Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Rahman2004.pdf
Скачиваний:
543
Добавлен:
04.02.2016
Размер:
1.65 Mб
Скачать

ныграк туры килгән Пушкин, Лермонтов, Майков әсәрләренә — Көнбатышның сүз сәнгатенә туктала.

Г.Кандалый һәм Г. Тукай. Мәхәббәт темасына язганнарында иң зур аерма нәрсәдә соң? Икенчесе­ нең иҗатында, беренчесенекеннән аермалы буларак, үз хис­

ләренең хаклыгын раслап көрәшү юк дәрәҗәсендә. Тукай­ ның лирик герое еш кына, тормышта мәхәббәт сафлыгына урын юк, инде яратудан баш тартырга кала дип, күңеле олы хисләрдән тәмам бушаган пессимистик рухлы бер шәхес булып күз алдына торып баса. Г. Кандалыйның герое һич­ кайчан яшерен мәхәббәт утында яну белән канәгатьләнми.

Г.Кандалый һәм Г. Тукай. Бу ике шагыйрь өчен дә мәхәббәт — әлбәттә, илһам чыганагы, югарыга әйдәүче бер көч.

Г. Тукай халык рухында мәңге яши

Гасырлар узгач та, якты исеме онытылмаган шәхесләр күп булмый. Нинди генә чорлар килсә дә, иҗтимагый идеал­ лар нинди генә якка үзгәрсә дә, үз милләтенә чын күңелдән хезмәт иткән шәхесләр онытылмый. Татар халкын мәгъри­ фәтле, бәйсез, башка милләтләр белән тиң күрергә теләгән кешеләр арасында, әлбәттә, Г. Тукай да бар.

Г.Тукай — шагыйрь дә, публицист та, ниндидер күләмдә җәмәгать эшлеклесе дә. Ул үзеннән соң бик зур әдәби-публи­

цистик мирас калдырган.

Г.Тукайның онытылмау сәбәпләре әлеге мирасның эчтә­ легендә. Ул патшалар, изүчеләр сыйныфының тарафдары булмаган, гади халыкның, илгә икмәк үстергән игенченең, бала тудырган ананың, мәгърифәт тараткан мөгаллимнең, татлы сүз белән күңелне җылыткан сәнгатькәрнең проблема­ ларын күтәргән, милләт алгарышына зыян китерүчеләргә каршы каләм осталыгын эшкә җигеп көрәшкән.

Г.Тукай иҗатына тормыш материалын үзе яшәгән чор­ дан, көндәлек вакыйгалардан алган. Ул иҗат иткән герой­ лар — ишаннар, басмачылар, кәмитчеләр, байлар, хәйрия җәмгыяте әгъзалары, Печән базары әһелләре — барысы да реаль чынбарлык җимешләре.

Г.Тукай иҗатында үз чоры тәгаен сурәтләрдә чагылса

да, алардан чыккан һәм һәр чор өчен яраклы, акту­ аль яңгырашлы фикерләр бар. Әнә шулар әсәр­ ләрне искертми.

Мәңгелек темаларны ачучы мәхәббәт, табигать шигырьләре һәрбер нәни бала, яшүсмер өчен дә бик аңла­

ешлы.

Г. Тукай иҗаты үзеннән элгәреләрнекеннән тел нокта­ сыннан бик нык аерыла. Шагыйрьнең соңгы чор иҗатында гарәп-фарсы алынмаларына урын бик аз калдырылган. Юк­ ка гына аны кайберәүләр урам теле белән яза дип санамаган, чөнки ул вакытта һәркемгә аңлаешлы булган татар теленә өстен катламнар тарафыннан кимсетелүле караш та яшәгән. Тукай әдәби телебезне халык теленә якынайтуга зур өлеш керткән.

Шагыйрь иҗатында фольклорга нигезләнгән әсәрләр дә бар. Халык аларны аеруча ярата.

Г.Тукай бик яшьли үлгән. Әле каләме бөтен тулылыгы белән ачылып җиткәнче үк, әдәбият мәйданыннан киткән­ лектән, аның талант дәрәҗәсен хәтта күзаллау да кыен. Бу да аның иҗатына карата соклануны арттыра.

Г.Тукай халык рухында яшәгән, яши һәм һәрвакыт яшәр дип уйлыйм.

«Каләмгә хитаб», «Шагыйрьгә»

Дәрдмәнд күңелендәге тынгысызлык, хисләр дисгармо­ ниясе аның иҗатында да чагылыш тапкан. Каләм, шагыйрь, лирик мин... Бу төшенчәләр еш кына шигырьдә үзара кере­ шәләр, кайвакыт бер-берсен алмаштыралар да.

Каләм ул — язу әсбабы гына түгел, шигърият, шагыйрь­ нең күңеле дә.

Каләм! Кальбеңдә ни сер бар — гаян ит, —

дип мөрәҗәгать итә аңа Дәрдмәнд. Әлбәттә, без моны лирик миннең үз-үзен сүз мәйданында бил алышырга чакыруы дип аңлыйбыз.

Шагыйрь күңелендә ни булмас?! Дәрдмәнд әнә шул ачы­ лырга тиешле серне ачыклап үтә:

Килеп-кичмешләр әхвален бәян ит.

Югалтулар, узган гомер турында уйланулар күз яшьсез булмый. Югалганнарның да тормышы җиңелдән түгеллеген шагыйрь күңеле белән тоя:

Кара тупрак тулы мәзлум нидасы, Алар кемдер?.. Алар кемнәр фидасы?..

Шигырь өч кисәктән тора. Беренче һәм өченче строфалар үзара тәңгәл. Сагышлы юлларның кабатлануы шигырьнең тәэсирлелеген арттыра. Әле алардан шагыйрьнең иҗат моти­ вы, язучы вазифасы турындагы фикерләре дә аңлашыла булса кирәк. Сәнгатькәр җәберләнгәннәрне кайгыртырга, алар рухына дога булып ирешергә тиеш, ди кебек ул.

Әйе, Дәрдмәнд шигырьләрендә бәхет тойгысы сизелми. Иҗатының төп сыйфатлары хакында аның әдәби тәхәллүсе үк сөйли булса кирәк.

«Шагыйрьгә» шигыре дә «Каләмгә хитаб»ка якын тора. Бер яктан, алар икесе дә эндәш рәвешендә язылганнар. Икенче яктан, «Шагыйрьгә» әсәрендә дә язганнарның асылы нинди булырга тиеш мәсьәләсе куела.

Дәрдмәнд бик хаклы рәвештә язучының эчке дөньясы һәм каләменнән чыккан сүзнең бер-берсенә бәйлелеге турын­ да кат-кат әйтә. Күңел тарлыгы, дошманлык хисе шигырьгә керсә, аның рухы саф булмый, аннан әдәпсезлек бөркелә, иҗатчы үз юлын табарга, дәрәҗәсен белеп эш итәргә, я х ш ы ­ дан яманны аера белергә һәм белгәнен башкаларга да ачып салырга тиеш, ди ул.

Ала кошларга бакмачы, Газизем, булма такмакчы.

Менә бу юлларда, минемчә, шигъри нәфислек, камил ­ лек, нәзакәтлелек мәсьәләсе күтәрелә.

Дәрдмәнд белән килешәм: шагыйрь, беренче чиратта, матурлык җырчысы булырга, шул матурлыкның җ и р йөзендә таралуына булышлык итәргә тиеш.

Сәгыйть Рәмиев — милләткә хезмәт иткән шагыйрь

Мин тормышта күңел белән генә торып, Тормыш аны рәхим-шәфкатьсез изсә дә,

Һаман янам сәгадәтне идеал корып, Барып җиткәч, ләкин аннан җил иссә дә.

С. Рәмиев

С.Рәмиев иҗат мәйданына килгәндә, илне зур үзгәрешләр көткән чак. Казанда яшәвенең беренче елларында ул, әдәби хәрәкәтләргә тартылудан бигрәк, иҗтимагый көрәш агымы­ на кушыла. Дөрес, инде ул моңа кадәр дә эсерлар, Г. Исха­ кый йогынтысында була.

С.Рәмиев иҗтимагый-сәяси карашлары аныклангач кы­ на язу эшенә керешә. Шәкертлек чорын кичергәнгә күрә,

Г.Кандалый да, Г. Исхакый да, Г. Тукай да иҗатларын мәдрәсә шәкертләренең тормышын яктыртудан башлаган­ нар. С. Рәмиев мирасын күздән кичерсәк тә, без шул ук фикергә килербез. Әйтик, аның тәүге әсәре булган «Хәзрәт­ ләр сакалы»нда артта калган мөгаллимнәр тәнкыйтьләнә.

Тора-бара С. Рәмиев, гомумән, иҗтимагый тормыштагы, мәгарифкә кагылышлы вакыйгаларны тасвирлауны алгы планга куя. Хатын-кызлар турында язса да («Хатыннар га­ ләме», 1907), сәнгати тормыш яңалыкларын яктыртса да («Театр», 1907), вакытлы матбугат торышын сурәтләсә дә («Басма сүз», 1916), ул һәрвакыт милләтен мәдәни һәм икъ­ тисади яктан алга киткән халыклар арасында күрү нияте белән эш йөртте.

С.Рәмиевнең лирик герое — романтик, актив шәхес. Ан­ нан дөнья үзгәртерлек көч, йөрәкне алгысытырлык сөю хисе бөркеп тора.

С.Рәмиев матур, акыллы хатын-кыз алдында баш ия. Ул аны яңа биеклекләргә илһамландыра, күңелендә көрәш уты кабызадыр шикелле. Шушы «Син», «Ул» хакына бу герой бөтен дөньяның астын өскә әйләндерә алыр кебек.

Дөрес, С. Рәмиевнең бөтен иҗаты оптимистик рух белән сугарылган дип әйтеп булмый. Әледән-әле, бигрәк тә иҗти­ магый барыш ул теләгән якка таба үзгәрмәгәндә, шагыйрь күңел төшенкелегенә дә бирелә сыман:

Бетте. Төштем. Үлде рухым. Калмады һич рәхәтем; Көн — авыр, төн — бер кабер, бер Ел тоела сәгатем.

(«Алданган», 1908)

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]