчә, поэма Колшәрифнең алда аталган суфи­ чылык идеяләрен тулысынча чагылдыра.

Колшәриф — суфи шагыйрь

Хакыйкать чын гашыйклар, Кергел юлга егетләрчә, Юламандыр бу юлда Шәйх Гаттар дивана.

Колшәрифнең «Хакыйкать чын гашыйклар» шигыреннән алынган эпиграф аның, чынлыкта да, суфи шагыйрь икәнлеген раслый. Без аның бүгенге көнгә күчермәсен китердек. Әлеге әсәр әнә

шундый дүртьюллыклардан тора.

Шигырьнең һәр строфасының соңында төрле гасырларда яшәгән берәр суфи шагыйрь исеме аталган. Мәсәлән, Шәйх Гаттар — монголлар басып алганчы иҗат иткән бөек фарсы шагыйре. 100 дән артык поэма иҗат иткән. 110 яшендә чакта, 1221 нче елда, Чыңгыз ханны мактап язудан баш тартканы өчен, аны җәзалап үтергәннәр.

Шәйх Мансур исә 921 нче елда җәзалап үтерелә, ул үзен Алла дип әйтүдә гаепләнә, шулай ук — суфи шагыйрь, гарәп.

Колшәриф тарафыннан телгә алынган тагын бер шә­ хес — Шәйх Боһлул. Урта гасырда аскетлыгы белән шак­ катырган шагыйрь.

Бу кешеләрнең һәммәсен шагыйрь ни өчен дивана дип атый соң? Суфилар үзләрен Аллага мәхәббәттә юләрләнү дәрәҗәсендә дип исәпләгәннәр. Икенчедән, төрле дини риту­ аллар ярдәмендә алар экстазга киткәннәр, акылларын җуй­ гандай булганнар. Өченчедән, гомумән, суфиларны әлеге төшенчә белән атау традициясе бар.

Бу шигырьдә Хак һәм былбыл, ут һәм күбәләк образла­ рын күрәбез. Алар суфичылык эстетикасы нигезендә файда­ ланылганнар, ягъни Аллага көчле мәхәббәтне белдерү өчен кулланылганнар.

Шагыйрь үзен дөньялыкта суфи шагыйрь булып дан ал­ ганнар арасына өнди. Безгә дә аларны үрнәк итеп куя. Мәгърифәт дигәндә дә, Колшәриф тарафыннан, беренче чи­ ратта, Алланы танып-белү күздә тотыла.

Ә бит Колшәрифнең мәгърифәткә өндәгән шигырьләре дә бар. Дөрес, ахыр чиктә алары да барыбер Алланы та­ нып-белүгә барып тоташа. Шулай булгач, Колшәрифне Әхмәт Ясәви һәм Сөләйман Бакыргани кебекләр янәшә­ сендә торган суфи шагыйрь дип саный алабыз.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]