Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Rahman2004.pdf
Скачиваний:
543
Добавлен:
04.02.2016
Размер:
1.65 Mб
Скачать

маклар ясарлар, дигәндә, шагыйрь әнә шуның соң­ гысын күздә тота.

Шигырь юлдан-юлга сүз ирегенең кысылуы ха­ кындагы фикерне кабатлый. Бер үк җөмләләрдән

файдаланмаганлыктан, аның мәгънә төсмерләре арта, тоны да үзгәрә.

Һай, шатлык иде үктәбердә, Узсалар, дия иде: «Тукта, бергә!»

Югарыда китерелгән өзектән без татарларның да, шул исәптән лирик миннең дә октябрь манифестацияләрендә (ми­ тингларында) катнашканлыгын күрәбез.

«Үтте, үтә...» атамасы ирек алган көннәрнең вакытлы гына булуына ишарәли. Анда үкенеч хисе ярылып ята.

Шулай да әсәрдә уздырылган иң кыю фикерләрнең чагы­ лышы — императорга ышаныч юклыгы турындагы җөмлә­ ләр. Укучы алардан үз язмышыңны үз кулыңа алырга тиеш­ лек турында нәтиҗә ясый.

Табигать тасвирлары җирлегендә иҗтимагый моңнар яңгырашы

Нәҗип Думави — аеруча яраткан шагыйрьләремнән. Мин аның пейзаж шигырьләренә ничек оста итеп көндәлек тор­ мыш проблемаларын, хәтта ки иҗтимагый моңнарны кер­ теп җибәрә алуына таң калам. Икенче төрле әйткәндә, аның иҗатында төрле темалар бик тыгыз рәвештә бергә үрелә.

«Яз» шигырен генә алыйк. Анда Н. Думавиның стиль алымнары бик ачык чагыла. Дөрес, дәреслектәге кыскартыл­ ган вариант аша гына аны күреп бетереп булмый әле. Мин Н. Думавиның «Агач аяк» исемле җыентыгындагы тулы әсәрдән чыгып фикер йөртергә телим.

Шигырьдә уздырылган иҗтимагый карашларның әһәми­ ятен ассызыклап булса кирәк, Н. Думави атама астына «мәгънәле назым» дип язып куйган.

Әсәр:

Күзне ачып карыйк әле: яз китәдер, Фәкыйрьләрне җәфалаган кар китәдер, —

юллары белән башлана. Әйтерсең, шагыйрь ел фасылларын

ярлылар төркеменә мөнәсәбәттә бүлеп үк куйган инде.

Яз — яңарыш чоры. Шагыйрьнең табигатьне, картларны, тоткыннарны янәшә куюы бер дә юкка түгел, аларның һәрберсе язны ашкынып көтә. Яз ул — исән

калу, алда тагын һич югы җәй һәм көз озынлыгында гомер бар дигән сүз.

Өмет, табигать җанлануына шатлану тормыш кайгысын оныттыра, аяклары ялангач балалар туңу турында уйламый­ лар да! Егетләр кышын адашудан саклаган маякларны җыя. Күрәсез, һәрьяктан кешене саклап торган куркынычлар — туңу, ачлык, юлсызлык әкренләп юкка чыга. Мул сулы ел­ галар, эреп аккан карлар иген вәгъдә итә.

Шигырь әле аның белән генә тәмамланмый. Шигырьнең иң мәгънәле урыннары дәреслеккә кертелмәгән. Аның кал­ ган яртысында бик уңышлы каршы куюлар бар. Шул ук вакытта әлеге ике кисәк тә үзара янәшәлектә килә.

Н. Думави бантта, балаларның уеннарын тасвирлауны дә­ вам иткән булып, алардан «һава еланы» очырттыра. Кәгазь уенчыкка җан кергәндәй була, һәм ул, телгә килеп, үзенең биеккә, бөеклеккә омтылуы белән мактана. Күбәләк «елан­ ны» тиз акылына утырта. Синең бавың — балалар кулын­ да, тиз тартып төшерерләр, ди ул.

Шагыйрь безгә ни әйтергә тели? Язгы омтылышлар, те­ релүләр — бер алдану гына. Бар да вакытлыча. Иҗтима­ гый яңарышларга да өмет юк, чөнки дөнья барышы, ке­ шеләр язмышы — аерым бер төркемнәр кулында.

Шигырь 1906 нчы елда язылган. 1905 нче елда алган ирекләрнең һәм алынырына өметләрнең юкка чыга баруы турында сөйли ул.

Табигать тасвирлары иҗтимагый барышны аңлатып би­ рергә, социаль контрастларны тагын да ачыграк күрсәтергә ярдәм итә икән.

Нәниләр өчен язылган шигырьләрендә Н. Думави кошлар, хайваннар тормышы аша кешеләр яшәешен сурәтли. «Кар­ лыгачның балаларга әйткән сүзләре»ннән без аның балала­ рының белемле булып үсүен, мәктәпкә баруларын теләвен күрәбез. Кошларның мәктәбе чыбыктан, имтиханнары да үзләренә генә хас, имеш, тик аларның дәресләре шулай ук көз көне башлана.

«Кызганычлар» шигырендә эш атларының мих­ нәтле тормышы сурәтләнә, һәм шунда ук кол хә­ лендә кемгәдер хезмәт иткән гади хезмәт халкы күңелгә килә.

«Авыл балаларының ягмурга теләве», «Балалар, сез укып моны...» әсәрләрендә дә без кешегә ятимлек, ачлык янавын күрәбез. Аның бар өмете — табигатьтә. Ел, аның фасыллары яхшы килсә, яңгырлар яуса, кояш караса, илгә ачлык һәм ваба чире кебек куркынычлар янамаячак. Бер караганда, балалар өчен генә атап язылган һәм күпчелек өлешен таби­ гать тасвирлары алып торган бу шигырьләрдә бик тирән иҗтимагый һәм социаль фикерләр бар.

«Комсызлык корбаны»

Г. Камалның «Банкрот» әсәрендәге төп геройны комсыз­ лык корбаны буларак кабул итә алмыйм, чөнки ул вакыйга­ лардан җиңүче булып чыга. Ә менә башкалар, үзләренең һәм шул ук Сираҗетдиннең явыз ниятләре аркасында, шә­ хес буларак яшәүдән туктыйлар, рухи изеләләр.

Сираҗетдиннең барысыннан да өстен чыкмавы мөмкин дә түгел, чөнки ул тагын да имансызрак, тагын да хәйлә­ кәррәк бит. Чын иманлы кеше сыйфатларына ия булмаган бу образны Г. Камал аеруча зур осталык белән иҗат итә. Гомере буе үзе куйган максатка таба бара ул. Итагатьле, инсафлы булып күренеп, байлар, динчеләр арасына керә. Сәүдә маясын да бай абзасын алдап туплый булса кирәк. Нәгыймә карчыкның кибетче малаеның тиз арада хәлләнүе турындагы сүзләре шул турыда сөйли.

Сираҗетдиннең кыланышлары башкаларның йөзен ачуда зур роль уйный. Иш ише белән, Ишмөхәммәт дусты белән, ди халык. Сираҗетдиннең чорнап алган тирәлеге, гаилә әгъзалары да үзенә охшаган. Барысы да — икейөзлеләр. Хәер, бөтен җәмгыяте шундый аның, ди кебек драматург.

Байлыкка табыну чорында яшибез. Идеаллар үзгәргән, милли гореф-гадәтләр аяк астына салып тапталган бу заман­ да Г. Камалның «Банкрот» комедиясе кебек әсәрләр бик кирәк. Ул икейөзлелекнең, комсызлыкның пәрдәсен ачып ата, шундый сыйфатларга нәфрәт хисе уята.

«Банкрот» — аерым бер геройның, бу очракта Сираҗетдиннең, кеше буларак таркалу тарихын сурәтләгән әсәр ул һәм шул ук вакытта яңа тип сәүдәгәрләр туу тарихы да.

Такташ шигырьләрендә авылның якты киләчәгенә өмет

Ул бүгенге авыл кырларыннан Сөенеп атлый кебек тоела; Әйтерсең лә, шушы шатлыкларын Ул сөйләргә бүген җыена.

Нур Баян, «Шагыйрь үлгәч»

Бүгенге көннең дә проблемаларын җырлаган Такташның моннан бер гасырга якын еллар элек яшәгәненә ышанасы да килми.

Шагыйрь, Казаннан туган ягына кайткач, «Шәһәр җыры» исемле шигырь язган була. Анда түбәндәге юллар бар:

Авылым!

Җырлыйм синең күкрәгеңдә Гаҗәпләнмә минем җырыма, Кырын карап, кашың җыермачы Шәһәр киеме кигән улыңа...

Шәһәр җырын җырлыйм, тыңлачы...

Ә шәһәрнең һәрбер чатында көрәш җыры яңгырый:

«Кузгал, уян, ләгънәт ителгән Коллар һәм ачлар дөньясы...»

Авылда сөрсеп ятарга теләмәгән, андагы тәртипләр белән килешмәгән лирик мин белән еш очрашабыз без Такташ шигырьләрендә. Шәһәрне туган җиренә каршы куйса да, күкләргә чөеп мактаса да, зур эшләр мәйданы санаса да, бу авылны уяту, гарьләндерү өчендер кебек.

Дөрес, Нади Такташ илне алга илтәчәк сыйныфларның, көрәшләрнең урыны, чынлыкта да, Казандай калаларда дип саный, әмма бер үк вакытта бу үзгәрешләрнең озакламый авылга да барып җитәсен, кол хәлендә яшәгән крестьянның көчле бер агымга кушыласын чамалый һәм шуны тели дә.

1926 нчы елда Һ.Такташ «Протоколлар эчендә хикәя» дигән әсәр язган икән. Ул анда Совет хө­ күмәте елларында авылның ничек үзгәрүен тасвир­ лаган. Мин бу язманы «Сыркыды авылы» поэма­

сына хәзерлек эше дип уйлыйм, чөнки анда менә мондый юллар бар:

«Авыл советының караңгы бер диварында Ленинның рә­ семе тора. Артык игеннәрен, артык сыерларын кызыл гас­ кәрләргә биргән крестьян агайлар, советка килгән саен, аның йөзенә карыйлар.

... Мин авылдан киткәндә диварга кадап калдырылган Ленин рәсемен әнкәй җиде ел саклаган һәм, үзенчә аны матурларга тырышып, кызыл сөлге белән урап куйган».

«Сыркыды авылы» поэмасында да без әлеге портрет, авыл советы, аның каравылчысы, чорның яңа күренешләр, яңа хисләр, яңаны тудыручыларга яңача мөнәсәбәтләр алып ки­ лүе турындагы фикерләрне күрәбез. Шагыйрьнең һәрдаим нәкъ менә үз авылы кешеләре турында сөйләве, аларны кү­ ләмле әсәрләренә прототиплар итеп алуы — бик кызык бер хәл. Димәк, ул, авыл язмышы турында уйланганда, беренче чиратта, үзе туган-үскән Сыркыдыны күздә тота.

Такташның замандашлары «шагыйрь авыл хакында язу­ дан туктады» кебегрәк сүзләр әйтәләр. Хәсән Туфанның «Җырланмаган җырлар турында» әсәрендә дә шул караш­ лар чагыла һәм, аңа җавап итеп, Такташ «Җырланачак җыр­

лар турында»ны яза. Без бу шигырьдән Һ. Такташның ки­

ләчәктә авылның матур көннәрен тасвирлаячагы турында укып беләбез:

«Әүхәдине» минем җырларымда Әле, Туфан, бик күп күрерсез, Минем белән әле киң кырларда Бик күп атлар көтеп йөрерсез.

«Үтеп барышлый» шигырендә дә шагыйрьнең ил кырла­ рында яңа шәһәрләр генә түгел, авыллар да үсеп чыгуы өчен сөенгәне күренеп тора. Бу исә — кайчандыр ертык кием кигән, тузган чабаталы кешеләр хезмәтенең җимеше:

Алар башка хәзер; Алар, тар сукмактан чыгып,

Зур юлларга табан баралар,

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]