Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Rahman2004.pdf
Скачиваний:
543
Добавлен:
04.02.2016
Размер:
1.65 Mб
Скачать

Әбием

Әбием — әниемнең әнисе ул. Гафифәбану исем­ ле. Мин аны бик яратам. Ул кич белән миңа ки­ таплар укый. Көндез без аның белән йорт эшләрен эшли­

без. Бергәләп өй җыештырабыз, кер юабыз.

Әбием

Әбием... Кадерлем... Ничек сагындым мин сине! Син бездән бик ерак яшисең шул. Син дә сагынасыңдыр. Моң­ лы җырлар җырлыйсыңдыр. Мәчеләрең белән сөйләшсәң дә, безнең хакта гынадыр ул.

Әбием... Авырмасын иде ул. Картаймасын иде ул. Бәхетле булсын иде ул!

Әбием

Кулымдагы фотодан әбием карап тора. Аңа нибары егер­ ме яшь. Бик аз яшәгән ул.

Әбием мәңге яшь булып калачак. Аның күзләреннән кояш көлгәндәй. Аның иреннәре пешкән чияләр шикелле.

Әбием китапханәче булып эшләгән. Аны кешеләр бик яратканнар. Ул аларга яктылык өләшкән — белем тарат­ кан.

Әбиемнең рәсемен китап киштәсендә саклыйм.

Кояш

Күктән кояш елмая. Яз кояшы. Матур. Кызыл. Якты.

Кояш

Кояшның җылы нурлары йөземне кытыклый. Мин ан­ нан юрган астына качтым. Ул мине юрган аркылы да кыз­ дыра башлады. Усал бу кояш. Мине яратмый. Шаян бу кояш. Миннән көлә.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]