Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Rahman2004.pdf
Скачиваний:
543
Добавлен:
04.02.2016
Размер:
1.65 Mб
Скачать

Хәсән Туфан иҗатында төсләр символикасы

План.

1.Төсләр символикасының нигезе.

2.X. Туфан шигырьләрендә мәгънә җиткерү чарасы була­ рак төс.

3.Табигать төсләрен кеше күңеленә аваздаш итү — поэ­ тик алымнарның берсе.

Һәр халыкның төсләргә үз мөнәсәбәте. Ул аның ү т к ә н е , дини карашлары, җәмгыятьнең нинди үсеш б а с к ы ч ы н д а торуы, ырым һәм ышанулары белән бәйле. Әйтик, ч е г ә н н ә р ­ нең чуар төсләр яратуын кайбер галимнәр аларның Һинд­ станда яшәгәндәге кастасы (алар югары катламнарның к ү ң е ­ лен күрүче җырчылар, биючеләр булган), ыруглык җ ә м г ы ­ ятеннән ары китә алмаулары нәтиҗәсе дип саныйлар .

Бөтен халыклар да ярата, аерым бер мәгънә сала т о р г а н төсләр бар. Әйтик, аклык ул — сафлык, пакьлек, ч и с т а л ы к билгесе. Әдәби әсәрләргә дә ул нәкъ менә шул рәвешле к и л е п керә.

Хәсән Туфанның Әминә Җәлилгә багышланган « И р т ә л ә р җитте исә» шигыре дә ак төсләрне ассызыклаудан б а ш л а ­ нып китә.

Иртәләр җитте исә, Аклысын кия ярың, —

ди шагыйрь. Бантыбыздан мизгеллек уй үтеп к и т ә . Кем инде иртә таңнан ак кием кия? Аны, гадәттә, б ә й р ә м н ә р д ә яисә кешене соңгы юлга озатканда кияләр бит... А л д а г ы юллар сорауларга җавапны бирә дә инде. Шагыйрь ирен көткән Әминәгә очрашу бәйрәм алып киләчәк.

Хәсән Туфан ислам динендәге сөнни татарлар е ч е н

ак

киемдә фанидан бакыйга күчүнең табигыйлеген к ү з д ә

тот­

мый икән. Ул төсләрнең дөньяда киң таралган с и м в о л и к а с ы белән эш итә. Кара төскә үлем мәгънәсен белдерүне й ө к л и :

Аклысын кия ярың, Карасын кими әле.

Башкалар өчен Әминәнең кара киемнәрдә дә юлга ч ы г у ­ ында гадәттән тышлык күренмәс иде кебек, чөнки а л а р Җә­ лилнең җисмән үлемен кабул иткән инде. Сөекле яр, х а т ы н , кызның әнкәсе өчен ул хәтта физик та яши!

Кавышуга өмет лирик герой күңелендә мәңге өзелмәс кебек. Без аның һәр иртәдә ак күлмәктән юллар чатында торуын күргәндәй булабыз.

Төсләрнең бай палитрасын Хәсән Туфан үлчәп кенә куллана. «Ак каен» шигырендә без яшел, ак төсләр белән очрашабыз. Чәчәкләр турындагы шигырьләрдә төсләр уйнап торыр кебек. «Чәчәк сибелә җилдә»не укый баш­ лыйсың, бөтенләй башка төрле әсәр булып чыга. Ник бер төстән ясалган эпитет керсен!

Хәсән Туфанның төсне символ буларак кулланган ши­ гырьләре бер-ике генә түгел, әмма ул аларда да аерым бер төсләрне генә калкуландыра, аларга гына яктылык сирпи. Артыграк китсә, төс деталенең уңышы кимер, кадере, тәэсире җуелыр кебек.

Шулай да кайбер шигырьләрдә, мәсәлән, «Каеннар сары иде»дә ул берничә төс белән эш итә. Хәсән Туфан, стро­ фадан строфага күчеп, сагыш билгесе булган сарылыкның башка төсләрне әкренләп басып китүен сурәтли. Башта ба­ ланың ал йөзе әле тоемлана, менә бераздан ул сары гына каладыр шикелле. Каеннар да сары инде. Ул сарылык тагын да артачак әле, чөнки яшьләр баланың күзләре зәңгәрлеген юу эшенә керешкән.

«Каеннар сары иде» шигырендә кеше тойгыларына урын күп бирелсә дә, Х.Туфан атамага нәкъ менә табигатьтәге үз­ гәрешләрне чагылдырган җөмлә сайлый. Болай эшләп, ул укучыны әлеге сарылыкның сәбәбен уйлау халәтенә кертә.

Шигырьнең лирик герое булган бала да уйлана. Ул ике вакыт аралыгын янәшә куеп карый. Әтисе сугышка көз көне киткән. Ул чакта да сагышлы булган, җирдә сары төс патшалык иткән. Шул аның күңеленә тигәндәй, хисләрен нечкәртеп җибәргәндәй.

Без Хәсән Туфанның нибары ике шигырен карадык. Алар шагыйрьнең; төсләрне кулланганда, кеше кичерешләре дөньясын истә тотып эш йөрткәнен бик ачык күрсәтәләр.

Әдип һәм заман

План.

1. Г. Ахунов — совет чоры әдәбиятының күренекле вә­

киле.

2.«Хәзинә» — заман яңалыгын чагылдырган

әсәр.

3.Романда сурәтләнгән типлар.

4.Язучы күтәргән проблемаларның актуальле­

ге.

Кеше тауга күтәрелә. Борылмалы-казылмалы юллар белән, тырышып-тырмашып күтәрелә. Юга­ рырак күтәрелгән, өскәрәк үрмәләгән саен, а н ы ң күңеле ашкыныбрак, дулабрак, тагын да югары кү­ тәрелүне сорый.

Гариф Ахунов

Совет чоры әдәбиятының күренекле вәкиле Гариф А х у ­ нов прозабызга берсеннән-берсе матур тел белән я з ы л г а н һәм тирән эчтәлек салынган әсәрләр биреп калдырган, з а м а н сулышын тоеп, заман турында иҗат иткән, аның белән б е р г ә атлаган һәм бергәләп алда торган үрләргә күтәрелгән.

Г. Ахуновның укучы яратып кабул иткән китаплары ара­ сында «Хәзинә» романы да бар. Әлеге повестьта н е ф т ь ч е л ә р тормышы сурәтләнә. Әдип җир байлыгы ч ы г а р у ч ы л а р н ы ң көндәлек авыр хезмәтен, үзара мөнәсәбәтләрен, гаилә э ч е н д ә , ике герой арасында барган төрле каршылыкларны зур о с т а ­ лык белән күрсәтеп бирә.

Дөрес, автор эшчеләр катламы булган нефтьчеләр т у р ы н д а гына сөйләп калмый, авыл кешеләрен, алар язмышын, а в ы л ­ га заман алып килгән проблемаларны да яктырта. М о н ы ң сәбәбе шунда: туган якларында нефть табыла б а ш л а г а н л ы к ­ тан, авыл кешеләре үз һөнәрләрен алмаштыралар, ә к р е н л ә п шәһәргә күченәләр, туган нигезләрен генә түгел, я ш ә ү һәм уйлау рәвешләрен дә үзгәртәләр, ә бу исә бик җиңел бирел­ ми.

Кеше үз психологиясен заманга, яңа күренешләргә, лңа туган мөнәсәбәтләргә яраклаштырырга мәҗбүр. Нефть т а б ы ­ луны гына алыйк. Ул илне матди яктан ныгытачак, к е ш е ­

ләрнең хезмәт хакы күтәреләчәк, яшәүләре дә я х ш ы р а ч а к . Шундый чакларда милли әхлак идеалларын, рухи б а ш л ы к ­ ны саклап калырга кирәк тә булачак. Менә ни өчен халык­ ның иң асыл заты булган Йөзлекәй карчыкка әсәрдә бик зур урын бирә икән автор!

Кәлимәтнең күрекле кешеләре арасында Шәвәли карт

та бар. Булдыклы, тырыш хуҗа ул, шунлыктан балачаклары үткән нигездән улы Арыслан белән кызы Фәйрүзәнең чыгып китүен дә бик авыр киче­ рә. Авылда коллективлаштыру хәрәкәтләренең ша­

һите, сугыш елларында тыл хезмәткәре, икенче төрле әйт­ кәндә, авылдагы тормышны яхшырту өчен яшәгән, тир түк­ кән кеше ул — Шәвәли карт. Балалары әнә яңача, шәһәрчә яшәргә тели. Әлбәттә, без моны аталар һәм балалар арасында чор тудырган каршылык дип саныйбыз.

Шәвәлинең олы улы булган Арыслан да аз күрмәгән. Ва­ тан сугышында катнашкан, партизан отрядларында йөргән, разведка мәктәбен узган. Дөньяны, төрле халыкларны күп күргәнгәме, яшьрәк булуына бәйлеме, ул заман яңалыкла­ рын җиңелрәк кабул итә, яңа коллективта да үз урынын бик тиз таба.

Хезмәт темасын яктыртса да, автор безне һәрвакыт әхлак мәсьәләсе тирәсендә йөртә. Шул ук Арыслан һәм икенче бер герой Кәрим арасында туган конфликтның нигезендә дә әхлакый принципларының туры килмәве ята. Ул, беренче чиратта, аларның кешеләр өчен җаваплылык хисе тою-той­ мавында чагыла. Кәрим тирәлек фикеренә бик игътибар итми, язмышлары өчен тирәннән борчылмый, чөнки ул ты­ елган алым белән бораулау ысулын кулланмакчы. Арыслан исә моңа юл куя алмый.

Язучыны ничек заман белән атламый дисең?! Ул һәр яңа табыш алдында зур югалтулар торганын күреп борчыла. Кешеләр фәнни-техник яңалыклар, производствоның зур тизлек белән алга бару чорында да үзләренең табигатькә булган мәхәббәтен, олыларга күрсәтелергә тиеш мөнәсәбәтен, романтик мәхәббәт хисләрен сакларга тиеш — әсәрнең ак­ туаль яңгыраган фикерләре, минемчә, шулардыр кебек.

Хәзерге вакытта еш кына нефть табу эшен җайга салган елларны сурәтләгән әсәрләрне тәнкыйтьләү белән очраша­ сың. Имеш, язучылар бу вакытта табигатькә нинди зыян салынасын күрмәгән, кешене эш өчен яралган җан гына дип караган, хезмәтне мактаган. Тамырдан хата фикерләр, чөнки хезмәт кенә кешене кеше итә, аның әхлагы сафында тора.

Шул ук вакытта Гариф Ахуновны авылның яисә кресть­ яннарның шәһәрләшү процессына керүе аркасында туган

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]