Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Rahman2004.pdf
Скачиваний:
543
Добавлен:
04.02.2016
Размер:
1.65 Mб
Скачать

Мәжлиси һәм аның «Сәйфелмөлек» кыйссасы

«Сәйфелмөлек» әсәренең авторын һәм тарихын Г. Рәхим үк әйткән була. Ул Мәҗлисинең әдәби

тәхәллүс икәнлеген, әсәрнең Урта Азиядә тууын, Идел буенда киң таралуын, эчтәлегендә Бабур ханга тәнкыйть булуын ачыклый.

Дастанның иҗат ителү чоры һәм авторы хакында үзбәк галиме Н. М. Маллаев та яза. Ул шагыйрьнең XV гасыр ахырында, XVI гасыр башында яшәвен күрсәтә, тумышы — Хәрәземнән дип саный. Галим фикеренчә, Мәҗлиси аннан Бохарага күчкән, Гобәйдулла хан һәм аның улы Габ­ делгазиз ханнар сараенда хезмәт иткән.

Мәҗлиси касыйдә, газәл жанрында да иҗат итә, әмма алар әлегә табылмаган икән. Бу хакта шушындый истәлек бар: атаклы Бабур хан Мәҗлиси белән очраша, аннан бер касыйдәне кемгә юллавын сорый һәм, Мөхәммәтсалих исем­ ле кешегә икәнлеген белгәч, йортыннан куып чыгара.

Башка галимнәрнең дә күпчелеге Мәҗлисине хәрәземле дип таный. X. Миңнегулов аның хакында, Нугай Урдасында да яшәп алса кирәк, дип яза. Бу чорны XV гасыр ахыры — XVI йөзнең беренче яртысы дип ачыклый.

«Сәйфелмөлек» кыйссасы 1807 нче елдан алып 1903 нче елга кадәр бик еш басылган. Аңың хакында революциягә кадәр үк еш язганнар. М. Акчурина «Иске әдәбиятымыз» дигән хезмәтендә аны хәтта операга нигез була ала дигән фикер уздыра.

Мәҗлиси иҗат иткән әсәр әдәбиятыбызда үз урынын тап­ кан. Аның уңай традицияләрен халык авыз иҗаты белән матур әдәбиятның кушылуын көчәйтүче юнәлеш вәкилләре Г. Тукай, Н. Думави, М. Гафури һәм башкалар дәвам иткән.

«Сәйфелмөлек» китабын соңгы елларда бик ныклап өйрә­ нә башладылар. Ф. Яхинның «Шагыйрь Мәҗлиси һәм аның «Сәйфелмөлек» әсәре» исемле фәнни язмасында әсәрнең теле һәм сюжетына кагылышлы материаллар да шактый мул бирелгән. Әлеге әсәрне өйрәнүчеләр арасында университет галиме X. Миңнегулов та бар. Ул «Сәйфелмөлек» сюжетына корылган әсәрләр барлыгы турында һәм аның идея эчтәле­ генә карата кызыклы фикерләр әйтә.

Татар әдәбиятында дастан жанры

Дастан — халык авыз иҗатының әйдәп баручы жанрларыннан. Сюжетлары язу теркәлгәнче үк ту­ ган, телдән телгә сөйләнгән. Аларны иҗат итүчеләр халык

бәетчеләре булган. Фарсы шагыйре Фирдәүсинең «Шаһна­ мә»се, грузин Шота Руставелиның русчага тәрҗемәдә «Витязь в тигровой шкуре» исеме белән йөртелгән дастаны ни­ гезендә дә борынгы хикәятләр ята.

Дастан сүзе элек киң мәгънә аңлаткан. Тарих, повесть, хикәя, былина, әкият, роман һәм башка жанрда язылган әсәрләрне еш кына дастан дип атаганнар. Бертельс исемле галим аның риваять, халык әкияте һәм роман мәгънәләренә турырак килүен әйтә. Татарча сүзлекләрдә ул поэма, эпос дип аңлатыла. Бүгенге көндә без дә аны эпос һәм кыйсса төшенчәләрендә аңлыйбыз. Әйтик, шул ук «Йосыф» кыйс­ сасын кайчак дастан яисә поэма дип тә йөртәбез.

Татар әдәбиятында роман жанры дастаннардан үсеп чыга. Дастан шигырь яисә проза формасында була. Ул фантастик сюжетка ия, персонажлары артык идеаллаштырыла, төп ге­ рой гадәти булмаган шартларда үсә, еш кына мәхәббәт ва­ кыйгалары үзәккә куела.

XVII гасырда теркәлгән дастаннар арасында «Дастаннар мәҗмугасы» игътибарга лаек. Бу китапны Н. Д. Катанов — «Татар елнамәсе», М. Госманов — «Дәфтәре Чыңгызнамә», Мәсгут Гайнетдинов «Дастаннар китабы» дип атый. Башка әйтелешләре дә очрый.

Дастанны элек-электән фәнни чыганак буларак файдалан­ ганнар, әмма соңгы еллар татар әдәбияты фәнендә аңа ярымтарихи һәм әдәби ядкарь кебек карау тамыр җәя башлады. М. Гайнетдиновның «Хакыйкать юлыннан» китабында әнә шул хакта фикерләр бар.

«Дәфтәре Чыңгызнамә» — алда аталган мәҗмугага кергән алты әсәрнең берсе. «Дастан нәсли Чыңгыз хан»да Чыңгыз шәҗәрәсе бик тулы күрсәтелә. Ул Нух пәйгамбәр балала­ рыннан башлап Күчем хан нәсәпләренә кадәр китерелә. Автор Чыңгыз хан нәселе хакындагы риваятьләрне үзе теләгәнчәрәк файдалана. Әсәрдә аның нурдан яралуы ту­ рында безгә башка әсәрләрдән дә (әйтик, «Идегәй»дән) билге­ ле мәгълүмат бар. Чыңгызның тарихи эшчәнлеге турында сүз бик аз.

Чыңгызларның нурдан яралуы турындагы фи­ кер дөнья яратылышы турында мифларга, Коръән­ гә барып тоташа. Коръән буенча, фәрештәләр генә нурдан яратыла, ә адәм балалары туфрактан туды­

рылалар. Әгәр кем дә булса нурдан яратылган икән, димәк, ул Аллага якынрак бер баскычта тора. Шулай булгач, Чың­ гыз нәселен нурдан яратылган итеп күрсәтү гади бер образ­ лылык кына түгел. Элекке заманнарда чыңгызлыларга үз­ ләрен нурдан яралган итеп күрсәтү халыкны аларның бөек­ легенә, башкалардан өстенлегенә, тәхеткә лаеклыгына ышан­ дыру өчен дә кирәк булгандыр. Димәк, дастанның Чыңгыз идарә иткән чорда халыкта киң таралыш тапкан риваятьхикәятләр белән тыгыз бәйләнеше бар.

Әсәрнең баштагы эпизодлары Чыңгызның бала чагына алып бара. Без киек аулау күренешләре, коллыкка төшерү вакыйгалары һәм башкалар белән очрашабыз. Дәүләт как­ шау сәбәпләре турында да сүз алып барыла. Без бер ыру эчендә тәхет өчен көрәш барганлыгын күрәбез. Чыңгыз, ага­ ларыннан качып, тауларга китә. Биләр Чыңгызны Кара таудан алып кайталар, ул исә үзен кабул итмәгәннәрне үтерә һәм тәхеткә килә. Хан биләргә тамгалар, билекләр билгели, аларга кадер-хөрмәт күрсәтә. Әсәр бик оптимистик рухта тәмамлана.

Без бер дастанга гына тукталдык һәм аның, бер яктан, узган чордагы югары катлам вәкилләренә хезмәт итүен, икенче яктан, халыкны берләштерү көченә ия икәнлеген күрдек.

Габдерәхим Утыз Имәни иҗатында заман тудырган мәсьәләләр

Габдерәхим Утыз Имәни ХVIII-ХIХ гасыр чикләрендә иҗат иткән шагыйрь, рухани, галим, җәмәгать эшлеклесе һәм лаеклы рәвештә татар әдәбиятының күчү этабы вәки­ ле санала. Аның иҗаты белән кызыксына башлау XIX га­ сыр ахырына туры килә.

Утыз Имәнинең бүгенге көнгә 91 исемдәге хезмәте билге­ ле. Шуларның яртысыннан күбесе табылган, кайбер әсәр­ ләренең авторы ул булу шик астына куела.

/

Утыз Имәни энциклопедик белемле шәхес була, чәчмә әсәрләр, шигъри проза да иҗат итә, әмма, беренче чиратта, шагыйрь булып кала. Ул феодаль тәртипләр хөкем сөргән заманда яши. Җәмгыять­

нең төп сыйныфлары булган крестьяннар һәм зур җирби­ ләүчеләр арасында каршылыклар, көрәш яшәгән заман аның иҗатына да йогынты ясый.

Утыз Имәни иҗатында гыйлем-мәгърифәт темасы үзәктә тора. «Гаварифез-заман» («Заман укымышлылары»), «Тән- зифел-әфкәр фи нәсаихел-әхъяр» («Фикерләрне пакьләндерә торган игелекле үгетләр») һәм башка әсәрләре шуңа ка­ гылышлы мәсьәләләрне генә яктыртуга багышланган.

Беренче поэма керештән башлана. Анда кешеләрнең берберсен аңламавы, төрле диннәрне тотуы, Аллага төрлечә та­ бынуы кебек мәсьәләләр күтәрелә.

Әсәрнең төп өлешендә конкрет күренешләр тасвирлана. Беренче бүлектә автор үзенең узган тормышын яза, тынгы­ сыз җанына урын таба алмаган шагыйрь образын тудыра. Икенче бүлек шагыйрьнең бераз алгарак атлаган Ватанын тасвирлаудан башлана. Дөрес, лирик герой бераздан дин өлкәсендә, җәмгыятьтә күренгән үзгәрешләрнең тирәннән булмавын аңлый башлый. Руханиларның икейөзлелеген, дини сүзләр артына яшеренеп, халык белән уйнауларын, гади халыктагы наданлыкның ишаннар өчен бик кирәкле булуын әйтә, социаль катламнар арасындагы каршылыклар­ ны ача.

Аннан соңгы бүлекләрдән без Утыз Имәнинең динне чис­ тартуга, иске китапларга таянып, гаделлекне торгызуга өмет­ ләнүен күрәбез. Аның бөтен ышанычы — белемле, көрәшү­ чән рухка ия, дөреслекне турыдан-туры әйтергә курыкмаган галимнәрдә.

Гомумиләштереп әйткәндә, поэма үзәгенә иманлы кеше, шәхес һәм җәмгыять мәсьәләсе кебек шул чорны борчыган актуаль проблемалар куела.

Татар әдәбияты һәм Шәрык классикасы

Болгар дәүләте һәм Казан ханлыгы Гарәбстан, Һиндстан, Урта Азия һәм Балтыйк буе илләре, Иран белән тыгыз элем­

тәдә торган, ут күршеләре руслар белән дә икътиса- ди-мәдәни бәйләнешләренең нык булуын кайгырт­ кан. Татарларның аралашу даирәсе әле без санаган илләр белән генә дә чикләнми.

IХ-Х гасырларда Идел буе төркиләре уйгур, гарәп, яһүд графикасы белән таныш булган. Димәк, ул язудагы әсәр­ ләрне дә укый алучылар очраган, ә бу әдәбиятка бик күп халыкларның йогынтысы була алган дигән сүз.

Болгарлар ислам динен кабул иткәннән соң, аларга шул графикада язылган дини һәм әдәби ядкарьләр үтеп керә, алар икесе дә сәнгатьне яңа сюжетлар һәм образлар система­ сы белән баеталар.

Татарлар Алтын Урда составында яшәгәндә, мәдәни бәй­ ләнешләре тагын да ныгый, чөнки ил башлыклары Визан­ тия, Иран, Мисыр, Рус иле һәм башкалар арасында барган дипломатик мөнәсәбәтләргә, сәүдә үсешенә зур игътибар би­ рә. Моның шулай икәнлеген бу чорда сүзлекләрнең күпләп төзелүе һәм таралуы да күрсәтеп тора. Фольклор һәм әдәби үрнәкләрдән мисаллар да кертелгән сүзлекләр үзләре дә ту- рыдан-туры әдәбиятны үстерүгә ярдәм итә.

Ул заманда укымышлылар арасында, көнчыгыш теллә­ реннән берьюлы файдаланып, сүз бәйгеләре оештыру гадәте, шигырь әйтешүләр булган. Ә бу башка телләрне, әдәби үзен­ чәлекләрне бик оста белүне таләп иткән.

Узган чорлар әдәбиятын күздән кичерсәк, шулай да татар әдәбиятына, беренче чиратта, фарсы поэзиясе һәм прозасы­ ның көчле йогынтысы булуын күрербез. Аларга иярү бөтен дөньяга танылган фарсы шагыйрьләре белән осталыкта яры­ шу рәвешен ала булса кирәк.

Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф», Сәйф Сараиның «Гөле­ стан бит-төрки» әсәрләренә дә фарсы әдәби үрнәкләренең тәэсире юк түгел. Хисам Кятибнең «Җөмҗөмә солтан»дас­ танын, «Кисекбаш»ны, Котбның «Хөсрәү вә Ширин»ен искә төшерик. Аларныкына охшаш сюжетларга нигезләнгән әдә­ би әсәрләрнең дә электән булуы билгеле.

Мәхмүд Болгариның «Нәһҗел фәрадис»ы да Көнчыгыш үрнәкләренә таянып язылган.

Казан ханлыгында, ул Рус дәүләте тарафыннан йотылгач та, фарсычадан төрки телгә тәрҗемә ителгән бик күп әсәрләр кулланылышта йөргәнлеге, язучыларның иҗатына суфи

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]