Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Rahman2004.pdf
Скачиваний:
534
Добавлен:
04.02.2016
Размер:
1.65 Mб
Скачать

Яз көне өйдә гөлләрнең саны арта. Алар җәй ахырында шау чәчәктә утыралар.

Китап

Китаплар укырга яратам. Рәсемле китапларым бик күп минем. Аларның барысында да әкиятләр генә. Минем үземә «Су анасы» китабы ошады. Аны Тукай абый язган икән.

Китап

Көн саен китапханәгә барам. Шигырьләр язам бит мин. Андагы китапларны укыгач, тагын да матуррак язармын кебек.

Минем әнием дә — язучы. «Китап укымаган кеше ша­ гыйрь була алмый», — ди ул.

Китап

Китап. Минем иң кадерләп саклаган әйберемдер ул. Өебездәге китапларның кайберләрен әбием дә укыган. Ан­ нан алар әтигә калган. Ул китапларның барысын да ми­ нем бүлмәдәге киштәгә куйды.

Саргая башлаган китап битләрен ачканда, әби-бабам ту­ рында уйлыйм. Алар бик белемле булган. Китап укыганга ул, ди әти.

Безнең сыйныф

Мин беренче сыйныфта укыйм. Без — алты бала. Өче­ без — кыз, өчебез — малай. Апа кызларны малайлар белән утыртты. Минем урыным Алмаз янында.

Сыйныф бүлмәсе

Менә безнең сыйныф. Ул матур, якты, чиста. Аның идән-

нәре агачтан. Тәрәзәләренә ап-ак челтәр пәрдәләр эленгән.

Сыйныф бүлмәсендә ун парта бар. Арттагы парталар алдагыларыннан биегрәк. Апа өстәле сыйныф бүлмәсенең уртасында тора. Мин аның каршы­ сында утырам.

Безнең сыйныф

Безнең сыйныф бүлмәсе — икенче катта. Монда гел кеч­ кенә балалар гына. Сыйныф бүлмәсендә санау һәм язу так­ талары бар. Тәрәзә төбендә гөлләр үсә.

Шкаф киштәләренә төрле уенчыклар тезелгән. Аларны апа тәнәфестә безгә бирә. Бергәләп уйныйбыз. Дәрес баш­ ланыр алдыннан җыеп куябыз.

Безнең гаилә

Безнең гаиләдә өч кеше. Әни, әти һәм мин.

Әнием балалар укыта. Әтием машина йөртә. Мин мәктәпкә йөрим. Һәркайсыбызның эше бар.

Безнең гаилә

Гаиләбез зур безнең. Әбием белән бабам, әтием белән әнием, энем белән миннән тора ул.

Гаиләдә иң олы кеше — бабай. Гаиләдә иң тырыш кеше — әти. Өебездә иң сабыр кеше — әби.

Өебездә иң матур кеше — әни. Аларның акыллы малайлары — мин. Минем яраткан энем — Әнис.

Безнең гаилә

Гаиләсен яратмаган кеше булмыйдыр. Мин әтием белән әниемне дә, әбием белән апамны да бик яратам.

Әти миңа рәсем ясарга өйрәтә. Әни миңа дәрес хәзерләргә булыша. Әби минем өчен тәмле әйберләр пешерә. Апам белән бергәләп уйныйбыз.

Мин аларның барысына да дөнья хәлләрен сөйлим. Тыңлыйлар, ял итәләр.

Көзге яфрак

Кулымда — көзге яфрак. Каен ботагыннан очып төште ул. Аның бер ягы кызыл, икенче ягы сары. Көзге өрәңге яфрагы ул.

Көзге яфрак

Көзге яфрак кешенең эштә арган кулларына охшаган. Җыелган уч кебек ул. Әнә бер учка яңгыр тулган. Икенче берсенә җил ком салган.

Учларын йоммый яфрак. Көзге яңгыр суын миңа суза.

Көзге яфрак

Көзге яфрак очып йөри. Бу көз соң килде. Калган яф­ раклар агачта әле.

Ялгыз яфракны кызганам. Иптәшләре яши. Ул инде үзен үстергән ботактан өзелгән. Яфракның өзелгән килеш булса да яшисе килә. Һаман иптәшләре янында бөтерелә ул.

Кышкы уеннар

Кыш җитте. Җир ап-ак. Көне буе урамда уйныйбыз. Чана-чаңгы шуабыз. Өйгә керәсе дә килми.

Кышкы уеннар

Кыш көне уйнарга бик күңелле. Тау өсте тулы бала-чага. Мин дә алар арасында. Үзебез ясаган чаналарда сикертмәдән сикереп уйныйбыз.

Акбай да миңа иярә. Тауга чананы ул алып менә. Безгә башка уен кирәкми дә!

Кышкы уеннар

Кыш көне уеннарның ниндиен генә уйнамыйсың! Җылы көндә кар бабай тәгәрәтәсең. Салкын көндә окоп казый­ сың. Күп вакытта чаңгыда узышасың.

Мин үзем хоккей уйнарга яратам. Күбрәк капкада то­ рам.

Айрат — оста сакчы. Алия — капкага туп тибүче. Гөлнур белән Маратка кем булсалар да ярый.

Тамчы

Түбәдән тамчы тама. Кар эри башлаган. Яз җитә бугай. Түбә кыегындагы боз сөңгесе кечерәйгән. Аның да очы там­ чыга әйләнгән.

Тамчы

Тып-тып. Тамчы тавышымы ул? Әйе, тамчы икән. Яз җит­ кәнен хәбәр итә. Бик каты чиртә. Тәрәзәне ватмас микән?

Тамчы

Тәрәзә кыегында тамчылар бии. Алар аннан баскыч төбенә сикереп төшәләр. Аяк киемнәрем шунда минем. Тамчы тулгандыр инде.

Чынаяк өстендә тамчылар бии. Самавыр борыны шаяра. Тыштагы тамчы аларны да үз янына чакыра. Тамчы! Тыптып! Чык-чык!

Әбием

Әбиемә алтмыш яшь. Бер дә карт түгел ул. Битләре алсу. Күзләре кара. Үзе гел көлеп тора.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]