Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Rahman2004.pdf
Скачиваний:
536
Добавлен:
04.02.2016
Размер:
1.65 Mб
Скачать

яктан, алар — укымышлылар, икенче яктан, алар үз мәнфәгатьләрен генә күздә тотмый, вакыйгалар­ да аерым бер сыйныф вәкиле буларак та катнаша.

К. Тинчурин иҗаты яктыны һәм уңайны рас­ лауга, искене фаш итүгә нигезләнә. Аның геройлары ро­

мантик хыяллар белән яши, әсәрләре җылы лиризм б е л ә н сугарылган. Мәсәлән, «Алар өчәү иде» пьесасында бу а е р у ­ ча ачык сизелә.

Кәрим Тинчурин мирасыңда комедия жанрындагы ә с ә р ­ ләрнең саны аз түгел икән. Әгәр аларның һәрберсе аша т а т а р драматургиясенә килгән яңалыкны бергә күз алдына к и т е р ­ сәк, аны чын мәгънәсендә татар совет комедиясенең н и г е з ташларын салучылардан, аны тагын бер баскычка ю г а р ы күтәрүчеләрдән саныйсың.

Унберенче сыйныф

«Көз» повестенда уздырылган фикерләр

План.

Кереш. «Көз» повестеның язылу тарихыннан. Төп өлеш.

1. Сюжет янәшәлеге алымын куллану максаты.

2. Әсәрдә уздырылган төп фикер һәм аның

т а р м а к л а ­

нуы.

 

Йомгак. Повестьның әһәмияте.

 

Гаяз Исхакый «Көз» повестен мөһаҗирлектә

я ш ә г ә н д ә

яза. Димәк, бу әсәрдә әдип үз карашларына хилафлык к и т е р ­ мәгән дип уйларга кала. Ул әдәбиятта совет идеологиясен уздыруны таләп иткән илдән еракта.

Бу әсәр безгә ике хатын-кызның язмышы турында с ө й л и . Бер үк кешене яраткан Гөлсем белән Нәфисә бөтенләй: кө­ телмәгән шартларда очрашалар һәм эч серләрен бүлешәләр . Мескен шартларда көндәше күзенә күренгән Гөлсемнең; фа­ җигасен без чын йөрәгебез белән кичерәбез.

Язучы ни өчен бер язмышны тасвирлау белән генә к а н ә ­ гатьләнми? Аңа татар гаиләсендә, мөселман тирәлегендә үсеп тә, үз бәхетеңне табып булганны күрсәтү кирәк . К е ш е үз

милләте традицияләрендә тәрбияләнергә, алар бу­ енча яшәргә тиеш. Мин әсәрдә уздырылган төп фикерне әнә шул рәвешчә әйтеп бирергә телим.

Әлбәттә, әлеге фикерне киңәйтергә, башкачарак әйтергә дә була. Татарларда, бигрәк тә аларның гади катлам­ нары эчендә хатын-кызга булган хөрмәтнең, әхлакый мө­ нәсәбәтләрнең икенче бер милләтнекеннән югарырак торган­ лыгын күрсәтә язучы.

Дин, традицияләр — әхлак нормаларының сагында тору­ чылар ул. Кеше рухи иркенлекне җавапсызлык дип аңла­

маска тиеш. Гөлсемнең бала чагын гына исебезгә төшерик. Ул һәрдаим «урыслыкка» омтыла, чөнки апасы да, әтисе дә рус даирәсе йогынтысында. Берсе марҗа сөяркәләр тота, икенчесе — руска хезмәт итүче офицер хатыны. Тутакай Гөлсем язмышында бигрәк тә зур роль уйный. Ул кызны әбисе тәрбиясеннән һәм йогынтысыннан читләштерә.

Чит кеше гаиләсендә яшәү, һәрвакыт аларга ярарга тыры­ шу Гөлсемдә ихтыярсызлык сыйфатлары тәрбияли. Ул үзүзен яклау сәләтен югалта. Язмыш мөмкинлекләр биргәндә дә, аннан файдаланырга ашыкмый, чөнки яңа яралгыларның апасы тарафыннан өзеләсен белә. Кеше язмышка көрәшсез буйсынырга тиеш түгел, ди Г. Исхакый.

Икенче яктан, гаилә тәрбиясенә, һәрдаим чорнаган мохит­ кә берни каршы тора алмый. Мәктәптә генә дини белем алу, бер-ике мөселман кызы белән аралашу да кешене чит милләт йогынтысыннан саклап кала алмый. Болар — хә­ зер дә үтә актуаль яңгыраган фикерләр.

Төрле милләтләрдән торган гаиләләрдә ни рус, ни татар булмаган кешеләр тәрбияләнә. Язучы әйткәннәрдән без әнә шундый фикерләргә киләбез.

Дини ышанулар, Коръәнне уку, догалар кешегә күңел тынычлыгы бирә. Без һәрберебез Изге китап каршысында — кечкенә, әмма Кеше буларак бөек калырга тиеш, ди Г. Исхакый.

Бу әсәр кыйбла югалтучыларның күзен ачарлык тәэсир­

ле язылган дип уйлыйм. Ул безнең милләт белән горурла­ ну хисләребезнең көчәюенә дә ярдәм итә.

Мохитнең тәрбияви көче

Инша өчен тәкъдим ителгән план төрләре.

Беренче вариант.

I. Кереш өлеш. Г. Исхакый иҗатында мохиткә игъти ­ бар.

II. Төп өлеш. «Көз» повестенда мохитнең тәрбияви к ө ч е н чагылдыру:

а) Гөлсем язмышында; б) Нәфисә язмышында.

III. Йомгак. Әсәр аркылы әдип уздырган төп фикер.

Икенче

вариант.

1.

Г. Исхакый — милләт мәнфәгатьләрен кайгыртучы .

2.

«Көз»

повестенда мохиткә милли ноктадан бер к а р а ш .

3.

Мохитнең тәрбиядәге роле хакында автор ч ы г а р г а н

нәтиҗә.

 

Өченче

вариант.

1.Нәрсә ул мохит?

2.Кеше тәрбиясендә аның роле нинди?

3.Әдәби әсәрләрдә бу ничек чагыла?

4.«Көз» повесте нигезендә фикерне раслап буламы?

5.Г. Исхакый ни өчен тәрбия, тирәлек мәсьәләләренә зур игътибар бирә?

Дүртенче вариант.

1. Г. Исхакый иҗатының һәм тормышының төрле бас­ кычларында мохит һәм тәрбия мәсьәләләренең к у е л ы ш ы :

а) иҗатының башлангыч чорында; б) язучы һәм җәмәгать эшлеклесе булып т а н ы л г а н ­

нан соң; в) мөһаҗирлектә чагында.

2.Г. Исхакыйның «Көз» повесте — әлеге мәсьәләгә к ө н күзлегеннән җавап бирүче әсәр.

3.Кеше бәхетенең тәрбиясенә бәйлелеге — әсәр уздырган бер фикер.

Бишенче вариант.

Кереш. Әдәбиятта герой һәм аның тирәлеге мәсьәләсе: а) мәгърифәтчелек әдәбиятында; б) тәнкыйди реализм әдәбиятында;

в) башка методлар белән иҗат ителгән әсәрләрдә. Төп өлеш. Г. Исхакый иҗатында шәхес һәм мохит м ө ­

нәсәбәтенең бирелеше:

а) кешене чорнап алган тирәлеккә һәм аның тәрбиясенә зур игътибар бирелгән әсәрләр;

б) «Көз» повестенда шәхес һәм аның тирәлеге мәсьәләсен куюның максаты;

в) Нәфисә һәм Гөлсем язмышы аркылы татар милләте­ нең киләчәген фаразлау.

Йомгак. Нәфисә язмышы — татар яшьләре өчен бер үр­ нәк.

Алтынчы вариант.

1.Г. Исхакыйның руслашу сәясәтенә мөнәсәбәтен чагыл­ дырган әсәрләре.

2.Алардагы уртак һәм аерымланган фикерләр.

3.«Көз» повесте — руслашу җирлегендә туган әсәр.

4.Милләт яшәешенә мохит тәрбиясе аркылы ирешү ту­ рында фикер.

Җиденче вариант.

Кереш.

Төп өлеш. Мохитнең тәрбияви көче:

1)«Көз» повестенда тасвирланган ике төрле язмыш;

2)Нәфисә һәм Гөлсемнең холык сыйфатларындагы Аерымлыклар һәм аларның барлыкка килү сәбәпләре;

3)холыкның аерым бер вакыйгаларда хәлиткеч роле. Йомгак.

Сигезенче вариант.

1.Гаяз Исхакыйның «Көз» повесте.

2.Әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләр.

3.Ярдәмче образлар һәм аларга үзләре яшәгән мохит тәэсире.

4.Икенче пландагы геройларның Нәфисә белән Гөлсем язмышына катнашу дәрәҗәсе.

5.Г. Исхакыйның һәр геройга аерым мөнәсәбәте.

Тугызынчы вариант.

1.Шәхеснең мохиткә бәйлелеге.

2.«Көз» повестенда татар хатын-кызы язмышы мәсьә­

ләсе.

3.Милли алгарыш чорында бу мәсьәләне чишү юллары.

5.Повестьта дини һәм милли гореф-гадәтләргә, яңа күре­ нешләргә карата әйтелгән фикер.

Унынчы вариант.

1. «Көз» повестеның композициясе.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]