Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Rahman2004.pdf
Скачиваний:
543
Добавлен:
04.02.2016
Размер:
1.65 Mб
Скачать

Китап геройларындагы аерым бер сыйфатлар миндә дә бар. Тукайның Акбае кебек иренгәләп тә куйгалыйм, Абдулла Алишның Сертотмас үрдәгедәй сөйләшкәлим дә, Шәүкәт Галиевнең

Шәвәлие шикелле беркатлырак та мин. Миңа китап яшь тәшләрем тормышын көзгедәге кебек итеп күрсәтә.

Йосыфка хас сыйфатлар

Без «Кыйссаи Йосыф» поэмасында танышкан төп герой әтисен бик ярата дип уйлыйм мин. Ул аның итәкләренә ятып йоклый, аңа серләрен сөйли, аннан киңәшләр ала. Йосыф турында туганнары качкын, карак, ялганчы дип әйтәләр, әмма егет кылган гамәлләрдә бу күренми. Шагыйрь өндәүчеләрдән героеның бик күп башка сыйфатларын атата. Зифа, сылу, күрекле, нурлы йөзле, саф телле, туры сүзле, җитмеш ике телне белә, кешелекле, шәфкатьле, батыр, куәт­ ле, кырык ирдән дә көчлерәк икән ул.

Йосыф зиннәтле киенә. Озын чәч йөртә. Болары тышкы кыяфәтен күрсәтеп тора. Әсәр ахырында без аның үзенә авырлык китерүчеләрне кичерүен, туганлыклы булуын кү­ рәбез. Пәйгамбәр атын йөрткәч, ул шундый булырга тиеш тә инде.

Иң мөкатдәс нәрсә эш

Дөньядагы барлык байлыклар кеше хезмәте белән туды­ рылган. Син яшәгән йортны әтиең салган, абыең йөрткән машинаны эшчеләр ясаган, син белем алган китапларны галимнәр, әдипләр язган. Алар үзләрен кирәкле итеп хис итәләр, шуңа күрә тормыштан ямь табалар дип уйлыйм мин.

Безнең эшебез — уку. Дөрес, мин өй эшләрен дә күп эшлим. Кибеткә азык-төлеккә барам, чишмә суы алып кай­ там, идәннәрне юам. Мине болар өчен гел мактап кына тора­ лар. Димәк, мин дә әти-әниемә бик кирәк!

Бәхет һәм хурлык

«Эшкә өндәү» шигырен Габдулла Тукай язган. Ул анда эшне бәхет китерүче бер гамәл дип сана­ ган. Эш өчен эш түгел, ә көч түгеп, тырышып башкарган

хезмәт турында сүз йөртә шагыйрь.

Зур бәхетне Габдулла Тукай ничек күзаллый соң? Иң беренче чиратта, «җиһанда изге ат» калдыру дип. Намуслы хезмәт нәтиҗәсе кеше яшәгән вакытта ук күренә, ул вафат булгач та онытылмый. Яшь чакта туплаган байлык карт­ лык көнен җиңел уздырырга ярдәм итә. Синең тырышлы­ гыңны балаларың да бәяли, яхшылап карыйлар, авырсаң, яныңда булалар.

Ялгыз картлык кичерим, аны ачлык-ялангачлыкта уз­ дырыйм дисәң, яшь гомереңне бушка сарыф итәсең, йорт та салмыйсың, балалар да үстермисең. Рәхәт яшәүне алга куеп, төрле начар гадәтләргә өйрәнәсең һәм гомерең буена алардан котыла алмыйсың. Эш эшләгән кешенең кирәксез гамәлләргә вакыты да калмый. Кеше шуларның һәрберсен үзе генә сайлый.

Эш беткәч, уйнарга ярый.

Г. Тукай язган шигырьнең төп фикере исеменә үк чыга­ рылган: эш беткәч, уйнарга ярый. Шагыйрь кечкенә Са­ быйның бер көнен тасвирлый. Андагы сабырлыкка исең китәр! Кояшның кыздыруына, Сандугач җырына, Алмагач­ ның кызыктыруларына да түзә ул. Аларның һәркайсына, олылар шикелле, бик акыллы гына итеп җавап бирә.

Г.Тукай бала өчен укуның иң кирәкле эш икәнлеген күрсәтә. Уен өчен вакыт җитәрлек булуны, дәрресләрне ба­ шың, тәнең армаган бер вакытта хәзерләргә кирәклекне әйтә. Табигать бала алдында акыллылыгына шаккатып биш ия:

Шунда аңгар бик матурлап елмаеп көлде Кояш Шунда аңгар кыпкызыл, зур алма бирде Алмагач; Шунда аңгар шатланып сайрап җибәрде Сандугач, Шунда аңгар баш иделәр бакчада һәрбер агач.

Су анасы

Көнгә каршы ялтырый кулындагы алтын тарак;

Шул тарак берлә утыра тузгыган сачен тарап.

Г. Тукай язган әкияттәге Су анасының сурәтен тасвирла­ ган юллар бу. Герой алдан ук аның үзенә ясаган тәэсирен белдереп куя: «бер куркыныч хатын утырган басмада». Су анасын, гадәттә, башка милләт шагыйрьләре, рәссамнары еш кына таралмаслык куе чәчле итеп тасвирлыйлар. Тукай­ ның Су анасы элекке заманның барлык татар кызлары кебек чәчен калын толымнарга үрә.

Су анасын күпләр балыкка охшата. Тукай әсәрләренә рәсемнәрдә дә шундый булганнарын күргәнем бар. Ә бит бу әкияттә чаба ул! Әллә ни яшь тә түгел: Тукай аны «явыз карчык» дип атый. Су анасы бик яшь булмый торгандыр инде. Рәссамнар бераз алдашалар, аның урынына Су кызы сурәтен ясыйлар.

Кыш

Тышта кыш. Кыш — аклык, сафлык ул. Көзге пычраклар, кешеләр ташлаган кирәксез әйберләр — барысы да кар ас­ тында калган. Таңда ак карга басып, уйга батып барасы да барасы килә. Карлы юллар тауларга, урман-кырларга алып чыгар шикелле.

Кыш — салкыннар, бураннар ул. Болытлы көннәрдә өйдә утырырга, болыттан яуган кар бөртекләрен кәгазьгә төше­ рергә яратам.

Кышны яз алмаштыра. Аның җылы чаклары безгә яздан хәбәр бирә. Җепшекләр башланса, тәрәзәләрне ачам, түбә кыегыннан тамган тамчыга учымны куям.

Кыш. Ул матур. Ул буранлы. Ул аяз.

Кыш

Кыш быел соңгарып килде. Инде гыйнвар җитә. Әле җир­ гә ныклап торып кар ятмаган. Өскә калын киенгән юк. Тәрәзә капкачлары суык кермәслек итеп ябыштырылмаган.

Кыш булса да, тәрәзә тупсасына песнәкләр кил­ ми. Алар урманда, ахрысы. Чәүкәләргә рәхәт. Берүзләре бөтен ишегалдына хуҗа булып калган­ нар. Кешеләр чыгарып куйган ризык калдыкла­

рын ашыйлар да торба юлларына ятып җылыналар.

Урам этләре усалланды. Көрәеп, тазарып киттеләр. Җ ы л ы кышка сөенәләр булыр, көне буе бер-берсе белән уйнап йөриләр.

Кар яумагач, чанада-чаңгыда да шуып булмый. Физкуль­ тура дәресләре спорт залында уза. Ял көннәрендә, башка еллардагы кебек, урманга чыкмыйбыз.

Ябалдаштан коя алырлык карлар яудыр әле, Кыш!

Әсма апа

Әсма апа — Әптелбәрнең әнисе. Ул «байларга күп итеп каеш каеп илтә. Ул аннан Нәсимә белән Әптелбәргә бәлеш катылары алып кайта. ... Нәсимә беркөн сөт өстенә барма­ гын тыккан. Шуннан ... әй төшерде үзенә!» Әсма апаны Нәсимә белән Әптелбәр бик яраталар. Орыш­

са-кыйнаса да, ачулары килми, чөнки ул гаепле кешегә генә «төшерә», эчкән өчен әтисен дә шелтәли. Аны өйдә һәркем тыңлый. Хәтта Нигъмәт абый да!

Әсма апа — «кечкенә гәүдәле, күк күзле, арык ха­ тын». Кешеләр аны чирләшкәгә саный. Чыннан да, бик хәлсез ул. Борчылса да, авырый, йөткеренә башлый. Ярлы тормыш сәламәтлеген алган, нервларын какшаткан аның. Балаларын теләгәнчә киендерә, карый, ярата алмавына бор­ чыла. Тормышка күңеле кайткан вакытларда дөньясына да рәнҗеп куйгалый.

Корбан гаете

Бүген Корбан гаете. Әтием белән бабам таңнан Кабан күле мәчетенә китте. Әнием мич тирәсендә кайнаша. Әби дога укып утыра.

Мин бик иртә тордым. Телевизордан Гает бәйрәмен күр­ сәтәчәкләр. Әти белән бабай кайткач, өстәлгә гает коймагы киләчәк. Күршеләр кунакка керер.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]