Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Rahman2004.pdf
Скачиваний:
536
Добавлен:
04.02.2016
Размер:
1.65 Mб
Скачать

Башлангыч сыйныфлар

Көз

Көз җитте. Көннәр салкынайтты. Елга өсләре туңды. Кояш сирәк күренә. Салкын. Җилле.

Көз

Көз бик иртә килде. Агачлардагы яфраклар сары инде. Иртәләрен туңдыра. Көндез бик җылы әле.

Күктә кошлар төркеме оча. Алар җылы якларга китеп баралар. Бик моңсу.

Көз

Көзне сагынып көтеп алам. Быел бик тә озаклады ул. Агачлар ямь-яшел утыра.

Бакчабыз тулы чәчәкләр безнең. Җиләк-җимешләрне җы­ еп бетердек. Миләшләр генә кып-кызыл булып балкыйлар.

Өебез эчендә дә көз сизелә. Бакчадан бик соң керәбез. Кич белән бергәләп китаплар укыйбыз. Җәй булса, рәхәтләнеп капка төпләрендә утырыр идек.

Көз

Казан көзләрен бик яратам мин. Базар тулы җиләк-җи­

меш. Урам тулы базарга баручы кешеләр. Җәй дә үтеп бетмәгән шикелле. Кышка да ерак калмаганны чамалый­ сың. Бүген җылы булса, иртәгә суык.

Ишегалдыбыз кичләрен гөрләп тора. Балалар авылдан шәһәргә килеп тулдылар. Бер-берсен бик сагынганнар.

Мин җәйне ничек уздырдым

Җәй әле узмагандыр да кебек. Авылда әбием янында

булган идем мин. Каз сакладым. Җиләккә йөрдем. Су коендым. Көн саен телефоннан шул хакта сөйләшәбез.

Мин җәйне ничек уздырдым

Җәй көне «Кояш» лагеренда ял иттем. Безнең отрядта егерме кеше иде. Аны икегә бүлделәр. Мин командир бул­ дым.

Лагерьда без спорт ярышларында катнаштык, рәсемнәр ясадык, су коенырга йөрдек.

Кич белән бию кичәләре уздырдылар. Өченчене тәмам­

лаган балалар анда бик катнашмады. Мин шул вакытта

шигырьләр чыгардым, әниемә хатлар яздым, су буйларын­ да йөрдем.

Икмәк

Иген. Ашлык. Ипи. Бу өч әйберне икмәк кенә дип тә атыйбыз.

Икмәк

Һәркемнең ипи ашыйсы килә. Ә бит аны кемдер үстергән. Икенче бер кеше пешергән. Әниең өстәлгә китергән. Тамак ачканда, минем өчен ипидән дә тәмле ризык юк!

Икмәк

Икмәк — игү сүзеннән. Әби-бабайлар аны кем җитеш­ тергәнлекне бервакытта да онытмаганнар. Игенченең уры­ ны, ипинеке кебек үк, түрдә булырга тиеш.

Минем әтием — игенче. Ашарга утыргач, ипине үзе кисә ул. Бик кадерләп кенә савытка тезә. Коелган валчыкларын да ташламый, учларына җыеп каба. Ул аны үзе үстергән шул!

Әни

Әниемне бик яратам. Ул минем киемнәремне юа, чәчләремне үрә. Дәресләремне дә хәзерләшә.

Әни бервакытта да орышмый. Һәрнәрсәне әйбәтләп аңла­ та. Үзе дә мине ярата ул!

Әни

Әнием — җырчы минем. Мин аны бик сирәк күрәм. Ул я — концертта, я — укучылары белән. Минем кебек кыз­ ларны җырларга өйрәтә.

Үскәч, әни кебек, мин дә җырчы булам.

Әни

Минем әнидән дә матур кеше юк! Минем әнидән дә акыл­ лы кеше юк! Шулай булгач, аны ничек яратмыйсың?!

Әнием... Синең чәчләрең үлән кебек йомшак. Синең тавы­ шың җил кебек назлы. Синең күзләрең йолдызлар кебек серле. Синең йөрәгең кояш кебек кайнар.

Дусларым

Минем дусларым икәү генә. Мансур белән Алсу. Бергә­ ләп мәктәпкә йөрибез. Бергәләп дәресләр хәзерлибез. Без бер йортта яшибез. Без бер мәктәптә укыйбыз.

Дусларым

Дусларымнан Айрат белән Айнурны бигрәк яратам. Иге­ зәкләр алар. Икесе дә бик шук. Өйләрендә дә шаярырга гына торалар. Уйнаганда, әйберләрен дә ваталар. Шулай да алар бик яхшылар. Бер-берсеннән һич аерылмыйлар. Мине дә үзләреннән калдырмыйлар.

Дусларым

Дусларым күп минем. Барысы да — малайлар. Кызлар бик елак булалар. Алар белән уйнарга яратмыйм.

Менә Адилә... Юк, без аны үзебез кебек малай дип саный­ быз. Балыкка да йөри, сугышлы да уйный, ат өстендә уты­ рырга да курыкмый. Көрәшсә, мине дә җиңә әле ул!

Мәктәп

Мин үз мәктәбемне бик яратам. Ул яңа гына төзелгән әле. Тирә-ягында чәчәкләр үсә. Көзләрен аңа килүе бик күңелле.

Мәктәп матур, яңа, чиста булгач, гел укыйсы гына ки­ леп тора.

Мәктәп

Шәһәрдә мәктәпләр бик күп. Мин ишегалдындагысына гына йөрим. Анда укучыларның барысын да электән беләм мин.

Безнең мәктәп ике катлы. Анда ашханә, спортзал, җые­ лышлар бүлмәсе, музей, китапханә бар.

Мәктәп ишегалдына спорт корылмалары ясалган. Ә менә бакчасы юк аның. Мәктәбебезгә килегез. Барысын да үзе­ гез күрерсез!

Мәктәп

Безнең мәктәп Муса Җәлил исемен йөртә. Муса Җәлил исемендәге варислар отряды да бар анда. Менә мин — шул отрядның звено вожатые.

Түбән сыйныфта укучы җәлилчеләр ялгыз яшәүче әбибабайларга булышалар, бакчада гөлләр үстерәләр, су буй­ ларын чүп-чардан арындыралар.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]