Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Rahman2004.pdf
Скачиваний:
534
Добавлен:
04.02.2016
Размер:
1.65 Mб
Скачать

Яшь Габдулла казах җырларын, әйтешләрен тыңлагандыр, чөнки ул халык өчен чичәннәрнең күплеге, мәҗлесләрдә сүз осталыгында ярышу — гадәти бер хәл. «Халык әдәбияты» хезмәтендә ка­ зах җырларын яратып искә ала ул.

Г. Тукай, әлбәттә, үзе дә казах әдәбиятыннан, аның халык авыз иҗатыннан шактый гына өйрәнә. Бу вакытта алар бер-берсенә илтүче күпер вазифасын да башкаралар.

Без аның әле, аталган әдипләрдән тыш, Мохтар Ауэзов иҗаты белән дә яхшы танышлыгын беләбез. Г. Тукайның тугандаш халыкларга шундый мөнәсәбәте аларның ихтира­ мына бер сәбәп тә булгандыр.

Г. Тукай тормышында К. Мотыйгыйның роле

Бер дә беркөнне бездә Камил әл-Мотыйгый (Ул буйсынучан) Ходайның әмренә буйсынып Карар итте чыгарырга журнал айлык. Гыйлем-фикер чишмәсе бит — ул байлык.

... Шигырь язарга миндә осталык юк, Тик әле кыюлык итеп кенә яздым.

Г. Тукай

Камил Мотыйгый — татар халкының зур мәгърифәтчесе Мотыйгулла Төхфәтуллин улы. Ә ул — күренекле шагыйрь Тукайның остазы да.

Мотыйгулла хәзрәт Камилгә бала чагыннан ук тирән бе­ лем бирергә тырышкан. Башта үзе укыткан, соңрак Каһирә­ нең «Әл-Әзһәр» мәдрәсәсенә җибәргән. Тарих, логика, гарәп әдәбияты кебек фәннәрдән бик күп нәрсәләр белгән ул һәм бу белемнәрен Г. Тукай белән дә бүлешкән.

1903-1905 нче елларда, Җаекның «Мотыйгыя» мәдрәсә­ сендә дәрес биргәндә, Камил Мотыйгый дивар газеталары һәм кулъязма журналлар чыгара башлый, анда басылган материалларны үзе редакцияли.

Габдулла Тукайның тәүге әсәрләре әлеге журналларның берсендә — «Әлгасрелҗәдит»тә дөнья күрә. Шунда ук Камил Мотыйгыйның үз парчалары да басыла. Шул елларда ул бе­ ренче күләмле әсәрен «Бәхетле Мәрьям» исемле романын яза.

Каләм остасы булып танылып килгән мөдәррис белән дуслык, остазының һәрдаим булышлыгы ар­ касында да, чит җирләрдә йөрергә, белем эстәргә мөмкинлекләре булмаган Габдулла Тукай дөньяны

тагын да киңрәк күзалларга, каләмен шомартырга өйрәнә. Бу очракта Камил Мотыйгыйның гарәп һәм төрек милли хәрәкәте вәкилләре, төрле сәяси эшлеклеләр белән танышлы­ гын, алардан яңа фикерләр белән кораллануын да онытмаска кирәк, чөнки алаймы-болаймы аның күргәннәре, ишеткәннә­ ре Тукайга да барып ирешкән. Шәкертләре ярдәмендә һәм, беренче чиратта, алар өчен чыгарган журнал битләрендә ул сәяси һәм фәлсәфи язмалар да бастырган бит.

Камил Мотыйгый үз гомерендә бик күп матур эшләрнең башлангычында тора. Бер-бер артлы яңа басмалар чыгару артыннан йөри. 1906 нчы елның гыйнварыннан «Әлгасрелҗәдит»не рәсми журнал буларак чыгара, эчтәлеген әдәби­ сәяси юнәлешле итә. Г. Тукай бу уңайдан котлау сүзе яза. Журналның һәр санында аның шигырьләре басыла баш­ лый. Дусты Ф. Әмирхан язмалары да еш дөнья күрә.

Камил Мотыйгый Г. Тукайның материаль хәлен кайгыр­ та, сүзен барлык татар кешеләренә ишеттерергә тырыша, аны нәширлек эшенә тарта.

«Уклар» исемендәге сатирик журналны җитәкләүне К. Мотыйгый Тукайның үзенә үк тапшыра. «Бөтен эшне үз кулына алу дәрәҗәсенә җитте», — ди ул.

Тукай белән Мотыйгыйның эшлекле дуслыгы гомер буена дәвам итә. Матди мөмкинлекләре зуррак булган Камил нин­ ди генә эш оештырса да, инде тәмам фикердәшенә әверелгән Габдулланы да читтә калдырмый. Инде бераздан Тукай үзе дә аны яңа идеяләр белән коралландыра башлый һәм бик зур рухи терәгенә әверелә. Татар концертлары өчен рөхсәт алырга кирәк булса да, үз сүзен әйтә, суд тикшерүе астын­ да яшәгән чагында да, дусты белән арасын өзми.

К. Мотыйгый үз репертуарына һәрвакыт Г. Тукай иҗа­ тын нигез итә. Ул аның сүзләренә җырлар җырлый, кайва­ кытта шигырьләрен укып кына да үтә.

Габдулла Тукайның «Пар ат» шигыренә дә көйне К. Мотыйгый яза, шуннан соң ул халык арасында тагын да популярлашып китә.

Камил Мотыйгый белән Габдулла Тукай дуслыгы — сә-

хифәләренә бервакытта да тап кунмаган саф хис­ ләр тарихы ул.

Г. Кандалый һәм Г. Тукай

Әдәбият галимнәре Габделҗаббар Кандалыйның мәгъри­ фәтчелек әдәбиятына борылыш чорында иң күренекле фигу­ ра булуын таныйлар. Узган гасырның Гали Рәхим исемле күренекле галиме шагыйрьнең, дөньяви мәхәббәтне ачыктаначык тасвирлавы белән, борынгы шагыйрьләр арасында ае­ рым бер урын тотуы хакында язган. Бу, чыннан да, шулай.

Иҗат мәйданына бераз соңрак килгән Гали Чокрый әсәр­ ләренең теле, Г. Кандалыйныкына караганда, шактый бутал­ чыграк, чуаррак, бүгенге көн кешесе өчен аңлаешсызрак. Әхмәт, Уразаев-Кормаши әсәрләрендә билгеле схемаларга нигезләнгән сюжетлар өстенлек итә, Мифтахетдин Акмулла шигъриятендә беренче планга мәгърифәтчелек идеяләрен уздырган социаль-иҗтимагый тематика чыгарыла. Дөрес, шәхес иреге мәсьәләләрен төрле дәрәҗәдә һәм төрле яссы­ лыкларда сурәтләсәләр дә, аның белән Кандалый иҗатында билгеле бер охшашлыклар да күзгә ташлана.

Без Габдулла Тукайны татар шигъриятенең атасы дип хаклы рәвештә билгелибез, әмма бу вакытта һич кенә дә инде Кандалыйның ук әдәбиятыбызның саф телле беренче үрнәкләрен бирүен онытырга ярамый. Ә бит Гали Рәхим дә шулай санаган.

Тукай һәм Кандалый. Бу ике иҗат арасында сизелерлек уртаклыклар бар, чөнки татар әдәбиятында Габделҗаббар Кандалый традицияләрен чын-чынлап дәвам итүчеләрнең берсе Габдулла Тукай булды. «Шигырьләребез» исемле мә­ каләсендә ул үзеннән элгәре шагыйрьләрнең иҗатына бәя бирә һәм Кандалыйдан башкаларның язганында я суфичы­ лыкның, я искелекнең артык көчле булуын, шунлыктан халык тарафыннан бик кабул ителмәвен, бәяләнмәвен әйтә.

Г. Тукай татар шигъриятендә мәхәббәт темасының ачы­ лып бетмәвенә игътибар итә. Кыз белән сөешүләрне бик ир­ кен тасвирлаган казах «үләңнәре»ннән мисал китерә. Шул ук вакытта Г. Кандалыйның бу темада кайвакыт арттырыбрак җибәрүен, язганнарында «әхлакка һәм әдәбиятка хилаф»лык

кылган җирләре дә барлыгын күрә. Һәм без, Г. Ту­ кай шигырьләрен күздән кичергәннән соң, аның мәхәббәт темасында Кандалыйның әлеге җитешсезлекләрен кабатламавын күрәбез.

Г. Тукай, мирасын үзенә өлге иткән шагыйре кебек үк, озак еллар узгач, әдәбиятыбызда интим лириканы тагын җанландырып җибәрә. Иҗтимагый моңнар җырчысы дип мөһер сугылса да, Г. Тукайның җиде дистәдән артык шигыре сөю-гыйшык хакында язылган. Ә бит бу темага карамаган әсәрләр дә еш кына мәхәббәт хисләре белән сугарылган була.

Без, ике шагыйрь иҗатын янәшә куеп карасак, лирик геройларының тормышка карата актив мөнәсәбәттә торуын күрербез. Бер тема эчендә күтәрелгән мәсьәләләр дә еш кына уртак. Мәсәлән, «Бәхет юк, аның тик исеме генә бар» әсә­ рендә Г. Тукай, үзенең остазы кебек, кем белән яр булу мәсьәләсен күтәрә һәм ярың үзеңә тиң булырга тиеш: фи­ керен уздыра.

Г. Тукайның гаилә, аның эчендәге мәхәббәт хакындагы фикерләре бик каршылыклы.

Пушкин, Лермонтов һәм башкаларның шигырьләрен файдаланып язган әсәрләрендә ул кайвакыт рус каләм ияләрененнән дә кыюрак булып күренә. Әйтик, «Тәүбә вә истигъ­ фар» да турыдан-туры башкаларның матур хатыннарына га­ шыйклык күзе белән һәм көнләп караган лирик герой обра­ зын тудыра. Г. Кандалый кулына эләкмәгән Сәхипҗамалга, аның иренә шундый мөнәсәбәт күрсәтмимени?!

Ике шагыйрь дә традицион мәхәббәт символикасына зур өстенлек бирәләр һәм Йосыф-Зөләйха, Фәрхад-Ширин, Ләй­ лә-Мәҗнүннәрдәге мәхәббәт кичерешләрен үз хисләре янә­ шәсенә куеп карыйлар.

Г. Кандалый шигъри авторитетларга табына. Харәзми, Сәгъди, Хисам Кятибләрнең мәхәббәт темасына кагылышлы мирасын тагын да тирәнәйтә, тормышка якынайта, аларның поэтик алымнарын кулланып кына калмый, әлеге шигъри детальләрне яңа мәгънә төсмерләре белән дә баета. Мәсәлән, «Аерма»да ул Хагани Ширванидан алган өзекләрне әдәби эшкәртә, аерым фикерләрен үстерә һәм гомумиләштерүләр ясый. Моны фәндә иҗади стилизация дип йөртәләр икән.

Г. Тукай да башта Көнчыгыш шагыйрьләрен өйрәнә, яз­ ганнарын иҗади файдалана, әмма соңрак фикер сөрешенә

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]