Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Rahman2004.pdf
Скачиваний:
534
Добавлен:
04.02.2016
Размер:
1.65 Mб
Скачать

Кояш

Кояш — яшәү чыганагы. Ул җирне җылыта. Игеннәрне үстерә. Кешеләргә көч бирә, тормыш­ ларына ямь өсти.

Кояш булмаса, тормыш та булмас иде.

Кояш

Күктән кояш елмая. Менә-менә тәгәрәп төшәр кебек ул. Мин аны өлгереп пешкән алмага охшатам. Әти кояшка ка­ рап тормаска куша. Күзләр начар күрер дип курка. Ә ми­ нем һаман аңа карыйсым, күз кысасым, аны да сөендерә­ сем килә.

Бишенче сыйныф

Мин җәйне ничек үткәрдем

Җәй булмаган да кебек хәзер миңа. Бик тиз генә узды да китте ул. Рәхәтләнеп су да коена алмадым, туйганчы җиләк тә җыймадым, гөмбәгә дә йөрмәдем...

Җәй көнендә авылда торсам да, шәһәрне сагынмадым. Анда кызык иде миңа: кичкә кадәр урамда уйнарга ярый, дуслар күп. Кием пычранса да, орышмыйлар, дәрес хәзер­

лисе юк.

Мин җәйне ял итеп үткәрдем.

Мин җәйне ничек үткәрдем

Җәйдән дә матуррак чак бар микән?! Бөтен җир яшел­ леккә күмелгән. Елгаларда сулар җылы. Кояшлы көне күп.

Безнең яклар суларга бай бит. Быел балыкның исәбе булмады. Көн дә балыкка йөрдем. Дусларым да балыкчы бит минем. Алар белән яр буенда балык шулпасы пешер­ дек. Маймычларны мәчегә алып кайттык. Үзегезгә шөгыль таптыгыз дип, әти дә сөенә. Киләсе елга яхшырак кармак­ лар алачак ул. Җәем тагын да файдалырак узачак.

Әбигә хат

Кадерле әбием!

Казаннан бу. Таңгөл. Сине бик сагындым да хат язам. Авырмыйсыңмы? Мал-туарлар исән-саумы? Минем юеш борынлы песиемә сыерлар сөт бирәме? Сарыклар бә­ рәнләмәдеме? Галияттәйнең ни хәле бар? Мәхмүт абый бер көенә йөреп торамы?

Иптәш кызларым күренәме? Аларга сәлам әйт. Мине онытмасыннар. Киләсе елга тагын кайтам әле мин. Сине бик сагынам бит.

Ярар, әби, сау бул.

Таңгөлең.

Әбигә хат

Әбием, матурым!

Исән-сау торасыңмы? Без, төрле кыенлыклар күрмичә ге­ нә, Уфага кайтып җиттек. Әниләр бүген эшли инде. Хат язсаң, сәлам әйт, диделәр. Өйдә һәрнәрсә үз урынында. Күр­ шеләребез күз-колак булган. Балыкларны ашатканнар, гөл­ ләргә су сипкәннәр.

Әби, инде синең үзеңне кунакка көтәбез. Тизрәк килә күр.

Нияз.

Зирәк карт

Олы кешеләр күп акыл туплаган була икән. «Зирәк карт» әкиятен укыгач, мин әнә шуны белдем. Әкияттә бер персо­ наж җитмеш яшьлек карт дип атала. Җитмеш яшьтәге ке­ шеләр әле хезмәткә ярый, файдалы киңәшен бирә ала. Әкият шул турыда да сөйли. Әгәр карт акыллы булмаса, улын миһербанлы итеп үстермәсә, падишаһ кулыннан исән калма­ ган булыр иде.

Карт яхшылыкка яхшылык белән җавап бирә. Ул бала­ сы өчен бик борчылып яши. Көн саен аның хәлен сораша, авыр чакларыңда ярдәменнән ташламый.

Бу әкият безне уңай сыйфатларга күнегергә, әти-әниләребездән акылга өйрәнергә, аларны тәрбияләргә чакыра.

Җил арба

«Җил арба» әкияте — тылсымлы әкият. Без бу турыда аны укый башлаганчы ук чамалыйбыз. Кул арбасы, ат ар­ басы, машина арбасы бар... Ә җил арба әкиятләрдә генә була, һәм ул тиз арада геройларны әллә кайларга илтеп куя ала.

Без белгән әкиятләрдә кызлар, егетләр гел бәхет эзлиләр. Кешегә менә нәрсә җитми?! Минем дә, синең дә бәхетле буласы килә! Әкиятләрдә әнә шул бәхеткә ирешәм дисәң яисә кыенлыкларга очрасаң, тылсымлы предметлар ярдә­ менә таянасың инде.

Шунысы бик кызык тоелды: әлеге җиде канатлы җил арбаны гап-гади кешеләр ясаган. Димәк, борынгылар аны ясап буласына ышанганнар. Очкычны канатлар йөрткәнен дә белгәннәр! Шул ук вакытта алар әле аның бөтен серенә дә төшенмәгәннәр, җыр җырлап, очкычка «җан өргән»нәр. Аны ничек тылсымлы дип атамыйсың инде!

Арбаның хикмәте — җиде канатлы булуында. Дустым! Ә син беләсеңме: самолетның ничә канаты бар? Так сандамы, җөпме? Анысы да бер хикмәт!

Тылсымлы предметлар уңай геройга да, тискәре геройга да ярдәмгә килә ала. Иң мөһиме: шартын белергә кирәк. Күпчелек очракта шартлы сүз — парольне отып калырга. Әкиятләрдә әлеге серне белү өчен дә көрәш бара. «Җил ар­ ба» да Сылубикә Җилбикәне куркыта, арба җырын әйттерә һәм аңа утырып очып китә.

Матур кызның яман эшләре эчне пошыра. «Җил арба» әкияте башка әкиятләрдән тискәре геройның уңай яклары булуы белән дә аерылып тора, әнә шуңа күрә әкиятче Сы­ лубикәне дә бәхеткә ирештерә.

Бик кызык бит: бу кызлар һөнәр мәктәбенә китә. Монда кызларның әлеге җил арбаларны үзләре дә ясый алачак­ ларына ишарә бар шикелле.

Көз

Тәрәзәгә тып та тып тамчы тама. Елак көннәр башланды. Инде кайчаннан бирле күкне болыт каплаган. Ул бәрәңге алырга комачаулый: ява да ява. Үләннәргә су сеңеп бетте, туфрак тәмам җебеде. Урам ту­ тырып гөрләвек ага. Әтине хәсрәт басты. Кышка ризыксыз

кермәгәебез дип курка.

Маллар абзарда. Яңгыр туктамагач, көтү чыкмый. Күңел­

сез. Эч поша.

Көз

Көз. Табынга килгән икмәк, ризык төсендә әлеге ел фа­ сылы. Алмасы күмәч кебек кызарган. Кыяры, кәбестәсе ки­ селергә, туралырга дип куналарга куелган. Бәрәңгесе, гөмбә исләре дә чыгарып, табаларда чыжылдый.

Бәрәңге бакчасының үз матурлыгы бар. Миләш агачла­ ры, яшь кызлар кебек киенеп, бакча сукмагына басканнар.

Әллә кайдан кызыктырып торалар, тик кагылмыйсың, ангар­ га башка ризык та күп әле, алар синең белән бергә кышка керәчәкләр.

Өй каршысындагы бакча да бик гүзәл! Бөтен төр гөлләр чәчәк атып беткән! Өзмим, аларның исә башкалар күңелен дә күтәрәсе, өебезне матур итеп күрсәтәсе бар!

Китап — тормыш көзгесе

Китаплар укырга яратам. Өй тулы китап безнең. Әнием туган көнемә дә, бәйрәм көнендә дә китап бүләк итә. Бе­ лемле, тәртипле булып үсүемне тели ул минем.

Язучылар безгә тормышта күргән-белгәннәрен матур сүзләр аша җиткерәләр. Татар әдипләре тупас, оятсыз сүз­ ләрне геройлары теленә кертми диярлек. Без уңай герой­ лар кебек әдәпле сөйләшергә өйрәнергә, үзебезне бизи торган матур эшләр башкарырга тиеш.

Минем яраткан геройларым бик күп. Кайберләренең тор­ мышы — әниемнекен, икенче берләренеке — туганнарым­ ныкын, өченчеләре дусларымныкын хәтерләтә.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]