Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Rahman2004.pdf
Скачиваний:
543
Добавлен:
04.02.2016
Размер:
1.65 Mб
Скачать

Тал песие

Шешәгә тал песие куйдым. Кичтән ул әле ачы­ лып та җитмәгән иде. Иртән тал песие сап-сары бал кортына охшап калган. Ә нигә аны тал корты дип ата­

маганнар икән?

Өйне чәчәк исе, бал исе тутырган.

Чишмә

Бакча башында зәңгәр сулы чишмә бар. Аның тирә-ягын­ да чәчәкләр үсә.

Чишмә әкрен генә агып бара да инешкә кушыла. Икәү булгач, алар җырлап ага башлыйлар. Бакча башының яме ул — Көмеш Чишмә!

Китапханә

Мәктәбебездә китапханә бар. Нинди генә китаплар юк анда! Дәресләр беткәч, шунда барам. Анда эшләүче Мәүлия апа иң яхшы китапларны миңа бирә.

Китапханә

Безнең авыл китапханәсе өебез янында гына. Зөлфия апа эшли анда. Аннан да бәхетле кеше юктыр! Бөтен китап аның кулында бит.

Безнең китапханә бик бай. Анда русча китаплар аеруча күп. Алгы бүлмәсендә газета-журналлар да бар. Китапханәгә кичләрен әти белән шуларны укырга дип керәбез.

Алма

Менә алма. Кояш кебек кып-кызыл ул. Очында кечкенә генә чеме бар. Сабагын безгә таба сузган. Алыгыз мине, ди.

Алма

Әни кибеттән алма алып кайтты. Үзе яшел, үзе зур, үзе тәмле.

Мин шыгыр-шыгыр алма кимерәм. Кенәриемә дә китеп бирәм. Тәмле дә инде алма!

Болыт

Болыт су парларыннан тора. Ул ак төстә. Җил уңаена ага да ага. Җәй көне болыттан яңгыр ява. Кыш көне ул безгә кар алып килә.

Болыт

Болытка карап утырам. Ул мин ябына торган ап-ак юр­ ганга охшаган. Аннан салкын яңгыр яуганга ышанасы да килми.

Болыт

Болыт! Кая таба юл тоттың син? Каф тавы артынамы? Кара диңгезгәме? Африка маймыллары янына китеп бару­ ыңмы?

Кая барсаң да, кемне күрсәң дә, миннән сәлам җитке­ рергә онытма! Камил исемле татар малае бар, дип әйт, яме!

Болыт

Баш очыннан ап-ак болытлар йөзеп бара. Бер-берсенә өелешерләр, каралырлар да яңгыр болытына әйләнерләр.

Баш очыннан ап-ак болытлар йөзеп бара. Канат җил­ перләр дә аккошка әверелерләр.

Баш очыннан болытлар йөзеп бара. Бәхет болытлары ул. Бик күп булып җыелгач, минем кочагыма төшәрләр.

Безнең урам

Без үзәк урамда яшибез. Анда клуб, мәктәп, почта һәм кибет бар.

Безнең урамның бер башында — болын. Икенче башын­ да — каенлык. Безнең өй болын буенда гына.

Безнең урам

Урам кечкенә безнең. Анда алты гына йорт бар. Бары­ сында да безнең туганнарыбыз яши. Беренчесендә — дәү абый белән алма апайлар. Икенчесендә — Рәшит җизниләр. Өченчесендә әбием тора. Дүртенче йорт — олы кодагые­ бызныкы. Анда җәй көнендә кеше яшәми. Бишенчесен миңа дип салып куйдылар. Алтынчысының кемнеке икән­ леге аңлашыла инде.

Безнең урам

Урамыбыз Чияле тау итәгендә утыра. Ял көннәрендә, тау башына менеп, авылны күзәтергә яратам.

Менә безнең күршеләр йорты. Аның түбәсе кызыл, ди­ варлары — ак кирпечтән.

Менә безнең ишегалды. Әни кер юган. Шуларны бауга элеп йөри.

Өебез янында — медпункт. Гөлбикә апа эштән китеп бара. Аларның йорты урамның икенче башында.

Ул әле якындагы кибеткә, балалар бакчасына керәчәк. Аннары кызы Гөлнур белән клуб бакчасыннан узачаклар.

Урамның Чияле тау итәгендә утыруы ничек яхшы. Рәхәтләнеп дөнья күзәтәсең.

Безнең урам

Без Кояшлы урамында торабыз. Ул озын. Андагы өйләр биек. Безнең өй авылның башында ук. Кирпечтән. Ак төстә.

Безнең урам

Без Казан шәһәрендә яшибез. Урамыбыз Сабан дип атала. Ул бик матур. Бер башында — күпкат­

лы йортлар. Икенче башында — кешеләрнең үз өйләре. Урамыбыз янында гына борынгы зират. Безнең урамнан

мәчет манарасы, телевышка күренеп тора. Монда кибетләр юк. Тыныч. Рәхәт.

Кәҗә тыкрыгы

Безнең урамны Кәҗә тыкрыгы дип йөртәләр. Бер дә ачу­ ым килми. Кискәнтауның бөтен кәҗәләре көтүдән шунда кача. Анда тал үсә. Яталар шуның күләгәсе астында! Та­ маклары ачса, торып, тал кимерәләр. Эчәселәре килсә, шул тирәдә генә сазлык суы бар.

Кәҗә тыкрыгының кешеләре бик дус яши. Бер-берсенә йорт эшләрендә булышалар. Кунакка йөрешәләр.

Бүлмә гөлләре

Яран, миләүшә, кактус — бүлмә гөлләре. Безнең өебездә дә бар алар.

Мин үрмә гөлләр яратам. Аларга суны үзем сибәм. Үрмә гөлләр тиз үсә, картаймый.

Бүлмә гөлләре

Өй тулы гөл безнең. Тәрәзә янына килүе дә рәхәт. Бо­ рынга хуш ис бөркелә. Кәеф күтәрелеп китә.

Урам яктан өебез көлеп торган кебек. Бөтен кеше тәрәзәләргә карап уза.

Бүлмә гөлләре

Әнием бүлмә гөлләре ярата. Алар аңа балалар кебек то­ ела бугай. Су сипкәндә дә, тик торганда да, гел алар белән сөйләшә.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]