Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Rahman2004.pdf
Скачиваний:
543
Добавлен:
04.02.2016
Размер:
1.65 Mб
Скачать

Татар кызы

Озакламый, «Гасыр» нәшере уларак, «Татар кызы» исемле хикәям дөньяга чыгачак. Бу хи­ кәя — моңа кадәр язган нәрсәләрем арасында үзем­ нең бер генә данә ярата торган нәрсәм. Халык, тәнкыйтьчеләр ни диярләр инде.

Ф. Әмирхан

Әдәбиятыбызда татар кызы образын кем генә ничек кенә сурәтләмәгән! Шагыйрьләр һәм әдипләр озак гасырлар дәва­ мында аның матурлыгына дан җырлаганнар, гүзәллегенә таң калганнар, булдыклылыгына сокланганнар. Һәм аларның һәрберсе әлеге гали затны бәхетле итү уе белән янган.

Кол Гали мәшһүр «Кыйссаи Йосыф» поэмасында гүзәл­ ләрнең гүзәле Зөләйха турында язганда да, әлбәттә, аның образына үз туган ягы кызларының уңай сыйфатларын да салгандыр, аны Йосыф белән кавыштырганда, болгар Чи­ бәркәйләренең язмышы турында да уйлангандыр.

Хатын-кыз образларының бай галереясын Г. Кандалый иҗат иткән. Аның Сәхипҗамалга багышланган поэмасы җан сыкраулары аша тудырылмаганмыни?! Галимгә, сөекле­ сенә, кадерен белүчегә, күкләргә күтәрүче шагыйрьгә кияүгә чыгарга һәм гомерен мәхәббәт уеннарында, гаиләсе кочагын­ да, китап укып, җырлар җырлап, балаларына тәмле ризык­ лар пешереп, асыл тәрбия биреп, матур киемнәргә төренеп уздырырга тиеш булган ул, Кандалый фикеренчә.

Кызганыч ки, каләм ияләре ни генә язмасыннар, аның бәхетен кайгыртып, сүз ярдәмендә ничек кенә көрәшмәсен­ нәр, ул барыбер тормыш ачысын татып, аның авыр йөген тартып яши биргән.

Татар әдәбиятында, фольклорында бер-бер артлы исемнә­ ре үк күңелләренең матурлыгын, бәхеткә омтылышларын чагылдырган Гөлҗамаллар, Сәгадәтләр, Кадрияләр туа тор­ ган. Кайвакыт аларның тормыштан алынган прототиплары да булгандыр, кайвакыт әлеге образларда берничә кешенең гомумиләштерелгән холык-сыйфатлары, язмышлары да ча­ гылгандыр. Ә менә Фатих Әмирханның «Татар кызы» — милләтебезнең узган заманнарда яшәгән барлык кызларына хас проблемалар турындагы әсәр, шул сәбәпле анда билгеле

бер вакыйгалар тезмәсе һәм сюжет үстерелеше күзәтелми.

Татар кызы алты яшенә кадәр малайлар белән тигез хокуклы була, ди әдип. Ул табигатьтән дә

алар кебек үк булдыклы, алар кебек үк зиһенле булып яра­ тыла.

Әсәрдән күренгәнчә, иске татар тормышының гадел бул­ маган мөнәсәбәтләре, асылы черек гадәтләре аның мөмкин­ лекләрен чикли, әкренләп хокукларына балта чаба башлый. Җиде яшьтә аны малайлардан аерым уйната башлыйлар, бераздан ир балалар алган белемне бирергә теләмиләр, унөчтә битен каплаталар һәм инде бик тиздән ниндидер бер ир затына ярәшеп тә куялар.

Язучы, аның үз хәле белән ризалашырга теләмәвен күр­ сәтеп, бик дөрес эшли. Ул карышып караганнан соң гына буйсына. Әсәрнең бер көчле ягы әнә шунда. Татар кызын җанлы курчак дип атаса да, Ф. Әмирхан моның белән аның ихтыярсыздан уенчыкка әверелүен әйтеп бирергә тели.

Исәп-хисапка корылган гаилә, ахыр чиктә җәмгыятьтәге мөнәсәбәтләр, шул җәмгыятьнең умыртка баганалары булган кануннар, дин, аны үз кулларында тоткан ирләр хатынкызның азатлыгын чикләүгә юнәлтелгән. Ф. Әмирхан, тор­ мышыбыздан алынган тәгаен картиналарны әдәби формада яңадан тудырмаса да, үтемле юлларын табып, безгә шул хакта аңлата алган.

Яңарыш нурлары

Риза казый язган «мәшһүр хатыннар» бар, Анда гали зат зур хатыннар бар.

Әдиблек, табиблек, фәйләсуфлык, Тәдрис шигырь берлән мәшгуль хатыннар бар.

Р. Ибраһимова

XX гасыр башында татар әдәбиятының бөтен жанрлары Яңарыш чорын кичерәләр. Әдәбиятның уңай якка үзгәрүе бик күп нәрсәләргә бәйле. Шуларның берсе — иҗат потенци­ алы. Икенче төрле әйткәндә, талантлы сәнгатькәрләрнең сан ягыннан артуы. Моннан нәкъ йөз ел элек әдәбият мәйда-

нына, ир-атлар белән беррәттән, хатын-кызларның да күпләп килүе күзәтелгән. Алар барысы да иҗти­ магый идеалларның берсе булган хатын-кыз иреге мәсьәләсен үз иҗатларының алтын баганасы ит­

кәннәр.

Менә шагыйрә Маһирә Шакирҗанова. Ул, «Газизләрем, апаларым!» исемле мөрәҗәгать шигыре язып, үз җенестәш­ ләрен белем эстәүгә өнди, тышкы матурлыктан канәгатьлә­ неп яшәүнең көлке икәнлеген әйтә. Маһирә ханым хатынкызның белемдә артталыгы сәбәпләрен үзеннән күрә. Димәк, мәгърифәтчеләрчә фикер йөртә.

Хатын-кызның тирән хис-кичерешләрен чагылдырган Мәхмүдә Мозаффария шигырьләре хатын-кызны үстерүне 1905 нче ел инкыйлабы тудырган мөмкинлекләр белән бәй­ ли. Дөрес, ул татар кызының матурлыгына да соклана һәм бу матурлык чапан, шәлләр астына яшерелергә тиеш түгел дип саный.

Табигатьтә үләннәрнең дә, нигездә, ике җенестән булуы билгеле. М. Мозаффария бу фәнни ачышларны хатын-кыз­ ның хөрлеге идеясен уздыру максатында телгә ала. Әлеге үләннәр үзара тигез бит, кеше шулардан да киммени? Әнә шундыйрак сорау куя ул.

Шагыйрәнең «Остазбикә абыстайларга» әсәрендә тигезсез­ лекнең тормыштагы тәгаен чагылышы тасвирлана, иске ме­ тод белән укытулар, хатын-кызның кирәкмәскә бантын каты­ рулар көчле тәнкыйть утына алына. Шул ук вакытта бу шигырьдә искелеккә каршы көчнең инде уянып килүе дә күрсәтелә.

Тышкы киемнең эчке рух белән бәйлелеге бик күп шагый­ рәләр иҗатында чагылган икән. Бу очракта Әминә Төхфәтуллинаның «Хатын-кыз дикъкатенә»сен мисал итеп тел­ гә алырга булыр иде.

Хәдичә Шаммасова — шул чорның иң күренекле каләм ияләреннән. Ул «Матбугат галәменә» исемле әсәрендә шун­ дый юллар яза:

Ирләрнең язганнары да аяте Коръән түгел, Шәпләре күп булса да, бар бит арада чаклысы.

Шагыйрә хатын-кызның гаиләдәге бәхете мәсьәләсе чише­ лү белән генә дә канәгатьләнергә теләми, ул аның җәмгыять-

тә үз урынын табуын, иҗатының гадел бәяләнүен көтә.

Ул бик озак вакытлар китапларын бастыра ал­ мый тилмерә, шигырьләр язганы өчен дә мыс­

кыллаганнарына түзә, милләткә хезмәт итәргә алынган физик яктан йомшак җаннарны яклаучы табылмаганга аптырый һәм «Безне кайгыртмаучыларга» исемле шигырь яза.

Р. Ибраһимова исә, каләмдәшләреннән аермалы буларак, Ходай ярдәменә өметләнә һәм «Теләк» шигырендә түбәндәге юлларны язып үтә:

И Ходаем, безләрне берлек җебе илә бәйлә син, Тугры фикерне үзең сал, һәркем үзе аңласын. Мәгърифәттә безне башка милләттән ким итмә син, Уемызда, хисемездә бушка җилләр исмәсен.

Ислях илә иттифаклы безгә ихсан әйлә син!

XX гасыр башы шагыйрәләренең иҗатын көчле оптимизм сугарган. Тормышка, иҗатка омтылыш алардан көрәшче ясаган. Мондыйлар арасында Заһидә Бурнашеваның исеме тагын да яктырак балкый, аның һәр өч шигыренең икесе хатын-кызның җәмгыятьтәге азатлыгы хакында.

Бик сөендерә: Яңарыш чоры татар әдәбиятының төп көч­ ләре арасында илгә, милләткә хезмәт дәрте белән янган бер төркем шагыйрәләр дә бар.

Габдулла Тукай һәм казах әдәбияты

Барлык шагыйрьләр арасында Габдулла Тукай минем үрнәк алган зур остазым булды. ... Казах халкының бөек улы, зур фикер иясе һәм шагыйре Абай әсәрләре белән беррәттән, без Тукай шигырь­ ләрен дә ятлый, комарланып укый идек.

Җ. Сыздыков

Габдулла Тукайга казах фольклорының тәэсире турында язгалыйлар. Ә бит ул үзе дә — бөтен төрки әдәбиятларга маяк булган кеше. Мирҗакып Дулатлы исемле казах мәгъ­ рифәтчесенең ике тупламнан торган сайланма әсәрләре бе­

лән таныштым. Хәтта шунда гына да берничә әсәр­ нең язылу тарихы Г. Тукай исеме белән бәйле.

М. Дулатлының «Аяңыздар житимди» шигы­ ре Тукайның «Кышкы кич»енә ияреп язылган.

Әсәр эчтәлеге шактый охшаш булса да, казахча шигырь халык җырлары үлчәмендә язылган, ә Тукайда ул бөтенләй башкача.

Яхшы сезгә, балалар, Кышкы кичтә рәхәт. Җылы өйдә җайлашып Утырасыз, күңел шат.

Минем тәрҗемәдә югарыда бирелгән строфаның татарча вариантын карап узсак, сез моны үзегез дә күрәчәксез:

Кызык сезгә, яшь балалар, кышкы кичтә! Җылы өйдә утырасыз якын мичкә; Утырасыз рәхәтләнеп, тезелешеп, — Шатлык сезгә, уңайсызлык килми һич тә.

Шунысы кызык: Мирҗакып Дулатлының Пушкин һәм башка рус шагыйрьләренә ияреп язган әсәрләре Г. Тукайда да бар. Кайсы алдан язган икән? Татар шагыйренең казах дустына тәрҗемәчелек эшендә дә тәэсире булганмы? Мәсәлән, аларның икесенең мирасында да Пушкинга нәзыйрә булган «Бишектәге (бакытты) бала» исемле әсәр сакланган. Ул ши­ гырь казахның икенче танылган шагыйре Абайда да бар лабаса! Хәер, ул Г. Кайербәковта да бар һәм «Бишектәге сабый» дип атала.

Мирҗакып Дулатлы үзе язганнарын атаклы Кәримовлар матбагасында бастырган бит. Аның татар каләм ияләренең иҗаты белән танышлыгы шаккатырмый. Шулар арасында, әлбәттә, Тукай шигырьләре, фельетоннары да бардыр, чөнки бу ике каләм иясенең язганнары үзара бик охшаш.

Г. Тукайның вафатыннан соң, ул бик зур үкенеч хисләре кичерә һәм: «Казанда нугайның атаклы яшь акыны Габдул­ ла Тукаев вафат булды», — дип язып чыга. Аны үзләренең милләтпәрвәре Ибрай Кунанбаев янәшәсенә куя һәм әсәр­ ләрендә бары тик хакыйкатьне генә сөйләвен, халкына хез­ мәт итүен, исемен югалтмаслык әдәби мирас калдыруын әйтә.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]