Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Rahman2004.pdf
Скачиваний:
543
Добавлен:
04.02.2016
Размер:
1.65 Mб
Скачать

Лирик «мин»не фани дөньяның пычраклыгы, ях­ шылыкка омтылганнарның ялгызлыгы борчый. Ил, сәгадәткә чумасы урынга, бәхетсезлеккә таба бара.

Илаһым, ал мине! Талдым, Юлыңда берүзем калдым, —

ди шундый чакта шагыйрь.

Шагыйрь иҗатында караңгылык образлары бик күп. Ли­ рик «мин»гә еш кына кешелекнең таңы ерак булып күренә. «Уты сүнгән җәһәннәм минем төн», — ди ул ачыргаланып бер шигырендә. Гаҗәеп чагыштыру. Бер караганда, җә - һәннәмдә ут — җәзалау чарасы. Шагыйрь аны да әле якты­ лык саный икән!

Айсыз күк, нурсыз ай. Әнә шундый үзенчәлекле образлар белән эш итә шагыйрь. Иҗтимагый көрәшнең, халыкка хезмәтнең сикәлтәле юллары аның каләменә көтелмәгән ас­ социацияләр алып килә.

Шагыйрьнең иҗтимагый идеаллары тормышка ашмаган­ да да, ул мәхәббәт бәхетеннән авыз итүдән өметен өзми. Ул, үзе әйтмешли, «шул мәхәббәт богавына» чорналган, аның йокысын татарның иң сылу кызлары «Миңсылулар, Миңҗамаллар, Миңҗиһаннар» бүлә. Хәер, шагыйрь шулар бәхете өчен дә «җиһадтан бушамый» диярлек.

Шагыйрьнең кабер ташына:

Булмас артык бер олуг эш Илгә хезмәт итүдән; Илгә хезмәт хөрмәтенә, Үскән җирдән китүдән, —

дип язылган икән. Бу юлларда аның, туган җиреннән ки­ теп, зур Ватанны алга җибәрү өчен хезмәт итүе чагыла.

Син кеше!

Кеше һәм җәмгыять темасы Думави иҗатында тулы бер эволюция кичерде.

Р. Г. Ганиева

Күренекле педагог, җәмәгать эшлеклесе, шагыйрь һәм прозаик Нәҗип Думави иҗатының идея-тематик эчтәлеге

татар милләте алдында заман ихтыяҗы нәтиҗә­ сендә туган проблемалар белән бәйле. Әйтик, әле мәгърифәтчелек фикерләренә әдәбият үзеннән һаман да мәйдан биргәндә, иҗатының башлангыч

чорында, ул еш кына үз героен мәгърифәтле, мәдәниятле шәхес итеп тудырды. Дөрес, бу вакытта да ул билгеле бер дәрәҗәдә тормышка тәнкыйди күз белән карады, һәм аның шигырьләренең «мин»е һәрвакыт көрәшче, көчле рухлы ке­ ше иде. Алга таба аның шул сыйфаты тагын да үстерелде. Р.К. Ганиеваның аның 1923 нче елда язылган «Кеше» нәсе­ ренә карата сүзләре белән әйткәндә, без инде еш кына «юлда­ гы киртәләрне аударып, алга, киләчәккә, иреккә, бәхеткә ыргылучы гайрәтле, куәтле, Ницше фәлсәфәсе тибындагы горур герой образы белән очрашабыз».

Н.Думавиның 1905 нче елгы инкыйлаб вакыйгаларын­ нан соң берникадәр вакыт үткәч язган «Золым» шигырен карап узыйк, һәм без шул заман сулышын тойгандай бу­ лырбыз.

Н.Думави анда, бик ачынып, аерым сыйныфлар тара­ фыннан халыкның белемнән аерылганлыгын, махсус рә­ вештә наданлыкка күмдерелгәнлеген сөйли, искелеккә, явызлыкка каршы көчле сүзләр ата. Белем тәрәккыятнең алшарты булып күренсә дә, Н. Думави яшәешебезнең соци­ аль гаделсезлеккә корылуын, аерым бер катламнарның төр­ ле, шул исәптән белемгә дә хокуклардан мәхрүм ителгәнле­ ген яза. Димәк, ул хөр, һәрнәрсәгә, бигрәк тә үз язмышын үзе корырга хакы булган адәмне идеал итә.

1912 нче елда язылган «Мәхбүс дустыма» шигыре бик кызыклы. Шагыйрь иректә үзләрен генә кайгыртып яшәүче­ ләргә иреген югалтканнарны каршы куя. Без, аерым мисраг­ ларның мәгънәсеннән чыгып, сүзнең сәяси тоткын турында барганлыгын чамалыйбыз. Шагыйрь аңа, үз итеп, туган, дип эндәшә.

«Син — кеше!» шигыренең исеме үк шагыйрьнең кеше төшенчәсен ничек аңлавын чагылдырасына ишарәли.

Кеше — гали зат. Йөрәге зурлык белән тибәргә тиеш. Кеше — хөр зат. Ул нык, батыр калып, коллыктан баш

тартырга тиеш.

Ул — көрәшче. Ул куәтле, дөньяның барлык кара көч­ ләрен тибеп очыра ала.

Кеше — бөек! Анда Ходай орлыгы! Кешенең зур­ лыгы, димәк, Алладан! Ирекне буу Бөек көчкә кар­ шы бару булып чыга икән ләбаса! Гаҗәеп фикер­

ләр.

Күргәнегезчә, Н. Думави табигатьтән үк ирекле булып яратылган затның җәмгыять тарафыннан буылуын, өстен затлар кулы белән кол ителүен җырлый.

Шагыйрь татар милләтен алга җибәрүчеләр алдында баш ия, аларны милләтнең каһарманнарыннан саный. Шундый­ ларның берсен ул Ш. Мәрҗани дип белә.

Мондый затлар гомер буе кешеләргә яктылык уты кабыза һәм бервакытта да рухи үлми:

Сез вафат җисмән, мәгәр мәгънән әбәд вафат түгел; Сезне мактый, сезне тәкъдир әйли һәрбер пакь күңел.

Н.Думави Европа илләреннән дә биеккәрәк күтәрелү ту­ рында хыяллана һәм бөтен хыялларының тормышка ашу­ ын көрәшче, мәгърифәтче яшьләр белән бәйли.

Н.Думавиның «Үтте, үтә...» шигыре

Н.Думави — XX гасыр башы шагыйрьләренең шактый талантлыларыннан. Аның әсәрләреннән публицистик рух бөркелеп тора. Шигырь юлларыннан асмәгънә эзләп укырга кирәк.

Шагыйрьнең «Үтте, үтә...» әсәре басылган китап битен ачып куйдым. Һәм иң беренче күзгә ташланган нәрсә аның үлчәме булды. Без строфалар икеюллыкларга аерымланып куелу белән килешмибез. Беренчедән, бәетләрдә фикер ни мәгънәви, ни интонацион төгәлләнмәгән. Икенчедән, ши­ гырь юллары аабаааба рәвешендә рифмалаша бит. Дөрес, беренче сигезьюллыкта бишенче юл бу таләпләргә җавап бирми, әмма, безнеңчә, я башкалар тарафыннан бераз үзгәртелгән, я Н. Думави шулай калдыруны артык зыян­ лы санамаган. Шулай да беренче фараз гаделрәк кебек. Моңа башка юлларның да редакция тарафыннан үзгәртелгән булуы ишарәли. Рифмага бу вакытка инде бик тоемчан һәм иске, катгый традицияләрдә тәрбияләнгән Н. Думави ис­ киткеч камил шигырьне алай калдырмас шикелле.

Н. Думави — әйтергә кирәк, бик кыю шагыйрь. Дәреслеккә кергән «Үтте, үтә...» шигыреннән тө­

шереп калдырган юлларны, кызганыч ки, галим­

нәр укый алмаган. Рифма, ритм таләбе өченче өлештәге «гә*» (га дип куелган!) иҗеге урынына сәфилгә (түбән кешегә), җаһигә (югары дәрәҗәдәгегә), кабилгә (Адәм баласына мәгънәсендә) кебек сүзләр язуны таләп итә. Аннан соң килгән ике юлдан «...га»ны императорга дип уку кирәк­

леген тою кыен түгел:

Ышаныч юк икән шул императорга, — Җибәрде ничә меңнәрне каторга!

Эчтәлек таләп иткәнлектән, Н. Думави бу очракта калын яңгырашка күчәргә мәҗбүр. Һәм укылыш хакында бәхәс­ ләшү дә урынсыз дип саныйм.

Галимнәр тәкъдим иткән икенче бер юл да яңгырашы белән шигырь пафосын киметә. Аның иҗек саны да дөрес түгел. Соңгы икеюллыкта, сүз, һичшиксез, бары татарның гына михнәт йөген тартырга тиеш булмавы яисә аның өс­ теннән хакимлек иткән русларның үзләренең дә иреге кысы­ лу турында барырга тиеш. Алдагы строфалардан чыгып ка­ раганда, аның рифмалашуы мәҗбүри түгел. Шулай да, соң­ гы юллар икәнлекне күздә тотсак, рифмалашу шигырь яңгы­ рашын көчәйтәчәк кенә. Якынча, ул шушы рәвешлерәк яң­

гырарга тиеш:

Вастругның тәмен язган шул татырга Түгел бер башы кырган без такырга!

Юлларын, алдагы строфалар эчтәлегенә, фикер үстереле­ шенә нигезләнеп, шушы рәвешле тутырганнан соң, шигырь тагын да тирәнрәк ачылып киткәндәй була. Әле 1906 нчы елда ук, монархия хакимлеге чорында, изелгән милләтләр вәкиле булган Н. Думавиның патшага каршы сүз әйтергә батырчылык итүенә таң каласың.

Н. Думавиның лирик мине «Үтте, үтә...»нең башында хәсрәткә баткан һәм дөньяга бары тәнкыйть күзе белән генә карый алган шагыйрь буларак күзаллана.

Аннан соң ул тугры сүзнең каләм иясе өчен Россиядә бик кыйммәткә төшүе хакында сөйли. Я ватаныңнан кача­ сың, я төрмәгә утырачаксың. Синнән төбе төшкән агач баш­

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]