Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Rahman2004.pdf
Скачиваний:
543
Добавлен:
04.02.2016
Размер:
1.65 Mб
Скачать

2.Вакыт ягыннан үзгәрешләрнең мантыйгы.

3.Гөлсем — традицион татар гаиләсендә үскән

кыз.

4.Мирзалар тормышының үзенчәлекләре.

5.Ике язмышны чагыштыру нәтиҗәсендә туган нәтиҗә.

«Зифа» комедиясе миңа кайсы ягы белән ошады?

План.

1.«Зифа» комедиясенә әдәби тәнкыйтьтәге бәяләмәләр .

2.«Зифа» әсәрен укылышлы иткән сәбәпләр:

а) сурәтләнгән теманың заманчалыгы; б) куелган проблемаларның актуальлеге; в) әсәр геройларының тормышчанлыгы.

3. «Зифа» — вакыт сынавын узган әсәр.

«Зифа» комедиясе сәхнәләштерелгәннән соң, берәүләр аның турында — мактау, икенчеләр тәнкыйть сүзләре я з а . Кемдер аны комедия буларак танымый, ә кемдер д р а м а т и к якларын күреп бетерә алмый. Бүгенге көндә әдәбият г а л и м ­ нәре анда ике жанр сыйфатларының да бергә үрелгән булуы хакында яза.

«Сүз дә юк, «Зифа» — талантлы каләм белән я з ы л г а н сәхнә әсәре. ... Әмма авторның сурәтле уенда ук әсәрнең; ике жанрда булып яралуы тәнкыйтьчеләрне дә а п т ы р а ш т а калдырган», — ди Әнүр Исмәгыйлев «Комедияләр турында» дигән хезмәттә.

«Зифа» комедиясендә без ялган

матурлыкка алданган

ир язмышы белән танышабыз. Ул,

уйламыйча э ш л ә н г ә н

адымнары аркасында, никахлы хатыны белән ачуланыша . Шушыңа охшашлы вакыйгалар бүгенге көндә дә еш булып тора, әлбәттә.

Тема яңа икән, аның аркылы күтәрелгән проблемалар да актуаль яңгырашлы була. Н.Исәнбәт пьесада гаиләне сак ­ лау, әхлакый түбәнлеккә төшүгә юл куймау, ир-хатын ара­ сындагы мөнәсәбәтләрнең сафлыгы турында сүз йөртә.

Мин заман рухына туры килгән әсәрләр яратам. Н. Исән­ бәтнең бу пьесасын әле һаман да искермәгән дип с а н ы й м . Аның геройларын үзебез арасыннан күпләп табарга б у л ы р иде.

Бикәмәтне генә алыйк. Кеше бакчасына таш атып йөрүче, җор телле бер кеше ул. Шулай да үзенә җитмәгән акылны башкаларга бирә кебек.

Айдарны без адашкан герой кебегрәк, кирерәк бер кеше дип кабул итәбез, шуңа күрә күңелдән генә аңа теләктәшлек тә кылабыз.

Бүгенге көннең сихерче-михерчеләренә, картайгач та акыл кермәгән җилбәзәк хатыннарына Эсмеральданы, Кә­ ләмзәне уйнап күрсәтергә иде. Миңа калса, алар үзләрен бик тиз танып алачаклар.

Илдерхан Балтаевны искә төшерик. Ирләрнең чит хатын­ нар белән чуалуын бик табигый бер эш саный ул. Гаепне һәрчак кешедән эзләүне хуп күрә. Бөтен курыкканы — конфликтлы вакыйгалардан коры чыга алмыйча, эш уры­ нын, дәрәҗәсен югалту. Үзләре турында гына уйлаучы мон­ дый типлар шулай ук заманыбызга бик хас.

Әйшә, Илдерхан — шулай ук үзенчәлекле образлар. Берсе гомерен йортына гайбәт ташып уздыра, ә икенчесе үзенең дә гайбәт чыганагы булып китүеннән коты алынып яши.

Зифа — тискәре сыйфатлардан азат герой. Ул ялгыз дияр­ лек мещанлык, әхлаксызлык сазлыгына батмый калган, шулай да, минем уемча, Н. Исәнбәт пьесаны аның образын­ да уңай идеал күрсәтү өчен язмаган, ә менә Эсмеральда кебекләрнең байлыкка, эшсезлеккә, мәгънәсез шөгыльләргә корылган дөньясын, чын йөзен ачып бирергә теләгән.

«Зифа» комедиясе — вакыт сынавын узган әсәр. Аны һаман да яратып укыйлар, сәхнәләштерәләр. Мин аны ха­ лыкчан юморы, кызыклы ситуацияләре һәм күңелдә калыр­ лык геройлары өчен яратам.

План.

Өстәмә вариант.

3.«Зифа» комедиясе — Н. Исәнбәтнең уңышы.

4.Драматургның осталыгын чагылдырган образлар.

5.Әсәрнең шул чор татар комедиографиясенә алып килгән яңалыгы.

6.«Зифа» комедиясенең миңа иң ошаган яклары.

«Идегәй» трагедиясендә сәнгатьле детальләр

План.

Кереш. Әдәби әсәр — чынбарлыкның сәнгатьчә чагылышы.

Төп өлеш.

1.Әдәби образ, деталь төшенчәләре.

2.Н. Исәнбәтнең «Идегәй» дастанында кулланылган кай­ бер детальләр һәм алар башкарган вазифа.

3.Фольклор — сәнгать чараларының бай чыганагы. Йомгак.

Гомумиләштерүләрнең айлы яктысы — яхшы нәрсә, әмма китапның барлык кояш ваклыклары мәхәббәт белән җыелып беткәннән соң гына.

В. В. Набоков

Безнең һәркайсыбыз әдәби әсәр язучы йөрәге һәм акы­ лы белән кабул иткән һәм эшкәрткән материалның сүз ярдә­ мендә яңадан тудырылуы дип белә. Ул берничә яссылык рәвешендә оеша. Персонажлар, вакыйгалар аның төп һәм күләмле берәмлекләре булып тора.

Әсәр сәнгатьчә булсын өчен, әлеге берәмлекләр нәфис предметлылык компонентлары белән тулыланалар, ачык сыйфатлар алалар. Без бер генә геройны да сөйләм үзенчә­ лекләреннән, эш-хәрәкәт характерыннан, күңел дөньясы ки­ черешләреннән башка күз алдына китерә алмыйбыз. Әле ул предметлы тирәлектә дә яши бит!

Кайвакыт әнә шул тасвирлар арасыннан аерым бер пред­ метлар, әйбернең өлешләре, кеше холкындагы сыйфатлар, аның кыланышлары һәм башка күптөрле нәрсәләр автор тарафыннан аерымланырга, ассызыкланырга мөмкин. Бу очракта алар чагыштырмача мөстәкыйльлеккә ия булалар һәм әдәби әсәрнең сәнгати детальләре дип йөртеләләр.

Әйдәгез, без аларны Н. Исәнбәтнең «Идегәй» дастаныннан эзләп карыйк.

Беренче пәрдәнең тәүге күренешендә Аңгысын белән Тың­

гысын ут кабыза. Берсе — Ханәкә солтан хөрмәтенә, икенче­ се — Идегәйнең саулыгы өчен. Кабызылган ут кына түгел, менә шушы аерымлык та — әлеге әсәрдә геройлар арасында­ гы мөнәсәбәтләрне аңлау өчен мөһим бер деталь.

Ут — яманлыктан саклаучы изге бер көч. Шул ук вакытта ул — яктылык, бәхетле киләчәк симво­ лы да. Алга таба да без аны геройлар кулында еш

күрәбез.

Хан кызлары белән очрашкан Норадын, берсенә әһә­ миятсез караганнан соң, икенчесенә алма белән тулы куе­ нын ачып күрсәтә. Көнәкә моңа шунда ук игътибар итә һәм үзе өчен нәтиҗә ясый: «Ул Ханәкәне сөя!»

Бакча, алма сүзләре әсәрдә шулай ук тагын кабатлана әле. Төлкетимер бүләккә күндергән ваза ватыкларын җыю эше Норадынга тапшырыла. Ул аны тезләре өстендә барып тапшырырга тиеш була. Димәк, хан каршында коллыгын таныячак! Күзәтеп торган Көнәкә тагын әйтеп куя: «Син

кол булып тумаган, Норадын, ир булып туган!» Хәтта хәрәкәт детальләре аша да кешенең кемлеген, хо­

лык сыйфатларын күрсәтеп була икән.

Икенче пәрдәдәге вакыйгаларны искә төшереп, узыйк. Икенче күренештә без сарайча киенгән Чулпан белән очра­ шабыз. Андый киемнәрдә гади кеше кызы да бик гүзәл булып күренә. Әнә ни дип әйтә икән безгә бу деталь аркылы Н. Исәнбәт. Чулпан йөзләрен каплаган. Аны кемгә дә булса бүләк итәчәкләр. Димәк, ул бу көнне сөймәгән кешесенең чыраен да күрергә теләми. Ул — горур, буйсынмаучан, кыю кыз, дип әйтергә тели язучы бу урында.

«Идегәй» дастанында детальләрнең күп төрләрен очра­ табыз. Аларның һәрберсе әсәргә мәгънә йөге алып керә. Кайбер детальләр портрет тудыруда актив катнашалар. Җанбай белән бәхәсләшкәндә, Туктамыш аны нинди генә сүзләр белән тасвирламый: «Син — икейөзле маймыл! Син — арыслан сые белән симерүче күсе! Бөтен төкләреңә чаклы ялган үскән синең!»

Җанбай портретына Н. Исәнбәт башка урыннарда да әй­ ләнеп кайта әле һәм без тора-бара аның хакында гомуми нәтиҗәләргә киләбез.

Дүртенче пәрдәнең икенче сәхнәсендә вакыйгаларда кат­ нашкан Җанбай үзенең хан янында һәм аннан читтә узган гомерен аерым детальләр ярдәмендә капма-каршы куя. Ә бит алар шулай ук аның холык сыйфатлары, бигрәк тә ике­ йөзлелеге турында сөйли. Сүзебез рас булсын өчен, өзек ки­ тереп узыйк:

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]